инша
Вложение | Размер |
---|---|
dokument_microsoft_office_word_6.docx | 13.73 КБ |
МИНИСТЕРСТВО ОБРАЗОВАНИЯ РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
«Отдел образования» Администрации муниципального района Краснокамский район Республики Башкортостан
“Минем дәү әтием”
Выполнила: Исламова Ализа, ученица 4 класса
Муниципального бюджетного общеобразовательного
учреждения «Средняя общеобразовательная школа
с.Новонагаево» муниципального района Краснокамский
район Республики Башкортостан
(МБОУ СОШ с.Новонагаевово МР Краснокамский район РБ)
Учитель: Акмалова Луиза Рашитовна
Мин 3 класс укучысы Исламова Ализа. Без Яңа Нугай авылында дәү әтием һәм дәү әниемнәр белән күрше генә торабыз. Мин аларга көн саен кереп хәлләрен белеп чыгам, ә ял адыннан кунып та калам. Аларның кунак бүлмәсе стеналарына бик куп фотосүрәтләр эленгән. Беркөнне күзем хәрби киемдәге бер солдатка төште. Мин аңа бик озак карап яттым, йоклап киткәнемне дә сизмәгәнмен.
Ә төшемдә минем яныма шул солдат килеп: “И, минем бәләкәй кызым, дип мине сөйде.” Кем соң ул? Ни өчен ул миңа шундый жылы итеп карый, мине рәхәт итеп сөя. Бу турыда мин дәү әниемнән сорарга булдым.
Бу минем дәү әниемнен әтисе Әхмәтов Галимнур Миңнеәхмәт улы икән. Ул 1942 елның июнь аеннан башлап Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм Икенче Прибалтик фронтында курку белмәс, кыю элемтәче булып хезмәт иткән. Нинди генә шартлар булмасын, дивизияны элемтәсез калдырмаган. 1945 елның 20 февраленнән 23 февраленә кадәр мз. Межениэки районында булган каты сугышларда карт дәү әтием үзен батырларча тота. Каты ут астында ул дүрт көн эчендә 5 тапкыр дивизия штабыннан батареяга тиклем линия суза, 27 порывны юк итә. Бу исә хәрби бурычны уңышлы үтәп чыгарга ярдәм итә. Күрсәткән батырлыклары өчен минем карт дәү әтием “За оборону Сталинграда” медале, ике тапкыр “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Галимнур Миңнеәхмәт улы Жиңү белән туган ягыбызга әйләнеп кайта. Алар карт дәү әнием белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр, бик бәхетле тормыш көтәләр. 1956 елда гына дәү әтием якты дөньядан китә.
Мин карт дәү әтием белән горурланам, аның батырлыкларын һичкайчан онытмам. Ә инде Жинү көнендә мин аның фотосүрәте белән “Үлемсез полк”та катнашачакмын.
Пока бьют часы
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Мороз и заяц
Привередница
Прекрасное далёко