Минем беренче укытучым.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_berenche_ukytuchym.docx | 19.72 КБ |
Минем беренче укытучым.
Укытучы якты кояш кебек
Күңелемне назлап уята.
Авыр чакта ярдәм кулы суза
Сабыр сүзе белән уята.
Әйе, нәкъ шушы шигырь юллары безнең сабыр да, олы җанлы да укытучыларыбызга багышлана.
Укытучы нинди олы исем! Җир йөзендәге һәрбер кеше үзенең беренче укытучысын хәтерлидер. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү, беренче тапкыр укытучыңны күрү-нинди зур бәхет. Минем беренче укытучым - Әнисә Әнәсовна. Мәктәп бусагасыннан ул безне беренче тапкыр әниләрдәй каршы алды. Беренче тапкыр мәктәп, сыйныфташлар белән таныштырды. Ул безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр кеше. Безне кечкенәдән намуслы, игелекле, шәфкатьле булырга өйрәтте. Нәкъ менә беренче укытучыбыздан без дуслык кадеренә өйрәндек. Аның назлы тавышын, ягымлы сүзләрен ишеткәч, күңелдәге барлык курку хисләре юкка чыга. Ул сыйныфка килеп кергәч, бүлмәгә җылылык бөркелә. Йөзендәге мөләемлек, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр безне үзенә тарта. Ул безнең олы терәгебез. Кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та була белә.
Ул безне хәрефләр танырга, матур итеп язарга, укырга өйрәтте. Аның дәресләре искиткеч кызык һәм мавыктыргыч. Мәктәптән тыш вакытларда без төрле экскурсияләргә, походларга йөрибез.
Бүгенге көндә Әнисә Әнәсовна үз эшен яратып башкара. Без аның акыллы киңәшләрен беркайчан онытмыйбыз.
Галимова Ралинә.
Чистай шәһәре, 3 нче гимназиянең
4 нче сыйныф укучысы.
Щелкунчик
Смекалка против Змея-Горыныча
Девчата
Одна беседа. Лев Кассиль
У меня в портфеле