Сугыш ветераны Сибатов Хәйдәр Ахунҗан улының көндәлеге- музей экспонаты буларак өйрәнелде.
Вложение | Размер |
---|---|
il_tarihy_babam_kondelegende1.ppt | 1.06 МБ |
Слайд 1
Башкарды: 9-сыйныф укучысы Ибрагимов Айназ Ришат улы. Җитәкчесе: тарих һәм җәмгыят ь белеме укытучысы Салихова Алсу Котдүс кызыСлайд 2
Проектның төре: эзләнү – тикшеренү эшчәнлеге Теманың әһәмияте . Бабам көндәлеге үз язмышы турында гына түгел бит, ил язмышын, ил тарихын сөйли .
Слайд 5
Сибатов Хәйдәр Ахунҗан улы 1918 нче елда Әгерҗе районы Кадыбаш авылында Сибгатуллин Ахунҗан һәм Бибиҗаннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Көндәлектәге язма буенча, 1925 нче елда мәдрәсәдә белем ала башлый, ә 1926 нчы елның сентяберендә Кадыбаш башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1930 нчы елны мәктәпне ташладым, дип яза бабам. 1931 нче елны Исәнбай 7 еллык мәктәбендә 2 ай, 1932 нче елда Девятерня 7 еллык мәктәбендә 3 ай укып ала, ләкин икесен дә ташлап кайтырга язган аңа. “ Шуннан соң башка урынга укырга йөрмәдем,”- дип искә ала ул көндәлегендә. 1930 нчы елда , Кадыбашта колхоз оешканнан соң , бабам атта эшли. 1935 нче елны Исәнбай МТСсында 4 айлык трактористлар курсында укыгач, СТЗ тракторында эшли башлый. 1938 нче елның 22 нче октябрендә әбием Әдия белән кавышып тормыш коралар. 1939 нчы елны армия хезмәтенә алына
Слайд 6
Бабамның көндәлеге
Слайд 7
Көндәлек 1987 нче елның 23 нче февралендә башланган.
Слайд 8
Бабам көндәлекне кыскача биографиядән башлаган.
Слайд 13
Сталинград сугышында геройларча катнашуы өчен
Слайд 14
“ За взятие Кенигсберга” медале
Слайд 15
“ За Победу над Германией в Великой Отечественной Войне 1941-1945 г.г.”
Слайд 16
Хәйдәр бабай һәм Әдия әби 54 ел бергә тигез гомер иткәннәр.
Слайд 17
Хәйдәр бабайның биш баласы: Рәзилә әбием, Флера апа, Фәния апа, Рәмзия апа һәм бердәнбер улы Гариф абый.
Слайд 19
Бабамның көндәлеген, аның 5 баласы : Рәзилә (минем әбием), Флера апа, Фәния апа, Рәмзия апа, Гариф абыйлар рөхсәте белән үзебезнең Кадыбаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең “ Туган якны өйрәнү музеена” экспонат итеп бүләк итәсебез килә. Экспонат ул- музейга һәркем күрсен өчен куелган предмет. Мин дә бабамның көндәлеген күпләрнең күрүен, аны укып илебез тарихына гади бер авыл кешесе күзлегеннән каравын телим.
Кто чем богат, тот тем и делится!
Ах эта снежная зима
Гном Гномыч и Изюмка. Агнеш Балинт
Как нарисовать лимон акварелью
Крутильный маятник своими руками