Хәзерге заманда почта хезмәтенең әһәмияте.
Вложение | Размер |
---|---|
8_bitle_hzerge_zamanda_pocht_kyska.docx_gotovyy.docx | 379.78 КБ |
Эчтәлек
І. Кереш.__________________________________2
ІІ. Төп өлеш.______________________________ 3
ІІІ. Йомгак._______________________________7
IV. Кулланылган әдәбият.___________________8
Аңлатма язуы
Без кайвакыт, интернетка алданып, сәгатьләр буена компьютер каршында утыргач, әбиләр яшь вакытта ансыз гына ничек яшәгән икән, дип уйланырга мәҗбүр булабыз. Яңалыкларын да шуннан укыйбыз, һава торышын да иртән торуга ук интернеттан карап беләбез… Почтаның заманча формасы кебек инде ул хәзер. Ярый, интернеты бер хәл, ә менә почта булмаса?! Журнал килмәячәк, пенсия өйдән-өйгә кереп өләшенмәячәк, хат-телеграммалар да йөрмәячәк, ягъни мәсәлән. Газета-журнал өләшенмәгәч, без кая барырбыз…
Проектның актуальлеге.
Җир шарында яшәүче халыкның бер-берсе белән аралашуын тәэмин итүче бу хезмәт интернет челтәре чолгап алган заманда да актуальлеген югалтмый. Кешеләрнең ихтыяҗы аңа һаман зур. Почта хатлар аша ерак араларны якынайтып, хис-кичерешләрне җиткерергә, вакытлы матбугат басмаларын тарату өчен кирәк. Шуңа күрә хат ташучыны һәр йортта диярлек көтеп алалар. Хәзерге заманда хат язышуларны кәрәзле телефоннар алыштырса да, аларның эшләре һаман да шулай күп һәм мәшәкатьле булып кала бирә.
Проектның темасы: Хәзерге заманда почта хезмәтенең әһәмияте.
Проект төре: мәгълүмати юнәлештә, эзләнүле.
Проектның максаты: почта хезмәте һәм хат ташучы һөнәре турында кубрәк өйрәнү.
Проектның бурычлары:
Балалар яше: 1 сыйныф, 7 яшь
Проектның төре: танып белү
Гамәлгә ашыру срогы – 1 ай
Объект : почта
Проблема: Минем әни почтада эшли. Мин хәзерге заманда почта хезмәтенең кирәге бармы дип кызыксындым. Ә менә почта булмаса?! Шушы сорауга җавапны без бергәләп эзләдек.
Көтелгән нәтиҗәләр: почта хезмәте турында мәгълүмат алу.
Проект- тикшеренү эшенең планы
Тема һәм проблеманы уйлап табу. Перспектив эш планы төзү. Проектның максат һәм бурычларны кую.
Почта хезмәтенә кагылышлы сүзлек эше. Элек почтаны ничек илткәннәрен өйрәнү. Авылыбызның хат ташучысы хезмәте белән танышу. Почта хәбәрләре. Хат. Элемтә бүлекчәсенә экскурсия оештыру.
Безгә сүзлек кирәк булачак
Почта-элемтә учреждениесе-хатлар, посылкалар, акча, вакытлы матбугат һ. б. ш. ны бер җирдән икенчегә җибәрә, кабул итә торган элемтә оешмасы; шул урнашкан бина яки бүлмә. Шундый оешмалар системасы.
Почтальон- Хат, газета-журнал һ. б. ш. ияләренә (адресатларына) тапшырып йөрүче почта хезмәткәре; хат ташучы.
Ямщик (ямчы) - ям чабучы; почта йөртүче.
Адрес- хатта посылкада тору урынын күрсәтеп язу.
Адресат-почта аша килә торган хат, посылка һ. б. ш. ны алырга тиешле кеше.
Элек почтаны ничек илткәннәр?
Почта хезмәте 10 гасырларда башланган. Хат язу бик борынгы заманнардан ук барлыкка килгән. Элек илләр белән дәүләтләр хат аша хәбәрләшкән. Андый хатлар послание (хәбәр) дип аталганнар. Беренче хатлар рәсемнәр ярдәмендә язылганнар. Ул вакытларда хатларны бер шәһәрдән икенче шәһәргә атлар белән күчергәннәр. Соңрак озын юлларда почта станцияләре төзи башлаганнар. Анда чапкыннар ял иткәннәр, атларын алыштырганнар. Аларны русча ямщиклар дип йөртә башлаганнар.
Сугыш вакытында почта хезмәте туктап тормаган, сугышчылардан өйләренә хатлар даими килеп торган. Һәм хәзерге көндә дә почта хезмәте дәвам итә, ә хатларны бер шәһәрдә икенчесенә җиңел машиналар күчерә.
Эйе, без күгәрченнәрнең хат ташучы хезмәтен башкарганнарын әкиятләрдән укып, мультфильмнар карап беләбез.
Авылыбызга хат ташучы
Минем әни Мостафина Гөлфинә 2011 елдан бирле хат ташучы булып эшли. Мин шуңа курә бу хезмәтнең нинди катлаулы һәм җаваплы икәнен якыннан беләм. Без сыйныф белән элемтә бүлекчәсенә экскурсиягә бардык. Аларның хезмәтләре белән таныштык.
Хәзерге вакытта республикада барлыгы 4 мең хат ташучы исәпләнсә дә,
«Хат ташучы булып теләсә кем эшли алмый. Беренче чиратта, бу һөнәргә күңел белән тартылырга кирәк” –ди әнием.
Почта хезмәткәре халык һәм басма матбугат чарасы арасында арадашчы ролен үти. Шуңа күрә газет-журналларның киләчәге күп очракта нәкъ менә хат ташучылардан тора. Әйе иңнәренә авыр йөк аскан, аяклары бертуктаусыз хәрәкәттә булган апалар почта хезмәткәрләре авыл җирендә зур эш алып баралар.
Почта хәбәрләре нинди була?
Газета-журналлар
Хатлар
Бондероль һәм посылкалар
Почта хезмәте:
Хат җибәрү;
Газета, журналларга яздыру һәм аларны адресларына алып барып җиткерү;
Посылка җибәрү; Пенсия һәм пособия түләү; көнкүреш кирәк-яракны да алырга мөмкин.
Хатлар ни өчен кирәк?
Минем тәҗрибә
Ганиева Исламия | “Хезмәт даны” “Салават күпере” “Акчарлак” |
Мостафин Илназ | “ Гаилә учагы” “Татарстан яшьләре” “Непоседа” |
Шакиров Данил | “Ватаным Татарстан” “Салават күпере” “Ирек мәйданы” |
Шарафиев Камил | “Хезмәт даны” “Безнең гәҗит” “Тылсымлы куллар” |
Йомгаклау
Бу сорашу аша мин шуны аңладым: халык газета-журналларга языла. Иңнәренә авыр йөк аскан, аяклары бертуктаусыз хәрәкәттә булган почта хезмәткәрләре авыл җирендә зур эш алып баралар. Почтальоннар булмаса, газеталар әллә кайда югалып калыр, адресатына барып та җитмәс иде.
Кулланылган әдәбият:
Рисуем домики зимой
Карандаши в пакете
"Не жалею, не зову, не плачу…"
За чашкой чая
Дымковский петушок