Марат Кәбировның “Киллер” әсәрендә тавыш образы
Вложение | Размер |
---|---|
tezis_marat_kbirovnyn_killer_srend_tavysh_obrazy.docx | 18.12 КБ |
Марат Кәбировның “Киллер” әсәрендә тавыш образы
Каюмова Динара, 11 нче сыйныф
Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе
Фәнни җитәкче: Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы, югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Марат Кәбиров – бүгенге татар әдәбиятында үз укучысын тапкан бәхетле язучыларның берсе, иҗатын интернет киңлекләренә алып керүче һәм киң катлам укучыларга җиткерүче авангард язучы. Ул әдәбиятның төрле тармагында – фантастика, фэнтези, мистика, триллер, хоррор, драма, поэзия, юмор өлкәсендә иҗат итә. Күпсанлы китаплар авторы. Быел танылган прозаикның “Казан утлары” китапханәсе сериясеннән “Киллер” дигән кесә китабы басылып чыкты. Авторның бу әсәре тәүге тапкыр “Дәва” исеме белән әлеге журналда дөнья күргән иде. Повестьның төп геройлары – хәзерге заман кешеләре, аларның тормышыннан бүгенге чор сулышы, яшәеш бөркелеп тора. Шуңадыр, әлеге әсәр китап укучылар тарафыннан бик яратылып укыла. Повесть белән танышкач, безне образ системасыннан бигрәк, аның сюжет-композициясе, әдәби детальләре кызыксындырды. Игътибарны тавыш образына юнәлдерергә булдык.
Максат: Марат Кәбировның “Киллер” әсәрендә тавыш образының семантик үзенчәлекләрен ачу.
Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны куелды: 1) повестьның үзенчәлекләрен ачыклау; 2) тавыш образының бирелешен карау, функцияләрен билгеләү; 3)әлеге образны тасвирлауда авторның позициясен һәм идея-тематик дәрәҗәдә аның урынын билгеләү.
Бу тема буенча эзләнү эшләренең булмавы хезмәтебезнең актуальлеген ассызыклый.
Марат Кәбировның “Киллер” повестеның исеме дә, образлары да, сюжет-композициясе дә бүгенге укучыда кызыксыну тудыра. Әсәрне уку дәвамында укучы Пистолет Тоткан Егет белән Зифаның очрашуы булырмы, әсәр ничек тәмамланыр интригасы белән “яши”. Җинаятьчене автор Пистолет Тоткан Егет дип атый, һәр сүзне баш хәреф белән яза. Гүя автор бүгенге көндә тыныч халыкка ут ачучы яшьләр образын гомумиләштерә. Бу уңайдан әсәр актуаль.
Әсәрдә тавыш образының семантик үзенчәлекләре төрле. Беренчедән, әсәрдә тавыш күптөрле бирелә. Мәсәлән: тере һәм үле тавышлар, предмет һәм кеше тавышлары, геройларның эчке һәм тышкы тавышлары һ.б. Үлгән әнисенең төштәге тавышы Зифаны юата, ялгыш адымнан саклап кала, афәттән кисәтә. Димәк, тавыш образы-юатучы, кисәтүче образ буларак бирелә. Үлгән кешенең тавышы психологик параллелизм функциясе үти. Икенчедән, тавыш образы ярдәмендә язучы геройларның характерларын, эш-гамәлләрен ача. Мәсәлән: Врач Зифа нинди генә очракта да тавышының темпын үзгәртми, тигез, катгый тавыш белән сөйләшә. Бу аның характерының да ныклы, куйган юлдан тайпылмый торган кеше икәнлеген күрсәтә. Эчке монолог, үзен-үзе битәрләп, уйланып йөрүләре, ике фикер көрәше мисалында Зифа образының эчке тавышы тасвир ителә. Төп героиняның тышкы тавышына караганда, эчке тавышы, хисләре көчлерәк яңгырый һәм әсәрдә эчке тавышны сурәтләүгә урын да күбрәк бирелә.
Әсәрдә тавыш образы динамикада бирелә: кайбер урыннарда ул тыныч, ә кайбер эпизодларда драматик яңгыраш таба. Тавышның сыйфатын бирү өчен эпитет (тыныч, ягымлы), чагыштырулар (кабартылган шар шартлагандагы кебек тавыш) куллана. Тавыш сөйләүче кешеләрнең эмоцияләрен күрсәтә. Бу сөйләүченең генә түгел, ә тавышны ишеткән кешенең дә кәефе, халәтен үзгәртүгә сәбәп була ала. Үткән тормышны сурәтләгән вакыйгадан бүгенгегә кайту эпизодларын бәйләгәндә дә, язучы тавыш образына мөрәҗәгать итә (төш күрү һәм иртән йокыдан тору вакыты). Әсәрнең иң беренче җөмләсе “тавыш” сүзен кулланып башлана. Әни тавышы “тылсымлы бер нур”га әйләнеп, өйгә тарала, бүлмәләрне яктырта. Димәк, әни тавышы биредә гаиләгә җан җылысы бирүче якты, нурлы образ буларак тасвирлана. Әсәрнең соңгы җөмләсе аеруча үтемле бирелә: Зифаның колагында киллерның соңгы сүзләре яңгырый. Әлеге сүзләр күпме кешенең гомерен өзгән, бәхетсез бәндәнең күңелендә туган иң тәүге һәм иң соңгы гуманлы, кешелекле сүзләре була. Бу да - Марат Кәбиров әдәби табышы. Кыскасы, яхшылык белән явызлык көрәшен бәян иткән “Киллер” әсәрендә тавыш образы төрле яссылыкта ачыла.
Лупленый бочок
Акварель + трафарет = ?
Никто меня не любит
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Кто чем богат, тот тем и делится!