Ватан сугышы темасына язылган
әсәрләрдә очучы хатын-кызлар батырлыгы
Вложение | Размер |
---|---|
batyrlyk_ezlnu_eshe.doc | 96 КБ |
Ватан сугышы темасына язылган
әсәрләрдә очучы хатын-кызлар батырлыгы
Фәнни- тикшеренү эше
Автор: Саба муниципаль районы
Шәмәрдән лицееның 8В сыйныф
укучысы Гараева Айзиля Ильнур
кызы
Эчтәлек:
1. Курку белмәс татар кызлары- Мәгубә Сыртланова белән Ольга (Ләйлә) Санфирова...................................................................................................3-8бит
2. Шамил Рәкыйпов әсәрләрендә очучы кызлар батырлыгы....................................................................................................... 9-11бит
III. Йомгаклау өлеше ..............................................................................12 -13бит
IV. Кулланылган әдәбият .......................................... ……………………….14 бит
-1-
Кереш
Илебез инде 75 ел тыныч тормышта яши. Без туган илебез, әти-әниләребез кочагында иркәләнеп үсәбез. Бөек Ватан сугышының дәһшәтле вакыйгалары турында китаплардан укып, кинофильмнардан карап, әби- бабаларыбызның сөйләгәннәреннән генә беләбез. Күбрәк укыган саен, бу сугышның илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак кереп калганлыгын аңлыйбыз. Әлеге аянычлы елларны, ул китергән кайгы- хәсрәтләрне, яраларны халкыбыз бүген дә яхшы хәтерли. Әби- бабаларыбыз фронтта да, тылда да Ватан өчен көрәшкән һәм әшләгән.
Әлеге тикшеренү эшебезнең максаты, сугыш чоры әдәбияты аша батырлык төшенчәсенең мәгънәсен ачу. Бөек җиңүгә зур өлеш керткән очучы фронтовик хатын-кызлар каһарманлыгын күрсәтү.
Әлеге максаттан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:
Актуальлеге
Бөек Ватан сугышында совет халкы үзенең 27 миллион улын һәм кызын югалткан. Моны һич кенә дә онытырга ярамый. Илебез азатлыгы өчен, без бәхетле, матур яшәсен өчен күпме кеше гомерләрен дә кызганмаганнар. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез сугышта искиткеч батырлыклар күрсәтеп, үлмәс әсәрләр дә иҗат иткәннәр. Фронт вакыйгаларын, фашизмның
-2 –
кансызлыгын һәм халкыбыз батырлыгын сурәтләгән шигырьләр, хикәяләр язганнар. Хәзерге болгавыр заманда, якында гына фашизм яңадан баш
калкытырга маташканда, мондый патриотик рухта язылган әсәрләрне өйрәнү,шулар рухында тәрбияләнү, халкыбыз үткән канлы юлны онытмау бүгенге көндә аеруча актуаль дип саныйм мин.
-3-
I бүлек. Курку белмәс татар кызлары
1418 көн дәвам иткән рәхимсез сугыш беркемне дә читләтеп үтми. Әбиләр, апалар, әниләр, япь-яшь кызлар һәм балалар сугыш елларында колхозны алып барган, фронтны азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торганнар, заводларда корал җитештергәннәр. Илебез өстенә фашист явы килгәндә, ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да көрәшчеләр сафында була. Алар да пуля, снаряд, самолетлар белән дошманны юк итәләр. Партизан отрядларында фашистларга каршы көрәшәләр, яралыларны дәвалыйлар.
Фронтларда 200 мең хатын-кыз табиб, 500 мең урта медперсонал катнаша. Алар миллионлаган сугышчының гомерен саклап кала. Хезмәтләре өчен 44 медицина хезмәткәренә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, күпчелеге орден-медальләр белән бүләкләнә. Сугышның эчендә кайнап, солдат булып сугышкан батыр йөрәкле кызлар да аз булмый ул вакытта.
Төнге бомбардировщикларның 46нчы гвардия Тамань хатын-кызлар авиация полкы. Командирларыннан башлап (Евдокия Бершанская), очучылыры, штурманнары, механиклары-техниклары һәм башка персоналлары бары тик хатын-кызлардан гына торган бердәнбер полк була ул фронтта. Бездә, Советлар Союзында гына түгел, дөньяда бердәнбер!
Күбесе 20-25 яшьлек кызлардан торган полк немецларга көтелмәгән проблемалар тудыра: һәр төнне искәрмәстән генә килеп чыгалар да, бихисап техниканы, корал складларын, эшелоннарны, переправаларны бомбага тотып китәләр. Баштанаяк коралланган дошман аларны бер җирдә каршыларга әзерләнсә, алар бөтенләй икенче җирдә пәйда булалар.
Кызлар “У-2” дигән ике урынлы, ачык кабиналы самолетларда очалар, очканда җир белән бәйләнешкә керә алмыйлар. Очучы белән штурман арасында гына гади сөйләшү җайланмасы була. “Кукурузник” кушаматы алган
-4-
бу җиңел самолетлар, дошманның куәтле техникасы янында чүп кенәдер кебек. Әмма төнге очышлар өчен ул бик уңайлы. Иң мөһиме – аңа төшеп утыру һәм күтәрелеп китү өчен аз гына мәйдан да җитә.
Юлларга, урман аланнарына төшеп, шуннан күтәрелеп киткән чаклары да була “стрекоза”ларның (кызлар яратып, очкычларын шулай атап йөртә). Үзләренә һич тынгылык бирмәүче очучы кызларны немецлар “Төн пәриләре” (Ночьные ведьмы) дип йөртә башлыйлар! Хәтта немецләрнең фронт штабында шундый боерык та чыга: “У-2”ны бәреп төшерүчене “Тимер Тәре” (Рейхның югары ордены) белән бүләкләргә һәм акчалата премия бирергә!” Үзебезнекеләр арасында да хатын-кызлар авиация полкының даны югары, аларның батырлыкларын телдән-телгә сөйлиләр. Очучы кызларның егерме өче – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Арада ике татар кызы – Мәгубә Сыртланова белән Ольга (Ләйлә) Санфировалар да була.
Мәгубә Сыртланова 1912 елда, Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә туа. Балашов очучылар мәктәбен, аннары Тбилисидә аэроклуб һәм планерлар мәктәбен тәмамлый. Аннары шушы ук мәктәптә очучы-инструктор булып эшли. 1942 елдан фронтта – Төньяк Кавказ, Кырым, Тамань ярымутравы, Белоруссия, Польша... 780 сугышчан очыш ясаган, үзенең кыюлыгы, тәвәккәллеге, батырлыгы белән танылган очучы Мәгубә. Карап торышка җыйнак кына төз гәүдәле, ак чибәр йөзле, туры “грек” борынлы, йомшак, ягымлы тавышлы кыз, чынбарлыкта каһарман йөрәкле була!
Кирәкле мизгелдә аннан искиткеч зур энергия бүленеп чыга. “Төнге күкнең якты йолдызы”, диләр аны! Бер төнгә алты-җиде сугышчан очыш ясый, “цель”гә искиткеч төгәл чыга, кыен хәлләрдән оста маневрлар ясап котыла белә ул. Бер тапкыр, Севастопольдәге дошман аэродромын бомбага тотарга баргач, прожектор утына эләгә. Акрын очышлы “У-2”гә качып котылу мөмкин эш түгел диярлек. Аңа ут ачалар, тик штурман бомбаларны “Юнкерслар” өстенә ташлап өлгерә. Шуннан соң Мәгубә ялган маневр ясый: җиргә мәтәлеп төшә
-5-
башлаган кебек кылана. Дошман прожекторы сүнгәч, җиргә бәреләм дигәндә генә, самолет яңадан күтәрелеп китә. Әмма моторга зыян килгән, үзебезнең аэродромга кайтып җитеп булмаячак! Нишләргә?! Бу якта төшсәң, әсирлеккә эләгәчәксең! Ю-юк, үлүең артыграк! Һәм Мәгубә самолетны диңгезгә таба бора. Үзебезнең яр күренә башлаганда мотор сүнә. Очучының югалып калмавы, оста идарә итүе нәтиҗәсендә, “стрекоза” ярга килеп “куна”, койрыгы гына суга төшә.
Икенче бервакытны, бик караңгы томанлы төндә “цель”не таба алмыйлар. Кайтырга вакыт, ә бомбаларны төяп кире кайтырга оят! Бомбага тотардай нәрсә эзли башлыйлар... һәм, аста дошман эшелоны барганын абайлап алалар. Иң элек паровозны бомбага тоталар. Аннан составны юк итү өчен кабат дүрт тапкыр киләләр. Иртәнгә корал төялгән эшелоннан янып бетүче учаклар гына кала.
Гвардия өлкән лейтенанты Мәгубә Сыртлановага, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, 1946 елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң ул Казанга, монда килеп урнашкан әнисе Зәйнәп янына кайта. Тормыш кора, корал заводында ОТК контролеры булып эшли, ике кызы туа. Әмма илле яшеннән соң сәламәтлегенең көе китә. Анда да, төшенкелеккә бирелмичә, хәленнән килгән шөгыль табарга тырышып, оптимист булып яши ул. Туган шәһәре Бәләбәйгә кайтырга ярата, анда аның музее да бар. 1971 елда, 59 яшендә, Казанда вафат була. Казанда да, Бәләбәйдә дә Мәгубә Сыртланова исемен йөрткән урамнар бар.
Ольга (Ләйлә) Санфирова 1917 елның 2 маенда Самара шәһәрендә туа. Коломна аэроклубында укый, аннары Батай хәрби авиация мәктәбен тәмамлый. Сугыш башлангач, үзе теләп, 46нчы хатын-кызлар авиация полкына языла. Полк башта Энгельс шәһәрендә тора: өйрәнүләр, тренировкалар... төнлә югары көчәнешле ток линиясе өстеннән үткәндә, Ләйләнең самолеты аларга орынып үтә һәм ватыла.
Санфированы гаепле дип табалар һәм ун елга төрмәгә утырталар. Полк
-6-
командованиесе, Санфирова үзенең “гаебен” сугышта, каны белән юсын, дип сорый. 1942 елның җәендә Ләйлә полкка әйләнеп кайта. Аңа штурман итеп
Руфина Гашеваны билгелиләр. Күпмедер вакыттан соң аларның экипажы, полкта иң яхшылардан булып таныла. Күрсәткән батырлыклары өчен Ләйлә 44 тапкыр бүләкләнә, гвардия капитаны, эскадрилья командиры булып җитешә. Әмма ирешкән уңышлары белән дә, югары пилотажы белән дә беркайчан масаймый, мактанмый. Искиткеч чибәр, ачык йөзле, шомырт кара күзле, ирен читләренә һәрвакыт серле елмаю яшеренгән, мөлаем кыз була ул.
Бервакыт, Моздок шәһәренә заданиегә очканда, перевал аша бик куе болыт эченнән барырга туры килә аңа. Бернинди ориентирлар да күренми, куе болытның ниндидер сәер, ябышкак дымы бөтен самолетны сырып ала. Мотор “төчкерә” башлый. Ниһаять, болыттан чыгып, “цель”гә җиттек кенә дигәндә, прожектор утына эләгәләр. Унлап зенитка шунда ук “телгә килә”. Ләйлә төрле маневрлар ясап карый, юк, уттан ычкынырга һич мөмкин түгел! Шунда самолет көтмәгәндә аска, прожекторга таба томырыла һәм... түбәнгә бомбалар оча. Ут баганасы юкка чыга.
Кубань... “Төн пәриләре”н инде монда яхшы беләләр. Шуңа да, “У-2”нең характерлы мотор тавышын ишетүгә, фашистлар арасында паника башлана: машина кабиналары, кузовлары бушап кала, кем нәрсәдән булдыра ала, шуннан ата башлый. 43 елның 1 маенда, Ләйләләр экипажы задание белән Крымскойга оча. Бомбаларны ташлап, кайтыр юлга борылгач, прожектор утына эләгәләр. Көтмәгәндә караңгыдан дошман истребителе килеп чыга. Зениткалар атудан туктый. Мескен “кукурузник”, пушкалар, пулеметлар белән коралланган истребительгә каршы нишли аласың соң син?! Менә ул инде бер кат пулеметтан сиптереп үтеп китә. Ләйлә маневр ясый башлый. Тик истребитель, мәче тычкан белән уйнагандай, фанер самолет белән уйный гына. Көч аның ягында бит! Яңадан пулемет уты! Пулялар моторга эләгә.
Руль шунда ук тыңлаусызга әйләнә, самолет мәтәлеп төшә башлый. Әмма
-7-
Ләйлә шул хәлдә дә аны җиргә утырту әмәлен таба. Кабинадан чыгарга өлгермиләр, автоматтан аткан тавышлар ишетелә. Немецлар! Кызлар бар көчләренә шуышалар, куаклар арасына кергәч, йөгерә башлыйлар. Аларны бакалы, камышлы бер сазлык коткара: көнне шунда яшеренеп үткәрәләр. Ә ул көн – икенче май – Ләйләнең туган көне бит! Руфина, дустын туган көне белән котлап, кесәсеннән дүрт көнбагыш симәнкесе табып, шуларны бүләк итә. Караңгы төшүгә тагы юлга кузгалып, ниһаять, иртәнгә таба үзебезнең артпозицияләргә килеп чыгалар. Ә дүртенче май төнендә алар инде икенче самолетта задание үтәргә оча.
Польша... 1944 елның 13 декабре. Бу – экипажның соңгы очышы. Курс- Насельск станциясе. Анда – корал төялгән эшелоннар. Станцияне күп прожекторлар, зенит батареялары саклый. Әмма экипаж заданиене уңышлы башкарып чыга. Әйләнә-тирәдә снарядлар шартлый. Тизрәк, тизрәк өйгә! Кинәт самолет якты ут көлтәсенә эләгә. Маневрлар ясап, инде ычкынабыз дигәндә, янәшәдә генә снаряд шартлый, самолетка ут каба. Янучы самолет көнчыгышка таба оча. Кем алар астындагы җирдә? Үзебезнекеләрме, дошманмы?! Билгесез...
– Сикер! – дип кычкыра Ләйлә. Кызлар сикерәләр. Руфина җиргә килеп төшкәч, парашютын җыя башлый. Шунда кулы тимер кебек нәрсәгә орына: мина! Дөм-караңгы, салкын төн. Кайдадыр ракеткалар төнге күкне сызып үтә дә, шартлаган тавышлар ишетелә. Ә Ольга, Ләйлә кайда соң?
Миналанган кыр буйлап озак шуыша Руфина. Чү, кемнәрдер килә түгелме? Кемнәр булыр?
– Хе, табарсың инде аларны монда, бар! – дип куя берсе. Үзебезнекеләр!
– Мин монда, – дип кычкырмакчы булса да, кыздан ыңгырашу авазы гына чыга. Бәхетенә, аны ишетәләр. Ә Ольга-Ләйләгә мондый бәхет елмаймый шул. Ул минага эләгеп шартлый. 630 сугышчан очыш ясаган, куркусыз, кыю кыз 27 яшендә әнә шулай батырларча һәлак була. 1945 елның февралендә аңа.Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
-8-
Ольга Санфирова Гроднода (Белоруссия), туганнар каберлегендә күмелгән.
Самарада, Гроднода аның исемендәге урамнар бар. Самарада һәйкәл куелган. Коломна шәһәрендә бюсты бар, аэроклубында мемориаль такта эленгән. Безнең Казан урамнарының да берәрсе батыр милләттәшебезнең исемен йөртсә, бик әйбәт булыр иде.
-9-
II бүлек. Шамил Рәкыйпов әсәрләрендә очучы кызлар батырлыгы.
Геройларны сугышның үз эченнән эзләп тапкан язучыларның берсе — Шамил Рәкыйпов. Шамил Рәкыйпов — әдәбиятта Бөек Ватан сугышы темасын киң яктырткан прозаик. Бу темага ул нык эзләнеп, дошманга каршы үзе кулына корал тотып көрәшкән геройларны яки бу герой-сугышчыларны әйбәт белгән кешеләрне күреп-сөйләшеп, йә булмаса, җитди документаль материалларны табып өйрәнү аша килә. Әсәрләренең нигезендәге чынбарлыкязучы иҗаты- ның кыйммәтен тагын да арттыра. Мәсәлән, укучы тарафыннан бик яратып кабул ителгән «Кызлар-йолдызлар» (1973–1976) һәм аның дәвамы буларак язылган «Кипарислар җыры» (1976) әсәрләрендә автор сугыш елларында хатын-кызлардан гына гыйбарәт булган 46 нчы җиңел бомбардировщиклар полкының сугышчан батырлыклары турында яза. Бу очучы-кызлар арасында егерме өч Советлар Союзы Герое, шул геройларның ике се татар кызлары була. Шамил Рәкыйпов, бу герой кызлар турында әсәр язарга керешкәнче, озын тикшеренү-эзләнү юлы үтә, ул шушы гүзәл затларыбыздан торган полк эзеннән сәяхәт кыла, алар белән очраша, аларның хатларын, көндәлекләрен укый. Нәтиҗәдә ил язмышы хәл ителгәндә, үзләрендәге бөтен көчне туплап, явыз дошманга каршы күтәрелгән хатын-кызларыбызның героик образларын тудырып, киң катлау укучысын эзләп тапкан әсәр языла. Аның “Кызлар-йолдызлар”, “Кипарислар җыры” әсәрләре хатын – кызлардан гына торган төнге бомбардировка авиаполкы сугышчылары турында.
Повестьларның үзәгендә татар кызлары – хәрби очучылар, Советлар Союзы Геройлары Мәгүбә Сыртланова һәм Ольга Санфирова образлары тора. Шамил Рәкыйпов “Кызлар-йолдызлар”, “Кипарислар җыры” әсәрләрендә сурәтләү буяуларын һич тә куертмыйча, чын тормыш материалларына таянып, төрле чыганакларны, истәлекләрне өйрәнеп, дәһшәтле сугыш көннәрен, хатын-кызларның авиация полкы хәрәкәт иткән Төньяк Кавказ, Тамань, Дон
-10-
буйларындагы сугыш күренешләрен җанландырып бирә алган*.
Хатын-кызларның сугыштагы фидакарьлеген сурәтләүдә язучы үз стилен һәм алымнарын кулланган. Ул, аларны яратып, “кызлар-йолдызлар” дип атый. Очучы кызлар төн җиткән саен үлем белән күзгә-күз очрашып торалар. Бу повестьларда халыкның очучы батыр кызларының, безнең илгә басып кергән фашистларга каршы аяусыз сугышы, онытылмас батырлыклары күрсәтелә. Кызлар кыю һөҗүмнәре белән дошманга һәм аның сугыш техникасына күп зыян китерәләр. Гитлерчылар аларны “төнге убырлар”дип атыйлар.
Автор аларның тормыш юлын, шәхси сыйфатларын, сугыш шартларындагы төрле кичерешләрен, рухи дөньясын ачуга зур игътибар бирә,
аларның батырлыкларын, фидакарьлекләрен, рухи дөньяларының гүзәллеген сугыш эпизодлары аша ача. Кырым, Керчь өчен барган сугыш эпизодлары һәм төрле милләт кызларыннан торган төнге бомбардировщиклар авиациясе полкының эпизодлары, кайбер кызларның фашист кулына эләгеп мәсхәрләнмәс
өчен янып торган самолеты өстенә капланып янып үлү эпизодлары мәңге
онытылмаслык. Фашистларга көтмәгәндә һөҗүм итү эпизодлары, ут эчендә,
бөтен яклап котырган эт кебек зениткалар өреп торганда да кызларның югалып калмаулары һәм хатын – кызларның Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен горурланырлык дәрәҗәдә ачык күрсәтелгән.
Хикәятләрне сөйләүче Мәгүбә Сыртланова образы да куркуны белмәгән батыр хәрби очучы, яшьләрне тәрбияләүче буларак хәтергә сеңеп кала.
Кызлар кырыс сугыш елларында да нәфис сыйфатларын, нечкә тойгыларын югалтмаска тырышалар. Алар һәр төнне үлем белән йөзгә-йөз очрашканда да, матур киләчәк турында хыялланудан тукталмыйлар.
_________________
*Хәйри Х. Иҗат чишмәләре.-Казан: Татар.кит.нәшр., 1975. - Б. 85.* Рәкыйпов Ш.Җ. Йолдызлы төннәр.- Казан: Татарстан китап нәшрияты,1989. -Б.-5б
-11-
Дүртенче һава армиясендә беренчеләрдән булып гвардияче исемен яулаган бу полкның тугыз очучысына берьюлы Советлар Союзы Герое исеме бирелә
Бу төрле милләт кызларының, ташкынлы бер көч булып, фашист өерен аяусыз дөмбәсләвен раслаучы бер мисал булып тора.
-12-
Йомгаклау
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде бик күп еллар узды. Шулай да ул аяныч елларны, ул китергән кайгы- хәсрәтләрне, яраларны халкыбыз яхшы хәтерли.
Эзләнү эше вакытында бик күп сугышчан батырлыкны сурәтләгән әсәрләр белән таныштым. Эзләнүләремнән чыгып шуны әйтә алам, халкымның патриотизм хисләре, Ватанга бирелгәнлек, Туган ил азатлыгы өчен үз-үзеңне кызганмыйча көрәшү көчле була ул вакытта.
Бөек Ватан сугышы вакытында ир-егетләр белән бергә cылу хатын-кызлар да илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр сафына баса. Күбесе үзләре теләп солдат шинеле кия, нәфис кулларына корал ала.
Сугыш вакытында 93 хатын-кызга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шуларның икесе — Ольга (Ләйлә) Санфирова белән Мәгубә Сыртланова - татар кызлары. Алда әйткәнемчә, 46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар хатын-кызлар авиация полкының очучылары болар. Әлеге полкның 23 кызына Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Шамил Рәкыйпов исә хатын-кызларның рухи батырлыгын , мөмкинлекләренең чиксезлеген, аларның затлылыгын күрсәтә алган. Автор аларны, бик җитди хәлләргә куеп, тәвәкәллектә сыный, кыюлыкларына, рухи ныклыкларына соклана.
Язучының шушы кыю кызлар турында язылган әсәрләрен укып өйрәнгәннән соң, бу нәфис затлар кирәк вакытта назлы, иркә, кирәк вакытта көчле, сыгылмас, авырлыклар каршында югалып калмас, каушамас, нык рухлы, сабыр, кырыс та була белгәннәрен аңладым. Аларның курку белмәс йөрәкләре мине дә җилкендерде. Үзем дә аларга охшарга тырышасым килде. Шушы батыр йөрәкле, курку белмәс татар кызлары турында әдәбият дәресендә сыйныфташларым алдында чыгыш ясадым. Ватан сугышы батырлары турында бергәләп өйрәнергә чакырдым. Бу эшне инде без башлап та җибәрдек.
Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә меңнәрчә каһарманнарны
-13-
онытырга хакыбыз юк! Аларның батырлыгы, рухи һәм физик ныклыгы безгә үрнәк булып тора бит.
Җир йөзендә беркемгә кирәк булмаган сугышлар әле дә бара. Шуңа күрә, минем уйлавымча, халкыбыз батырлары турында, патриотик рухта язылган әсәрләр безгә туган илнең, ирекнең кадерен белергә, илебезнең чын патриотлары булып үсәргә ярдәм итәләр дип уйлыйм.
-14-
Кулланылган әдәбият
кызларның рухи халәтен тасвирлау үзенчәлекләре. Мәкалә. Казан: КГУ, 2006.
8. Хәйри Х. Иҗат чишмәләре.-Казан: Татар.кит.нәшр., 1975.
Самый богатый воробей на свете
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Волшебная фортепианная музыка
Сладость для сердца