Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_konstitutsiya.docx | 19.49 КБ |
Приложение №2
к Положению о Конкурсе сочинений,
приуроченном ко
Дню Конституции Российской Федерации
Сочинение на тему:
«Конституция Российской Федерации в моей жизни»
Выполнил ученик 9 «А» класса МБОУ «СОШ № 2 п.г.т. Актюбинский» Викторова Зарина Александрова
Научный руководитель:
Закирова Эльмира Суллямовна (учитель родного языка и литературы)
п. г. т. Актюбинский, 2021 г.
Без барыбыз да Конституция законнары буенча яшибез. Ул кешенең әлеге ил гражданины буларак хокукый статусын ныгыта. Безнең бөтен тормышыбыз законнар һәм кагыйдәләр белән бәйле. Дөньяда бер генә кеше дә икенчесенә тулысынча охшамаган. Кешеләр тышкы кыяфәтләре, җенесе, яше, белеме, матди хәле, характерлары белән аерылып тора. Ләкин алар тыныч һәм тотрыклы җәмгыятьтә яшәү өчен кирәк булган барлык кагыйдәләргә, законнарга бер үк төрле буйсыналар. Моның өчен- Россия Федерациясе Конституциясе – дәүләтнең төп законы бар.
Мин Конституция һәм гражданнарның үзара бәйләнешен ачыклар өчен гражданлык төшенчәсеннән башлыйм. Нәрсә ул гражданлык һәм кем ул гражданин? Кеше тормышында хокук төшенчәсе кайчан башлана? Кеше туган мизгелдән үк! Әмма баланың йөрәге ана карынында дөньяга килгәнче үк сугыла башлый. Һәм менә шуннан бирле дәүләт үзенең булачак гражданины турында кайгырта башлый. Россия законы нигезендә, әгәр яңа туган баланың ата-аналары- Россия гражданнары булса, ул үзе дә автомат рәвештә Россия Федерациясе гражданы була. Һәр яңа дөньяга килгән кешегә табигый хокуклар хас, иң мөһиме ул-тормышка хокук. Чөнки кеше тормышы- иң зур хәзинә.
Белем алу хокукы- минем төп хокукларымның берсе. Ул түләүсез урта белем алу, белем бирү йортын сайлау, куркынычсызлык, өстәмә белем алу мөмкинлеге булу, туган телдә белем алу мөмкинлеген сайлап алу кебек хокукларны да үз эченә ала.
Хәзерге вакытта миңа 15 яшь. Мин закон буенча уку йортын, түгәрәкләрне һәм секцияләрне үз теләгем белән сайлый алам. Мәсәлән үз теләгем белән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә баскетбол буенча спорт секциясенә йөрим. Шулай ук дәрестән тыш вакытта физика, химия һәм математика буенча өч махсус элективларда шөгыльләнәм.
Укытучылар укучыларның шәхси тормышына кысылырга хокуклы түгел, чөнки Россиянең һәр гражданинының шәхси тормышның кагылгысызлыгына хокукы бар. Ләкин укытучылар ата-аналар белән үз күзәтүләре һәм шикләре белән уртаклашырга хокуклы һәм хәтта бурычлы. Чөнки мәктәптә укучы тормышы, сәламәтлеге һәм тәрбиясе өчен укытучы җаваплы.
Россиянең паспорты булган һәр яшь гражданины эшкә урнашырга, хезмәт хакы алырга хокуклы. Моннан тыш, балигъ булмаган россиялеләр ата-аналар ризалыгы белән эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнергә, банкта шәхси счет ачарга, шулай ук үз уйлап табуларын, ачышын теркәргә хокуклы.
Россия Федерациясе Конституциясе безнең хокуклар турында гына түгел, бурычларыбыз турында да күп сөйли. Кешенең хокуклардан гына файдалануын һәм бернинди бурычлары булмавын күз алдына да китерүе кыен. Болай яшәү мөмкин дә булмас иде. Дәүләт Конституциясендә гражданнарның төп бурычлары да беркетелгән: дәүләт законнарын үтәргә, салымнарны түләргә, Ватанны, табигатьне сакларга, балалар һәм хезмәткә сәләтсез ата-аналар турында кайгыртырга, мәдәният һәйкәлләрен сакларга. Безнең әти-әниләребезнең бурычы –балалар турында кайгырту. Әмма ата-аналар алкоголизм һәм наркоманиядән җәфа чигә торган, имин булмаган гаиләләр ешрак барлыкка килә. Мондый гаиләләрдә конституциядә күрсәтелгән бурыч үтәлми. Безнең илдә балалар өчен балалар йортлары ачу моңа үрнәк булып тора.
Шул ук вакытта балалары картайган, ярдәмсез калган әти- әниләрен ташлап китәләр, карамыйлар. Безнең Актүбә бистәсендә картлар йорты бар. Анда ярдәмгә мохтаҗ әби- бабайлар яши. Ә бит күбесенең балалары бар.
Хәзер минем төп бурычым- яхшы уку. Мин мәктәпне тәмамларга, институтка укырга керергә һәм һөнәр алырга бурычлы. Бүген без- балалар, ә иртәгә - илнең тулы хокуклы гражданнары. Мәктәптә без үз сүзләребезне уйларга һәм үз гамәлләребезне контрольдә тотарга өйрәнәбез; чит кешенең хезмәтен хөрмәт итергә тырышабыз; үзеңне генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә хөрмәт итәбез; туган илне сакларга һәм кадерләргә тиешбез. Безнең һәркайсыбыз Ватаныбыз киләчәгенең бер өлеше. Без яңа Россияне төзергә һәм аның байлыгын сакларга бурычлы.
Дәүләт үз гражданнарының хокукларын якларга, ә гражданнар – дәүләт алдында билгеле бер вазыйфаларны үтәргә тиеш. Конституция безгә олы кеше генә түгел, балигъ булмаган бала да белергә тиеш булган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында күзаллау бирә.
Россия Федерациясе Конституциясе безнең тормышыбызга зур йогынты ясый. Һәм мин Конституциядән башка тормышыбыз бөтенләй башка булыр иде, дигән фикергә киләм.
Кто чем богат, тот тем и делится!
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Компас своими руками
Снежная сказка
Простые летающие модели из бумаги