Вложение | Размер |
---|---|
nsel.docx | 12.11 КБ |
Галиевлар - данлы нәсел
Эчтәлек
I.Кереш өлеш.
1. Проблема кую.
2. Максатлар. Бурычлар.
3. Эшнең әһәмияте. Актуальлеге
II. Төп өлеш.
Гаиләмнең архивы.
Фамилиянең килеп чыгу тарихы.
III. Нәтиҗә ясау.
IV. Кулланылган әдәбият.
I.Кереш өлеш.
“Үз тарихын белмәгән халыкның, киләчәге юк”, - ди халык. Ә халкыбызның тарихы турыдан-туры һәр кешенең гаилә тарихы белән бәйләнгән. “Үзеңнең кем икәнеңне беләсең килсә, нәселеңне өйрән”, - дип юкка гына әйтмәгәннәрдер ул. Бүгенге көндә бу бик актуаль.
Гаилә тарихын өйрәнү, безгә үз характерыбызны аңларга, теге яки бу сәләтнең кем “бүләге” икәнен ачыкларга ярдәм итә. Мин үземнең киләчәк буыныма нинди мирас калдыра алам соң? Әнә шул гади булмаган сорау мине гаилә тарихына сәяхәткә чакырды.
Гаилә тарихының төптә, тирәндә яшеренеп яткан серләрен ачу, аларга яңа сулыш өрү үзе игътибарга, өлкәннән тарафыннан ихтирамга лаек хезмәт ул. Әби-бабамны сөендереп мин дә шул катлаулы да, шул ук вакытта бик кызыклы булган эшкә тотындым. Үз алдыма түбәндәге
бурычларны куйдым:
Максатлар:
Куелган проблема: Нәселебездә ихтирамга лаеклы шәхесләр күп булганмы? Аларның ил тарихына керткән өлеше нидән гыйбарәт?
Өйрәнү объекты: гаилә архивы.
Нәрсә өйрәнелде: гаиләмнең тарихы.
Урыны: Әлмәт шәһәре, Шарлама авылы
Нәтиҗә: Гаиләмнең тарихы - ил тарихы
Кулланылган чаралар:
3. Чыганакларны өйрәнеп нәтиҗәләр ясау.
II. Төп өлеш.
Өйрәнү өлеше. Гаиләмнең архивы.
Гаиләмнең нәсел шәҗәрәсен өйрәнеп шуны белдем: мин үземнең тугызынчы буынга кадәр бабаларымны беләм булып чыкты. Аларның иң өлкәннәре 1700нче еллар башында яшәгән. Галиев фамилиясе дүртенче буын бабам Әхмәдгалинең исеме кыскартылып ясалган. Гали исеме гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә бөек, олы, югары дәрәҗәле, көчле, өстен дигәнне аңлата.
Әлеге бабаларым илебез тарихында шактый гына саллы эз калдырырга өлгергән. Минем аларның иң лаеклыларының берсе, бабамның әтисе Гыймаделислам Шаһвәли улы, турында сөйләп китәсем килә. Гаиләбезнең чын горурлыгы ул. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” “Ватан сугышы” орденнары кавалеры, “Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем иясе белән ничек горурланмаска соң?! 2004 нче елда аның тормышына багышланган китап чыгу үзе үк моны дәлили түгелме!
Ярлы крестьян булган әтисе Шаһвәли колхозга беренчеләрдән булып керә. Ә аның кече малае Гыймаделислам исә шушы колхозны оештыручыларның берсе була. Кулакларның күкрәгенә сәнәк терәп: “Чык колхоздан, чыкмасаң-үтерәбез”, - дип янаулары да куркытмый аны. 1935 елда авылдашлары 24 яшьлек Гыймайны колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Әлеге зур үзгәрешлргә сөенеп, җиң сызганып эшләп йөргәндә, Бөек Ватан Сугышы башлана. Ул фронтка беренчеләрдән булып китә.
Хәрби училище тәмамлаган лейтенант бабама үлем белән йөзгә-йөз очрашырга туры килә. Ленинград янындагы бер бәрелештә ул авыр яралана, елдан артык Уралдагы госпитальдә ята. Ә аннан чыккач ул көч-хәл белән үз авылына кайтып егыла. Биредә аны колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Шундый авыр елларда да хуҗалык эшләрен алып барган тәҗрибәле җитәкче була ул. Иң авыр елларда да авылга электр уты кертү уе белән яна башлый. Электр станциясенә энергия чыганагы булып Шарлама елгасы тора. Аның бу хыялына сәерсенеп караучылар табылса да, тик күпчелек авылдашлары бу эштә ярдәм кулы сузалар. Район үзәгеннән су көчен электр энергиясенә әйләндерә торган җайланма кайтартуга ирешә ул. Шарламаның өлкән буыны әле хәзер дә колхоз идарәсендә Гыймаделислам тырышлыгы белән кабынган беренче электр лампочкасын бүгенгедәй хәтерли. Керосин лампалары да барлык гаиләләрдә дә булмаган чор була ул. Ә аның җитәкчелек осталыгы улы Ринатка да күчә. Ул 80нче елларда Әлмәт шәһәренең партия комитетының беренче секретаре буларак респуликада беренчеләрдән булып авылларны газлы итү эшен башлап җибәрә. Сүземне илебез тарихына исеме алтын хәрефләр белән язылган, безнең горурлыгыбыз булган икенче шәхес, Ринат Галиев турында сөйләү белән дәвам итәсем килә минем. Хезмәт юлын нефтьчеләрдә оператор булып башлаган Ринат абый “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры дәрәҗәсенә күтәрелүгә ирешә. РСФСРның халык депутаты, Татарстан АССР Югары Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Техник фәннәр кандидаты, 63 фәнни хезмәт, 18 уйлап табу авторы һәм автордашы. Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәкәре, Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе, Россия ягулык-энергетика министрлыгының мактаулы нефтьчесе һ.б.
Кайбер кешеләр “Фәлән династиядән без”, - дип күкрәк кагарга ярата. Ә менә Галиевлар династиясенең уртак “нефтьче” стажы 400 елдан артык икән. Минем бабам Булатис та, әбием Рәзинә дә гомерләрен нефтьче хезмәтенә багышлаганнар. Бабамның бертуганнары Нарим һәм Айсылу да нефтьче хезмәтен сайлаганнар. Ә калган ике туганнары Чәчкә белән Айгөл тормышларын укытучылык эшенә багышлаганнар. Ә аларның балалары арасында исә нефтьчеләр дә, табиблар да бар.
II. Проект өлеше
Гаиләмнең инде әзер нәсел агачы бар иде. Тик менә минем бу эшкә үз өлешемне дә кертәсем килде һәм үз агачымны ясарга уйладым. Ә агачым минем гади генә түгел, йорт эченнән калкып чыкты. Бу безнең барыбыз өчен дә уртак булган борынгы болгар бабаларыбызның нигезе. Ә агачның яфраклары безнең нәселебез вәкилләре. Әлеге шәҗәрәне әзерләп документлар барлап утырганда игътибарым бабамның туу таныклыгына төште. 1937 елда бирелгән әлеге язуда латин графикасы белән татарча (!) язылган икән ич. Димәк, ул елларда ук татар теле рус теле белән бер дәрәҗәдә кулланылган. Соңгы елларда югалта язган телебез өчен бер яктан шатланып, икенче яктан көенеп куйдым...
III. Нәтиҗә ясау.
Әгәр дә Галиевлар нәселен барлык вәкилләрен дә җыеп, нәтиҗә ясасак, алар илебезнең иң мөһимнәрдән саналган төп хезмәтләрен башкаралар икән бит: җир кешеләре, нефтьчеләр, табиблар, укытучылар... Ничек кенә булмасын, аларның барысы да үз юлын сайлаган. Шул сайлаган юлдан барып, илебез тарихына үз өлешләрен кертәләр, кечкенә генә булса да үз тарихларын язалар... Без җирнең кайсы гына почмагында яшәсәк тә, нинди генә телдә сөйләшсәк тә, кемлегебезне, тамырларыбызны онытырга хакыбыз юк! Бездән соң тамырлар бәйләнеше өзелә икән, моны киләчәк буын гафу итмәс, минемчә. Әгәр дә мин, үземнең шушы эшем белән, гаиләмнең нәсел шәҗәрәсен барлауда нинди дә булса өлеш кертә алганмын икән, димәк, минем тырышуларым бушка китмәгән, ә Галиевлар нәселе мәңге үлемсез булачак дигән сүз.
IV. Кулланылган әдәбият
Загадка старого пирата или водолазный колокол
Повезло! Стихи о счастливой семье
Сказки пластилинового ослика
Знакомимся с плотностью жидкостей
Сочинение