Иҗади эш."Авылыбыз шагыйрәсе"
Вложение | Размер |
---|---|
nashi_zemlyaki.docx | 33.15 КБ |
МБОУ “Беденьговская основная общеобразовательная школа”
Тетюшского муниципального района Республики Татарстан
Районная конференция юных краеведов «Моё Отечество»,
посвящённая празднованию 75-й годовщины Победы
в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов
Номинация : Наши земляки
Тема исследовательской работы :
Авылыбыз шагыйрәсе Рауза Әхмәдиева
Автор работы: ученица 8 класса
Галеева Айгуль Наилевна
Руководитель: Гизятова Румия Минхадиевна ,
учитель татарского языка и литературы
с.Тат.Беденьга
2020
Эчтәлек:
I. Кереш ................................................................................4-5 нче битләр
II. Төп өлеш:
1.Рауза апа Әхмәдиеваның тормыш юлы ...................................6-7 нче битләр
2. Рауза апа Әхмәдиева иҗаты................................................... ........7-8 нче бит
III. Йомгаклау .......................................................................9 нчы бит
IV. Файдаланылган әдәбият ........................................................10 нчы бит
Кереш
Һәр төбәкнең, һәр авылның үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела.Безнең авылдашларыбыз арасында да районда, республика күләмендә танылган шәхесләр шактый. Һәм без, яшь буын, үзебез яши торган төбәкнең талантлы шәхесләрен, тарихын яхшы белергә тиеш.
”Безнең якташлар” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эшемә түбәндәге максатларны куйдым:
1.Бидәңге авылында туып үскән җирле шагыйрә, район газетасы хәбәрчесе Рауза апа Әхмәдиева , аның тормышы һәм иҗаты турында тирәнрәк мәгълүмат алу;
2.Яшь буынны сугыш чоры балалары тормышы һәм батырлыгы үрнәгендә тәрбияләү, аларда ватандарлык хисләре булдыру, сугыш чоры балаларына, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ихтирамлы һәм игътибарлы булырга өйрәтү;
3.Туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.
Эшемнең төп бурычлары:
- авылдашымның гаилә архивларын өйрәнү;
- тупланган материалларны анализлап, нәтиҗәләр ясау;
- якташ шагыйрәбезнең әсәрләрен, эшчәнлеген һәр укучы күңеленә сеңдерү;
- мәктәптәге укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Көтелгән белем нәтиҗәләре:
-якташыбыз турында мәгълүмат алу;
-эшчәнлекләрен анализлый белү;
-әңгәмә-дискуссияләрдә катнашу, үз фикереңне әйтү;
-милли үзаң формалашу, туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге уяту;
-үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.
Эшне башкару процессында мин кулланган методлар – интервью алу, гаилә архивы материалларын өйрәнү, чыганаклардан информация туплау.
Төп өлеш
1.Рауза апа 1940 нчы елның 10 сентябрендә Тәтеш районы Татар Бидәңгесе авылында дөньяга килә. Әтисе Имаметдин сугыш башланганчы колхозда кырчылык һәм төзелеш бригадиры, әнисе Зәйнәп гади колхозчы булып эшләгән. Сугыш чоры балаларына хас булган барлык авырлыкларны, ятимлек ачысын, кайгы-хәсрәтен –барысын да татып үсә ул. Еллар узгач, күңел төпкелләрендәге уйлары кәгазь битләренә түгелә:
Безнең буын нык һәм сабыр буын.
Сугыш авырлыгын без күрдек.
Әти булмаганга,газиз әни янда
Тормыш тәртәсенә җигелдек.
“Бу чорларның дәһшәтле көннәре безгә,1933-1942 нче елгы балаларга,бигрәк тә авырга туры килде.Безнең күпләребез ана сөтен дә туйганчы имә алмый үстек бит!..Без уенга күп тартылмый идек. Хәлдән килгәнчә,әниләргә ярдәм итәргә ашыга идек”,- дип сөйли Рауза апа, ул хәсрәтле елларны искә төшереп.
Рауза апа Әхмәдиева Олы Тархан мәктәбендә урта белем ала, Казан элемтә техникумын тәмамлый.
Рауза апа яшьтән үк җәмәгать эшләрендә актив катнашып үсә.Аның тормышы төрле вакыйгаларга һәм яңа кешеләр белән очрашуларга бай була. Ул телефонист та,саклык кассасында контролер да,элемтә бүлеге начальнигы да булып эшли.Авылдашлары, ышаныч күрсәтеп,аны авыл Советы рәисе, аннан парторг итеп сайлыйлар. Аңа, көннең нинди булуына карамастан, җәяүләп күрше авылларга барып йөрүләре җиңел булмагандыр, билгеле.Ул белемен күтәрү өстендә дә даими эшли:читтән торып, КДУның юридик бүлеген тәмамлый. 1988нче елдан 1995 нче елга кадәр Рауза апа мәктәптә балаларга белем бирә.
2006 нчы елда районыбызда мөслимәләр берлеге эшли башлый. Бидәңгедә әлеге берлекнең рәисе итеп Рауза апаны сайлыйлар.”Авылда абруйлы кеше. Шушында туып үскән, туган авылында гомер кичереп, җитәкче постларда тырышып хезмәт иткән...Оста оештыручы, шагыйрә. Ышанычыбызны аклар, ”[1]-диләр авылдашлары.
Әйе, Рауза апа Әхмәдиева халкының ышанычын тулысы белән аклый.Ул,Тәтештәге “Кадрия” мәчетенә йөреп, гарәп алфавитын, тәҗвид кагыйдәләрен үзләштерә.
Тора-бара мәчеткә газ кертүне дә башлап ул кайгыртып йөри: төрле урыннарга мөрәҗәгать итә, тиешле кешеләрне күреп сөйләшә. Ниһаять, 2008 нче елда мәчет бинасына газ кертелә.
Мәчеткә, дин сабагын өйрәнергә дип, мәктәп балалары да йөри башлый. Хәтта кайберләре,Тәтештә үткәрелгән бәйгедә катнашып, дипломнарга лаек була.
Ана кеше балалары белән чын-чынлап горурланып яши. Олы улы Ислам – югары белемле инженер, Илһамы - юрист, кызы Миләүшә - инглиз теле белгече. Оныклары да югары белемгә ия.
2. Рауза апа Әхмәдиева –авылыбыз шагыйрәсе, район газетасының актив хәбәрчесе. Үзен белә башлаганнан бирле район газетасы белән тыгыз элемтә торып, аның битләрендә авыл һәм аның хезмәт сөючән кешеләре тормышын яктыртып бара.
Ә бит барысы да укытучылары Кәмәрия апаның табигать турында өйдә инша язып килергә һәм шуларның иң яхшыларын район газетасына җибәрергә вәгъдә итүдән башлана.Ул чактагы мәктәп укучысы, үзенең туган ягының матурлыгын ак кәгазь битенә күчерә, күңеленнән чыккан хисләре барлык район халкына барып җитәр дип уйламый да. Әнә шул беренче карлыгачтан сон, аның мәктәп тормышы, иптәшләре турында язылган мәкаләләре дөнья күрә.Ә инде мәктәпне тәмамлап эшли башлагач, Рауза апа авылдашларының тырыш хезмәтен,үрнәк гаиләләрнең тормышын яктыртып, күпсанлы мәкаләләр яза. Аның сугыш чорына бәйле истәлек язмалары “Сугыш чоры балаларының истәлекләре” һәм рус телендә нәшер ителгән “Сборник воспоминаний детей войны “Украденное детство” җыентыкларына кертелгән.
70 нче елларда Рауза апа төрле темаларга шигырьләр иҗат итә башлый.
Алар гадилекләре, тормышчан булулары белән аерылып торалар.2003 нче елда шигырьләре “Шигъри тәлгәшләр” җыентыгында басыла, 2004 нче елда Рауза апаның “Туган җирем - туган төбәгем”дигән шигырьләр китабы дөнья күрә. Исеменнән үк күренгәнчә, шигырьләрнең күбесе туган авыл, аның гүзәл табигате, уңган-булган кешеләре хакында. Болар арасында “Туган җирем-туган төбәгем”,”Каеннарым-сез шаһиты безнең яшьлекнең”,”Туган авылым” һ.б.шигырьләрен күрсәтер идем.
Туган җирем,туган туфрагымда
Мин яшәдем, чәчтем, үстердем.
Көнкүрешемне хезмәт белән бәйләп,
Шөкер диеп гомер кичердем.
( “Туган җирем-туган төбәгем”)
Сугыш темасы Рауза апа иҗатында аерым урын били. “Үткәннәргә кайтаваз”,”Җир шарымы әллә кителә”,”...Алар”,”Аяз булсын һәрчак күгегез”шундыйлардан. Алар аша үткән сугышның фаҗигасен, газаплы көннәрен, толларның, ятимнәрнең ачы күз яшьләрен күргәндәй буласың.
Кошлар оча.Берсе яраланган.
Каурыйлары җиргә кадалган.
Сугыш кырларында үлеп калган
Канлы гәүдәләрен кем алган!? (”...Алар”)
Әниләр турында язылган шигырьләр күңелне аеруча дулкынландыра. ”Әниләр бәйрәме”, ”Әниемә”, ”Ана мәхәббәте” шигырьләрендә ана образы олылана.
Төн йокламый кем соң өстебезгә яба,
Туңмасын дип,балам-бергенәм.
Әни генә шулай сөя ала
Мамык кебек йомшак кул белән.( .”Әниләр бәйрәме”)
Рауза апа шигырьләре арасында төрле һөнәр ияләренә, иренә,бала-оныкларына,авылдашларына, дусларына атап язылганнары да шактый.
Бер-беребезгә уртак фикер белән
Үттек бергә,үттек янәшә.
Мең-мең рәхмәт сиңа,сәламәт бул,
Шат тормышта елмаеп яшә.
(“Тормыш иптәшем Равилга”)
Бүгенге көндә Рауза апа Әхмәдиева –авылыбызның хөрмәтле ак әбисе, тормыш иптәше Равил абыйның ныклы терәге, балаларының кадерле әнисе,оныкларының яраткан дәү әнисе булып, авылдашларының шатлык – борчуларын тынгысыз йөрәге аша үткәреп, бәхетле гомер кичерә. Алтын туйларын билгеләп үткән бу гаиләне районда да үрнәк гаилә буларак беләләр. “Безнең гаиләдә иҗат кешеләре күп,-ди Рауза апа.- Апам Хәдия Хәбибуллина- 8 китап авторы,Түбән Камада яши, ирем Равил, улларым рәсем ясарга оста булсалар, кызым Миләүшә шигырьләр яза. Унга якын шигыренә үзе көйләр яздырды,үзе башкара”.
Аның хезмәтләре югары бәяләнгән. Рауза Имаметдин кызы медальләр, дистәләгән грамоталар белән бүләкләнгән, Хезмәт ветераны исеменә лаек булган.
Тынгысыз җанлы,олы йөрәкле авылдашым Рауза апа Әхмәдиева бүген дә кешеләргә рухи байлык өләшә.”Дини мәҗлесләргә барганда, дәрескә әзерләнгәндәй әзерләнеп барам”,- ди ул. Мөнәҗәтләр, вәгаьзләр аша авылдашларына әхлакый тәрбия бирә.Саубуллашканда:“Ватаным Татарстан”газетасының “Туган җир”рубрикасына җир хуҗалары темасына мәкалә язу өстендә эшлим”, - дип уртаклашты үзенең иҗат планнары белән Рауза апа. Без аңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телибез.
Йомгаклау
Рауза апа Әхмәдиева иҗат уты белән янганда, дан турында да, мал турында да уйламый. Әйе, иҗатчы иң беренче нәүбәттә кешеләр йөрәгенә иман, игелеклелек орлыклары салырга тиеш. Мондый сәләткә ия кешеләр сирәк очраса да, нәкъ менә алар мәдәниятебезнең, җәмгыятебезнең яшәешен һәм үсешен билгели, халыкның рухи хәзинәсен баета. Тормышның һәр мизгелен, табигатьнең серле яшәешен, кешеләр күңелен нечкә йөрәгең аша үткәреп шигырь телендә әйтә алу - ул зур бәхеттер.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: һәркем үз язмышын үзе яза.
Аның өчен бәхет –шигърият, иҗат, газиз халкыңа хезмәт итү. Туган авылында
яшәп, шунда иҗат итеп, безне үзенең шигырьләре, мәкаләләре белән сөендерә алуы – безнең өчен чиксез горурлык!
Бу эшемнең теоретик һәм гамәли әһәмияте шунда – халкыбыз тарихының тагын бер бите өйрәнелеп, ил язмышында тоткан урыны ачыкланды, төбәк тарихын мәктәпләрдә өйрәнүдә укучылырга милли - төбәк компоненты рәвешендә кулланма булырлык материал булдырылды. Әлеге хезмәтем мәктәптә үткәрелә торган тематик кичәләр,татар теле һәм әдәбияты дәресләре өчен файдалы материал булып хезмәт итәр дип уйлыйм.
Файдаланылган әдәбият
Р.Әхмәдиева. Без мәчеттә шулай укыйбыз.- Тәтеш таңнары, 13 март, 2013, №19
Р.Әхмәдиева. Күзләреннән таныдым.- Тәтеш таңнары,18 апрель, 2014,№56
Р.Әхмәдиева. Туган җирем - туган төбәгем. – Тәтеш, 2004.
Г.Таҗетдинова.”Гомерлек хезмәттәшлек”.-Тәтеш таңнары,13 ноябрь,2013, №85
Һ.Хәбибуллина. Бизәкле авылы-Бидәңге. – Түбән Кама, ”Ихлас” нәшрият-полиграф комплексы, 2010.
[1] Һ.Хәбибуллина. Бизәкле авылы-Бидәңге. – Түбән Кама, ”Ихлас” нәшрият-полиграф комплексы, 2010,82 б.
Стеклянный Человечек
Сверчок
Рукавичка
Одеяльце
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка