"Убырлы карчык кем ул?" темасына фәнни эзләнү эше
Вложение | Размер |
---|---|
ubyrly_karchyk_kem_ul.docx | 95.18 КБ |
Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган
IX Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе
Секция: татар филологиясе
Эшне башкарды: Гарипова Гөлнара,
Актаныш муниципаль районы
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү
мәктәбенең VII сыйныф укучысы.
Фәнни җитәкче: Газизова Ф.Р.,
I кв. кат. рус теле һәм әдәбияты,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эчтәлек
Кереш
Төп өлеш:
Йомгаклау
Кулланылган әдәбият исемлеге
Кушымталар
Кереш
Халык авыз иҗаты – халык педагогикасының асыл өлеше. Аның әсәрләре, аеруча әкиятләр - яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Мавыктыргыч сюжеты, төрле геройлары белән кызыклы алар. Алар арасында Баба Яга рус фольклорының, Убырлы Карчык - татар фольклорының иң танылган, ләкин шул ук вакытта гаять катлаулы, серле образлары. Аларга охшаш персонажлар башка халык авыз иҗатында да киң таралган: Германиядә - Фрау Холле, Грециядә Калипсо. Шулай булгач, Убырлы Карчык һәм Баба Яга бер үк персонажмы? Аларның атамалары каян килеп чыккан, нинди төрләре бар, нинди әкиятләрдә очрыйлар? Әлеге сораулар һәм кечкенә сыйныфлардан ук таныш булган образлар турында күбрәк белергә теләү безне “Убырлы Карчык кем ул?” темасына эзләнү эшенә этәрде.
Эшебезнең максаты - Убырлы Карчык һәм Баба Яга образларын татар һәм рус фольклорында чагыштырып анализлау, функцияләрен ачыклау. Эзләнү объекты – рус һәм татар халык әкиятләре, предметы - Убырлы Карчык һәм Баба Яга образлары. Эзләнү барышында түбәндәге бурычлар үтәлде:
Әлеге эзләнү эше мәгълүматларын татар һәм рус халык авыз иҗатыннан электив курсларда, әдәбият дәресләрендә кулланырга мөмкин.
Төп өлеш
I.“Убырлы Карчык” һәм “Баба Яга” атамаларының килеп чыгышы
Убырлы Карчык – татар халык әкиятләрендәге иң популяр хатын-кыз образы. Кайбер әкиятләрдә ул Җалмавыз, сихерче карчык яисә бер карчык дип кенә йөртелә. Ләкин асылда бу исемнәр бер үк затны белдерәләр.
Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә түбәндәге мәгълүматлар бирелгән:
Танылган татар фольклористы Л.Ш.Җамалетдин фикеренчә, “Убырлы Карчык персонажы үзенең үсешендә ике этап кичергән: башта ул, йолага аваздаш рәвештә, кешеләргә ярдәм итүче, бүләк бирүче буларак гәүдәләнсә, соңрак, матриархаль тәртипләр беткәннән соң, явыз итеп сурәтләнә башлаган” [7, 29].
Баба Яга образының рус халык авыз иҗатында башка атамалары да бар: Ягая, Ягабиха, Ягинишна, Ягая Бабица һ.б.
Кайбер мәгълүматлар буенча, үз исемен ул борынгы “ягать” сүзеннән алган. В.И.Даль сүзлеге түбәндәгечә аңлатма бирә: “кричать, шуметь, бушевать, браниться” [2, 647], ягъни “кычкырырга, тавышланырга, ачуланышырга” мәгънәсендә.
Шулай ук әлеге атама “яга” яки “ягушка” сүзеннән килеп чыгарга да мөмкин. “Ягушка” – эт яисә бүре тиресеннән тегелгән тун. Әлеге тун халык медицинасында ревматизм авыруыннан ярдәм итә дип санала. Бер төркем галимнәр фикеренчә, авыртуларын басарга теләгән “баба в яге” сүзтезмәсе тора-бара “Баба Яга” атамасына әйләнгән.
II. Баба Яга һәм Убырлы Карчык портреты, яшәү рәвеше
Әлеге образлар турында мәгълүматлар тылсымлы әкиятләрдә бирелә. Шуңа күрә халык авыз иҗаты үрнәкләреннән нәкъ менә тылсымлы әкиятләр буенча эзләнү эшләре үткәрдек. Гадәттә икесенең дә тышкы кыяфәте иләмсез: тузгыган чал чәчле, кәкре борынлы, тимер тешле яки бөтенләй тешсез, сукыр күзле, исне яхшы сизүче бөкре карчык. Рус халык әкиятләренең берсендә (“Ненаглядная красота”) аның маңгаенда мөгезе бар, борыны түшәмгә тия, сөяк аяк, кайбер урыннарда сөякләре чыгып тора (“во лбу рога, нос упирает в потолок, костяная нога, кости местами выходят наружу”) [1, 244].
“Финист – ясный сокол” әкиятендә мондый портрет бирелгән: мичнең тугызынчы кирпечендә әби ята, борыны түбәгә тигән, иреннәре белән чүлмәкләр сөйри, теле белән мичне себерә, теше белән ефәк пута тукый (“лежит баба на печи на девятом кирпиче, нос в потолок врос, губами горшки волочит, языком печь метет, в зубах шелковый пояс плетет”) [1, 196]. Без карап чыккан татар халык әкиятләре арасында Убырлы Карчыкның тышкы кыяфәтенә артык игътибар бирелмәгән, тулырак тисвирлама “Дутан батыр” әкиятендә генә очрады, анда бу персонажның маңгаенда табак шикелле зур күзе булуы искәртелә.
Ике образның да яше билгеләнмәгән. Кайбер рус халык әкиятләрендә Баба Ягага өч йөз яшьтән алып җиде йөзгә кадәр, икенчеләрендә – меңнән артык. Татар халык әкиятләрендә Убырлы Карчыкның бик озак яшәгәнлеге генә искәртелә, конкретлылык күзәтелми. Хәер, бүгенге көндә дә хатын-кыз үз яшен сер итеп сакларга тырыша.
Яшәү рәвешенә килгәндә, Убырлы Карчык күбесенчә карурмандагы кечкенә өйдә яши. Тирә-як кеше сөякләре белән тулган. Сирәк очракларда авыл яисә шәһәр читендәге йортта да гомер сөрергә мөмкин: “ай бара, ел бара, бара торгач караңгы бер урмандагы кечкенә йортны күрә” [6, 302]. Мичендә һәрвакыт күмерләр янып тора, шул яктылыкны күреп, юлчылар аның кармагына эләгә. Ә менә рус халык әкиятләрендәге Баба Яга гади генә йортта яшәми. Аның карурманда тавык аяклы кечкенә йорты (“избушка на курьих ножках”) бар. Бу образларның торган урыны карурман башланып киткән җирдә урнашуы очраклы түгел. Бу үлеләр һәм тереләр патшалыгының чиген символлаштыра, димәк, аларның тагын бер функциясе мәгълүм – алар яхшылык һәм явызлык арасындагы балансны саклый.
Мәкерле планнарын Убырлы Карчык һәм Баба Яга ярдәмчеләре белән берлектә тормышка ашыра. Еш очрый торганнары – кара мәче, кара карга, еланнар, гоберле бакалар һ.б. Бу образлар ярдәм итүче функциясен башкарганда юл күрсәтүче алыштыргысыз атрибут – серле йомгак кулланыла. Сирәк очракта сөлге, тарак бирергә мөмкиннәр: сөлге тирән елгага, тарак ерып чыга алмаслык карурманга әйләнә.
Бер урыннан икенче урынга күчеп йөргәндә дә Баба Ягага җиңелрәк. Убырлы Карчыктан аермалы буларак (аның тылсымлы себеркесе генә бар), Баба Яганың гөбесе (ступа) бар. Гөбе һәм себерке хуҗалык эшләрендә кайчандыр киң таралган эш кораллары булганлыктан, без бу персонажларны гади хатын-кызлар кебек хуҗалыкчан дип әйтә алабыз.
III. Рус һәм татар фольклорында Убырлы Карчык һәм Баба Яга типлары
Тылсымлы әкиятләрне анализлаганнан соң шул ачыкланды: Баба Яга һәм Убырлы Карчыкның функцияләре охшаш. Шулар нигезендә һәм фольклорчы галимнәрнең фикерләрен исәпкә алып, бу образларны төп дүрт типка бүлдек:
Угры образ (похитительница). Мондый төр әкиятләрдә Убырлы Карчык һәм Баба Яга үлеләр һәм тереләр дөньясына керү ишеген саклыйлар. Уңай геройның иң кадерле әйберсен яки кешесен урлап, аны төрле җәзаларга тарталар.
Тудыручы образ (прародительница). Әлеге типка керүче Баба Яга һәм Убырлы Карчыкның кызлары, оныклары, уллары була. Гадәттә урман хуҗабикәсе кебек тасвирланалар (Леший тибында).
Сугышчан образ (воительница) – иң явыз һәм куркыныч төре. Аның сихер көче дә куәтлерәк, кешеләрне килбәтсез кыяфәте белән дә куркыта, күп явызлыклар эшли: кан эчә, тере килеш кабып йота, кечкенә балаларны мичтә яндыра һ.б. Шуңа күрә мондый төр Баба Яга һәм Убырлы Карчыкның үз үлеме дә рәхимсез, кырыс була: утта яндыралар, кылыч белән кискәлиләр, күзләренә ук кадыйлар һ.б.
Бүләк итүче образ (дарительница) өендә кунакларны кабул итә, тәмле телле була, мунча ягып кертә... Геройларны сыный, әгәр аларны хөрмәтләсәләр, ярдәм итәрдәй әйберләр бүләк итәләр (сөлге, тарак, серле йомгак), акыллы киңәш бирәләр. Мәгәнәсез һәм дорфа геройларга җәза бирәләр яки үтерәләр.
Әлеге 4 тип арасында тылсымлы әкиятләрдә еш очрый торганы сугышчан образ, аннан бераз калыша бүләк итүче һәм угры образлар, ә иң сирәге – тудыручы образ.
Йомгаклау
Халык авыз иҗатының иң популяр жанры – әкият кешелек дөньясы белән бергә яралган, шуңа күрә кеше яшәсә, әкият тә үлемсез.
Эзләнү барышында Баба Яга катнашкан 27 рус халык әкияте, Убырлы Карчык образы булган 26 татар халык әкияте анализланды. Эшебез фольклор галимнәре Владимир Пропп, Ленар Җамалетдинов һәм Халидә Гатина хезмәтләренә нигезләнде.
Эзләнү эше барышында Баба Яга һәм Убырлы Карчык булган бик күп татар һәм рус халык әкиятләре анализланды һәм күп кенә кызыклы фактлар ачыкланды. Башкарылган эшебез нәтиҗәләре түбәндәгечә
Образ исеме билгеләр | Убырлы Карчык | Баба Яга |
Атрибутлары | Сөлге, тарак, серле йомгак, себерке | Сөлге, тарак, серле йомгак, себерке, гөбе, тавык аяклы йорт |
Тышкы кыяфәте | Тузгыган чал чәчле, кәкре борынлы, тимер тешле яки бөтенләй тешсез, сукыр күзле, исне яхшы сизүче бөкре карчык; маңгаенда табак шикелле зур күзе бар | Тузгыган чал чәчле, кәкре борынлы, тимер тешле яки бөтенләй тешсез, сукыр күзле, исне яхшы сизүче бөкре карчык; борыны түбәгә тигән, иреннәре белән чүлмәкләр сөйри, теле белән мичне себерә, теше белән ефәк пута тукый |
Яше | Бик карт | 100-700, 1000 яшь |
Торган урыны | Карурманда, авыл яки шәһәр читендәге кечкенә йортта | Карурманда тавык аяклы йортта, авыл яки шәһәр читендәге кечкенә йортта |
Ярдәмчеләре | Кара мәче, кара карга, еланнар, гоберле бакалар | Кара мәче, кара карга, еланнар, гоберле бакалар, ак, кара һәм кызыл җайдаклар |
Транспорты | Тылсымлы себерке | Гөбе һәм себерке |
Анализланган 27 рус халык әкиятенең 16-сында Баба Яга бүләк итүче, 8-ендә тудыручы, 5-сендә сугышучы, 4-сендә угры функциясен үти. 26 татар халык әкиятенең 12-сендә Убырлы Карчык бүләк итүче, 7-сендә сугышучы, 6-сында угры, 4-сендә тудыручы функциясен башкара. Бер үк әкияттә алар берничә функция үти ала.
Шул рәвешле, Убырлы Карчык һәм Баба Яга икесе дә бер үк персонаж дигән гипотеза расланмады. Охшаш яклары белән беррәттән аермалы яклары да күп. Хәзерге заман әдәбиятында да бу образларның популяр булуы бәлки шуның белән дә аңлатыладыр.
Кулланылган әдәбият исемлеге.
Кушымта I
Баба Яга портреты, рус телендә (портрет Бабы Яги)
Название сказки | Внешний вид | Возраст | Место обитания | Чем занимается | Гостепри-имство | Волшебные вещи в сказках и др. чудеса | Служки, помощники | Родствен-ники | Положит. или отрицат. персонаж |
Баба Яга | Баба Яга – костяная нога. «Села в ступу, толкачом погоняет, помелом след заметает». | Баба | «Стоит в лесу хатка, а в ней сидит баба Яга». | Ткёт за кроснами (старинном ткацком приспособ-лении). | Велит работнице истопить баню. | Гребешок, полотенце | Кот, собаки, быки, служанка. | Есть сестра, племянница. | Отрица-тельный, так как хотела съесть девочку. |
Баба Яга и Заморышек | Баба Яга – костяная нога. | «Ну, старая, чего кричишь?» | «На крутой горе стоят белокаменные палаты, высокой стеной обведены, у ворот железные столбы поставлены». | – | «Накормила их, напоила, в баню сводила». | Волшебный платочек, огненный щит. | – | Есть 41 дочь | Отрицательный, так как хотела погубить всех братьев. |
Баба Яга и Жихарь | «Яга-баба схватила жихаря, села в ступу, поехала; едет в ступе, пестом понужает, а помелом следы заметает». | Баба | – | – | «Яга-баба жихаря домой, посадила в голбец, сама затопила печку». | – | – | Есть три дочери (девки). | Отрица-тельный, так как хотела погубить Жихаря. |
Безногий и слепой богатыри | Баба-яга–костяная нога. «Древняя старух а–лицо злющее, волоса длинные, седые». | Древняя старуха. | – | – | – | – | – | – | Отрица-тельный, так как хотела погубить Анну Прекрас-ную. |
Буря-богатырь Иван коровий сын | Баба-яга – костяная нога. | Баба | – | – | – | Баба Яга умела оборачи-ваться свиньей. | – | Есть три сына Змея и три невестки. | Отрица-тельный, так как хотела погубить Бурю-богатыря. |
Василиса Прекрасная | «В ступе летит, пестом погоняет, помелом след заметает». «Баба Яга людей ест-жует, только косточки похрусты-вают». «Потом как крикнет громким голосом». | «Это я, бабушка, меня мачехины дочки к тебе за огнем прислали». | «В дремучем лесу изба стоит. Забор вокруг избы из человечьих костей, на заборе торчат черепа людские с глазами; вместо дверей у ворот – ноги человечьи, вместо запоров – руки, вместо замка – рот с острыми зубами». | – | Дала Василисе краюху хлеба. | Куколка; три пары рук. | Три всадника (белый, красный, черный): день, солнце, ночь. Яблоня, собака, кот-воркот, девка-чернавка. | – | Положи-тельный, т. к. помогла Василисе, дав ей огонь (череп с горящими глазами). |
Гуси-лебеди | «Баба Яга –морда жилиная, нога глиняная». | Баба | «Стоит избушка на курьей ножке, об одном окошке, кругом себя поворачива-ется». | Пряжу прядет. | – | Золотые яблочки. | Гуси-лебеди. | – | Отрица-тельный, т. к. похищает детей, чтобы съесть. |
Заколдован-ная королевна | «Сидит баба Яга – костяная нога, старая, седая, беззубая». | Старая. «Эх ты, старая хрычовка!» | У старшей «стоит избушка, а дальше… одна тьма кромешная, ничего не видать…». | «Белый Полянин воюет с бабой-ягою золотой ногою, тридцать лет с коня не слезает, роздыху не знает». | – | Ковер-самолет, сапоги-скороходы, шапка-невидимка. | – | Три сестры бабы Яги. | Положи-тельный, так как помогла найти королевну. |
Звериное молоко | «Баба-яга: в одном углу ноги, в другом голова, губы на притолоке, нос в потолок уткнула». | «Стоит в чистом поле избушка на куриных ножках и повертывается». | – | «Напоила их, накормила и спать положила». | Собака, клубочек, полотенце. | Собака. | Три сестры бабы Яги. | Положи-тельный, так как помогла Ивану-царевичу | |
Золотой конь | «Баба Яга, костяная нога – на ступе ездит, метлой подметает, пестом погоняет». | «Эх, бабушка ты, старушка!» | «Стоит избушка на курьих лапках, на собачьих пятках». | – | «Иди, парень, сюда. Моим гостем будешь… Сажает его старушка за стол. Накормила, напоила, про горе-беду расспроси-ла». | Клубочек | – | Есть сестра, а у нее сын (племян-ник) Змей Горыныч. | Положительный, так как помогла Ивану найти гусли-самоигры. |
Иван Быкович | «Баба-яга костяная нога, из угла в угол, нос в потолок». | «Эй, старуха, не бранись!» | «Приехали в дремучий лес; в том лесу стоит избушка на курячьих ножках, на бараньих рожках, когда надо повертывается». | Лежит на печи. | «Баба-яга слезла с печки, подходила к Ивану Быковичу близко, кланялась ему низко». | – | – | – | Положи-тельный, так как пустила Ивана Быковича на ночлег. |
Иван-царевич и Белый Полянин | Баба Яга – золотая нога. | Баба | «Прибежа-ла к глубокой пропасти, подняла чугунную доску и скрылась под землею». | «Белый Полянин воюет с бабой-ягою золотой ногою, тридцать лет с коня не слезает, роздыху не знает». | – | Волшебная игла, шило. | Портные, сапожники. | Есть дочь – де́вица красоты неписаной. | Отрица-тельный, так как билась с богатырями. |
Марья Моревна | «Во весь дух на железной ступе скачет, пестом погоняет, помелом след заметает». | «Здравст-вуй, бабушка!» | «За тридевять земель, в тридесятом царстве, за огненной рекой стоит дом Бабы Яги, кругом дома двенадцать шестов, на одиннадцати шестах по человечьей голове, только один незанятый». | – | «Баба-яга его накормила - напоила». | Волшебный платочек | Волшебные кони. Кощей у ней три дня пастухом был. | – | Отрица-тельный, т. к. хотела убить Ивана-царевича. |
Морской царь Василиса Премудрая | Баба Яга | Старушка. «Отвяжись, не докучай, старая ведьма!» | – | – | – | – | – | – | Положи=тельный, так как помогает царевичу советом, как действовать дальше. |
Ненагляд-ная красота | «Лежит на печи, на девятом кирпиче баба Яга костяная нога. «Закричала богатырским голосом, засвистала молодец-ким посвистом». | «Ладно, бабушка, не бранись!» «Вот уже третью сотню | «Стоит двор, что город, изба, что терем». | Лежит не печи. | «Баба-яга тотчас скатерть-самобранку постелила, принялась угощать Ивана-царевича». | – | Рыбы и гады водяные, птицы, звери лесные. | – | Положи-тельный, так как помогает Ивану - царевичу найти Ненагляд-ную красоту. |
Падчерица и мачехина дочка | «Яга-баба, у ней голова лежит в одном углу избы, а ноги в другом». | Баба | «В лесу избушка на курьих ножках». | – | Баню топили, чай пили | Разноцвет-ные сундуки. | Червяки, лягушки, крысы и всякие насекомые. | Дети Яги-бабы: червяки, лягушки, крысы и всякие насекомые. | Положи-тельный, так как помогает девушке. |
Поди туда – не знаю куда, принеси то – не знаю что | «Сидит седая старуха». | Старуха. | Избушка на курьих ножках. | Прядет кудель. | «Баба-яга истопила баньку, со-брала ужин, наставила всяких кушаньев, вин и медов». | Волшебный клубок, дубинка, топор, дудка, Сват Наум. | Лягушка-скакушка. | Есть дочь Марья-царевна и зять Андрей. | Положительный, так как помогла Андрею-стрелку найти Марью-царевну. |
Сказка о Василисе, золотой косе, непокрытой красе, и об Иване Горохе | «Глядит из окошка седая старушка». | Старушка. «Сто двадцать лет в избушке сижу, никуда не выхожу». | «В лесу избушка на курьих ножках от ветра шатается, сама переверты-вается». | Сидит у окошка. | – | – | – | – | Положи-тельный, так как помогла Ивану Гороху советом. |
Сказка о молодиль-ных яблоках и живой воде | «Баба Яга - костяная нога, старых лет». | «Баба Яга, старых лет». Три сестры бабы Яги, одна старее другой. | «Избушка на курьей ножке, об одном окошке». | «Шелко-вый кудель мечет, а нитки через грядки бросает». | «Накорми-ла-напоила и на постелю уложила, села к изголовью». | Живая вода, молодиль-ные яблоки. | Волшебные кони. | Три сестры бабы Яги, племянница Синеглазка. | Положи-тельный, так как дала совет, как найти воду и яблоки. |
Три царства | Баба Яга | Баба | Избушка | – | – | – | Орел-птица | – | Положи-тельный, так как дает полезный совет. |
Царевна Лягушка | «На печи, на девятом кирпичи, лежит баба яга, костяная нога, нос в потолок врос, сама зубы точит». | «Ах ты старая хрычовка». | «Стоит избушка на куриных лапках, кругом повертыва-ется». | Лежит на печи. | «Накормила его, напоила, в бане выпарила». | Клубок | – | – | Положи-тельный, так как дает совет, как одолеть противника (Кощея). |
Царь-девица | «Баба Яга - костяная нога». Третья баба Яга зубы точит, чтобы съесть незваного гостя. | Баба | «Стоит в чистом поле избушка, на куричьих голяшках повертывается». | – | – | Три трубы- | – | Три сестры бабы Яги- | Две бабы Яги положительные, дают советы Ивану купеческому сыну. Третья баба – отрицат., т. к. хотела его съесть. |
Финист – ясный сокол | Силит баба Яга – костяная нога, ноги из угла в угол, губы на грядке, а нос к потолку прирос. Третья – «сама черная, а во рту один клык торчит». | «Ищу, бабушка, Финиста-ясна сокола». | «Стоит избушка на курьих ножках – вертится». «Избушка на курьих ножках, вокруг тын, на кольях черепа, и каждый череп огнем горит». На третьей избушке – лошадиные черепа. | – | – | Серебряное блюдечко и золотое яичко, серебряные пяльцы и золотая иголочка, серебряное донце и золотое веретенце. | Кот, собака, Серый волк. | Три сестры бабы Яги. | Положительный, так как все трое помогли найти Марьюшку. |
Кушымта 2
Убырлы Карчык портреты
№ | Әкият исеме | Тышкы кыяфәте | Яше | Яшәү урыны | Шөгыле | Кунак чыллык | Тылсымлы әйберләр | Ярдәмчеләре | Туган нары | Уңай\ Тиск. |
1 | “Солтан патша” | Шәһәрдә | Патшага ярдәм итә | - | ||||||
2 | “Серле чакма ташы” | Урмандагы өйдә | Сихер ярдәмендә көн күрә | Шартлар куеп кына кертә | Тылсымлы баз,чакма ташы | - | ||||
3 | “Үги кыз” | Шәһәрдә | Ярдәм сораучыга булыша | + | ||||||
4 | “Игезәкләр” | Патша йортында | Яшь патшабикәгә булыша | - | ||||||
5 | “Әйдә,кызым,безгә!” | Гади әбиләр кебек | мунчада | Кызны бәйрәмгә чакыра | Тизгенә каядыр барып барлык әйберләрне дә таба ала | + | ||||
6 | “Алтын йомырка” | Урманда кечкенә генә өй | Егеткә ярдәм итә | Кунакчыл ,аның турында кайгырта | Күп,тиз итеп ашарга әзерли | өч атаман | + | |||
7 | “Чүлмәк әсәй... | Куркыныч әби | Урмандагы кечкенә генә бер өйдә | Кызларны сыный | Кунакчыл | Сихерле чүлмәк | + | |||
8 | “Вәгъдә” | Гади әбиләр кебек | Авылда | Егеткә булыша | Сихерле кулъяулык | + | ||||
9 | “Вәгъдә” | Кызга ярдәм итә,егетне сихер ярдәмендә йоклата | Йоклатучы энә | - | ||||||
10 | “Унике батыр” | Шәһәрдә | Көзгене урлый | - | ||||||
11 | “”Хезмәтче” | Зур йорты,складлары бар | Егетләрне алдап үтермәкче була | Кунакчыл булып кылана | Егерме ачкыч | - | ||||
12 | “Кыйгак каз” | Изге күңелле карчык | Файдалы киңәшләр бирә | - | ||||||
13 | “Мустан башлык”. | Урмандагы өйдә. | Кызларның барын чапмакчы була. | Кунакчыл булып кылана. | Бер кызы. | - | ||||
14 | “Җилләр әнкәсе” | Урман кырыендагы йортта. | Ярдәм итәргә тырыша. | Сихерле тартма., мичкә. | Малае бар. | + | ||||
15 | “Алабай”. | Урман эчендәге йортта. | Кызның канын имә | Кунакчыл булып кылана. | - | |||||
16 | “Башмак”. | Гади генә әби . | Шәһәр читендәге кечкенә йортта. | Егеткә яңалыкларны хәбәр итә. | Кунакчыл. | + | ||||
17 | “Гөлчәчәк.” | Куркыныч әби. | Карурман эчендә. | Яхшы кешеләрне юлдан яздыра. | Өеннән чыгармый. | Бүрегә әйләнәлә. | Малае бар. | - | ||
18 | “Үги кыз”. | Куркыныч | Карт. | Авыл читендәге кечкенә өйдә. | Кызны сыный. | Кунакчыл. | Тылсымлы сандыклар. | + | ||
19 | “Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш”. | Ап-ак чәчле,тешләре төшеп беткән бөкре. | Бик карт. | Урман эчендә кечкенә генә өй. | Егеткә булыша, юл күрсәтә. | Бик кунакчыл. | Тутасы бар. | + | ||
20 | “Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш”. | Бөкрәеп беткән ябык бер ябык карчык. | Бик карт. | Зур йортлы. | Сылу-Көмешне бикләп тота. | Бик “кунакчыл”. | Сеңлесе бар. | - | ||
21. | “Патша малае һәм аның фәкыйрь күршесе” | Сукыр. | Карт. | Бер генә тәрәзәле ызба. | Тутасына илтүче юлны күрсәтә. | Кунакчыл. | - | - | Тутасы бар. | + |
“Патша малае һәм аның фәкыйрь күршесе” | Чәчләре җитен кебек агарган. | Бик карт. | Тагын да кечерәк ызба. | Егеткә булыша. | Бик кунакчыл. | Тылсымлы сыбызгы. | Барлык киекләр. | Сеңлесе бар. | + | |
22. | “Унберенче Әхмәт”. | Бик ямьсез. | Бик карт. | Карурман уртасындагы кечкенә өендә. | Егеткә ярдәм итә. | Кунакчыл, ләкин усал малайлары барлыгын искәртергә онытмый. | Унбер малае бар. | + | ||
23. | “Дию кызы, бөлгән бай малае һәм мулла.” | Аскы тешләре борын тишегенә җиткән, өске тешләре иягенә җиткән. | Бик нык карт. | Чолансыз, шәһәр читендәге өйдә. | Егеткә юл күрсәтә. | Кунакчыл. | + | |||
24. | “Турай батыр.” | Гади әбилә кебек. | Карт. | Шәһәр читендәге йортта. | Егеткә юлны өйрәтә. | Кунакчыл, | + |
Рисуем осенние листья
Ветер и Солнце
Что есть на свете красота?
На горке
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое