инша
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_2017.docx | 17.21 КБ |
Туган тел дип әйтүгә, Габдулла Тукай язган, бәләкәйдән үк әбием сөйләгән һәм көйләгән шигырь юллары искә төшә:
И туган тел, и матур тел,
Әткәм, әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Минем туган телем – татар теле. Ул, чынлап та, бик матур, бик моңлы, сандугачлар көнләшерлек тел. Ул минем өчен әткәм-әнкәм кебек үк якын. Туган телен белмәгән, аны санга санамаган кешенең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.
Мин Ижау шәһәрендә тудым, рус балалар бакчасына, рус мәк- тәбенең 1-3 классларына йөрдем. Гаиләмдә дә, әтием рус булганлыктан, рус телендә генә сөйләшә идек. Яңа Нугай авылына, дәү әниемә кунакка кайткач та, русча аралаштык. Дәү әниемнең безгә карап көрсенгәнен, ул вакытта мин һич тә аңламый идем.
Өч ел элек без әнием белән дәү әниемнәргә яшәргә күчер кайттык мәжбүр булдык. Хәзер әнием белән дәү әнием гаиләдә гел татарча сөйләшәләр, дәү әнием кичләрен миңа татар телендә әкиятләр сөйли, төрле жырлар жырлый, шигырьләр өйрәтә. Шул әкиятләр, шул моңнар мине татар телен яратырга, өйрәнергә, татарча сөйләшергә этәргеч булдылар. Ижауда вакытта татарча бер жирдә дә сөйләшеп булмый иде. Яңа Нуғайга кайткач, мин урамда татарча сөйләшеп йөргән кешеләрне күреп бик аптырадым, сүзләрен бер дә аңламый идем. Хәзер менә аларны тыңлавы күңелемә рәхәтлек бирә. Ничектер алар миңа бик якын булып, туган кебек тоелалар. Ә мәктәптә татар теле дәресләренә бик теләп йөрим, татар телендәге кичәләрдә катнаша алуыма бик сөенәм. Татар телен өйрәнү безгә рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич тә комачауламый. Мин бөтен фәннәрдән “бишле” билгесенә генә өлгәшәм.
Тик менә яшьтәшләремнең әти – әниләре татарча сөйләшеп тә, татарлар арасында яшәп тә рус телендә генә аралашулары миңа бик тә сәер тоела. Нигә соң без шул хәлгә барып життек? Бу сорау мине бик борчый, ләкин әлегә бу сорауга жавап таба алмыйм.
Әбием, йокларга ятканда, әкрен генә башымнан сыйпый: "Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!" − ди. Мин, әлбәттә, үземнең туган телемне саклармын һәм яратырмын. Әбием васыят итеп әйткән сүзләрне беркайчан да онытмам. Балаларымны татар әкиятләреннән, татар моңнарыннан мәхрүм итмәм. Мине татар дөньясына алып кергән дәү әниемә зур рәхмәт. Туган телгә сөю, ихтирам чыннан да иң башта үз гаиләңнән башлана икән. Мин моны ачык аңладым.
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
«Отдел образования» Администрации муниципального района Краснокамский район Республики Башкортостан
На республиканский конкурс сочинений
«Пою мою республику», посвященный Дню
Республики Башкортостан и Году экологии в России
Минем гаиләдә һәм җәмгыятьтә туган тел.
(Мой родной язык в семье, обществе.)
Выполнила: Омарова Кристина, ученица 7 класса
Муниципального бюджетного общеобразовательного
учреждения «Средняя общеобразовательная школа
с.Новонагаево» муниципального района Краснокамский
район Республики Башкортостан
(МБОУ СОШ с.Новонагаевово МР Краснокамский район РБ)
Учитель: Акмалова Луиза Рашитовна
2017 г.
БАШҠОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАҺЫ МӘҒАРИФ МИНИСТРЛЫҒЫ
Башҡортостан Республикаһы Краснокама районы муниципаль
район Хакимиәтенең «Мәғариф бүлеге»
Башҡортостан Республикаһы көнөнә һәм Рәсәйҙә экология йылына арналған «Республикамды данлайым» иншалар конкурсына
Минең ғаиләлә һәм йәмғиәттә туған тел.
(Мой родной язык в семье, обществе.)
Башҡарҙы: Омарова Кристина,
Башҡортостан республикаһы Краснокама районы
«Яңы Нуғай ауылы урта дөйөм белем биреү мәктәбе»
муниципаль бюджет дөйөм белем биреү
учреждениеһының 7 класс уҡыусыһы
Уҡытыусы: Аҡмалова Луиза Рәшит ҡыҙы
2017 й.
Волшебная фортепианная музыка
Снег своими руками
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Рукавичка
Мороз Иванович