Эзләнү-тикшеренү эшендә татар халкының чигү тарихы һәм төрләре, бизәкләре турында мәгълүмат бирелә.
Вложение | Размер |
---|---|
gailmnen_kaderle_yadkare_fnni-gamli_konferentsiyag_esh.docx | 590.46 КБ |
Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районыны
“Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Фәнни-эзләнү эше
Тема:
«ШӘҖӘРӘЛӘР— НӘСЕЛ АГАЧЫ»
Эш юнәлеше:
«Гаиләмнең кадерле ядкәре»
Эшне башкарды: Гильмутдинова Камилә Ринат кызы,
8 нче сыйныф укучысы
Фәнни эшнең җитәкчесе :
Сәгыйтова Минзифа Хәбир кызы.
Эчтәлек
Кереш ……………………………………………………..................…...3
I Татар халкының чигү тарихы, чигү төрләре.
II Ашъяулык, сөлге чигү кагыйдәләре. Әбиемнең сөлгесе.
Йомгаклау ....................................................................................................7
Файдаланган әдәбият ..................................................................................7
Кушымта .......................................................................................................8
Кереш
Әбиләрдән калган сандыкларда
Сакланалар асыл зиннәтләр
Киндерләргә язып тарихларын
Сандыкларга салган милләтләр.
Эзләнү-тикшеренү эшенең актуальлеге:
Татар халкы — искиткеч тырыш, эшчән халык. Ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Белгәнебезчә, һәрчак матурлыкка, сәнгатькә омтылып яшәгән. Бу — татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-ашъяулыклары, чыбылдыклары, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклары күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре булып торадар. Бу — халкымның күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе. Минемчә, бу кул эшләре үрнәкләрен өйрәнергә, сакларга кирәк. Үзебезнең дә чигәргә, кәрзин үрергә өйрәнергә мөмкинчелекләребез бар. Эзләнү–тикшеренү эшенең объекты: татар халкының чигү тарихы, чигү төрләре. Эзләнү-тикшерү эшенең предметы: ашъяулык, сөлге чигү кагыйдәләре; әбиемнең сөлгесе. Максаты: татар халкының чигү тарихын, төрләрен ачыклау һәм милли чигү технологиясе буенча кул эшләрен башкарырга өйрәнү. Гаиләбез ядкәре белән танышу.
Эзләнү – тикшеренү эшенең бурычлары:
I Татар халкының чигү тарихы, чигү төрләре.
1.Татар халкының чигү тарихы
Күп гасырлар буе чигү кием- салым һәм көнкүреш әйберләре бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып килгән. Чигү эшен җитен, йон, төсле ефәк җепләр, металл (алтынлы, көмешле) җепләр белән, шулай ук , энҗе, мәрҗән, ялтыравыклы сәдәпләр һәм асылташлар белән аралаштырып эшләгәннәр.
IX-X гасыр казылмаларында археологлар еш кына ялтырап торган бизәкләр белән тегелгән борынгы киемнәр табалар. Бүгенге көнгәчә сакланган алтынлап чигелгән әйберләр үзләренең гаҗәеп матурлыклары белән таң калдыра.
XVIII-XX гасырларда чигү белән һәр җирдә шөгылләнгәннәр. Чигүне ике төргә бүлеп йөрткәннәр: шәһәрчә һәм авылча. Шәһәр чигүенә Көнбатыш модалары йогынты ясаган. Халык чигеше (авылча) элеккеге традицияләрне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны үз эченә алган. Авылларда кыз балаларны кул эшенә: эрләү, туку, чигү, челтәр бәйләүгә өйрәтүне 5 яшьтән үк башлаганнар. Инде 15 яшькә җиткән кыз бала үзенә бизәкләп чигеп эшләнгән бирнә әзерләгән. Кулланылышына карап (күлмәк, алъяпкыч, сарафан, сөлге-тастымал, эскәтер һ.б.), һәр әйбер үзенә генә хас декоратив бизәкләр белән чигелгән. Гасырлар буе һәр халык үзенчәлекле чигеш алымнарын, колоритын (төсләр балкышын) һәм орнаментларын булдырган.
Казан татарлары сәнгатендә чәчәк бәйләмнәре рәвешендәге композицияләр киң таралган. Чәчәк бәйләмнәрен бик тә нечкә һәм нәфис бөгелгән сабаклар һәм эре-эре чәчәкләр белән ясыйлар, алар арасына вак чәчәк мотивлары һәм бөреләре урнаштырыла. Бер үк сабакта еш кына тюльпан, георгин, канәфер, роза, мәк, ромашка һ. б. чәчәкләрнең мотивларын күререгә мөмкин. Күп кенә очракларда бизәлә торган җирлек өстендә андый чәчәк бәйләмнәре тыгыз тасма сыман бизәк ясыйлар. Чигелгән әйберләрдә кайвакыт кош, бал корты, күбәләк сурәтләре очрый, алар чәчәк-үсемлек бизәгенә якынайтып бирелә.
Орнамент-грек сүзе, “бизәү” дигәнне аңлата. Орнаментлар- элементлар чиратлашу, кабатланудан торган бизәк. Төрле милләт халыкларының чигү төрләре, орнаментлары аерылып торган. “
2.Чигү төрләре
Чигүдә бүгенге көндә кулланыла торган төрләр: “сабак” җөе, “атлас сыман шома” җөй, “төенле” җөй, “тамбур”, ике яклап шома чигү, ”рококо”, нәфис шома чигү, “хач“ чигүе.
“Сабак” җөе техникасында эшләгәндә уңга яки астан өскә таба чигелә. Атламнарны артка атлатып ясыйлар. Шул ук вакытта һәр яңа атлам алдагысының яртысына чыга. ”Сабак” җөе ясаганда, җеп җөйнең бер генә ягында: уңда я сулда гына булырга тиеш . Эш барышында җепнең торышын үзгәртергә ярамый.
Зур формаларны, пейзажны чиккәндә атлас сыман шома җөй белән чигәләр. Аны тукыма күренеп тормасын өчен, ”сабак” җөен бер-берсенә бик якын китереп, туры һәм кире юнәлешләрдә чигәләр.
”Төенле” җөй ярдәмендә күләмле кабарынкы өслек ясарга була. Төеннең эрелеге җепне күпме чолгауга бәйле. ”Төенле” җөйне энә күзе турысында калынаеп тормаган нечкә озын энә белән ясыйлар. Кытыршы (тупас) булмаган теләсә нинди җеп ярый.
Татар кул эше осталары тамбур белән яратып чиккәннәр, аның асылы бизәкнең буыннарын барлыкка китергән бер үк төрле атламнар - чылбырлар ясап баруга кайтып кала. Атламнарның рәвеше буенча зур атламнар ясап чигелгән түбән тамбурны (элмә), вак атламнар ясап чигелгән югары тамбурны аералар; югары тамбур кабарып торган бау рәвешендә була һәм “күперткән элмә” дип атала. Тамбур энәсе яисә ыргак белән чиккәннәр, соңрак тамбур машиналары барлыкка килгән. Тамбур җөе - берсе эченнән икенчесе чыгарылган элмәкләр чылбыры. Җепнең калынлыгына һәм атламның озынлыгына карап, элмәкләр төрле зурлыкта була.
Зур булмаган үсемлек тибындагы бизәкләрне ике яклап шома чигү белән чигәләр. Җимешләрне туры шома чигү белән, вак яфракларны кыек шома чигү белән, ә яфракта эз булганда, һәр якны кырыйдан уртага таба кыек шома чигү белән чигәләр. Таҗ яфракларын нур сыман атламнар белән кырыйдан үзәккә таба чигәләр. ”Рококо” җөе чорнап ясала. Бу җөйне “энәне артка кадап” ясыйлар. Калынрак җеп алына һәм аны энәгә күбрәк чорныйлар. Бу ысул белән ромашка, хризантема, розалар чигәр өчен тукыма, мулине, киерге, озын нечкә энә кирәк. Нәфис шома чигү бер төстән икенчесенә сизелер-сизелмәс күчүен күзаллый. Атламнар һәр рәттә озынлы-кыскалы чигеләләр, алар арасындагы бушлык икенче төстәге җепләр белән чигеп башкарыла.
Хач чигүе сөлге, үрелешле калын тукымада яисә канвада башкарыла. Хач чигүе бер-берсе белән кисешүче ике диагональ атлам белән башкарыла. Барлык өске атламнар бер юнәлештә ятарга тиеш. Дөрес ясалган хач сул якта бер юнәлештәге: вертикаль яисә горизонталь сызыклар буенча тигез буйлар барлыкка китерә. Хач чигүе белән гадәттә сөлге башлары чигелә. Чигешләр шома итеп, орнаментлап, декоратив бизәкләп ясалган.Шома чигү бизәкләре бизәлүче өслек белән җиңел кушыла һәм күләм барлыгы сизелми. Үсемлек, җәнлекләр, кошлар белән бизәлгән чигешләр декоратив өслек тәшкил итә.
Орнаментлап чигү бизәкләрнең, андагы элемент группаларының билгеле эзлеклелектә кабатлануы белән үзенчәлекле. Хәзерге көндә канва тукымада чигү модада. Канва тукымага бизәкләр төшереп “крестик” алымы белән чигәләр.
II Ашъяулык, сөлге чигү кагыйдәләре. Әбиемнең сөлгесе.
Чигүгә әзерлек берничә этаптан тора (кушымта 1.): 1. Тукыманы эшкә әзерләү
2. Рәсем урынын билгеләү
3. Күчергеч кәгазь ярдәмендә тукымага рәсем төшерү
4. Чигеләчәк тукыманы киергегә кидерү
5. Мулине киләбен эшкә хәзерләү
6. Җепне кәтүктән кисеп алу, энә саплау кагыйдәләре
7. Чиккәндә җеп очын тукымага төенсез генә беркетү
8. Чигелгән әйберне тулысынча эшкәртү
2.Әбиемнең сөлгесе
Минем әбием – Садыкова Равия Корбан кызы. Ул 1937 нче елда Сөендек авылында туган. Хәзер аңа 82 яшь. Әбием кечкенә чагыннан ук чигү белән шөгыльләнгән. Үзенең курчак күлмәкләрен чигеп матурлаган. Ә 13 яшендә әбиемне әнисе сөлге чигәргә өйрәткән. Әбиемә бу эш бик ошаган һәм ул сөлгеләр чигәргә тотынган. Аның беренче сөлгесе “Хәерле иртә” дигән язу белән булган. Еллар үткән саен, әбием чигәргә остара барган. Әбиемне әнисе йон җебеннән оекбашлар, кафтаннар бәйләргә өйрәткән. Кызлар белән җыелышып, җырлар җырлап, түгәрәк өстәл артында бәйләгәннәр, чиккәннәр. Әбиемнең чиккән сөлгеләрен сабантуйларга да сорап ала торган булганнар.
1960 нчы елда әбием бабам Сибишов Рәхимҗанга кияүгә чыккан. Әбиемнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә үзе чиккән сөлге булган. Киндер тукыманың ике кырыена “крестик” алымы белән кызыл һәм кара җепләр белән чәчәкле бизәк чиккән. Сөлгенең ике башы да челтәр белән бизәлгән. Без бу сөлгене гаиләбезнең ядкаре итеп саклыйбыз. Әбиемнең кул эшләре йортларыбызның түрендә эленеп торалар, алар – безнең горурлыгыбыз!
Йомгаклау
Әлеге фәнни-тикшеренү эшне башкарганда мин татар халкының чигү тарихы һәм төрләре, бизәкләре турында мәгълүмат тупладым. Әбиемнең тормышы, аның чигешләре белән таныштым. Үзем дә чигү белән кызыксынып, сөлге чигә башладым. Борынгы чигүләрнең гаҗәеп бизәкләре сандык төпләреннән табылып, осталарыбыз кулы белән өр-яңа җирлеккә төшсен, аларның матур хезмәтләренә карап күзләр куансын, күңелләр юансын иде дигән нәтиҗәгә килдем.
Файдаланган әдәбият
Кушымта1.
ЧИГҮГӘ ӘЗЕРЛЕК
Чигүгә әзерлек берничә этаптан тора:
1. Тукыманы эшкә әзерләү
1) Тукыманы кер юу әйберләре белән юарга, беразга йомшак сөлгегә урап алып киптерергә.
2) Тукыманы үтүкләргә, суынганчы җәелгән килеш тотарга.
3) Тукыма кырыйларын тигезләп кисәргә. Моның өчен тукыма кырыеннан бер җепне суырып чыгарырга һәм аның эзе буйлап кына кисәргә. Шушы ысул белән чигеләсе тукыманың иңен һәм буен билгелиләр. Чигеп бетергәнче артык кырыйларны кисми торырга да ярый.
4) Тукыма кырыйлары сыпылып чыкмаслык итеп, кәтүк җебе белән эшкәртергә.
2. Рәсем урынын билгеләү
1) Чигү әйбернең уртасында башкарыла.
Тукыманы 4 кә бөкләргә. Бөкләнгән эзләрдән энәне алга атлатып, җеп салып чыгарга. Уртаны сызгыч һәм карандаш ярдәмендә дә билгеләргә була.
2) Чигү салфетка почмакларында башкарыла.
Тукыманың һәм чигеләчәк бизәкнең күчәр сызыкларын билгеләп, почмакларның уртасын табарга. Чигеш бизәге белән тукыманы, күчәр сызыкларын тәңгәл китереп, бер-берсенә салырга.
3. Күчергеч кәгазь ярдәмендә тукымага рәсем төшерү
1) Өстәл өстенә әзерләнгән тукыманы җәеп салырга.
2) Күчәр сызыкларын тәңгәл китереп, рәсемле кальканы тукыма өстенә куярга.
3) Капма-каршы якларыннан кальканы тукымага башлы энәләр белән беркетергә.
4) Тукыма белән бизәк арасына күчергеч кәгазьне урнаштырырга. Күчергеч кәгазьнең буяулы ягы тукымага тиеп торырга тиеш. Тукыма артык буялмасын өчен, буявын мамык белән сөртеп алырга.
5) Бизәк контурын очлы карандаш белән йөртеп чыгарга.
4. Чигеләчәк тукыманы киергегә кидерү
1) Киергенең кечкенәрәк түгәрәген өстәл өстенә куярга һәм тукыма белән капларга.
2) Зуррак түгәрәкне өскә куеп, тукыманы кыстырып куярга.
3) Винт ярдәмендә зуррак түгәрәкне кысарга.
4) Тукыманы буй һәм аркау җеп юнәлешләрендә тартып тигезләргә.
Әгәр тукыма киергедән кечерәк булса, аның кырыйларына тукыма кисәкләре ялгап, зурайта төшәләр. Чигеп бетергәч, ялгамнар сүтеп алына.
5. Мулине киләбен эшкә хәзерләү
Чигү алдыннан мулине киләбен эшкә әзерләргә кирәк. Җеп киләбен тарата төшеп, төенле урыныннан икегә кисәләр. Чиккәндә бизәк төсенә туры килгән җепне тиз генә табып алу өчен, җепне төсләргә “аеручы” картон кисәкләре хәзерлиләр. 15—20 см озынлыкта, 4 см киңлектәге картон кисәгенең озын яклары буенча 1 әр см лы нокталар куела, һәр 2 см саен ике яклап кайчы белән ярыклар ясала. Бу кисемнәрдән башлап, җепне чолгыйлар. Бер кисәк картонда бер төснең берничә төсмерен урнаштырып була (куедан сыеккача).
6. Җепне кәтүктән кисеп алу, энә саплау кагыйдәләре
Чигүне тиз башкаруда җеп озынлыгын дөрес сайлау әһәмиятле. Җеп кыска булса, ешрак сапларга туры килә, ә озынрак булса — чуала, төенләнә. 50—60 см озынлыктагы җеп уңайлы була. Тасмалар белән үлчәми генә дә, үзеңә җайлап, җеп озынлыгын билгеләп була.
1) Җеп очын тотып, аны терсәк аша бер кат урыйлар да кайчы белән кисәләр .
2) Җеп очын сул кулга тотып, уң кулның иңбашына-ча сузалар да шул озынлыкта кисеп алалар.
Җеп энә күзенә уңай керсен өчен, аның очын кыеграк итеп кисәләр. Очларын җеп катылган юнәлештә, күбесенчә сәгать угы юнәлешендә бөтерә төшәләр. Энәне сул кулга тотып, күзен яктыга юнәлтәләр һәм уң кул белән җепне саплыйлар.
7. Чиккәндә җеп очын тукымага төенсез генә беркетү
Чиккәндә җепкә төен ясамыйлар. Чигүнең сул ягы пөхтә, чиста булырга тиеш. Җеп очы тукыманың уң ягында чигеш башкарылачак урынга беркетелә. Җеп очын беркетүнең берничә ысулы бар:
1) Бер генә катлы җеп гади атлам ысулы белән алга 3—4 адым ясап беркетелә.
2) Җеп ике катлы булганда, энәгә аның ике очын саплыйлар. Тукымада бер атлам ясап, элмәк рәвешендәге очын калдыралар һәм шул элмәк аша энәне чыгарып тарталар.
3) Җеп очын бармак очы белән тотып, тукыманың аскы ягында калдыралар һәм, энәне артка атлатып, кечкенә генә атлам ясыйлар.
4) Чигә башлаганда тукыма астында 6 см чамасы җеп очын калдырып торалар. Чигеп бетергәч, аны, энәгә саплап, чигеш белән тукыма арасына тартып кертәләр. 5)Чигеп бетергәч, энәне тукыманың сул ягында бер-ике атлам атлаталар һәм җеп очын чигеш астына кертәләр.
8. Чигелгән әйберне тулысынча эшкәртү
Төсле җеп белән чигелгән әйберне саклык белән җылымса суда юалар. Алдан чылатырга, кайнатырга, кайнар суга салырга ярамый. Юган әйберне шунда ук салкын суда чайкап сыгалар һәм сөлге яки җәймәгә урап киптерәләр.Азрак дымлы көе сул ягыннан үтүкләргә кирәк. Суынганчы төрергә ярамый, таралган хәлдә торырга тиеш.
Кушымта2.
Загадка старого пирата или водолазный колокол
10 осенних мастер-классов для детей
Ах эта снежная зима
Как нарисовать ветку ели?
Домик зимней ночью