Хәерле көн! Минем исемем – Шәрәфетдинов Камил. Мин Алабуга шәһәренең 1нче гимназиясендә укыйм. Бүген Сезгә тәкъдим итәсе эшемнең темасы “Нәсел тамырлары” дип атала
Күптǝн түгел китап киштǝсендǝге бер китапка күзем тѳште. Бу китапны безнең гаилǝбезгǝ яраткан ǝбием бүлǝк иткән. Алдында язуы да бар: “Улым Илнарга, Кызым Гѳлнарага, оныкларым Камилгǝ, Алиягǝ истǝлеккǝ! Нǝсел тамырларыгызны онытмагыз”. Һǝр агачның тамыры булган кебек, кешелǝрнең дǝ нǝсел тамырлары бар икǝн. Минемчǝ, кешенең нǝсел тамыры- аның ата-бабасы нигезе, гаиләсе, гаиләсеннең тарихыдыр. Һәр кеше, гаиләсе тарихын белергә тиеш. Мин дә, шушы зур миссияне үз өстемә алып әбием, журналист, композитор, шагыйрǝ, Татарстан Республикасының атказанган артисты Тǝслимǝ Низам кызы Шǝрǝфетдинова турындагы эшемне сезгә җиткерергә булдым.
Вложение | Размер |
---|---|
kamil_eshe.doc | 62 КБ |
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы
“1 нче гимназия- Милли белем бирү үзәге”
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
_______________________________________________________
Шагыйрь Фазыл Шәехка багышланган
региональ фәнни-гамәли конференция
Номинация: «Балалар дөньясы балалар күзлегеннән» темасына проектлар
«НƏСЕЛ ТАМЫРЛАРЫ» ЭЗЛƏНҮ ЭШЕ
Эшнең авторы:
Шǝрǝфетдинов Камил Илнар улы,
Алабуга муниципаль районы
1нче гимназиясе, 4Б сыйныфы
укучысы
Җитәкчесе:
Зиннәтуллина И. Ф.,
югары категорияле башлангыч
сыйныф укытучысы
Алабуга – 2019 ел
Тема: Нǝсел тамырлары
Проблема:
Әбием Тǝслимә Низами иҗатын ѳйрǝнүнең актуальлеге.
Проектның максаты: Әбием Тǝслимә Низами иҗатына күзәтү ясау.
Бурычлар:
-ǝби-бабаларыбыз мирасы турында күзаллау булдыру;
-өстәмә әдәбият, газета-журнал материаллары белән эшли белергә өйрәнү,
-өлкәннәр белән аралашу культурасы булдыру.
Проектның төзү сәбәпләре: Әбием Тǝслимǝ Низами иҗатын якыннан өйрәнү теләге.
Өйрәнү объекты: Әбием Тǝслимǝ Низами иҗаты.
Өйрәнү өчен материал: әбиемнең истәлекләре, гаиләсеннән, туганнарыннан сораштыру, гаилә альбомы, әбиемнең шигырь җыентыклары.
Эчтәлек. битләр
I Проектны өйрәнүгә әзерлек 3
II Проектны өйрәнү өчен материал туплау 4
III Проектның актуальлеге 5
IV Проектның төп өлеше
1. Тәслимǝ Низаминың тормыш юлы 5-6
2.Тәслимǝ Низаминың иҗаты. 6-7
3.Тәслимǝ Низаминың казанышлары 8
V Йомгаклау. 9
VI Кулланылган материал. 10
I Проектны өйрәнүгә әзерлек
II Проектны өйрәнү өчен материал туплау
Хәерле көн! Минем исемем – Шәрәфетдинов Камил. Мин Алабуга шәһәренең 1нче гимназиясендә 4Б сыйныфында укыйм. Бүген Сезгә тәкъдим итәсе эшемнең темасы “Нәсел тамырлары” дип атала
Күптǝн түгел китап киштǝсендǝге бер китапка күзем тѳште. Бу китапны безнең гаилǝбезгǝ яраткан ǝбием бүлǝк иткән. Алдында язуы да бар: “Улым Илнарга, Кызым Гѳлнарага, оныкларым Камилгǝ, Алиягǝ истǝлеккǝ! Нǝсел тамырларыгызны онытмагыз”. Һǝр агачның тамыры булган кебек, кешелǝрнең дǝ нǝсел тамырлары бар икǝн. Минемчǝ, кешенең нǝсел тамыры- аның ата-бабасы нигезе, гаиләсе, гаиләсеннең тарихыдыр. Һәр кеше, гаиләсе тарихын белергә тиеш. Мин дә, шушы зур миссияне үз өстемә алып әбием, журналист, композитор, шагыйрǝ, Татарстан Республикасының атказанган артисты Тǝслимǝ Низам кызы Шǝрǝфетдинова турындагы эшемне сезгә җиткерергә булдым.
IV Проектның төп өлеше
1. Тǝслимǝ Низаминың тормыш юлы
Минем әбием Тǝслимǝ Низам кызы Шәрǝфетдинова 1956 елда Саба районы Туктар авылында туып үскән. Кечкенǝдǝн музыка hǝм шигырь язу белǝн мавыккан. Аның ѳчен иң зур байлык-җырлары, балалары, матурлык, бǝхет. Ə матурлыкны кеше үзе тудыра, ди ǝбием.
Бүген ǝбием 600гǝ якын бик популяр җырлар авторы, шигырь сѳючелǝргǝ hǝм җыр дѳньясындагы кешелǝргǝ Тǝслимǝ Низами буларак билгеле. Аның инде берничә шигырь-җыр китаплары, уннан артык аудио-видео җыентыклары дөнья күрде.
2. Тǝслимǝ Низаминың иҗаты.
Əбиемнең 2010 елда басылган “Җанымнан моң агыла” шигырьләр җыентыгына күз салам. Бу китапта аның 150 җыры, 7 шигыре, 1 поэмасы урын алган. Җыентыкта Татарстанның тѳрле тѳбǝклǝренǝ багышлап язылган шигырьлǝре бик күп. Күбрǝк сораулар буенча язылса да, бу шигырьлǝр бер-берсенә ошамаган. Чѳнки ǝбием hǝрвакыт иҗат эшенǝ бик җитди карый. Язар алдыннан авылның тарихын, табигатен ѳйрǝнǝ, аның халкы, гореф-гадǝтлǝре hǝм традициялǝре белǝн таныша.
Əлеге җыентыкта шулай ук ǝбиемнең ǝнилǝргǝ, туганнарына, сабакташларына, дусларына багышлап язылган матур эчтǝлекле, үзенчǝлекле шигырьлǝре, җырлары бар. Менǝ “Сабакташыма” шигыренǝ күз салам. Баксаң, ул ǝбиемнең сабакташы, Республикабызның президенты Рѳстǝм Миңнехановка багышлап язылган.
“Рѳстǝм-чын татар малае,
Рѳстǝм-үзебезнеке.
Халык ышанычын аклый
Гади авыл егете!”- дип яза ǝбием хѳрмǝт белǝн аның турында.
Тǝслимǝ ǝбиемнең иҗатында Бǝкер якларына, Бǝкер шифаханǝсенǝ багышлап язылган шигырьлǝре аерым урын алып тора. 2013 елда бу шигырьлǝре, җырлары, мǝзǝклǝре “Җǝннǝт бакчасы-Бǝкер” дип исемлǝнгǝн җыентыгы чыккан.
Шунысы куанычлы, бу җыентыкка танылган язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендǝге Дǝүлǝт премиясе лауреаты Нǝбирǝ Гыйматдинова бик җылы сүзлǝр белǝн бǝялǝмǝ язган.
Əбиемнең җырларын танылган җырчылар башкаруында радио-телевидениедан еш кына ишетергǝ мѳмкин. “Əлдермешкǝ кайтам ǝле”, “Әйләнә” кебек җырларын мин аеруча яратып тыңлыйм. Әбием үзе дǝ бик матур җырлый.
3. Тǝслимǝ Низаминың казанышлары.
Әбиемнең казанышлары да күп. Аның җырлары-«Алтын барс» фестивале лауреатлары. 2006 елда Казан шǝhǝре мǝдǝниятына hǝм сǝнгатенǝ керткǝн ѳлеше ѳчен ǝбием мактау грамотасы белǝн бүлǝклǝнгǝн. 2008 елда татар музыка сǝнгатен үстерүдǝге хезмǝтлǝре ѳчен Тǝслимǝ Низамига Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелгǝн.
Əбием Тǝслимǝ Низами яшь башкаручылар, шул исǝптǝн балалар белǝн дǝ актив эшли. Алар ѳчен җырлар яза, үзенең концертларына чакыра, яшьлǝргǝ үз талантларын ачарга ярдǝм итǝ. Үзе дǝ хǝйрия концертларында чыгыш ясый.
Күптǝн түгел башкалабыз Казанда ǝбиемнең “Эх, язмыш урамнары” дип исемлǝнгǝн иҗат концерты узды. Бу кичǝгǝ ǝбиемне зурлап бик күп 9876һтанылган кешелǝр, аның иҗатташ дуслары җыелган иде. Мин бу кичǝдǝ ǝбием белǝн горурланып утырдым.
V Йомгаклау
Чыгышымны нǝсел тамырларын онытмау турында сѳйлǝшүдǝн башлаган идем. Минемчǝ, ǝбиемнең иҗаты- безгǝ, яшь буынга, калдырган зур мирастыр. Шушы эшем белǝн минем гаилǝм тарихына кечкенǝ генǝ ѳлеш кертǝсем килде. Гаилǝбезнең буыннар чылбыры ѳзелмǝсен, тамыры нык булсын иде.
Мороз и заяц
Лиса Лариска и белка Ленка
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Почта
Заяц, косач, медведь и весна