Проект эше. Сугышны кичкән бабам
Вложение | Размер |
---|---|
msgut_babay.docx | 22.81 КБ |
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы
муниципаль бюджет гомумибелем бирү учреждениясе
Азнакай шәһәре 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе
«Подвигу жить!» республика фәнни- практик конференциясе
Номинация (секция №3)
Сочинение
“Минем гаилә ядкяре” секциясе
(Моя семейная реликвия)
Эшне башкарды: 6 А сыйныфы
укучысы
Фәрхетдинова Нәзилә Марат кызы
Җитәкче:
Саргузина Гүзәл Рәсим кызы
Азнакай, 2020
План
1.Кереш өлеш. Сугыш кермәгән бер генә гаилә дә юк......................3б
2.Төп өлеш.. ...............................................................................................3б
1.Гаиләмә сугыш китергән яралар..................................................3б
2.Мәсгут Нәгыйм улының гаилә хәле..............................................3б
3. Бабам-фронтта..................................................................................4б
4. Бөек җиңүдә бабамның да өлеше зур...........................................4б
5. Фронтовик Анатолий Гайнов хаты.............................................4б
3.Йомгаклау. Нәсел тарихын әбиебез дәвам итә...............................4б
Вакыт тормышыбызда күп нәрсәне хәл итә: ул әле якынайта, әле ерагайта, безне шатландыра һәм кайгыларга сала. Бирә, я тартып ала, көчле итә, я бөтенләй мескенләндерә, артка алып ыргыта, я алга күчереп куя, хатирәләрне хәтердән юып ала яки кабат искә төшерә. Вакыт уйландыра... Әйе, Бөек Җиңү алып килгән яздан соң 75 ел вакыт үтеп тә киткән. Күпме кешене әтисез, әнисез калдырган, ятимлек ачысында тилмерткән, балаларын харап иткән сугыш һәр гаиләдә үзенең эзен салгандыр. Капака саен санап китсән дә, бу кара кайгы кермәгән йорт калмагандыр. Сугыш! Син кешенең бәхетен урлап, рухын сындырырга, юк итәргә, колга әйләндерергә, кешеләрне тезләндереп, алар өстеннән хакимлек итәргә теләгәнсеңдер. Ләкин бер нәрсәне аңламагансың: илемнең курку белмәс батыр уллары, кызлары гына түгел, бишектә яткан сабыйлары да күтәрелгән бит бу сугышка. Юкка түгел, ә Бөек Җиңү яулау өчен күтәрелгәннәр.
Без - бәхетле балалар,
Без сугышны белмибез.
Җиңү көнен якынайткан
Батырларны зурлыйбыз,
дип сүземне дәвам итәм. Безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән ул сугыш. Юк, яу кырында ятып калмаган безнең бабай. Ризыгы өзелмәгәнгә,сулар һавасы, гомере бетмәгәнгә күрә, туган нигезенә кайту насыйп булган аңа. Туган авылының һавасы, Җир ананың изге туфрагы тартып, чакырып кайтарган аны. Ул бит безгә Җиңү алып кайткан!
Мин бу эшемдә туган ягына исән - сау әйләнеп кайткан, бәхетле көннәрне күрү насыйп булган бабам турында сөйләп үтәсем килә.
Лотфуллин Мәсгут Нәгыйм улы - минем дәү бабам, әтиемнең бабасы. Ул 1922 нче елның 15 нче декабрендә Азнакай районы Әсәй авылында Маһибәдәр һәм Нәгыймулла гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Ул вакытта гаилә тормышлары да җиңелдән булмаган. Аның әтисе бик оста куллы тимерче булган. Кешеләргә чиләкләр, савыт-сабалар ясап биргән, шуның белән көн иткәннәр. 11 баладан 3 се генә исән калган балалары арасында Мәсгут бабай иң озын гомерлесе була. Ул 1939 нчы елда Бөгелмә шәһәренә ФЗӨгә укырга керә. Аны укып чыкканнан соң, Башкортстан Республикасы Дема поселогы янындагы тимер юл станциясендә төзәтүче булып эшли. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 нче елда хәрби хезмәткә алына.
1943 - 1945 нче елларда ул 3 нче Украина фронтында өлкән сержант була. Аннан 1945-1947 нче елларда Одесса шәһәрендә 61 нче гвардиянең командиры булып хезмәт итә.
Туган якларына бабам сугыштан 1947 нче елда гына әйләнеп кайта . 1948 нче елда Әсхәдия әбием белән гаилә корып җибәрәләр. Алар бергә 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
Сугыштан соңгы елларда Мәсгут бабай “Кичү” колхозының рәисе, амбар мөдире, “Карл Маркс” исемендәге колхоз рәисе, 1960-64 нче елларда “Чапай” исемендәге колхоз рәисе булып эшли.
1983 нче елда лаеклы ялга чыккач та, әбием белән бик матур гомер итәләр алар. Бабам “3 нче дәрәҗә Дан”, “Кызыл йолдыз”орденнары кавалеры.
Мәсгут бабай белән фронтта булган Курган өлкәсеннән Анатолий Гайнов ике арада җылы хатларын бер дә өзми. Җиңү бәйрәме уңаеннан язылган котлау открыткалары әбиемнең гаилә альбомында бүген дә саклана.
“Бабагызның сугышта алган яралары әле бик күп еллар үзен сиздереп торды,- ди әбием. –Баш тиресендәге пуля кыйпылчыклары берничә елдан соң да тирене тишеп чыктылар”,-дип сөйли ул.
Әйе, күпме кешегә кайгы-хәсрәт китерде Бөек Ватан сугышы. Күпме гаиләләргә үтеп керде, бихисап балаларны ятим калдырды, әти-әниләрне баласыз итте Бөек Ватан сугышы! Чарасызлыктан тешләрен кысып түзгән тол апалар, газиз әниләр, гөнаһсыз сабыйлар. Барысын да, барысын да күргән алар. Инде бик күпләре арабызда юк.
Минем бабам да бүгенге матур, бәхетле көннәрне күрә алмады. Ни дисәң дә, сугыштан алып кайткан тән яралары – җан яралары да булып торганнардыр инде. 1994 нче елда ул бу якты дөньядан мәңгелеккә китте. Ә әбием бүгенге көндә дә исән-сау. Ул да 90 яшен тутыра быел. Безгә - оныкларына шундый матур, якты тормыш бүләк иткәне өчен, бабабызны бары тик хөрмәт белән генә искә алабыз.
Ә мин язмамны тәмамлап, алдагы тикшеренү эшендә бабама “Кызыл йолдыз” орденының кайчан һәм ни өчен бирелүен тикшерергә дип максат куйдым.
1.Гаилә архивыннан. Истәлекле фотолар.
2.Гаилә архивыннан. Анатолий Гайнов хатлары.
Рисуем тыкву
В поисках капитана Гранта
Три загадки Солнца
Самый богатый воробей на свете
Два петушка