Башлангыч сыйныф укучыларында туган телне ярату, белү һәм туган телдә сөйләшү теләге тәрбияләү.
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_min_tatarcha_soylshm.docx | 329.38 КБ |
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
Олы Мишә урта гомуми белем мәктәбе
Эзләнү проект эше
”Мин татарча сөйләшәм”
Әзерләде: Олы Мишә урта мәктәбе 1 нче сыйныф
укучылары Бәширов Ислам һәм Шакирова Рәмилә
Җитәкчесе: Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч
сыйныфлар укытучысы Мөхәмәтова Розалия Хатип кызы
“ Мин татарча сөйләшәм” эзләнү – проект эше
Эзләнү эшенең объекты: Туган телем-татар теле
Гипотеза: Иң татлы тел-туган тел,
Анам сөйләп торган тел.
Проектның актуальлеге:
Мәктәпкә1 нче сыйныфка укырга кергән балаларның татар телен белү түбән дәрәҗәдә булуын ачыкладык. Без бу мәсьәләне чишү чараларын билгеләдек һәм тәрбия эшен халык педагогикасы, йолалар, бәйрәмнәр, халык аваз иҗатына нигезләп оештыруны кулай дип уйладык. Бу эшне 1 нче сыйныф укучылары белән оештыру уңай нәтиҗә бирәчәк. Башлангыч сыйныф укытучылары алдында иң мөһим бурыч булып балаларның танып - белү эшчәнлеге, иҗади һәм акыл сәләтләрен үстерү, эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирү, мөстәкыйльлелек һәм активлыкны үстерүгә уңай шартлар тудыру тора. Ә без-башлангыч сыйныф укучылары шушы уңай шартларда туган телебезне яратырга, хакыбызның гореф- гадәтләрен хөрмәт итәргә, гомумән татарча сөйләшүне камилләштерергә өйрәнәчәкбез.
Проектның максаты:
Башлангыч сыйныф укучыларында туган телне ярату, белү һәм туган телдә сөйләшү теләге тәрбияләү.
Проектның бурычлары:
1.Халык традицияләренә, милли гореф-гадәтләргә нигезләнеп балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәм итү;
2.Балаларда үз-үзләрен әдәпле тоту, әхлаклылык күнекмәләре тәрбияләүдә үрнәк курсәтү;
3.Иптәшләребезне кечкенәдән инсафлы, мәрхәмәтле, әдәпле итеп тәрбияләүдә ярдәм итү;
4.Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын белү, аларга ихтирам тәрбияләүдә башлангыч сыйныф укучыларына булышу;
5.Туган телне, туган илне, туган җирне, туган як табигатен белү һәм аларга карата ярату хисләре тәрбияләүдә укытучыларга булышу.
Проектның кереш өлеше.
Туган телне саклап калу бер яктан караганда дәүләт җаваплылыгындагы сәяси мәсьәлә булып тоелса да, бу һәр кешенең дә - халкы, милләте, иртәгесе алдында шәхси бурычы булып тора. Туган телебезнең киләчәге соңгы вакытта беренче чиратта ата-аналарның, укытучыларның шәхси җаваплылыгына, аларның ана теленә мөнәсәбәтенә бәйле. Бу проектта педагоглар алдында еш кына ата-аналарга, балага иң әүвәле аның туган теленең дә нәкъ башка телләр кебек үк кирәкле һәм затлы тел булуын аңлату бурычы тора. Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе булып халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф-гадәтләренә таяну тора. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, моңлы бишек җырлары, әкиятләр - тел өйрәтүдә иң бай чыганак. Проектта халык педагогикасы чараларына зур урын бирелде. Яшь буынны үз туган телендә сөйләшүче, халкын сөюче, үз милләтенең мәнфәгатьләрен кайгыртучы, иҗатка сәләтле буын итеп тәрбияләү эшен халык педагогикасыннан башка күз алдына да китерүе кыен.
Бу проект кече яшьтәге балаларда туган телгә һәм үз халкына ярату хисләре, татар халкының электән килгән традицияләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, югары әхлаклы, әдәпле шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
Кызганычка каршы һәр гаиләдә балаларга татар телендә сөйләм күнекмәләре, тиешле белем һәм тәрбия бирелә дип әйтеп булмый. Безнең максат - бала тәрбияләүдә һәм туган телне үстерүдә тәрбиячеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү, балаларда һәм әти - әниләрдә татар халык авыз иҗатына, йолаларга, гореф-гадәтләргә кызыксыну уяту, аларны саклап калу.
Бу проектны тормышка ашырганда мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары татарча аралашу, әдәплелек, эхлаклылык, үз-үзеңне тота белү, намуслы, гадел, инсафлы, өлкәннәргә ихтирамлы булу күнекмәләре алачаклар. Аларга без-1 нче сыйныф укучылары һәм укытучы апаларыбыз ярдәм итәчәк.
Без 1 нче сыйныфка укырга кергәнче балалар бакчасына йөрдек. Балалар бакчасында, гаиләләребездә дә без татарча сөйләшәбез.Әти-әниләребез безнең белән татарча аралашаларсалар да, без үзара рус телендә дә сөйләшергә яратабыз. Рус телендә аралашу өчен безгә мультфильмнар карау, интернеттан алган мәгълүматлар, телефон, күрсәтмә әсбаплар, дәреслек-китаплар ярдәм итә. Без 7 укучы 1 нче сыйныфка укырга кердек. Барыбыз да аралашырга яратучы, шук-шаян малай, кызлар. Җәй көне шәһәрдән кайткан балалар белән аралашып, хәйран гына русча шәп сөйләшә дә беләбез. Тәнәфес вакытларында, уеннар уйнаганда без үзара русча сөйләшергә яратучы “замана”балалары. Укытучы апабызның татар теленә булган хөрмәте, кызыксынуы- безгә үрнәк булып тора. Әлифба дәресләрендә өйрәнгән шигырьләр, санамыш, тизәйткечләр, табышмак, мәкальләр, тәнәфесләрдә уйнаган җырлы-биюле уеннар, татар халык әкиятләре аша ул безне ул әкренләп татарча сөйләшергә, туган телне хөрмәт итәргә өйрәтә башлады. Татар телендә бәйрәм-кичәләр уздырып,Тукай шигырьләрен ятлап, татарча мультфильмнар карап, әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәнеп, татар телендә җырлар җырлап, тагын бик күп кызыклы мәгълүматлар туплап- без татар телебезнең иң татлы тел икәненә төшенә башладык. Укытучы апабыз белән бергә проект төзеп, башка балаларны да үзебезнең арттан ияртәсебез килә. Мәктәбебезнең барлык укучылары да”Мин татарча сөйләшәм!” дип әйтерлек булсын иде.
Төп өлеш.
Проектның кыскача структурасы
Безнең иҗат төркеме бу проектны 7-11 яшьлек балаларны өйрәтү өчен төзеде.
Проектның реализация вакыты 4 ел (1-4нче сыйныф аралыгында)
Проектны тормышка ашыру формалары:
Безнең проект 4 этапны үз эченә ала.
1. Танып белү һәм сөйләмне үстерү, туган телебездә аралашу. Халык педагогикасына таянып әби-бабайлар үрнәгендә әхлаклылык, әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү һәм балаларны ана телендә дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәтү. Туган телебезне яратырга өйрәтү. Татар халык аваз иҗаты,шигырь, мәкальләр,әйтемнәр, табышмаклар, халык уеннары , бәйрәм кичәләр аша башкарыла. Бу эшне әти-әниләр көндәлек тормышта, укытучылар ана теле дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, бәйрәм кичәләрдә, дәрестән тыш эшчәнлек вакытында үтиләр.
2. Нәфис сәнгать һәм эстетик тәрбия бирү.Туган телебездә әдәби китаплар уку,бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил әсәрләре белән танышу эше китапханәләргә йөрү, әдәби уку дәресләрендә үтәлә. Музыка шөгыльләрендә татарча җырлар өйрәнү, татар халык биюләре башкарырга өйрәнү, татар халык әкиятләрен сәхнәләштерү һәм халык костюмнарын киеп милли һәм йола бәйрәмнәрендә катнашу аркылы башкарыла.
3. Татар халкыбызның үткәнен белү, музейларга сәяхәтләр оештыру. Авылыбызның, районыбызның күренекле урыннарында булу. Мәктәп , район күләмендә узган конкурс , чараларда катнашу. Бу эшләр башлангыч сыйныф укытучылары, әти-әниләр, китапханәче ярдәмендә башкарыла. Физкультура-сәламәтләндерү юнәлеше буенча халкыбызның хәрәкәтле уеннарын уйнау, саф һавада һәм экскурсия аша башкарыла.
4. Балаларны җәмгыятькә яраклаштырып тәрбияләү. Хезмәт тәрбиясендә өлкәннәр хезмәте белән таныштырып, халык мәкальләре, әйтемнәр аша укытучылар тарафыннан башкарыла.Авылыбызның күренекле шәхесләрен барлау,проектлар эшләү, патриотик рухта узган чараларда катнашу, чыгыш ясау ,тәнәфес вакытларында җырлы –биюле уеннар оештыру. Бу эшләр башлангыч сыйныф укытучылары, мәктәбебезнең балалар оешмасы ярдәмендә башкарыла.
Бу 4 этапта алып барылачак эшләр 1-4 нче сыйныфларга бүленә, һәр сыйныф өчен план төзелә.Башкарылачак эшләр шул план нигезендә алып барыла.
Бу эшләрне башкарып чыгуда әти-әниләрнең дә ярдәме кирәк булачак. Балаларны тәрбияләүдә һәм өйрәтүдә туган авырлыклар күп: әти- әниләрнең һәм балаларның ана телендә сөйләшә алмаулары, халык педагогикасын, аның гореф-гадәтләрен, гуманлы тәрбия алымнарын белмәүләре.
Шушы проблемаларны чишү өстендә без бу проектта әти-әниләр белән түбәндәге эшләрне алып барырга киңәш итәбез.
-Тәрбия эшендә әти-әниләр белән уртак максат һәм бурычлар билгеләү.
-Әти-әниләр һәм балаларга педагогик белем бирү процессында төрле чаралар куллану.
-Тәрбия бирү процессына әти-әниләрне катнаштыру.
-Үрнәк гаиләләрнең шәхси тәҗрибәсен исәпкә алу һәм алар белән таныштыру.
-Халык педагогикасына нигезләнеп тәрбия эшен төрләндерү.
-Әхлакый тәрбия бирү процессында балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу.
-Балаларга әхлак тәрбиясен эзлекле рәвештә бирү.
-Әти-әниләр белән уртак чаралар, ачык дәресләр уздыру.Аларны бәйрәмнәргә чакыру.
Проектны тормышка ашыруның 1 нче этабы өчен эш планы
1класс
№ | Тема | Үткәрү вакыты |
1 | Туган телебездә аралашу.Үзара татар телендә сөйләшү. | даими |
2 | Әлифба, ана теле дәресләрен уку | уку елы барышында |
3 | Татар халык аваз иҗаты белән танышу.Санамыш, тизәйткеч, татар халык әкиятләре, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар, эндәшләр өйрәнү. | даими |
4 | Тәнәфес вакытларында җырлы биюле уеннар уйнау: ”Күрсәт әле үскәнем”, “Гөлбану”,”Йөзек салыш”,”Чума үрдәк,чума каз”, “Түбәтәйле” һ.б | даими |
5 | Татарча телендә мультфильмнар карау | Гаиләдә, мәктәптә даими |
6 | Татар телендә әдәби китаплар уку | даими |
7 | Мәктәптә, сыйныфта узган бәйрәм чараларда катнашу.татар телендә чыгыш ясау.(“Белем көне”, “Өлкәннәр көне”, “Укытучылар көне”, “Сөмбелә”, “Аналар көне”, “Яңа ел бәйрәме,”Әлифба бәйрәме”,”Ватанны саклаучылар көне”, “Гаилә бәйрәме” һ.б. | Бәйрәм вакытларында |
8 | Мәктәп музеена, авыл китапханәсенә, балалар бакчасына, табигатькә экскурсияләр оештыру. | Чиреккә 1 тапкыр |
9 | Сәнгатьле,эзлекле сөйләм телен үстерү максатыннан кычкырып китаплар уку, шигырьләр ятлау. | даими |
10 | Татар халык милли музыкасын тыңлау, татар телендә җырлау өйрәнү, фольклор элементлары кушу. “Балачак”ансамле төзү,чыгыш ясау. | уку елы барышында |
Проектны тормышка ашыруның 2 нч этабы өчен эш планы
2класс
№ | Тема | Үткәрү вакыты |
1 | Туган телебездә аралашу.Үзара татар телендә сөйләшү. | даими |
2 | Әдәби уку, ана теле дәресләрен уку.Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен яттан өйрәнү, сәнгатьле сөйләү.Әкиятләрне сәхнәләштерү. | уку елы барышында |
3 | Татар халык аваз иҗаты белән танышуны дәвам итү. Санамыш, тизәйткечләр,эндәшләр ятлау, татар халык әкиятләре уку, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар өйрәнү. | даими |
4 | Тәнәфес вакытларында җырлы биюле уеннар уйнауны дәвам итү: ”Күрсәт әле үскәнем”, “Гөлбану”,”Йөзек салыш”,”Чума үрдәк,чума каз”, “Түбәтәйле”,” Казларым кайтыгыз”, “ буяу сатышлы”, “Көн-төн” ,”Аламын кош, бирмимен кош” һ.б | даими |
5 | Татарча телендә мультфильмнар карау.Татар телендә тик-токлар уйлап табу. | Гаиләдә, мәктәптә даими |
6 | Татар телендә әдәби китаплар уку.Укыган китапларның эчтәлекләрен сөйләү. | даими |
7 | Мәктәптә, сыйныфта узган бәйрәм чараларда актив катнашу,татар телендә чыгыш ясау.(“Белем көне”, “Өлкәннәр көне”, “Укытучылар көне”, “Сөмбелә”, “Аналар көне”, “Яңа ел бәйрәме,”Ватанны саклаучылар көне”, “Гаилә бәйрәме” һ.б. | Бәйрәм вакытларында |
8 | Мәктәп музеена, авыл китапханәсенә, табигатькә экскурсияләр оештыру. | Чиреккә 1 тапкыр |
9 | Сәнгатьле,эзлекле сөйләм телен үстерү максатыннан кычкырып китаплар уку, шигырьләр ятлау. | даими |
10 | Татар халык милли музыкасын тыңлау, татар телендә җырлау өйрәнү, татар халык биюләре өйрәнү.Милли костюмнар киеп сәхнәдә башкару. | уку елы барышында |
Проектны тормышка ашыруның 3 нче этабы өчен эш планы
3класс
№ | Тема | Үткәрү вакыты |
1 | Туган телебездә аралашу.Үзара татар телендә сөйләшү. | даими |
2 | Әдәби уку, ана теле дәресләрен уку.Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен яттан өйрәнү, сәнгатьле сөйләү.” Герой шагыйрь Муса Җәлил”,”Тукай язы” конкурсларында катнашу. | уку елы барышында |
3 | Татар халык аваз иҗаты белән танышуны дәвам итү. Өйрәнгән, яттан белгән санамыш, тизәйткеч, табышмакларны аралашканда куллану. | даими |
4 | Тәнәфес вакытларында җырлы биюле уеннар оештыру : ”Күрсәт әле үскәнем”, “Гөлбану”,”Йөзек салыш”,”Чума үрдәк,чума каз”, “Түбәтәйле” , “Назалы”,”Кулъяулык салышлы”, “Буяулы”, “Ал кирәк,гөл кирәк”, “Казларым кайтыгыз” һ.б | даими |
5 | Татарча телендә театрлар, кинолар карау.Татар телендә тик-токлар уйлап табу. | Гаиләдә, мәктәптә даими |
6 | Татар телендә әдәби китаплар уку.Укыган китапларның эчтәлекләрен сөйләү. | даими |
7 | Мәктәптә, сыйныфта узган бәйрәм чараларда актив катнашу,татар телендә чыгыш ясау.(“Белем көне”, “Өлкәннәр көне”, “Укытучылар көне”, “Сөмбелә”, “Аналар көне”, “Яңа ел бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне”, “Гаилә бәйрәме” һ.б. | Бәйрәм вакытларында |
8 | Мәктәп музеена,район “Туган як” музеена, авыл китапханәсенә, табигатькә экскурсияләр оештыру. | Чиреккә 1 тапкыр |
9 | Сәнгатьле,эзлекле сөйләм телен үстерү максатыннан кычкырып китаплар уку, шигырьләр ятлау. | даими |
10 | Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнау | даими |
Проектны тормышка ашыруның 4 нче этабы өчен эш планы
4класс
№ | Тема | Үткәрү вакыты |
1 | Туган телебездә аралашу.Үзара татар телендә сөйләшү. Район күләмендә узган конкурс, конференцияләрдә катнашу, татар телендә чыгыш ясау. | даими |
2 | Әдәби уку, ана теле дәресләрен уку.Габдулла Тукай, Муса Җәлил шигырьләрен яттан өйрәнү, сәнгатьле сөйләү.” Герой шагыйрь Муса Җәлил”,”Тукай язы” конкурсларында катнашу. Эзләнү, проектлары ясау, яклау. | уку елы барышында |
3 | Татар халык аваз иҗаты белән танышуны дәвам итү. | даими |
4 | Тәнәфес вакытларында җырлы биюле уеннар уеннар оештыру : ”Күрсәт әле үскәнем”, “Гөлбану”,”Йөзек салыш”,”Чума үрдәк,чума каз”, “Түбәтәйле” , “Назалы”,”Кулъяулык салышлы”, “Буяулы”, “Ал кирәк,гөл кирәк”, “Казларым кайтыгыз” һ.б | даими |
5 | Эти-энилэр белән татар телендә театр, концертларга йөрү. | Гаиләдә, мәктәптә даими |
6 | Татар телендә әдәби китаплар уку.Укыган китапларның эчтәлекләрен сөйләү. | даими |
7 | Мәктәптә, сыйныфта узган бәйрәм чараларда актив катнашу,татар телендә чыгыш ясау.(“Белем көне”, “Өлкәннәр көне”, “Укытучылар көне”, “Сөмбелә”, “Аналар көне”, “Яңа ел бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне”, “Гаилә бәйрәме”,”Җиңү көне” һ.б. | Бәйрәм вакытларында |
8 | Мәктәп музеена,район “Туган як” музеена, авыл китапханәсенә, табигатькә экскурсияләр оештыру. | Чиреккә 1 тапкыр |
9 | Сәнгатьле, эзлекле сөйләм телен үстерү максатыннан кычкырып китаплар уку, шигырьләр ятлау. | даими |
10 | Җәмгыятькә файдалы хезмәттә катнашу.Тимурчылык , волонтерлык , табигатьне саклау эшләрендә катнашу.Акцияләрдә катнашу. | даими |
Алда куелган максат һәм бурычларны тормышка ашыру максатыннан, шушы план нигезендә эш алып барыла. Без хәзер күп бәйрәмнәрдә катнаштык, конкурсларда грамоталар алдык. Мәктәп, авыл китапханәләрендә картотекалар ачтырдык. Татар телендә мультфильмнар карап хозурландык.Күп кенә шигырьләрне яттан сөйләргә өйрәндек. Тәнәфес вакытларында җырлы-биюле уеннар уйнап ял итәбез.
Санамышлар:
1.Бер,ике,өч, дүрт, биш алты, җиде , сигез, тугыз, ун
Байлар кия төлке тун.
Тлке тунның бәясе
Йөздә кырык сигез сум
2.Әке, бәке, кыек сәке- эремчек
Энем калып тор, сеңлем чык!
Эндәш:
Кояш чык, чык, чык1
Майлы ботка бирермен
Майлы ботка казанда
Тәти кашык базарда
Тәти кашык мең алтын
Кирәкми безгә салкын!
Тизәйткечләр:
1.Саран Сара саный-саный
Сарыкларга салам сала!
2.Мин әйтә алам, кем әйтә ала
Әминә әйдә син әйтеп кара!
Такмак-уен:
1.-Дуслар кая барасыз?
-Кара урманга барабыз
-Кара урманда нишлисез?
-Кура җиләк җыябыз
-Җиләк белән нишлисез?
-Җиләктән как коябыз
-Аю килсә нишлисез?
-Урман буйлап качабыз.
-Без татар халык аваз иҗаты аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын тоябыз. Татарча мультфильмнар карау да бик кызык икән.Без аларны “еду татар” сайтына кереп тә карый алабыз. “Учи .ру” сайтына кереп “Математик магия” логик биремнәрен үтибез дә, ”Шаян ТВ” га кереп “Күңелле Әлифба” биремнәрен башкарабыз.
Рус телендә ясалган “Мы капусту рубим, рубим” тик- тогын да без татарчага әйләндереп:
-Без кәбестә турыйбыз, без кәбестә турыйбыз
-Кәбестәне тозлыйбыз, кәбестәне тозлыйбыз
-Без кишерне уабыз, без кишерне уабыз
-Кәбестәне кысабыз, кәбестәне кысабыз,- дип биибез.
Дәрес вакытларында ял минутларында “Әпипәне” дә флешмоб итеп биибез, татарча шигырьләргә хәрәкәтләр ясыйбыз:
-Тәрәз каршына килгән бер чыпчык(аяк очларына басып тәрәзәгә карау)
-Мине чакыра, чык әйдә, чык, чык(кул белән чакыру ишарәсе ясала)
-Беләм алдый ул, гел шулай итә( үпкәләп,чүгәләп утыру)
-йөгереп чыксам, очада китә( йөгерү, кулларны җилпеп очу хәрәкәте ясау). – дип ял итеп алабыз.
Саф һавада “Аламын кош, бирмимен кош” хәрәкәтле уенын уйнасак, буш вакытларыбызда”Гөлбану”,”Күрсәт әле, үскәнем” җырлы биюле уеннарын уйнап күңел ачабыз.
“Аламын кош, бирмимен кош” (1 бала тилгән була,2 нче бала әни кош.Калган балалар әни кошнын артына тотынып чылбыр рәвешендә тезеләләр.Кулларны ычкындырмаска, әни кошнын артына ияреп йөрергә.Тилгән”Аламын кош” дип балаларны алмакчы була, ә әни кош “Бирмимен кош” дип балаларын гәүдәсе белән саклый.Тилгән тоткан бала уеннан чыга.Уен шулай дәвам итә.
“Күрсәт әле, үскәнем” уены. Балалар тотынышып түгәрәккә басалар.Уртага бер баланы санамыш әйтеп, сайлап чыгаралар. Түгәрәктәге балалар:
-Күрсәт әле үскәнем, ничек утын яраралар?-дип хәрәкәтләрне сорыйлар.Уртадагы бала:
-Менә шулай, менә шулай. Шулай утын яралар дип-, эшнең хәрәкәтен күрсәтә.Калган балалар кабатлый.Кем дөрес эшләми, шул баланы уртага чыгаралар.
Менә шулай итеп, бик күңелле уеннар уйнап, татар телен яратырга өйрәнәбез. Без, 1 нче сыйныф укучылары “Балачак” фольклор ансамбле төзедек. Кашык , бубен элементлары кертеп”Зилем-Зиләле” татар халык җырын башкарып “Без бергә” фестиваленең район турында 2 призлы урын да алдык.Менә шулай җырлый-җырлый туган телебезне өйрәнәбез.
Йомгаклау өлеше
Бу проектны тормышка ашыру безнең иптәшләребезне ана телендә культуралы аралашырга, бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга һәм сөйләм әдәбенә өйрәтер дип көтәбез. Татар халык педагогикасын урынлы куллану балаларда әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары булдырыр. Шулай ук милли традицияләрне белү үз халкыңа, өлкән буынга ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләр. Балалар башлангыч этапны үтеп, татар телендә камил аралашырлар дип өметләнәбез.
-Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре - яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткер мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары, балаларга сабак бирердәй итеп иҗат ителгән башка күп төрле иҗат җимешләре, киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерүгә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора. Бу кыйммәтле мирасның тарихи һәм тәрбияви әһәмияте елдан - ел үсә бара. Без туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә ди безнең укытучы апа.
Бу проекттан нәрсә көтелә:
Балаларда татар телендә иркен аралаша алу мөмкинлеге туачак.
Балалар мәктәптә барлык юнәлештә алган белемнәрен тормышта кулланачаклар.
Бу ата-аналарның балаларга белем бирүдәге сорау-теләкләрен дә үтәү булып тора.
Без, татар балалары, туган телебезне дә яхшы белүче, рус телендә дә иркен аралашучы егет һәм кызлар булып үсәрбез дип ышанабыз.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Бик кирәкле, затлы тел.
(Шәйхи Маннур)
-Иң татлы тел- Туган тел
Анам сөйләп торган тел!
Файдаланылган әдәбият.
1.»Гөлбакча»Балалар өчен хрестоматия
2.”Әлифба”, “Әдәби уку” дәреслекләре
3Әмиров Кафил. Акыллы кеше мәкальсез сөйләмәс. – Казан, ТКН., 2011.
4.Баязитова Ф.С.”Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”. Казан, ТКН., 2006.
5.”Сүз эчендә хикмәт бар”.Татар халык иҗаты.Казан, “Мәгариф” нәшр., 2009.
6.”Татар халык иҗаты”. Балалар фольклоры.Төзүчесе- Р.Ягъфәров.- Казан, 1993.
7.Интернет материаллары, 2021,2022.
8.Казыйханов В.С. Әхлак дәресләре. Укытучылар, сыйныф җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр өчен дәрес эшкәртмәләре 1998ел.
9.Шаян ТВ сайты https://shayantv.ru/
10. Татарча мультфильмнар сайты http:// http://mon.tatarstan.ru/rus/info.php?id=539365
11. Анимационные сюжеты к занятиям по обучению детей татарскому языку http://mon.tatarstan.ru/rus/anime_tat.htm
Өстәмә мәгълүмат:
https://shayantv.ru/ru/ - Шаян ТВ каналы”Күңелле әлифба”
http://tatarschool.ru/media - Күңелле татар теле сайты
http://tatardeti.blogspot.com/2016/08/blog-post_25.html - Күңелле татар теле”Учимся, играя”
http://tatardeti.blogspot.com/2016/08/blog-post_55.html- Күңелле татар теле”Интерактив әлифба”
http://www.balarf.ru/- Балалар өчен мультимедиа китапханәсе. Татарча мультфильмнар
LearningApps.org сайтына регистрация үтеп, фәнне сайлыйбыз,татар теленнән күнегүләр сайлап , биремнәр үтәргә була.
Мастер класс Мөхәмәтова Розали Хатип кызы , 1 сыйныф https://disk.yandex.ru/i/7bhpAygBWzzsjw
Кушымта
-Кем укуда иң оста, китап дәфтәре чиста?
-Ул баламы, ул бала, укучы дип атала
-Кем ялкаулыкны сөйми, кем туры дөрес сөйли?
-Ул баламы , ул бала, укучы дип атала!
Медведь и солнце
Без сердца что поймём?
Флейта и Ветер
Композитор Алексей Рыбников
Большое - маленькое