Эшнең максаты:
Яшь буында үз милләтен ихтирам итү хисен тәрбияләү;
Буыннан-буынга бирелгән һәм сакланып килгән балалар фольклорын туплау, тикшерү, шул файдалы мирасны тәрбия процессында куллану.
Эшнең актуальлеге.
Соңгы елларда балалар телендә яшәүче халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксынуның, минемчә, җитди сәбәбе бар. Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен өйрәнү, аның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, авыз иҗаты үрнәкләрен барлау милләтнең киләчәген күзаллау өчен бик мөһим бер адым булып тора. Бала тәрбияләү өлкәсендә халык авыз иҗатының әһәмияте әйтеп бетергесез!
Эшнең нәтиҗәсе.
Халык тарафыннан сакланып калган, буыннан-буынга тапшырылган бишек җырлары, юаткычлар, мавыктыргычлар, эндәшүләр, такмаклар, санамышлар, уеннарның әһәмияте зур. Димәк, әби-бабаларыбыз фольклорның бала тәрбияләүдәге әһәмиятен белеп эш иткәннәр, аның ярдәмендә балага тирә-юньне танырга һәм аңларга да өйрәткәннәр. Бүгенге көндә татар халык авыз иҗаты онытылмаган. Мәктәптә дә, балалар бакчасында да, төрле бәйрәмнәрдә дә, иҗатта да, көнкүрештә дә без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз.
Вложение | Размер |
---|---|
shygyrdan_avylynyn_balalar_folklory.doc | 89 КБ |
Батыр район администрациясенең белем, физик тәрбия һәм яшьләр сәясәте бүлеге
Яшьләр һәм мәктәп укучыларының ХI “Фән. Иҗат. Үсеш” иҗади фестивале.
Фәнни-эзләнү эшен үтәде:
Чувашия Республикасы
Батыр районы, беренче
Шыгырдан урта гомуми
белем бирү мәктәбенең
10 нчы сыйныф укучысы
Тумакова Динә Закирҗан кызы.
Фәнни җитәкесе: татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Айзатуллова Роза Равил кызы.
Шыгырдан 2015 ел.
ЗАЯВКА
на участие XI районной конференции-фестивале школьников
«Наука. Творчество. Развитие»
Ф.И.О. Тумакова Диня Загирзяновна
Дата рождения
Школа МБОУ «Шыгырданская СОШ №1» Батыревского района ЧР
Класс 10
Домашний адрес, телефон
Чувашская Республика
Батыревский район
село Шыгырдан
улица Свободы, д. 16
Название работы “Балалар фольклоры”
Секция «Татарский язык и литература»
Айзатуллова Роза Равильевна
Учитель татарского языка и литературы МБОУ «Шыгырданская СОШ №1»
9093029616
Личная подпись участника «2» марта 2015 года
Сведения, указанные в заявке, подтверждаю:
Директор МБОУ “Шыгырданская СОШ №1”
Абейдуллова Гелсирень Гадельзяновна
Паспорт исследовательской (проектной) работы
№ | Характеристика | Содержание |
1. | Наименование работы | “Балалар фольклоры” |
2. | Фамилия Имя Отчество автора | Тумакова Диня Загирзяновна |
3. | Школа | МБОУ “Шыгырданская средняя общеобразовательная школа №1» |
4. | Населенный пункт | Шыгырдан |
5. | Полное наименование образовательного учреждения | МБОУ “Шыгырданская средняя общеобразовательная школа №1» Батыревского района Чувашской Республики |
6. | Класс, в котором учится автор | 10 класс |
7. | Почтовый адрес учреждения с индексом | 429360 ЧР Батыревский район с. Шыгырдан ул. Наримана, дом 78 |
8. | Телефон учреждения с кодом | 63-216 |
9. | Фамилия Имя Отчество руководителя работы | Айзатуллова Роза Равильевна |
10. | Проблема (почему выполнялось исследо-вание, проект?) | Открытие просветителя, писателя, журналиста, уроженца села Шыгырдан; исследование его трудов, которых раньше никто не изучал. |
11. | Объект и предмет (что исследовалось, проектировалось? | Детский фольклор села Шыгырдан |
12. | Гипотеза (главная АВТОРСКАЯ идея) | Приобщение ребёнка к народной культуре начинается с детства, где закладываются основные понятия и примеры поведения. Культурное наследие передаётся из поколения в поколение, развивая и обогащая мир ребёнка. Фольклор является уникальным средством для передачи народной мудрости и воспитании детей на начальном этапе их развития. |
13. | Полученный результат | Фольклор в воспитании детей играет важную роль. Деление его на жанры позволяет в определённом возрасте ребёнка обогащать его духовный мир, развивать патриотизм, уважение к прошлому своего народа, изучение его традиций, усвоение морально-нравственных норм поведения в обществе. |
14. | Практическая значимость работы | Применение на уроках родной литературы, культуры родного края, внеклассных мероприятиях. |
Эшнең исеме: «Балалар фольклоры”
Автор: Тумакова Динә Закирҗан кызы
Җитәкче: Айзатуллова Роза Равил кызы
Эшнең максаты:
Яшь буында үз милләтен ихтирам итү хисен тәрбияләү;
Буыннан-буынга бирелгән һәм сакланып килгән балалар фольклорын туплау, тикшерү, шул файдалы мирасны тәрбия процессында куллану.
Эшнең актуальлеге.
Соңгы елларда балалар телендә яшәүче халык авыз иҗаты әсәрләре белән кызыксынуның, минемчә, җитди сәбәбе бар. Халкыбызның үткәнен, бүгенгесен өйрәнү, аның күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен, авыз иҗаты үрнәкләрен барлау милләтнең киләчәген күзаллау өчен бик мөһим бер адым булып тора. Бала тәрбияләү өлкәсендә халык авыз иҗатының әһәмияте әйтеп бетергесез!
Эшнең нәтиҗәсе.
Халык тарафыннан сакланып калган, буыннан-буынга тапшырылган бишек җырлары, юаткычлар, мавыктыргычлар, эндәшүләр, такмаклар, санамышлар, уеннарның әһәмияте зур. Димәк, әби-бабаларыбыз фольклорның бала тәрбияләүдәге әһәмиятен белеп эш иткәннәр, аның ярдәмендә балага тирә-юньне танырга һәм аңларга да өйрәткәннәр. Бүгенге көндә татар халык авыз иҗаты онытылмаган. Мәктәптә дә, балалар бакчасында да, төрле бәйрәмнәрдә дә, иҗатта да, көнкүрештә дә без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз.
Без әдәбият дәресләрендә татар халык авыз иҗатының төрле жанрларын өйрәндек: әкиятләр, мәзәкләр, җырлар, такмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр, бәет, дастаннар. Аларның һәммәсен дә халык чыгарган, хәтерендә саклап килгән.
Үз вакытында күренекле татар язучылары К.Насыйри, Н.Исәнбәт халык авыз иҗатының төрле жанрларын җыйганнар, тәртипкә салганнар.
Ә Шыгырдан авылында фольклор ни дәрәҗәдә сакланган? Без дә авылыбызның халык авыз иҗатын тупларга керештек. Эшебезне балалар фольклорын җыюдан башларга уйладык.
Балалык чоры – үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле. Балалар фольклоры бала туганнан алып балигъ булганчы аңа өлкәннәр тарафыннан бирелә торган һәм шулай ук балаларның үз мөхитләрендә яшәп килгән халык иҗаты әсәрләрен үз эченә ала.
Балалар фольклоры функцияләре һәм поэтик үзенчәлекләре ягыннан күптөрле жанрларны ала. Беришеләре кечкенә балаларны йоклату яки күңелен күтәрү өчен, өлкәннәр тарафыннан башкарыла. Икенчеләре хәрәкәтле уеннар белән бәйле рәвештә, балалар үзләре башкара, өченчеләре исә балаларның күңел ачулары җорлану вакытында сүз уеннары буларак кулланышка керә. Шуны искә алып, балалар фольклоры жанрларын “Багу поэзиясе”, “Күңел ачу фольклоры”, “Уен фольклоры” дигән төркемнәргә бүлеп өйрәнү гамәлгә кергән.
Баланы йоклату, күңелен күтәрү максатыннан бишек җырлары баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда көйләнә. Салмак көйнең кеше күңеленә тынычландыргыч тәэсир итүен медицина галимнәре, психологлар да таный. Бишек җырларының нинди тәрбияви көчкә ия булуы, баланың теле ачылуда, зиһен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы икәнен һәркемгә мәгълүм.
Әлли-бәлли бәү итә,
Кызым йокыга китә.
Йоклагач, ул ял итә,
Аннары үсеп җитә.
Йоклагач, үсеп китә,
Мәдрәсәгә ул китә.
Мәдрәсәдә ул нишләр?
Яшел китабын тышлар.
Юаткычлар теге яки бу хәрәкәт, шөгыльгә иллюстрация рәвешендә башкарыла. Татар юаткычларының байтагы, башка халыклардан аермалы буларак, баланың физик хәрәкәтләрен иллюстрацияләү белән бергә, балага изге теләк теләү булып та күзаллана, ягъни бу әсәрләр теләкләр жанрына якын тора.
Баланы физик яктан чыныктыру, үстерү өчен, әниләр һәм бала караучылар төрле хәрәкәтләр: кулларын-аякларын тотып гимнастика ясату, тез өстендә биетү, ике куллап баланың күкрәгеннән аякларына кадәр сыпырып “үс-үс” иттерү кебек күнегүләр ясаталар.
Баланы мунчада чапкан вакытта әйтелә торган юаткыч:
Атаң кискән утын түгел,
Анаң яккан мунча түгел.
Картны күрсәң,
“Бабай” диген, “әби” диген,
Яшьне күрсәң,
“Апа” диген, “абый” диген.
Имән кебек үс.
Яфрак кебек ярыл.
Әнисе өйдә булмаган чакта баланы юату өчен әйтелә торган юаткычлар:
Әлли-бәлли бәпкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә
Баласына бүләккә.
Елама, елама,
Җылы катык мичтә
Әнкәң кайтыр кичкә.
Бала үсә төшеп сөйләмне аңлый башлагач, аның белән тел ярдәмендә дә мөгамәлә итү кирәк. Мавыктыргычлар баланың күңелен ачу моментында махсус уеннар рәвешендә кулланылышка керә. Кайбер мавыктыргычлар баладан сорауга тиз генә җавап бирдерүгә, логик фикерләвен, зиһенен ачтыруга багышлана. Алар диалог формасында төзелә.
Татар балалар фольклорында үзенең килеп чыгышы белән халыкның борынгы йолаларына бәйләнешле бер төркем бар. Алар – яңгырга, кояшка, кошларга һ.б.га эндәшүләр.
Кояш чык, чык, чык!
Майлы ботка бирермен,
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга,
Тәти кашык сабы алтын,
Кирәкми безгә салкын.
Теге яки бу уңай белән бер-берсеннән көлү, шаяру балалар характерына хас нәрсә. Әгәр уен вакытында берәрсе хәрәмләшсә, балалар гаеплене үрти башлыйлар. Үртәвечләрнең эчтәлегендә шундый үзенчәлек күзгә ташлана: аларда “низаг” китереп чыгарган сәбәпләр бөтенләй диярлек телгә алынмый. Кыерсытылган бала иптәшенең исеменә, килеш-килбәтенә, торган җиренә, гадәт-кыланышына, туганнарына бәйләнешле чыгарылган үртәвечләр белән җавап бирә
Елак, мылак,
Ертык колак,
Алама тавык,
Карт әтәч!
Бию вакытында, күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелеп йөртелә торган әсәрләр балалр репертуарында аерым бер үзенчәлекле төркемне тәшкил итәләр. Бу – такмаклар.
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр кыярлар.
Борыныңны бик күтәрмә,
Чиләк элеп куярларю
Балалар телендә көй-моңсыз гына күңел күтәрү өчен сөйләнеп йөри торган әсәрләрнең бер өлешен такмаза жанры үз эченә ала.
Шыгыр-шыгыр арба,
Шыгырданга барма.
Шыгырданга барсаң,
Ашатырлар салма.
Салмасының тозы юк,
Өйләнергә кызы юк.
Тиз әйткечләр – үзләренең характеры белән юмористик әсәрләр, Әмма юмор күп очракта әсәрнең этәлегендә түгел, ә аларның әйтелешендә чагыла, ягъни аларның яңгырашы көлке тудыра.
Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы,
Биш мәченең бим башына
Ишелмәсен мич ташы.
Алдавыч әкиятләр формасы ягыннан әкият сыман такмазаларга , әкият башламнарына да охшый төшә. Әмма функцияләре ягыннан аларның аермасы бар. Алдавыч әкиятләрдә әкият тыңларга әзерләнгән баланың әкияткә “хирыслыгын” сүндерү, шаяртып алу өчен кулланыла.
Яшәгән, ди, әби белән бабай.
Йортлары булган, ди, таштан,
Сөйлимме баштан?
Уеннарда балаларга алып баручы яки төп персонажны сайлап куярга кирәк. Ул чагында болай эшлиләр: барысы да түгәрәккә басалар да арадан берсе, һәр уенчыга бармагы белән төртеп саный башлый. Санамышларның балалар татарчасын да, русчасын да кулланалар.
Әкки-бәкки,
Кыек сәки,
Ипи-тоз,
Матур кыз.
Әлчи-бәлчи,
Әни күлмәк үлчи.
Анда чыпчык, монда чыпчык,
Чыпчык булсаң, оч та чык.
Балалар иҗатының тагын бер төре – хәрәкәтле уен фольклоры. Монда сүз – текст хәрәкәтле уеннар белән үзара үрелеп килә. Мәсәлән,”Почмак алыш”, “Сукыр тәкә”, “Йөзек салыш”, “Әйлән-бәйлән”, “Краска сатучы”. “Шландер-шландер” һ.б. уеннар. Балалар уеннары арасында хәрәкәтле уеннар зур урын алып тора. Алар балаларның иң беренче чиратта физик үсешләре өчен бик әһәмиятле, алар бала өчен акыл һәм тән гимнастикасы булып хезмәт итә.
“Шландер уены”. Балалар түгәрәккә тезелеп басалар. Түгәрәк уртасында бер бала туп белән баса. “Шландер-шландер, бу буладыр Алсуга”, - дигән сүзләр белән тупны югарыга таба очыра. Балалар төрле якка таралалар. Тупны ташлаучы бала тупны тота һәм Алсуга таба ничә адым ясаганын әйтә. Алсуга таба бара һәм тупны аңа ташлый. Әгәр туп Алсуга тисә, ул түгәрәк эченә кереп баса һәм уенны дәвам итә.
“Краска сатучы уены”. Уенда катнашалалар крака сатучы, краска алучы һәм краскалар (төсләр). Сатучы һәр баланың колагына төсләр әйтеп чыга. Алучы килә һәм сатучы белән диалог башланып китә:
Алучы сатучының кулына 15 тапкыр суга. Шул вакытта үзенә кызыл төс бирелгән бала чыгып чабарга тиеш. 15 тапкыр суккач, сатып алучы чабучы баланы куарга тиеш. Әгәр тота икән, аларуенда урыннар белән алмашынылар. Тота алмый икән, уен дәвам итә.
Балалар тормышын уеннарсыз күз алдына китерү дә кыен. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреш чагылышын тоткан бу уеннар балаларда үз көченә ышану, күмәклек, шәфкатлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.
Шулай ук табышмакларны да балалар бик яраталар. Табышмаклар зирәклек, тапкырлык тәрбияли, фикерләү сәләтен үстерә. Шулай ук сөйләм телен тирәнтен аңлау, телне киң куллана алуда да аның кыймәте әйтеп бетегесез.
Күзе бар, авызы юк,
Койрыгы бар, йоны юк (энә).
Койрыгыннан күтәреп булмый (йомгак).
Урманда урынсыз,
Кырда койрыксыз (җил).
Өй башында ярты ипи (ай).
Бөек шагыйребез Г.Тукайның: “Халык зур ул, көчле ул, бөек ул, шагыйрь ул, әдип ул”, – дигән сүзләренә тагын бер кат ышандым. Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл җәүһәрләр әдипнең алтын сүзләрен раслый. Газиз туган телем үзенең яшерен хәзинәләрен, байлыкларын ачып бирә.
Файдаланылган әдәбият.
Сладость для сердца
Ребята и утята
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Ночная стрельба
Соленая снежинка