Туган җир, туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Республикабызның кайсы гына төбәгендә яшәсәк тә, туган төбәк, аның гүзәл табигате безне үзенә җәлеп итә. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Аларда үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы – шатлыгы. Авылларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соңрак барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үзенең данлыклы кешеләре бар.
Вложение | Размер |
---|---|
gran_tavy_-_tabigat_hykle.doc | 942.5 КБ |
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбе”
Туган ягым экологиясе (табигать һәйкәле)
Гран тавы - табигать һәйкәле
Җитәкче: беренче категорияле татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы
Башкаручы: 4 сыйныф укучысы Хафизов Данир Дамир улы
Эчтәлек
I. Кереш сүз 3- 4
II.Төп өлеш
1. Чури-Бураш авылы тарихы.......................................................................... 5
2. Гран тавы - табигать һәйкәле.................................………………………. 6
IV. Кулланылган әдәбият……………………………………………………..8
Кушымта........................................................................................................9-10
Кереш сүз.
Туган җир, туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Республикабызның кайсы гына төбәгендә яшәсәк тә, туган төбәк, аның гүзәл табигате безне үзенә җәлеп итә. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Аларда үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгысы – шатлыгы. Авылларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре шактый соңрак барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үзенең данлыклы кешеләре бар. Авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, үткәнебезне чагылдыралар. Дөньядагы барлык илләр дә, шул исәптән безнең туган илебез дә, 20 гасырның икенче яртысыннан башлап, ономастика фәне, күп төрле телләргә нигезләнеп гамәлгә ашырыла торган гыйльми тикшеренүләр нәтиҗәсендә елдан – ел киңәя, байый һәм тирәнәя бара.
Алар юкка гына бирелмәгәннәр: бер ишләре этнонимга, икенчеләре тарихи вакыйгаларга, өченчеләре кеше исемнәренә бәйле рәвештә барлыкка килгән. Менә шушы авыл исемнәрен, кеше исем – фамилияләрен, елга – суларның һәм башка исем атамаларын өйрәнә торган тел белеменең бер тармагы ономастика дип атала. Ономастика шундый күп санлы һәм төрле – төрле исемнәрне җыю – туплау, тәртипкә салу, аларның килеп чыгышын аңлату кебек мөһим бурычларны гамәлгә ашыра.
Озак вакытлар бер җирлектә яшәп, кеше һәрбер кулланган нәрсәгә, күргән күренешкә, гомумән, тирәлегендә булган һәр нәрсәгә үзенчә исем, атама бирергә тырышкан. Кушылган атамалар, мәгънәләр, сүзләр, төшенчәләр аңа якын; табигатьне, тирәлекне аңлап хәл итәргә ярдәм иткән. Халык күргән күренешкә, вакыйгага, тирәлегенә исем таккан, һәм шушы исемнәр тарихка юл ачкан. Алар аша халыкның үзаңы формалашкан, риваять, легендалар язылган.
Татарлардан беренче булып ономастикага фәнни дәрәҗәдә юл ачуны мәшһүр галим, тел белгече Каюм Насыйри санала. Ә хәзерге көндә бу фән белән махсус рәвештә галим, ономаст Гомәр Саттаров һәм Фирдәвес Гарипова шөгыльләнә. Аларның бу өлкәдә күп кенә фәнни хезмәтләре басылып чыккан. Мәсәлән, Ф.Гарипованың “Гидронимнар сүзлеге”, ”Авыллар һәм калалар тарихыннан”, ”Исемендә ил тарихы”, ”Елгалар дөньясына сәяхәт”, Г.Саттаровның “Атамалар дөньясына сәяхәт”, ”Мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнү”, ”Татар топонимиясе” исемле хезмәтләре ономастика фәнен баетып торалар.
Минем хезмәтемнең төп максаты: туган авылым тауларын тарихи яктан өйрәнү, анализлау.
Шул максаттан чыгып түбәндәге бурычларны куйдым:
- Туган як табигатенең матурлыгын, байлыгын саклау.
Төп өлеш.
1. Чури-Бураш авылы тарихы
Авылым, - син бөек илкәемнең
Җанга якын газиз почмагы.
Җылытып яшәр гомер буе безне
Туган җирнең газиз учагы.
Р.Закиров
Авылның чал тарихы белән кызыксыну табигый бер хәлдер, бу – авылыңа, төбәгеңә, ватаныңа гамьсез булмау, биредә тамырларыңның тирән береккәнлеге билгеседер. Хезмәтемне язганда мин күп кенә архив материалларына тукталып туган авылымның тарихын өйрәндем. Үзем өчен гаять кызыклы мәгълүмат тупладым дип уйлыйм.
Моннан берничә йөз еллар элек Бураш исемле кеше ул һәм кызларын ияртеп, үзенә чәчү җире һәм торыр урын эзләп чыккан. Ул Үләмә һәм Зөя елгалары арасындагы тигезлекне ошатып шунда тукталган. Бер ягында тау, икенче ягында урман - сулар булган әлеге җирдә икмәк уңышы мул булган. Еллар дәвамында авыл формалашып, исеме Бураш дип аталып йөртелә башлаган.
Бервакыт, билгесез бер кеше килеп, Бураш халкыннан үзенә җир сораган. Авыл халкыннан ризалык алып, яшәп киткәч, бу кеше үзенең чын йөзен күрсәтә башлаган. Үгез тиресен телеп җеп ясаган һәм шул җеп белән үз җирен әйләндереп алган. Авыл халкы әкренләп чирли башлаган һәм тора - бара туган җирем Чирле - Бураш авылы исемен алган. Бояр Осокин бик күп уңдырышлы кырларга, урманнарга хуҗа булып өлгергән, авыл кырыеннан узучы Үләмә елгасын да буып куйган. Арада Миңлебай исемле акыл иясе Осокиннан котылырга, аны бу җирләрдән куарга ярдәм итә.
Миңлебай картка ярдәмгә ике балалы бер поп ярдәм итә. Әлеге поп киңәше белән Миңлебай карт җирләрен азат итүне сорап гариза яза. Бердәм һәм тату Чури - Бураш халкы көрәк - сәнәкләр күтәреп әлеге адәмнең өстенә барырга мәҗбүр булалар һәм оятсыз боярны ярты сәгать эчендә әлеге җирләрдән азат итүгә ирешәләр...!
2. Гран тавы - табигать һәйкәле
Авыл исеме белән бәйле истәлекләргә мөрәҗәгать иттем. Менә мин кызыл китапка кертелгән туган ягым горурлыгы – Гран тавының иң биек ноктасына басам да тирә - юньне күзәтәм....Тауның көнчыгыш ягында 500 метр ераклыкта катнаш урман җәелеп ята. Ә көнбатыш ягында шундый ук ераклыкта Үләмә елгасы бормаланып ага. Бер яктан авыл халкын үзенең җиләк – җимешләре, кош – кортлары, соклангыч чәчәкләре белән саф һавалы урман җәлеп китсә, икенче яктан эреле – ваклы балыклары, күркәм таллыклары белән бай сулы Үләмә елгасы күңелне үзенә тартып тора. Исеменең килеп чыгышы да кызык аның! Элек бөтен тау битләрен Пучинкә авылына кадәр урман каплап алган булган. Безнең авыл ягындагы тауда урман бетеп, кырлар башланган. Шуңа граница дип аталган. Ә Гран исә шул граница сүзеннән кыскартып алынган. Тау итәге буйлап Тәтеш – Шонгаты сәүдә юлы булган. Бу Болгар чорына карый. Сугыш вакытында төрле авыллардан килеп окопчылар казыган окоп чокыры тау итәге буйлап сузылган.
Бу территорияне өйрәнү эше 1878 елда ук башланган була инде. 1989 елда Марий дәүләт университеты доценты Фәйзуллин тауда үскән үсемлекләрне өйрәнә. Шуннан соң аның тәкъдиме белән 1991 елның 23 июлендә Гран тавына Табигать һәйкәле исеме бирелә. Тауның мәйданы 115,69 га. Гран тавында үскән 13 төрле үсемлек Татарстан Республикасының кызыл китабына кертелгән. Сирәк очрый торган үсемлекләрдән гади тимьян, кылганнар, киң яфраклы дремлик (йокылык), каты яфраклы келерия, вак кәчим һәм башкаларны әйтеп китәргә мөмкин. Тауда үскән агачларны кисәргә, көтү көтәргә, печән чабарга катгый тыела.
III. Йомгаклау
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: без үз Туган ягыбызны, аның тарихын ныграк өйрәнсәк, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Бүгенге матур тормышта яшәвебез белән без аяклы тарихыбыз булган әби -бабаларыбызга мәңге бурычлы дип саныйм мин. Чөнки туган - тумача, кардәш-ыруга карата кайгыртучан мөнәсәбәтне, туып - үскән җиребезгә тирән мәхәббәтне безнең өлкән буын бабаларыбыз яшь буынга мирас итеп калдырган һәм аларның бу тәрбиясен буыннан - буынга тапшыру безнең кулларда! Кешеләргә карата мәрхәмәтле булсак, әти-әниләребезне хөрмәт итеп тәрбия кылсак, милләтебез өчен файдалы эшләр башкарсак, бабаларыбызның изге туфрагын кадерләп сакласак - тормышыбыз матур һәм мәгънәле булыр. Дөньяга туган һәр сабый үзенең нәселе, ерак бабалары, гаиләсе белән горурланып яшәрлек булсын иде! Иң мөһиме, минемчә, үз артыңнан матур истәлекләр, тормышыңның якты мизгелләрен бүләк итеп калдыру!
IV. Кулланылган әдәбият.
5. Саттаров Г.Ф.Мәктәпләрдә туган як ономастикасы. –Казан, 1984 ел
6. Хәсәнов. М.Х. Татар энциклопедиясе, 2008 ел.
Кушымта
Гран тавы
Гран тавының дәвамы – Борынгы риваятьләр буенча 7 кыз тавының бер өлеше.
Учимся ткать миленький коврик
Алые паруса
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Голубая лягушка
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись