Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нинди язмыш көтә телебезне? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап калырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне югалтмасмы, газиз туган телдә балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшер, аралашырмы?
Балага телне ана бирә. “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”, – дип юкка гына әйтми халык. Ә бүгенге көн әниләренең “сөйләп торган теле” татлымы соң?
Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрен әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен-кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.
Татар телен саклап үстерү – дәүләт күләмендәге эш. Чөнки һәрбер тел ул – аз санлы кешеләрнеке булса да, күп санлы милләтнеке булса да – халык иҗат иткән чиксез хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә.
Татар теленең хәзерге торышына караган ике җитди проблема бар. Беренчесе аның кулланылыш дәрәҗәсе, икенчесе – сыйфаты, сафлыгы һәм дөреслеге белән бәйләнгән. Кулланылыш дәрәҗәсе дигәннән без татарларның туган телләрен күпмесе белүен һәм аннан ни дәрәҗәдә файдалануын күздә тотабыз.
Безнең фәнни – эзләнү эшенең темасы : “Татар теле– туган телем ”.
Максаты: Татар телен белү, өйрәнү дәрәҗәсен ачыклау, татар телен өйрәнүнең әһәмиятен күрсәтү .
Тикшерү объекты : Татар теле.
Бурычлар: 1) Татар телен өйрәнүнең дәрәҗәсен, өйрәнү юлларын, чыганакларын, кызыксынучанлыкларын ачыклау.
2) Татар телен өйрәнү һәм белүнең буыннар арасындагы бәйләнешне саклап калырлык көч икәнлеген исбатлау.
Актуальлеге: Һәр халык үзенең язучыларын, шагыйрьләрен, алар иҗат иткән әсәрләрне,буыннан –буынга тапшырылучы әсәрләрне белергә тиеш, фәнни яктан бу проблеманы өйрәнү теманың актуальлелеген тәшкил итә.
Тикшерү методлары: Темага караган әдәбиятны өйрәнү, сораулар бирү, материал җыю, анализлау.
Вложение | Размер |
---|---|
Фәнни - эзләнү эше "Татар теле –туган телем" | 118.5 КБ |
Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нинди язмыш көтә телебезне? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап калырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне югалтмасмы, газиз туган телдә балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшер, аралашырмы?
Балага телне ана бирә. “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”, – дип юкка гына әйтми халык. Ә бүгенге көн әниләренең “сөйләп торган теле” татлымы соң?
Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрен әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен-кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.
Татар телен саклап үстерү – дәүләт күләмендәге эш. Чөнки һәрбер тел ул – аз санлы кешеләрнеке булса да, күп санлы милләтнеке булса да – халык иҗат иткән чиксез хәзинә. Тел яшәсә, халык та яши, тел бетсә, халык та бетә.
Татар теленең хәзерге торышына караган ике җитди проблема бар. Беренчесе аның кулланылыш дәрәҗәсе, икенчесе – сыйфаты, сафлыгы һәм дөреслеге белән бәйләнгән. Кулланылыш дәрәҗәсе дигәннән без татарларның туган телләрен күпмесе белүен һәм аннан ни дәрәҗәдә файдалануын күздә тотабыз.
Безнең фәнни – эзләнү эшенең темасы : “Татар теле– туган телем ”.
Максаты: Татар телен белү, өйрәнү дәрәҗәсен ачыклау, татар телен өйрәнүнең әһәмиятен күрсәтү .
Тикшерү объекты : Татар теле.
Бурычлар: 1) Татар телен өйрәнүнең дәрәҗәсен, өйрәнү юлларын, чыганакларын, кызыксынучанлыкларын ачыклау.
2) Татар телен өйрәнү һәм белүнең буыннар арасындагы бәйләнешне саклап калырлык көч икәнлеген исбатлау.
Актуальлеге: Һәр халык үзенең язучыларын, шагыйрьләрен, алар иҗат иткән әсәрләрне,буыннан –буынга тапшырылучы әсәрләрне белергә тиеш, фәнни яктан бу проблеманы өйрәнү теманың актуальлелеген тәшкил итә.
Тикшерү методлары: Темага караган әдәбиятны өйрәнү, сораулар бирү, материал җыю, анализлау.
II.Төп өлеш
2.1. Татар телен өйрәнүнең әһәмияте
Кешелек дөньясында бер тылсымлы көч яши. Ул - безнең телебез. Борын-борыннан бөек акыл ияләре, укымышлылар, иҗат кешеләре бу көчнең зурлыгына, нәфислегенә сокланганнар. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, киң хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдерә.Телдә халыкның рухы да, табигате дә һәм тормыш-көнкүреше дә чагыла. Тел гасырлар буе яшәп килә.Телнең иҗатчысы - халык. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай, чын халыкның телен, чын халык рухын гасырлар буе үсеп, камилләшеп килгән халык иҗаты әсәрләреннән генә белеп була дип бик дөрес күрсәткән. Татар теле -дөньяда иң матур тел! Татар теле- ул минем туган телем, ә туган телгә бик сак килергә кирәк, аның диңгездәй киң байлыгы, чишмәдәй саф үзенчәлекләре зур осталык белән дөрес файдаланырга, ул рухи байлыкны сакларга, чиста тотырга кирәк.
Татар теле- безнең туган телебез. Ә без үзебез- татарлар. Иң борынгы вакытлардан тарихта татарлар горур, тырыш, түзем, батыр, бердәм һәм уңган халык булып яшәгән һәм яши. Татарларны Россиянең һәм СССР таркалганнан соң мөстәкыйльлек алган дәүләтләрнең, дөньяның төрле почмакларында да очратырга мөмкин. Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез арасында күп кенә күренекле кешеләр - дәүләт һәм җәмәгать эшлекләре, галимнәр, журналистлар чыкканнар. Татар халкының вәкилләре үзләренең гореф-гадәтләрен хөрмәт итәләр һәм саклыйлар. Алар элек-электән хөрмәткә лаеклы булганнар, шуңа күрә үзебезнең милләтебезне сакларга, яратырга һәм дус-тату яшәргә кирәк.
Без татарлар үз телебезне теләп өйрәнәбез, телебезне белергә телибез,телебез белән горурланабыз. Безнең туган җиребез – Татарстан. Шуңа күрә без татар телен яхшы белергә һәм чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз белән дә татар телендә аралашып яшәргә тиешбез.
Татар телен халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе һәм җиде миллион халык сөйләшкән тел булып тора. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән. Моңа тарихтан да күп мисаллар китерергә булыр иде.
2.2. Тел турында күренекле кешеләрнең фикерләре
Тел турында күренекле кешеләрнең фикерләрен укып чыктык. Каюм Нысыйри
“ Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул” дип яза. Константин Ушинский “ Халыкның теле – аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла” – дип яза.” Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.Тел - халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы” дип яза Рүзәл Йосыпов.
“Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк мөкатдәс бер мирас. Тел, ниһаять, туган ил, туган җир ул” –дип яза Х.Сарьян.“Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз, әгәр телебезне саклый алмасак, милләтебездән мәхрүм булырбыз” дип яза С.Максуди.
Без аларның фикерләре белән килешәбез. Туган телебезне белү,өйрәнү һәм саклап калуны узебезнең бурычыбыз дип саныйбыз.
Тикшерү барышында бик күп мәкальләр белән танышып үттек, тел турындагы мәкальләргә аеруча игътибар иттек. Алар түбәндәгеләр:
Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел.
Акыллы сүз алтыннан кыйбат.
Аз сүз – алтын, күп сүз –бакыр.
Әдәп башы – тел.
Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.
Дөньяда сүздән көчле нәрсә юк.
“Рәхмәт” дигән җылы сүз, тәнне җылытмаса да, җанны җылыта.
Тел күрке – сүз.
Теле татлының дусы күп.
Телләр белгән – илләр гизгән.
Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
Тел байлыгы бай итәр – тел юклыгы юк итәр.
Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.
Ана теле бер булыр.
Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен.
Инсафлының теле саф.
Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала.
Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия.
Кулыңны, аннан бигрәк телеңне тый.
Татлы тел тимер капканы ачар.
Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек.
Бу мәкальләрдә халык акылы, аларның телгә карата мөнәсәбәте чагыла. Әдәп, әхлакның башы телдән башлануга игътибар ителә. Сүзнең бөек көчкә ия булуы күрсәтелә. Телләр белүнең аралашу коралы булуы ассызыклап әйтеп үтелә. Матур, инсафлы, әдәпле телдә сөйләшүчеләрнең аралашуда уңышка ирешәчәкләре әйтеп үтелә. “Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр” мәкале безгә телебезне сакларга, якларга куша. Шушы очракта гына без милләт булып яшәвебезне саклап кала алачакбыз.
2.4 Тел турында табышмаклар
Тел турында язылган табышмаклар белән дә танышып үттек.
1)Әче дә була,төче дә була,
Я әйтеп кара –ул нәрсә? (тел)
2) Ачыдан ачырак,татлыдан татлырак
Усалдан усалрак,дөрестән дөресрәк,
Ул нәрсә дөньяда? (тел)
3) Балдай татлы да син,
Җанга якын да син,
Әнкәм кебек бер генә-
Бик кадерле син миңа. (тел)
Бу табышмаклар читләтеп, тел белән әйтелгән сүзнең тылсымлы көченә ишарә итә.Тел ул - акыл сандыгы.
Татар теле турында бик күп шигырьләр очрата алабыз.Шагыйрьләребезнең туган телебезгә багышлап язылган шигырьләре белән танышыйк әле:
1) И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам! (Г.Тукай “Туган тел”)
2)Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе
Җитсен иде һәрбер күңелгә,
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,
Үзләренең асыл телендә.
Атом көче, радио заманында
Күрсәм иде шуны мин тагын:
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә
Тапса фәкать кардәш, туганын.
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә үк мине өйрәтүчем,
Туган телем — бәгърем, син ул, син!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен (Хәсән Туфан “Туган тел”)
3)Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Ак алъяпкыч бәйләсәләр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
Халкың кебек уңган да син,
Хезмәттә син көне-төне.
Ир-егетләреңдәй дәртле,
Гайрәтле син, татар теле.
Ассалар да, киссәләр дә
Үлмәдең син, калдың тере.
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән бергә сине.
Төрмәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле. (Наҗар Нәҗми “Татар теле”)
4) Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Татарчасы - туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң,
Сине сөя торган тел.
Бу телдә рух байлыгың
һәм йөрәк кайнарлыгың.
Җырлаган бу телдә безгә
Сөекле Тукай моңын...
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
һәм онытма үз телең! ( Шәйхи Маннур “Яхшы бел”)
Г.Тукайның “Туган тел” шигырен укыганнан соң аны хаклы рәвештә татар теленең гимны дип атарга мөмкин. Хәсән Туфан үзенең “ Туган тел” шигырендә дөньяны туган теле аша танып белүен яза. Шәүкәт Галиев “Туган телем” шигырендә телнең бөек көчен күрсәтә: “туган телем канымдадыр”- ди. Зөлфәт “Туган тел хакында” шигырендә кеше үзенең соңгы сулышында үз туган телендә иң кадерле сүзләрен әйтә алса, аны саклый алса, ул үзенең үз телен саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру бурычын үтәгән дип саный. Роберт Миңнуллин “Туган телемә”шигырендә татар теленең затлы асыл сүзләрен саклаячагы турында әйтеп китә. Акъегет “Туган телем” шигырендә татар телен, офыктагы маяк дип атый. Равил Фәйзуллин үзенең “Туган тел турында бер шигырь”әсәрендә туган телеңне ятим итмәскә, буыннар арасындагы бәйләнешне өзмәскә чакыра. Наҗар Нәҗми “Татар теле” шигырендә нинди генә сынаулар кичерсә дә татар теленең көчле рухлы тел булуын ассызыклап үтә. Энҗе Мөэминова “ Туган телем” шигырендә татар телендә үзенең иң изге хисләрен белдерүен, аны хөрмәтләвен,шулай ук “дөньяда иң-иң матур тел,ул – минем туган телем “- дип яза. Шәйхи Маннур “Яхшы бел” шигырендә туган телеңне онытмаска чакыра.Нияз Акмал “Туган тел турында” шигырендә туган теленә булган мәхәббәт хисен әйтеп бетереп булмавы турында яза.
Без укып узган шигырьләрдә татар телен ярату, аны хөрмәт итү хисе күренә. Безнең туган телебез чынлап та бик матур, моңлы, назлы тел.Ул безгә әти - әни кебек үк якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.
Без 14 нче лицейның 2 нче В, 4нче В, 4 нче Г сыйныф укучылары арасында анкета
уздырдык. ( Кушымта 1)
Анкета сораулары:
1.“Сиңа татар теле дәресләре ошыймы?” дигән сорауга 2нче В, 4нче В, 4нче Г сыйныфларында сорауда катнашкан 15 укучы да “Миңа татар теле дәресләре ошый” дип җавап биргәннәр.
2.” Татар теленнән өй эшләрен үзең эшлисеңме?” дигән сорауга 2нче В, 4нче В, 4нче Г сыйныфларында сорауда катнашкан 15 укучы да “Өй эшләрен үзем эшлим” дип җавап биргәннәр.
3.”Сез өйдә татарча сөйләшәсезме?” дигән сорауга 2нче В, 4нче В, 4нче Г сыйныфларында сорауда катнашкан 15 укучы да “Без өйдә татарча сөйләшәбез” дип җавап биргәннәр.
4.”Татарча әдәби китаплар укыйсыңмы? дигән сорауга 2нче В, 4нче В, 4нче Г сыйныфларында сорауда катнашкан 15 укучы да “Мин татарча әдәби китаплар укыйм”дип җавап биргәннәр.
5.” Халыкара туган тел көне кайчан үткәрелә?” дигән сорауга 2нче В, 4нче В, 4нче Г сыйныфларында сорауда катнашкан 15 укучы да “Халыкара туган тел көне 21 нче февральдә үткәрелә” дип язган.
6.“ Интернетта “Сабантуй” журналы материаллары белән танышып барасыңмы?”
дигән сорауга 2нче В сыйныф укучылары җавап язмаганнар,4нче В сыйныфында сорауда катнашучы 5 укучының 4се “Әйе” дип җавап биргәннәр,4нче Г сыйныфындагы 5 укучы да “Интернетта “Сабантуй” журналы материаллары белән танышып барам” дип җавап язганнар.
7.”Тел турында нинди мәкальләр беләсең?” дигән сорауга 2нче В сыйныфында укучы 5 укучы түбәндәге мәкальләрне язганнар: “Телләр белгән илләр гизгән”,”Тел күрке - сүз”,”Яхшы сүз җанга рәхәт”,”Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”,”Теле татлының дусы күп”.4нче В сыйныфында укучы 5 укучы түбәндәге мәкальләрне язганнар: ”Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”,” Яхшы сүз балдан татлы”,”Тел –күңел көзгесе”,”Акылы кысканың теле озын”,”Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел”,”Теле барлар –халык булган ,теле юклар балык булган”.
4нче Г сыйныфында укучы 5 укучы түбәндәге мәкальләрне язганнар:”Иң татлы тел –туган тел,анам сөйләп торган тел”,”Яхшы сүз җан азыгы, яман сүз –баш казыгы”, ”Тел күрке - сүз”,” Телләр белгән илләр гизгән”.
8.“Татар телен белү һәм өйрәнү кирәкме?” дигән сорауга 2нче В, 4нче В, 4нче Г сыйныфларында сорауда катнашкан 15 укучы да “Татар телен белү һәм өйрәнү кирәк” дип җавап биргәннәр.
Анкета нәтиҗәләрен түбәндәге гистограммада күрергә мөмкин:
Анкета сорауларына җаваплардан күренгәнчә, 14нче лицей укучыларына
татар теле дәресләре ошый, укучылар өй эшләрен үзләре эшлиләр, өйдә татар телендә аралашалар, татарча әдәби китапларны да яратып укыйлар, Халыкара туган тел көненең кайчан билгеләп үтелүен яхшы беләләр, интернеттагы “Сабантуй” журналындагы сәхифәләр белән 4нче сыйныф укучылары танышып баралар. Безнең үзебезгә контакттагы «Сабантуй журналы- балачак бәйрәме –Татарстан” рубрикасындагы мәзәкләр ошый.Безгә укучыларның татар теле турында күп мәкальләр, белүләре бик ошады. Татар телен белү һәм өйрәнү кирәкме? - дигән сорауга уңай җавап алу безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтте. Татар телен өйрәнүебез белән горурлануыбызны тагын да көчәйтте.
III. Йомгак
Тел кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Тел халыкның бетмәс байлыгын туплый.Без үз телебезне белергә һәм сакларга, телебезнең байлыкларын бездән соң килгән буыннарга җиткерергә тиешбез.
Рисуем кактусы акварелью
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Карты планет и спутников Солнечной системы
Почему люди кричат, когда ссорятся?
Сторож