Без үз Туган төбәгебезнең тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Мәктәпләрдә Туган якны өйрәнү эшен тагын да киң җәелдерсәк, әлегә исән булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашсак, аларның истәлекләрен һәм сөйләгәннәрен язып алсак, Туган ягыбыз безгә үзенең кабатланмас тарихы һәм матур үзенчәлекләре белән тагын да тирәнрәк ачылыр иде. Аны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булырга ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи мәдәниятыбызның, барлык казнышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы шуннан килә.
Вложение | Размер |
---|---|
ayzatullova_i.m._rabota.docx | 26.25 КБ |
XIII республиканская научно-исследовательская конференция школьников имени татарского ученого-просветителя
Ибрагима Хальфина
Фәнни-эзләнү эшен үтәде:
Чувашия Республикасы
Батыр районы, беренче
номерлы Шыгырдан урта гомуми
белем бирү мәктәбенең
11 нчы сыйныф укучысы
Айзатуллова Илүзә Марат кызы.
Фәнни җитәкчесе: татар
теле һәм әдәбияты укытучысы
Айзатуллова Роза Равил кызы.
Шыгырдан 2019 ел.
Тикшерү эшенең темасы: Чуашстан татарлары тормышында Яңа Торын.
Максатлар:
Бурычлар:
Эшнең актуальлеге
Без үз Туган төбәгебезнең тарихын ныграк өйрәнәбез икән, аның киләчәге турында да тирәнрәк уйланырбыз дигән нигез бар. Үткәнебез турында мәгълүматлар табарга, тарихи фактларны ачарга һәркемнең кулыннан килә. Мәктәпләрдә Туган якны өйрәнү эшен тагын да киң җәелдерсәк, әлегә исән булган өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашсак, аларның истәлекләрен һәм сөйләгәннәрен язып алсак, Туган ягыбыз безгә үзенең кабатланмас тарихы һәм матур үзенчәлекләре белән тагын да тирәнрәк ачылыр иде. Аны белү, тарихи истәлекләрне бергә туплау, саклау безгә тормышта үз урыныбызны табарга, Ватаныбызга файдалы булырга ярдәм итәр. Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Бүгенге материаль һәм рухи мәдәниятыбызның, барлык казнышларыбыз һәм җиңүләребезнең чыганагы шуннан килә.
Тикшерү объекты: авылыбыздагы һәм тирә-яктагы изге урыннар.
Тикшеренү методлары: эзләнү, тикшерү, нәтиҗә чыгару.
Һәрбер җирлекнең үз халкы өчен таныш булган һәм билгеле бер исем белән аталган урыннары була. Туган авылым Шыгырданда һәм авылдан ерак түгел генә урнашкан, халык телендә “Кизләү буе”, “Мөслим”, “Цаллук буе” дип аталган урыннары бар. Алар авылның тарихи ядкаре, бик күптәннән үк авыл халкының изге урыннары. Шыгырдан тирәләрендә болгар чоры каберлекләре барлыгын галимнәр раслап тора. Авылдан биш чакрым ераклыкта гына болгар чоры шәһәрчеге урыны да сакланган. Тирә-якта шул ук чор кабер ташлары да шактый. Бик борынгы заманнардан бирле зиратлар серле һәм изге урыннар булып саналганнар.
Чуашстан татарларының республикада дистәдән артык изге урыннары бар. Элек-электән килгән йола буенча, бу урыннарга халык барып, догалар кыла. Әлеге изге урыннарның күбесендә борынгы кабер ташлары да ята. Халык, шул тирәдәге мәхәллә кешеләре аларны карап-тәрбияләп тора.
Чуашстанда борынгыдан калган изгеләштерелгән каберлекләр:
Чабаксардан Сембер шәһәренә илтә торган юл кырында, Чуашстанның көньяк өлешендә, Шомыршы районына керә торган Яңа Торын дип аталган авыл бар. Чуашлар аны Вăрманти Тăрăн, ягъни урмандагы Торын диләр, урысчасы исә Ново Буяново. Авыл зур булмыйча, 110 йортта чуашлар яши.
Бу авыл инде йөзләрчә ел буена тирә-яктагы татарлар өчен мөһим дини урын булып тора. Хикмәт шунда ки, әлеге авыл уртасында, Карлы елгасы ярында борынгы 2 кабер ташы һәм тирәсе тимерчыбык белән әйләндереп алынган зират бар. Берсендәге язуларны укырлык түгел, әмма икенчесендәге язудан тарихны чамалап була. Чуашлар аны мишәр мазары-каберлеге дип атый, ә татарлар исә "болгар бабаларыбыз яуда һәлак булган урын" дип йөри.
Бу каберлек хакында төрле сүзләр йөри. Чуаш авылы уртасындагы зиратта Болгардан куылып килгән сугышчылар һәм өч изге кыз күмелгән дип, сөйләгәннәр картлар. Башка версияләрдә әлеге кабер ташы Бикбулат морза тарафыннан Тинчура улы Бикчурага һиҗри белән 1108 елда куелган. Һиҗри елын миладига әйләндерсәк, 1695 ел була. Халык бу урында сугыш булган дип сөйли. Риваятьләргә караганда, Бичура сугыш кырында һәлак булган. Аның гәүдәсен сугыш кырыннан елга буенча алып килеп, татар авылының каберлегенә күмгәннәр. Татар авылы хәзер юк. Шул тирәләргә Буяноводан һәм Торыннан чуашлар күчеп килеп авыл төзегәннәр. Татар авылының исемен хәтерләүчеләр юк. Бәлки ул авылның исеме Карабай булгандыр. Чөнки татар каберлегеннән ерак түгел Карабай Шомыршы авылы бар. В. Магницкий “Список татарских селений Буинского уезда в “ОАИЭ”, т. 18” дигән хезмәтендә дә Карабай исеме белән татар авылы булуын искәртә. Бу урынны тарихчылар нугай татарлары белән урыс гаскәре бәрелешкән урын булуы ихтимал дип аңлата. Бичураның нинди сугышта һәлак булуы безгә төгәл мәгълүм түгел. Казаннан килгән профессор Һ.Юсупов кабер ташларындагы язуны Бичура Тинчура улы икәнлеген укып раслый. Чуаш галимнәре кабер ташлары чуашча язылган дип аңлатырга тырыша. Әмма язу саф татар телендә.
Бу урынны җирле татарлар изге урын дип саныйлар һәм ел саен дога кылырга киләләр. Җирле тарихчылар да бу җирләрдә татар-мөселман догасы өзелмәгәнлекне яза. Тарихи чыганакларда 1908 елда Сембердән Г.Кокол дигән тарихчы Яңа Торын зиратындагы кабер ташлары хакында мәгълүмат теркәп калдырган. "Шыгырданнан килгән татарлар тезләнеп гыйбадәт кылып утыралар иде. Алар монда Казан ханлыгы вакытындагы изге затлар - сугышчылар күмелгән дип әйтәләр”, - дип язып куйган ул.
Кайсы көнне тезелеп дога кылуларын ул чакта теркәп калдырмаганнар. Бүгенге көндә Шыгырдан татарлары һәр ел май аеның соңгы көннәрендә шушы чуаш авылына килеп, гыйбадәт уздыра. Яңгыр аз булган елларны монда килеп, яңгыр намазы да укыйлар.
Авыл картлары һәм карчыкларыннан Яңа Торын турында белгән, ишеткәннәре турында да сораштырдым. “Бала чакта Яңа Торынга әниләр, әбиләр белән җәяү бара торган идек. Халык күп була иде. Әбиләр зиратның аскы ягында, Карлы елгасы ярына төшеп дога кылалар, шунда ашый-эчәләр иде. Кайбер кешеләр кунып калалар иде. Татарлар килгәнне күреп, чуашлар чәйләр кайнатып, йомыркалар пешереп безне сыйлыйлар иде. Әбиләр үзләре белән алып килгән чәйләрен пешереп, чәйләр эчәләр иде”, - дип искә төшерделәр олылар.
Яңа Торын авылы зиратына татарлар электән корылык булганда дога кылырга килә торган булганнар. Зират читендә карап торган чуаш карчыклары да, татарлар килде, димәк яңгыр була дип, ышаныч күрсәтеп калганнар. Ясин, Тәбрәк укылганнан соң, халык белән бергәләп тәүбә кылына. Моннан соң, электән килгән гадәт буенча, зираттан чыгып, яр буенда корбан ашлары ашала. Ә яңгыр теләгенең төп гыйбадәте – истиска намазы шул ук көнне мәчетләрдә укыла. Шыгырдан, Балтай, Байтирәк, Татар Согыты авылы татарлары бу урынга ел да бер аерым көнне килеп торганнар.
Бүгенгесе көндә Яңа Торын тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булган урын дип санала.
Нигә бу урынны чуашлар да изге итеп кабул иткәннәр соң? Бу җиргә бәйле күп вакыйгаларны мисал итеп китергә була. Картлар сөйләвенә караганда, зиратның тирә-ягында койма тотылмаган була. Бер тракторчы бу җирне сөрергә тотына. Тимер сабаны моның чытырдап сына. Колхоз икенче сабан китерә, барыбер сөрә алмыйлар. Тракторчысы да вафат була. Шуннан соң изге урынның кадерен аңлый башлаганнар. Колхозлашу вакытында, бу урынны сөреп, анда кыяр утыртып караганнар. Әмма ике ел рәттән бозлы яңгыр явып, үсемлекләрне харап иткән. Зират тирәсендә бала-чага мал ашаткан. Балалар шуннан соң авырган. Ул авыру балаларны татарлардан өшкертеп торганнар. Файдаларын да күргәннәр.
Нурислам Көсәинов шушы зиратны карап торучы кеше. Туксанынчы елларда тирә-ягына яңадан койма тоттырган, бүгенгәчә тәртибен карап тора, яз-көз зират җирен җыйдырта. Бу эштә аңа җирле чуашлар ярдәм итә.
"Моңа кадәр әтиемнең әтисе бу зиратны карап торган. Халык бик күп була иде монда, өчәр көн торалар иде. Монда сугыш вакытында һәлак булган болгар бабайлар күмелгән. Элек чуашлар бу урынга салкынрак карый иде. Хәзер мөнәсәбәт башка. Чөнки алар казалар күргәләделәр. Бер җирле яшь ир зират өстендә печән чапкан, ул үлгән. Аннары әнисе сукырайган. Аңа кадәр дә бу зират белән бәйле шундый вакыйгалар булган, шуңа күрә хәзер бу җирне алар да изге итеп күрә”, - ди Нурислам әфәнде.
Йомгак.
Безнең бабаларыбыз гаделлек, иминлек, туганлык кебек төшенчәләргә табынып яшәгәннәр, тарихка саклык белән караганнар. Без аларның теләкләрен дәвам итәргә, алар кадерләгәнне кадерләргә, саклаганны сакларга тиешбез. Алар үзләре исән чакта безне тарихыбыз, ата – бабаларыбыз рухы белән бәйләп тоталар. Ә алардан соң без киләчәк буынны шуңа өйрәтергә тиешбез. Галим Тәлгать Галиуллин килер буыннар турында һәркемгә уйланырлык фикерләр әйтә: “Киләчәк буыннар үзләренең тамырларын белергә тиешләр. Башкача булганда, җәмгыятьне маңкортлар, үз тарихын белергә теләмәгән, бер көн белән яшәгән нәселсез адәмнәр явыз саранча болыты шикелле басып китәчәк”, - ди ул. Үз иленең, төбәгенең, туган авылының тарихын белү кешегә үзен “Кеше” буларак танырга ярдәм итә. Изгеләрне хөрмәтләү, ихтирам белән телгә алу безнең кешелек сыйфатларын югалтмавыбызны, алдагы буыннар өчен күңелләребезнең тыныч булуын күрсәтә.
Тарих белән бәйләнеш булган, бар һәм киләчәктә дә булачак. Минемчә, һәр буын бу “Изге урын” нарны киләчәк буынга мирас итеп калдырачак.
Файдаланылган әдәбият:
Выбери путь
Кто грамотней?
Девятая загадочная планета Солнечной системы
Ночная стрельба
Груз обид