Вложение | Размер |
---|---|
babam_utken_front_yullary.pptx | 1.27 МБ |
Слайд 1
Максат: - классташларымны бабам, аның батырлыгы белән таныштыру ; - классташларымда туган төбәкк ә , аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам тәрбияләү . Бурычлар: - балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү .Слайд 2
Тема: “Бабам үткән фронт юллары”
Слайд 3
Сержант Шарафиев Г.И Польша - 1945 Шарафиев Габбас Габделихсан улы 1921 нче елның гыйнвар аенда Урманай авылында туган. 1931 нче елда укырга кергән, 5-7 классларны Әсәй авылында укыган.Сугыш башланганчы колхозда эшләгән. 1941 нче елның ноябрендә сугышка киткән. 1946 нче елның 16 июнендә исән-сау әйләнеп кайткан.
Слайд 4
Бабамның хәрби таныклыгына төшкән фотосурәте Биектау районында учениедә булган, 3 ай үткәннән соң, ант кабул иткән. Фронтка Күркәли станциясеннән төялеп киткәннәр. Смоленскиның үзенә барып җиткәнче солдатларны төшергәннәр, урман арасына таратканнар. Анда бик әшәке сазлыклар булган, окоп казырга мөмкинлек булмаган. Немецлар атып кына торган. Солдатларның ашарларына да булмаган. Сугышка кадәр сусаклагыч булган, ләкин аны немецлар шартлаткан һәм фронтны су баскан. Пехота да суда бик интеккән.
Слайд 5
Габбас бабам хезмәт иткән дивизиянең хәрби юлы – Мәскәү – Смоленск – Псков – Варшава – Рига – Берлин. У л Германиядә Рейхстагка һөҗүм ясаган. Җиңүне Берлинда каршылаган.
Слайд 6
Бабамның орден-медальләре
Слайд 7
Бабамның юлын дәвам итүче абыем Шәрәфиев Дамир Атлас улы Мурманск шәһәрендә офицер булып су асты кораблендә х езмәт итә. Хәрби хезмәт вакытында “Ерак походларда йоргән өчен” күкрәк билгесе, “Су асты көймәләрендә хезмәт иткән өчен” медале һәм күп санлы грамоталар, рәхмәт хатлары белән буләкләнә.
Слайд 8
Бабам белән горурланам ! Киләчәктә аның кебек батыр, кыю булырмын , абыем кебек Туган илне саклармын , аларның йөзенә кызыллык китермәм !
Два морехода
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Нарисуем попугая цветными карандашами
Ручей и камень
Тигрёнок на подсолнухе