Проект эше "Халык тарихында минем шәҗәрәм"
Вложение | Размер |
---|---|
halyk_tarihynda_minem_shzhrm.docx | 867.46 КБ |
prezentatsiya_halyk_tarihynda_minem_shzhrm.pptx | 1.17 МБ |
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән инистрлыгы
«Атам-анам теле» туган телләрне яклау фонды
Халык тарихында минем шәҗәрәм
Эшне башкарды: 7 нче сыйныф укучысы
Мансурова Диләрә Рөстәм кызы
Җитәкчесе: I квалификацион
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Мансурова Лилия Сәлимхан кызы
2022 ел
Эчтәлек
I. Кереш
Актуальлек
Татар халкында элек-электән ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Үз ыруыңның кабатланмас тарихын белү, фамилияңнең һәм ата-бабаларның язмышын өйрәнү, шәҗәрәсен төзү гаиләдә буыннар чылбырын өзелмәслек итеп бәйләргә, балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Алынган мәгьлүмат шулкадәр кыйммәтле булырга мөмкин, бу исә туганнарның яшәү рәвеше, һөнәре, тарихи вакыйгалары һәм социаль хәле белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.
Шуңа күрә дә мин үз гаиләмнең тарихын, ата-бабаларымның ничек яшәгәнен һәм аларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен, халак тарихында тоткан ролен белергә теләдем.
Тикшеренү эшенең гипотезесы: буыннар арасындагы бәйләнешләрне билгеләү
Минем эшемнең максаты: туганнар бәйләнеше, аларның тормышы һәм хезмәтләре турында мәгьлүматларны ачыклау, нәсел шәҗәрәсен төзү
Минем эшемнең бурычлары:
- халык тарихында нәсел шәҗәрәмнең тоткан роле өйрәнү
- ата-бабалар исемлеген, нәсел тарихына бәйле вакыйгаларны өйрәнү һәм аны билгеле бер тәртипкә салу
-нәсел шәҗәрәсен төзү
-гаилә архивындагы материалларны барлау
Тикшеренү алымнары:
1. Эзләнү-тикшеренү,
2. Анализ һәм гомумиләштерү методы.
Тикшеренү предметы: шәҗәрә, гаилә архивы, генеалогик агач.
Тикшеренү объектлары:
1. Туганнарның хикәяләре,
2. Гаилә архивы (документлар, фоторәсемнәр, хатлар)
II. Теоретик өлеш
Нәсел шәҗәрәсе
Нәсел шәҗәрәсе-ул ата-бабаларыбызның туганнары, аларның исемнәре, яшәү вакыты, тышкы һәм физик мәгълүматлары, социаль һәм милек хәле, шулай ук аларның яшәү урыннары, аларның биографияләре белән бәйле төп вакыйгалар турындагы белешмәләрнең документаль расланган җыелмасы.
Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк: бу-туганлык, туганлыкка, милләткә карата мөнәсәбәт урнаштыру, ә туганнарның иң якты биографияләре булган гаилә тарихы.
Генеология
Генеалогия сүзе борынгы грек теленнән килеп чыккан "genea «гаилә» “logos" - фән, белем. Бу төшенчәнең берничә трактовкасы бар.
1. Генеалогия - ул гаилә һәм династияләрнең туганлыгы турында мәгълүматларны өйрәнүче һәм нәселнең килеп чыгышы һәм буыннар дәвамчанлыгы турында алынган мәгълүматларны хронологик тәртиптә системалаштыручы фән.
2. Генеалогия - бер гаилә буыны турында даими рәвештә мәгълүмат җыя бару, нәселнең барлыкка килүе турында мәгълүматлар һәм алынган мәгълүматларны системалаштыру кысаларында туган ярдәмче дисциплина
XIX гасыр азагы-XX гасыр башындагы галим-генеалог Леонид Михайлович Савелов бу фәнгә мондый билгеләмә бирде: “Генеалогия- документларда һәм башка чыганакларда төзелгән генеалогия-ул шәхесләрнең иҗтимагый хәленә бәйсез рәвештә килеп чыккан гомуми туганлык дәлиле".
Үз генеалогияңне белү барлык гаилә әгъзалары өчен зур әһәмияткә ия.
• Мәгълүмат җыю һәм эшкәртү үзеңне күпсанлы нәсел тарихының бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә. Үзенең «тамырларын» белеп, кеше үз тормышы өчен өстәмә нигез һәм таяныч ала.
* Гаилә нәселнең генеалогиясен төзүдә катнашып туплана. Балалар күбрәк өлкән буын белән аралашалар, бу балага да, өлкәннәргә дә шатлык китерә. Нәсел шәҗәрәсе төзегәндә, балалар гаиләнең мөһимлеген һәм буыннарның тирәнлеген аңлый башлыйлар. Мондый дәрес гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен үстерә.
• Алдагы буыннар турында мәгълүмат алу медицина күзлегеннән дә файдалы булачак. Ата-аналар турында мәгълүматлар җыю нәтиҗәсендә генетик хәлләр һәм мирас буенча тапшырыла торган авырулар турында белергә мөмкин. Мондый мәгълүматка ия булу организмга диагностика ясарга һәм авыруларның алшартлары туганда кирәкле дәвалауны вакытында үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Нәсел генеалогиясен төзү нәтиҗәсендә хәзерге кеше өчен мөһим булган күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкин. Мәсәлән, үз сәламәтлегеңне саклап калу һәм мирас итеп дөрес хокук билгеләү. Моннан тыш, нәсел шәҗәрәсен белү тормышның рухи өлешенә зур йогынты ясый. Ата-бабалар турында белем, аларның эшчәнлек төрләрен, шулай ук ил өчен мөһим чараларда катнашу фактын билгеләү тарихка кереп калу, дәүләтне торгызуда үз гаиләсенең әһәмиятен аңлау һәм буыннарның бөтен көчен тою мөмкинлеге бирә.
Генеалогик агач.
Туганлык бәйләнешләренең генеалогик агачы – ул схематик күзаллавы, шартлы-символик “агач “ рәвешендә, барлык туганлык мөнәсәбәтләрен күзәтергә ярдәм итә.
Мин үз гаиләмнең тарихын, ата-бабаларымның ничек яшәгәнен һәм нәрсә белән шөгыльләнгәнен белергә теләдем. Без туганнарым белән гаилә архивларын өйрәндек, китаплар һәм интернет ресурсларыннан мәгълүмат эзләдек.
III. Төп өлеш
Минем исемем Диләрә. Миңа 13 яшь. Мин В.В.Карпов исемендәге лицейда 7А сыйныфында укыйм. Диләрә исемен миңа әнием биргән. Диләрә- иң яраткан, иң сөйгән, сөекле дигәнне аңлата. Мин биология,технология фәннәрен яратам. Буш вакытларымда бәйлим, тегәм (әбием бүләк иткән тегү машинам бар), рәсем ясыйм. Хайваннар, бөҗәкләр тормышын бик теләп өйрәнәм.
Минем әти-әниләрем. Минем әтием Мансуров Рөстәм Наил улы һәм әнием Мансурова (Бикчәнтәева) Лилия Сәлимхан кызы. Әтием 1972 нче елның 22 апрелендә Таҗикстан республикасы Колхозобад районында туа, ә әнием 1977 елның 12 августында Апас районы Әҗем авылында дөньяга килә. Без хәзер Яшел Үзән районы Ивановское авылында яшибез. Әтием заводта электрик булып эшли. Ул үз эшенең остасы. Әнием югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Әнием үз эшен бик ярата, балаларга да татар теленең сафлыгын өйрәтә. Әтием белән әнием яхшылыкка, туганнарның кадерен белергә, туган телеңне яратырга, гаделлеккә өйрәтә.
Мине әбием һәм бабам (әтиемнең әнисе һәи әтисе). Әбием Мансурова Гөлчирә Фәйзелхак кызы 1940 елның 26 нчы июнендә, ә бабам Мансуров Наил Мансур улы (1942-1997) Башкортстан Республикасы Тәтешле районы Булькайпан авылында туалар. Бергә бер кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бабам инде юк, ул 1987 елның 20 ноябрендә каты авырудан вафат була. Әбием сугыш чоры баласы, сугыш вакытындагы авырлыкларны бик еш искә ала. Ул безне тегәргә, бәйләргә өйрәтә.
Минем әбиемнең әнисе Даутова Җиһания Хәйдәр кызы (1909-1983) Башкортостан Республикасы Тәтешле районы Булькайпан авылында дөньяга килә. Әтисе Даутов Фәйзелхак Даут улы (1904-1987) Башкортостан Республикасы Тәтешле районы Булькайпан авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач сугышка китә. Сугыштан ул исән-сау әйләнеп кайта. Батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләк ләнгән.
Мансурова Җиһания Хәйдәр кызының бертуганнары 11 була. Нәкыя, Нәгыймә, Мәүлед, Җәннәт исемле туганнарын әбием хәтерли. Кайберләре сугыш кырларында ятып калганнар.
Даутова Җиһания Хәйдәр кызының әнисе Мәрзия,әтисе Хәйдәр исемле булалар. Шулай ук, Башкортостан Республикасы Тәтешле районы Булькайпан авылында дөньяга киләләр. Картый (әбием әбисенә шулай эндәшкән) авылда абыстай булып йөргән, бабасы колхоз председателе булып эшләгән.
Бабам Мансуров Наил Мансур улының әнисе Хатимә (1905-1975), шулай ук әтисе Мансур Башкортостан Республикасы Тәтешле районы Булькайпан авылында туган. Бертуганнары абыйсы һәм апасы .
Бикчәнтәй
Шәкүр (Зөләйха) Габдрахман (Нурдия) Габдулла (Әминә) Габделхәй
3. Дилбәр
5.Илгиз
1.Лилия
2. Марсель
3. Ранис
Динара
Диләрә
4. Әнием ягыннан нәсел шәҗәрәсе һәм аның халык тарихында тоткан урыны.
Мине дәү әнием һәм дәү әтием (әниемнең әнисе һәи әтисе). Дәү әнием Бикчәнтәева (Вилданова) Ләгъзимә Наил кызы (әниләре Гөлбикә)1954 нче елның 17 нче сентябрьдә , ә дәү әтием Бикчәнтәев Сәлимхан Габделхан улы (әниләре Сатирә) 1953 нче елның 20 нче июнендә Апас районы Әҗем авылында туып үсәләр. Бер-берсен бик яратып гаилә корып җибәрәләр. Дәү әтием авылда механизатор, ә дәү әнием 40 ел балалар бакчасында башта тәрбияче, аннары мөдир булып эшләгән. Алар эшләү дәверендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Дәү әтием алты бертуган кыз туганнары арасында (Сәлимә (1952-2008) - Минзариф, Хәлимә (1955)-Ринат, Зөлфия (1958) - Җәүдәт, Әминә (1956) - Гарәфетдин,Тәслимә (1960) - Алмаз, Җәмилә (1966) -Фәрит) бер ир бала. Дәүәниемнең бертуганнары җиде. Иң өлкәне дәү әнием, сеңелләре Гөлфинур (1957) - Расих, Бибинур (1959) - Илгиз, Гөлсияр (1961) - Зөфәр, Наҗия (1967) - Рифат, Фәридә (1973) - Фидаэль, энеләре Фаил (1964) - Ландыш белән Фазил (1970) - Динә. Безне дәү әнием белән дәү әтием туганнарның кадерен белергә, аларны яратырга, хөрмәтләргә, ярдәмчел булырга, һәрвакыт шатлыкта да, авырлык килгәндә дә бергә булырга өйрәтә.
Минем карт дәү әтием һәм карт дәү әнием (дәү әтиемнең әтисе һәим әнисе) Бикчәнтәев Габделхан Шәкүр улы (әнисе Зөләйха) (яшәгән еллары 1924-2009) 1924 елның 3 нче декабрендә Апас районы Әҗем авылында, ә карт дәү әнием Бикчәнтәева Сатирә Солтан кызы (1925-2002) (әнисе Мәрьямбану) 1925 нче елның 31 нче декабрендә Апас районы Олы Болгаер авылында туа. Әгәр дә исән булса, карт дәү әтиемә хәзер 96 яшь булыр иде. Ул сугыш һәм хезмәт ветераны, озак еллар буе Әҗем авылында яшәп олы хезмәт юлы узган. Гади колхозчы да булган, 40 елга якын трактор штурвалында хезмәт куйган. Һәрвакыт колхозда һәм районда уздырылган ярышларда алдынгылар сафында булган. Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бөек Җиңүгә аның да өлеше бик зур. Карт дәү әтием сугыш чорларын күз яшьләре белән искә алган. Менә нәрсәләр сөйләгән ул әниемә: “Мин бит, кызым, үлеп терелгән кеше, шуңа да исәнлегемә шатланып эшләдем һәм яшәдем”, дип әйтә торган булган. Әйе, Бикчәнтәев Габделхан Шәкүр улы “Хәтер” китабының 233 нче битендә яу кырында вафат булганнар исемлегендә тора. Яшь солдат 17 яшендә Суслонгер һәм Брянскийда уку-өйрәнүләр беткәч, Смоленск ягы сугышларына эләгә. Шәһәрне бомбага тотканда каты яраланып аңын җуя. Күпләрнең гомере өзелә. Мәетләрне күмәр өчен бер чокырга җыялар. Дәү әтием дә шул чокырда төн куна. Бер солдат үзенең туганын үлгәннәр арасыннан эзләгәндә дәү әтинең ыңграшканын ишетеп ала.Ул аны госпитальгә озата, үзенең туганы үлгән була. Карт дәү әти әле сугыш беткәч тә, үзен коткарган кешесе янына, Орск шәһәренә күп еллар аның хәлен белергә барып йөргән. Карт дәүәти Пенза өлкәсендәге госпитальдә дәваланып чыга һәм яңадан сугышка китә. Ул Җиңүне Берлинда каршы ала, ләкин туган авылына тиз генә кайта алмый.1945 елның августында башланган япон гаскәренә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Безнең илебездән япон гаскәрләре тулысынча капитуляцияләнгәч кенә дәү әти туган йортына кайта. Сугыш беткәннән соң, дәү әтием Бикчәнтәев Габделхан Шәкүр улы һәм карт дәү әнием гаилә корып яши башлыйлар. Алар үзләре кебек батыр, эш яратучы, ярдәмчел, мәрхәмәтле, илебезгә тугрылыклы 7 бала тәрбияләп үстергәннәр.
Габделхан Шәкүр улының бертуганнары дүртәү: Минҗиһан, Галия, Сатирә, Вафирә. Сатирә Солтан кызының бертуганнары: Саймә (1926) - Вазыйх, Зәйтүнә (1928) - Әнвәр, Госман (1941) - Гәүһәрия.
Минем бишенче буын әбием дәү әтиемнең әтисе ягыннан дәү әнисе Бикчәнтәева Зөләйха һәм бабасы Бикчәнтәев Шәкүр Бикчәнтәй улы. Дәү әтиемнең әнисе Сатирә ягыннан әбисе Гатауллина (Нәфигыйна) Мәрьямбану Нәфыйкъ кызы 1900 (1902) нче елның 23 нче апрелендә Тәтеш районы Олы Әтрәч авылында туа, ә бабасы Гатауллин Солтан Гатаулла улы 1900 нче елда Апас районы Олы Болгаер авылында туа. 7 балалары була, өчесе кечкенә вакытында ук вафат булалар. Калган дүрт баласы Сатирә, Саймә, Зәйтүнә, Госман гаилә корып балалар тәрбияләп үстергәннәр.
Минем дәү әниемнең әнисе Вилданова (Гыйбадуллина) Гөлбикә Гатаулла кызы (17.11.1930-23.05.1989) Апас районы Әлмәндәр авылында туа, ә әтисе Вилданов Наил Габдуллаҗан улы (5.04.1929-16.04.2002) Апас районы Әҗем авылында туа. Авылыбызда алар бик хөрмәтле, мактауга лаек, яхшы хезмәт иткән, алдынгылар рәтендә йөргән авыл хезмәтчәннәре булганнар. Гөлбикә Гатаулла кызы эшләгән чорында атказанган колхозчы исемен алган алдынгы сыер савучы булган. Шуның нәтиҗәсе булып күкрәгендә гел орден, медальләр балкыган. Наил Габдуллаҗан улы яшьли ятим калып балачактан авыр хезмәттә эшләп 5 бертуганнарын үстерергә булыша. Заманында көтүче, колхозчы, ындыр бригадиры, авыл кырчылык бригадиры, терлек фермасы мөдире, склад мөдире вазифаларын башкарган. Наил Габдуллаҗан улының бертуганнары: Мөбәрәкҗан (1917-1942), Сария (1923-2016) – Нурислам, Мидхәт (1932) – Нина, Әнгам (1937) – Әлфия, Фәһим (1940) – Фәния. Гөлбикә Гатаулла кызының бертуганнары: Хәсимә (1925-2012) – Фаяз, Нигъмәтулла ( 1924-1987) – Рәхилә, Хәйрулла (1936-2010) – Рәйсә, Әмирхан (1939-2018) – Мәрзия, Вилдан (1941-2021) – Тамара.
Минем дәү әниемнең дәү әнисе (әнисе ягыннан, ул аны әни тәтә дип йөрткән) Гыйбадуллина Гайникамал Заһидулла кызы (1900-1981) Апас районы Әлмәндәр авылында туган, дәү әтисе (ул аны әти бабай дип йөрткән) Гыйбадуллин Гатаулла Гыйбадулла улы (07.08.1895 -7.02.1973) Апас районы Әлмәндәр авылында туган. Гайникамал әби белән Гатаулла бабай мулла нәселеннән, бик дини, укымышлы кешеләр булганнар. 1921 нче елгы ачлык елларында Гайникамал тәтәнең гаиләсе, бай тормышлы булганга күрә, сөргенә сөрелергә тиеш булалар. Гайникамал тәтәм читтә югалудан куркып бабама кияүгә чыга. Әтисе белән әнисе дә ниндидер сәбәпләр аркасында сөргенә җибәрелмиләр, авылда яшәп калалар. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бабам атаклы коммунист булган, колхоз председателе булып та эшләгән, аның янына тирә-яктан кешеләр киңәш сорап килгәннәр.
Гатаулла бабамның әнисе Латифа, әтисе Гыйбадулла. Гыйбадулла бабам 25 ел солдатта патшага хезмәт иткән. Шуның өчен, бабама авыл җирлегеннән (ике елга арасындагы үзәнлек) бүләк итеп 52 га җир бирелгән.
Дәү әниемнең әбисе (әтисе ягыннан) Вилданова Бибикамал Әхмәди кызы (дәү әнием аңа тәтә дип дәшкән) (1902-1988) Апас районы Әҗем авылында дөньяга килә. Яшьли ялгыз калып, тормыш авырлыкларына бирешмичә илгә тугрылыклы биш баласын берүзе үстерә. Ул дәү әниемне, аның барлык туганнарын үстерергә, эшкә өйрәнергә, хезмәтне яратырга, ярдәмчел булырга, догалар укырга өйрәткән. Дәү әнием аның турында бик яратып сөйләде. Вилданов Габдуллаҗан Вилдан улы
IV. Йомгаклау.
Туганнарым ярдәме белән мин әти-әнием белән гаиләбезнең нәсел шәҗәрәсен торгыза һәм аның халык тарихында тоткан ролен күрсәтә алдым. Безнең янәшәбездә генә түгел, исән-сау булганнар турында да белдем. Мин гаиләбезнең кайда башлануын аңладым. Туганнарымның кем булып эшләгәнен белдем. Үз тормышым белән нәселнең күп буыннарына бурычлы булуым миңа билгеле булды. Үз шәҗәрәмне өйрәнеп, ата-бабаларымның үткәненә мавыктыргыч сәяхәт кылдым. Проект өстендә эшләгәндә, мин куелган барлык бурычларны үтәдем. Алар арасында хезмәт сөючән, ярдәмчел, ярдәмгә килергә әзер, йорт хуҗалыгын алып бара, кул эшләре белән шөгыльләнә, балаларны тәрбияли, Ватанны саклый белүче кешеләр бар иде.
“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” – дип кисәтә халкыбыз. Зиратта ятучы туганнарыбыз, ата - бабаларыбыз каберләренә бару, алар турында кайгыртып тору да – яшьләрнең бурычы. Димәк, мин дә әби – бабамнар рухын рәнҗетмичә, нәселебезгә тап төшермичә яшәргә бурычлы. Шулай ук милләтемне, телемне һәм гореф - гадәтләребезне онытырга да хакым юк минем. Ә өстемдәге иң зур бурыч дип, киләчәктә үзем төзегән шәҗәрәне балаларыма, оныкларыма мирас итеп калдыруны саныйм. Шулай булганда, буыннар чылбыры өзелмәс.
Вакыт узачак, мин үсәрмен, ә минем һәм әти-әнием төзегән шәҗәрәм буыннардан буынга күчереләчәк, туган илебез турындагы хәтер дә тулыландырылачак.
V.Кулланылган әдәбият.
1. Гатауллин Г. Г. Моң. Казан, 2007 ел.
2. Җәләлиев Ш. Татар халык педагогикасы, Казан, 1997 ел.
3. Ибраһимов Н. Балаларга үгет – нәсыйхат. Казан, 2002 ел.
4. Г. Хафизов Әҗем авылы: тарих сандыгында серле хәзинә Казан-2017
5. Истәлекләр.
Слайд 1
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы « Атам-анам теле » туган телләрне яклау фонды Халык тарихында минем шәҗәрәм Эшне башкарды : 7 нче сыйныф укучысы Мансурова Диләрә Рөстәм кызы Җитәкчесе : I квалификацион татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мансурова Лилия Сәлимхан кызыСлайд 2
Актуальлек Татар халкында элек-электән ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Үз ыруыңның кабатланмас тарихын белү, фамилияңнең һәм ата-бабаларның язмышын өйрәнү, шәҗәрәсен төзү гаиләдә буыннар чылбырын өзелмәслек итеп бәйләргә, балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Алынган мәгьлүмат шулкадәр кыйммәтле булырга мөмкин, бу исә туганнарның яшәү рәвеше, һөнәре, тарихи вакыйгалары һәм социаль хәле белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә дә мин үз гаиләмнең тарихын, ата-бабаларымның ничек яшәгәнен һәм аларның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белергә теләдем.
Слайд 3
Минем эшемнең максаты: туганнар бәйләнеше, аларның тормышы һәм хезмәтләре турында мәгьлүматларны ачыклау, нәсел шәҗәрәсен төзү Минем эшемнең бурычлары: - ата-бабалар исемлеген, халык тарихына бәйле вакыйгаларны өйрәнү һәм аны билгеле бер тәртипкә салу - нәсел шәҗәрәсен төзү - гаилә архивындагы материалларны барлау - нәселдәге фамилияләрнең килеп чыгышын билгеләү
Слайд 4
Нәсел шәҗәрәсе Нәсел шәҗәрәсе-ул ата-бабаларыбызның туганнары, аларның исемнәре, яшәү вакыты, тышкы һәм физик мәгълүматлары, социаль һәм милек хәле, шулай ук аларның яшәү урыннары, аларның биографияләре белән бәйле төп вакыйгалар турындагы белешмәләрнең документаль расланган җыелмасы. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк: бу-туганлык, туганлыкка, милләткә карата мөнәсәбәт урнаштыру, ә туганнарның иң якты биографияләре булган гаилә тарихы.
Слайд 5
Генеалогик агач. Туганлык бәйләнешләренең генеалогик агачы – ул схематик күзаллавы, шартлы-символик “агач “ рәвешендә, барлык туганлык мөнәсәбәтләрен күзәтергә ярдәм итә. .
Слайд 6
Әтием ягыннан нәсел шәҗәрәсе Даут ↓ Фәйзелхак Җиһания ↓ Гөлчирә (Наил) ↓ Рөстәм –Лилия ↓ Диләрә Динара Мансур ↓ Наил(Гөлчирә) ↓ Рөстәм –Лилия ↓ Диләрә Динара
Слайд 7
Әтием ягыннан нәсел шәҗәрәсе
Слайд 8
Әнием ягыннан Бикчәнтәй бабай шәҗәрәсе Бикчәнтәй ↓ Шәкүр (Зөләйха) ↓ Габделхан (Сатирә) ↓ Сәлимхан (Ләгъзимә) ↓ Лилия Рөстәм ↓ Диләрә Динара
Слайд 9
Әнием ягыннан нәсел шәҗәрәсе Вилдан ↓ Габдуллаҗан - Бибикамал ↓ Наил –Гөлбикә ↓ Ләгъзимә- Сәлимхан ↓ Лилия Рөстәм ↓ Диләрә Динара Гыйбадулла Латифа ↓ Гатаулла -Гайникамал ↓ Гөлбикә -Наил ↓ Ләгъзимә-Сәлимхан ↓ Лилия -Рөстәм ↓ Диләрә Динара
Слайд 10
Әнием ягыннан нәсел шәҗәрәсе
Слайд 11
Йомгаклау Мин нәселебезгә тап төшермичә яшәргә бурычлы. Минем милләтемне, телемне һәм гореф - гадәтләребезне онытырга хакым юк. Киләчәктә иң зур бурыч дип, үзем төзегән шәҗәрәне балаларыма, оныкларыма мирас итеп калдыруны саныйм. Шулай булганда, буыннар чылбыры өзелмәс.
Невидимое письмо
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Карандаши в пакете
Северное сияние
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году