Ришвәтчелекнең тарихы да нәкъ әнә шул эт эчәгесе кебек тирәнгә киткән. Яшәешнең үзе кебек борынгы, диләр бит ришвәтчелекне. Әлбәттә, ул вакытта исеме дә, формасы да, «тәме» дә башка булган. Кызыксынып, борынгы заманда бу афәт белән ничек көрәштеләр икән дип, материаллар укып утырдым. Персиядә патшалык иткән Камбис баш судьяның кырын эше беленгәч аның тән тиресен салдырып, креслога тарттырткан. Аның урынына баш судья итеп улын ук утырткан. Коточкыч... Борынгы Брюгге (Бельгия) шәһәрендә ришвәтчелек бик нык чәчәк ата башлагач, 1498 елда шәһәр җитәкчелеге җәзалау мизгелләрен җентекләп-тәфсилләп күрсәткән картиналарны шәһәр чиновниклары, судьялар утыра торган Ратуша стеналарына элдертә. Картиналар эленеп торганда, ришвәтчелек бермә-бер кимегән. Безнең илдә дә ,бәлки,шундый катырак җәза бирергә кирәктер.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.docx | 16.97 КБ |
Мин- 11 нче сыйныф укучысы.Гап-гади авыл баласы.Гаиләдә без ике бала:сеңелем һәм мин.Без, бәхетле,матур, тыныч тормышта яшибез. Өстәлләребез мул, өсләребез бөтен, якты, иркен мәктәпләрдә укыйбыз, һәркайсыбыз – дәүләтебезнең бер гражданы. Әти-әнием –гади колхозчылар.Бөтен эйбер үз көчебез белән табылган.Гомумән,гадел тормыш алып барабыз.Дөньяда бар нәрсә дә яхшы, кешеләр дә гел дөреслек буенча гына гадел яшиләрдер кебек тоела... Тик...
Мин укыган мәктәптә гаделлек яши дип әйтә алам. Дәреслекләр белән бушлай тәэмин итәләр. Мәҗбүри акча җыю проблемасы бездә юк, чөнки мәктәп җитәкчелеге һәрнәрсәне ныклы тикшерүдә тота. Мәктәбебездә ришвәтчелекнең асылын аңлатучы ачык дәресләр, класстан тыш чаралар, класс сәгатьләре үткәрелә. “Ришвәтчелеккә – юк!” дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшүләрдә укучылар актив катнаша, стена газетлары чыгара, китап күргәзмәләре оештыра. Безгә тырышып укырга, үз- үзебезгә ышанып яшәргә генә кирәк.Тик....
Бу тема бүгенге көндә көн кадагында (актуаль). Коррупция ул ниндидер феномен.Аның кайдан килеп чыгу серен эзләп табу бик авыр. Бу темага бүгенге көндә Россия президенты Владимир Путин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бик зур игътибар итәләр. 2008 нче елның 25нче декабрендә Россия Федерациясендә “Коррупциягә каршы көрәш”турында закон кабул ителде. Бу законда коррупциягә каршы көрәшнең төп принциплары, коррупцияне хокуый яктан кисәтү һәм хокук бозуларның нәтиҗәсен ликвидацияләү каралган. Нәрсә ул “коррупция”? Гади сүз белән әйткәндә, коррупция – законсыз юл белән кешеләрдән акча алу, акча җыю. Ә иң куркынычы шул: ул гадәти хәлгә, безнең тормыш рәвешенә әйләнеп бара.
Еш кына район газетасы битләрендә ”Коррупциягә каршы” дигән язмалар басыла. Анда район прокуратурасының, эчке эшләр бүлегенең ,муниципаль район Советының кайнар линия телефоны номерлары бирелә.”Әгәр сез ришвәтчелек очрагына юлыксагыз яисә шундый факт турында ишетсәгез,әлеге телефон номерлары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз” диелә анда. Аноним номерлар да кабул ителә икән, хәбәр итүченең исеме сер итеп тә саклана. Прокуратура, эчке эшләр бүлеге, район Советы хәл итәрлек чаралар булгач, бик җаваплы эш диеп уйлыйм мин аны. Коррупция, ришвәтчелек бүгенге заман чиренә әйләнгән. Ришвәтчелек , башка илләр белән чагыштырганда , Россиядә бигрәк тә нык үсеш алган диләр. Газета- журнал, телевидениедә шул турыда күп тапшырулар алып барыла. Мин үзем ТНВ каналыннан “Кара-каршы “ тапшыруын яратып карыйм . Анда ришвәтчелек турында да сөйләшкәннәре бар. Төрле карашлы кешеләр бар. Әлбәттә арада ришвәтчелекнең файдасын табучылар да юк түгел. Чөнки һәрбер кешенең тормышка карашы үзенчә, һәркем үзенчә уйлый, үзенчә фикер йөртә, курыкмыйча аны башкаларга да җиткерә. Чөнки шундый заманда яшибез без. Ришвәтчелек турында без сыйныф сәгатьләрендә дә күп сөйләштек. Сыйныф җитәкчебез безне татар халкының күренекле фикер иясе, мәгърифәтче, язучы һәм журналист, тарихчы һәм педагог Ризаэддин бине Фәхреддин әсәрләре белән тәрбияләде.Р.Фәхретдинның миңа бигрәк тэ “ Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.”дигән сүзләре ошый.Моның шулай икәненә мин үсә төшкәч инана бардым.Уйлап куям,димәк,ришвәт алучылар бала вакыттан дөрес тәрбияләнмәгәннәр.
Ришвәтчелекне ничек җиңәргә?... Ничек... Берәр кайчан ул тормышыбыздан китәрме? Кешеләр саф чиста намус белән кайчан яши башларлар?! Ә ришвәт бирмичә дә мәсьәләне хәл итәргә мөмкинме? Бу проблема гасырлардан килә. Бу проблемага чик куелырмы?
Мин ришвәтчелекне бәрәңге бакчасындагы эт эчәгесе белән чагыштырам. Өстә бәрәңге сабагына чорналганы аның әле бер нәрсә, җир астындагы тамырларының очына чыгармын димә. Җир казыган саен, яз-көз бакчадан эт эчәгесе тамырын җыябыз, ә ул артканнан-арта бара. Ришвәтчелек дигәнең дә шулай түгелме соң?
Аның турында күбрәк сөйләгән саен, ул ныграк колач җәя сыман кайвакыт
Ришвәтчелекнең тарихы да нәкъ әнә шул эт эчәгесе кебек тирәнгә киткән. Яшәешнең үзе кебек борынгы, диләр бит ришвәтчелекне. Әлбәттә, ул вакытта исеме дә, формасы да, «тәме» дә башка булган. Кызыксынып, борынгы заманда бу афәт белән ничек көрәштеләр икән дип, материаллар укып утырдым. Персиядә патшалык иткән Камбис баш судьяның кырын эше беленгәч аның тән тиресен салдырып, креслога тарттырткан. Аның урынына баш судья итеп улын ук утырткан. Коточкыч... Борынгы Брюгге (Бельгия) шәһәрендә ришвәтчелек бик нык чәчәк ата башлагач, 1498 елда шәһәр җитәкчелеге җәзалау мизгелләрен җентекләп-тәфсилләп күрсәткән картиналарны шәһәр чиновниклары, судьялар утыра торган Ратуша стеналарына элдертә. Картиналар эленеп торганда, ришвәтчелек бермә-бер кимегән. Безнең илдә дә ,бәлки,шундый катырак җәза бирергә кирәктер.
Рисуем ананас акварелью
Что общего у травы и собаки?
Шелковая горка
Как нарисовать осеннее дерево акварелью
В поисках капитана Гранта