Научно-проактическая работа написана по творчеству поэта. Дан анализ детским стихам.
Вложение | Размер |
---|---|
npk_5_klass_tema_rodiny_v_poezii.docx | 38.8 КБ |
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия»
”Әхмәт Рәшит шигырьләрендә туган як образы”темасына фәнни-эзләнү эше
( “Поэзиядә туган як образы”юнәлешенә)
Эшләделәр:
5 нче сыйныф укучылары
Халитова Динә,
Галәтдинова Алинә
Җитәкчесе: татар теле һәм
әдәбияты укытучысы
Юнысова М.М.
.
Буа - 2021
Эчтәлек
I.Кереш................................................................................................................... 3
II. Төп өлеш..............................................................................................................4
Әхмәт Рәшит - . Вахитов исемендәге мәктәп укучысы.....................................4
Әхмәт Рәшит шигырьләрендә туган як образы...................................................5
III. Йомгаклау......................................................................................................... 7
IV. Файдаланылган әдәбият.................................................................................. 8
Кереш
Һәр кешенең туган ягы бар. Ул урманнары, елгалары, кырлары, чишмәләре белән матур. Без дә туган җиребез булган Буа шәһәрен бик яратабыз. Ул - борынгы шәһәр. Аңа - 241 яшь. Бу шәһәрдә безнең дәү әниләребез, бабайларыбыз, әти-әниебез, туганнарыбыз яши.
Без Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиясендә 5 нче сыйныфында укыйбыз. Бу уку йортының исемен республикада да беләләр. 2022 нче елда гимназия үзенең туган көнен билгеләп үтәргә җыена. Аңа 100 яшь тула.
Безнең гимназиядә бик күп танылган кешеләр укыган. Күренекле драматург Шәриф Хөсәенов, шагыйрьләр Әхмәт Рәшит, Равил Рахмани, Фирдәвес Зыятдинова, Данис Хәбибуллин, язучылар Барлас Камалов, Фирдүс Дәүбаш, Шәрәф Әхмәдуллин. Бу шәхесләр турында гимназия музеенда материаллар саклана. Без бүген шагыйрь Әхмәт Рәшит турында сөйлибез.
Фәнни эшебезне “Әхмәт Рәшит шигырьләрендә туган як образы” дип атадык. Үз алдыбызга максат куйдык:
Әхмәт Рәшит шигырьләрендә туган як образы белән таныштыру. Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге эшләрне эшләдек:
1) шагыйрь Әхмәт Рәшитнең балачагын өйрәнү;
2) балалар өчен язган шигырьләре белән танышу;
3) шигырьләрдән образларны табу;
Теманың өйрәнү объекты – Әхмәт Рәшит - балалар шагыйре. Өйрәнү предметы – Әхмәт Рәшитнең балалар өчен язган шигырьләре.
Фәнни эш керештән, төп өлештән, йомгак өлешеннән тора. Ахырдан файдаланылган әдәбият исемлеге куелды.
Төп өлеш
Әхмәт Рәшит – М. Вахитов исемендәге мәктәп укучысы
Әхмәт Рәшит Буа районы Чәчкап авылында туган. Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Әтисе фронтта хәбәрсез югалган. Сугыш кырыннан ике хаты гына килгән. Әнисе, чәчүлек орлык алып кайтканда, язгы суга батып, шуннан авырый башлаган. 1945 нче елда салкын тиюдән үлгән. 9 яшьлек Әхмәт 5 яшьлек сеңлесе Фәүзия белән әтисенең туганы Каюм абзыйда тәрбияләнеп үскән. Малай туган авылы Чәчкапта - җидееллык, Олы Тарханда – сигезьеллык, Буа шәһәрендәге М.М. Вахитов исемендәге мәктәптә урта мәктәп тәмамлаган.
1951 нче елда Әхмәт Рәшит Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге мәктәбенә укырга килә. Интернатта яши, мәктәп ашханәсендә туклана. Мәктәп директоры Гөлсем Галләмовна ятим малайга ярдәм итә. Укытучылар белән җыелып, дәфтәр, каләм алырга булыша. Рәшитов Әхмәт бик яхшы билгеләренә генә укый. Бу елларда мәктәп стенгазеталарында үз мәкаләләрен, шигырьләрен яза башлый. Малайның шигырь язарга таланты барлыгын барысы да күрә. Аның беренче иҗат җимешләре 1952 нче елда Буа район газетасында, «Чаян», «Пионер» («Ялкын») журналларында басылган.
Мәктәптә укыганда башланган шагыйрьлек таланты Әхмәтне күренекле шагыйрь дәрәҗәсенә күтәрә. Меңнән артык шигырь, унике поэма яза. Аның «Зәңгәр күлмәк», «Тәрәзәләр язга елмая», «Беренче мәхәббәт» исемле җырларын бөтен татар кешесе белә. 1993 нче елда шагыйрьгә «Сөембикә», «Колшәриф», поэмалары, «Иман яңартканда» дигән китабы өчен Гаяз Исхакый исемендәге премия бирелә.
Әхмәт Рәшит шигырьләрендә туган як образы
Ә. Рәшит туган ягын “кояшлы ил” дип атый. Аның күген аяз итеп тасвирлый. Лирик геройга авылның һавасы да, җире дә, яңгыры да, кары да бик якын.
Һавасы да, җире дә,
Салават күпере дә,
Яңгыры да, кары да –
Безгә якын бары да.
Лирик герой сандугачлы урман белән ашлык тулы кырларны да ярата. Урмандагы сандугач тавышы, кырдагы иген шаулавы аңа бәхет җыры булып ишетелә. Герой туган авылында бәхетле. Ул кыш көнен дә, җәйне дә күзәтә. “Кыш бабай” шигырендә иң яраткан бәйрәмне тасвирлый. Балаларның иң кадерле кунагы – Кыш бабай турында яза. Аның белән ничек күңелле, кызык булуын әйтә.
Әйлән-бәйлән уйната,
Җырлата һәм биетә.
Шигырьләрне укыганда, без авыл малае белән танышабыз. Аның исемен дә беләбез. Автор “Безнең авыл” шигырендә безгә Рәсим турында сөйли.
Рәсим рәсем ясаган –
Аска “Авыл” дип куйган.
Әхмәт Рәшит безне авылны яраткан малайлар белән таныштыра. Алар җәй буе су коеналар, балык тоталар, кошларны, йорт хайваннарын күзәтәләр.
Болында чуп - чуар
Сарыклар көтүе,
Рәхәт соң шуларны
Бер карап үтүе.” (“Болында”)
“Каз бәбиләре — бәбкәләр,
Би-би-би-би-бип, диләр,
Үсәсе килә би-ик, диләр,
Җимне күбрәк сип, диләр,”...(“Каз бәбкәләре”)
Авыл малайлары тәртипле, тәрбияле булып үсәләр. Алар авылның табигатен генә түгел, кешеләрен дә яраталар, хөрмәт итәләр. “Әби белән Нәби” шигырендә Нәби кар ерып суга баручы әбине күзәтә. Олы кешеләргә булышырга кирәклеген аңлый. Урманда сандугач җырын ишетеп үскән малайның теле дә татлы. Ул бары тик матур сүзләр генә сөйли.
Әйтте: «Яле, әби,
Җилтерәтеп кенә
Үзем илтеп куйыйм —
Әле көн бик озын,
Көтеп торыр уен».
Һәркөн, карлар ерып,
Суга бара Нәби.
«И тәүфыйклы җан», — дип,
Рәхмәт укый әби.
Ә. Рәшит туган ягын яраткан кешенең туган телен дә яратуын әйтә.
“Казаннан килгән китаплар” шигырендә төрле милләт балаларының дус, тату булуларын яза. Алар бер-берсенең телен беләләр, җиңел аралашалар. Шул ук вакытта туган телне белүләре белән дә горурланалар.
Дус, тату без.
Бар малайлар
Бергә-бергә гөр килә.
Дуслар телен дә беләм
Беләм туган телне дә.
Әхмәт Рәшитнең, авылдан чыгып киткәч, яшүсмер чоры башлана. Ул үзе укыган мәктәпне, сыйныфташларын хөрмәт итә. Укытучыларының хезмәтен югары бәяли. “Вахитов мәктәбен сагынып” шигырендә моны ачык күрәбез:
Уку каты иде, шуңа күрә Мактау булды иң-иң көчлегә; Башка мәктәпләрнең”5”лесе дә Тормый иде безнең “3”легә.
Йомгаклау
Әхмәт Рәшит шигырьләре безне балачакка алып кайта. Туган як образы дип әйткәч, күз алдына урман, салават күпере, сандугач, ашлык үскән кыр, сарыклар, каз бәбкәләре килеп баса. Шулар янында Рәсим, Нәби исемле малайлар да бар. Аларны туган як тәртипле малай итеп үстергән. Шагыйрь дә безне акыллы, тәрбияле итеп күрергә тели.
Без, проект эшен язып, шундый нәтиҗәгә килдек:
Кулланылган әдәбият
1. Рәшит Ә. Дөнья шул бу!.. Казан: «Сүз» нәшрияты, 2012.
2. Рәшит Ә. Язмыш җилләре: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.
3. Рәшит Ә. «Гаилә сабаклары» – «Мәгариф» журналы, 1995, 6, 55 нче бит.
4. Рәшит Ә. Яшәп карадым бу дөньяда... (Тормыш мизгелләре): Казан - 2013.
5. Даутов Р. Балачак әдипләре, Библиографик белешмә, -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2004.
6. Гимназиянең туган төбәкне өйрәнү музеендагы материаллар.
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
О путнике
Акварельные гвоздики
Солнечная система. Взгляд со стороны
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?