Фәнни-тикшеренү эше. Тема: «Туган як сукмаклары»
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_yak_sukmaklary_fnni_tiksherenu_eshe.docx | 543.45 КБ |
Олуязская средняя школа им. Г.Х.Хабибрахманова»
Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Фәнни-тикшеренү эше
Тема:
«Туган як сукмаклары»
Юнәлеш: төбәгем тарихы
Башкарды: Ганиева
Исламия
2020
«Туган як сукмаклары»
Эзләнү эшенең төре: мәгълүмати юнәлештә, фәнни -эзләнүле.
Эзләнү эшенең объекты: Балыклы авылының үткәне.
Проектның максаты: үз авылыңның кыскача тарихын һәм килеп чыгышын өйрәнү; алар турында мәгълүмат туплау, иҗади эзләнү күнекмәләре булдыру.
Бурыч:
1.Ни өчен безнең авыл Балыклы дип аталуын өйрәнү.
2. Балыклы мәктәбе тарихы белән танышу.
3. Туган як, авыл турынлагы белемнәрне киңәйтү.
Баланың яше: 4 сыйныф, 10 яшь
Проектны башкаруда
-фәнни җитәкчесенең роле: балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу,танып-белү процессында укучыларның кызыксыну хисләрен үстерү максатыннан кирәкле шартлар тудыру,эзләнү эшчәнлегенә этәргеч бирү ситуациясе булдыру;
-укучылар роле: проектның актив катнашучысы булу, барлыкка килгән проблемаларны чишү, кыенлыкларны җиңеп чыгу юлларын табу.
Проектны тормышка ашыру методлары: сорашу, мәгълүмат туплау, музейда булу, әңгәмә.
Проектның тематикасы: патриотик белем һәм тәрбия.
Гамәлгә ашыру срогы – 2019-2020 уку елы
Проблема: Ни өчен безнең авыл шулай атала?
Фәнни-эзләнү эшенең актуальлеге.
Һәр кешенең тормышында Туган як аерым кадерле урын алып тора. Үз авылыңның тарихын булү бик мөһим. Хәзерге вакытта Балыклы авылы тарихы китабын бастыру өстендә эш алып барыла. Бу гамәл өлкән яшьтәгеләрдә генә түгел, бездә дә зур кызыксыну уятты. Шул уңайдан без көчебездән килгән кадәр тарих битләрен барладык һәм эшебезне шушы проектта чагылдырдык.
Көтелгән нәтиҗәләр: туган авылның үткәне турында күбрәк белүгә ирешү.
Проект эшчәнлеге түбәндәге этаплардан тора:
1.Алдан башкарылган эш:
Темасын уйлап табу. Перспектив эш планы төзү, районның картасы белән таныштыру, аннан үзебезнең авылны табу.
Мәктәп, китапханә, музей белән тыгыз элемтәдә торып, бергә хезмәттәшлек итү.
2.Төп өлеш
Авылның тарихы, истәлекле урыннары, халыкның һөнәрләре, гореф-гадәтләре турында мәгълүмат җыю, музейга экскурсияләр оештыру. Әби-бабайлардан сораштыру.
Авыл китапханәчесе тарафыннан “Балыклы авылының килеп чыгышы” турындагы докладын тыңлау. “Туган авылым Балыклы” альбомы төзү. Проект “Туган авылым – Балыклы”.
3. Йомгаклау.
“Туган як сукмаклары” презентация әзерләү.
Фәнни-эзләнү эшенең үтәлеше
Тарихи чыганаклар буенча Балыклы авылы XVII гасырда нигезләнгән. «Балыклы» атамасының килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар. Бөр суы Балыклы дип йөртелгән, диләр. Кайбер риваятьләргә караганда, әлеге урыннар куе урманнарга, балыклы елга – күлләргә бай булган. «Балыклы » исеме «балык» сүзеннән ясалгандыр дигән фараз бар. Өченче фикер буенча Балыклы исеме «балак» дигән сүздән ясалгандыр дигән караш бар, чөнки авыл ике инешнең балак формасында кушылган урынында урнашкан.
Авылыбызның элек-электән тырыш, тәртипле һөнәрле, хезмәт сөюче кешеләре белән дан тоткан. Аның борынгы һөнәре игенчелек булган. Балыклы авылы җирләре яхшы, уңдырышлы, чокырсыз, ташсыз була, ә урманнарны кисү хисабына чәчүлек мәйданнары тагын да зурая. Игенчелек белән беррәттән һөнәрчелек тә үсеш ала. Авыл халкы сугу, эрләү, бәйләү, тегү һөнәрен үзләштереп, үз хезмәте белән үзен-үзе туендырган һәм киендергән, ә артып калган товарны безнең якларда дан тоткан Яниль, Китәк базарларында саткан. Авыл халкы удмуртлар, марилар, керәшен татарлары белән аралашып, дус-тату яшәгән.
Октябрь революциясенә кадәр авылыбыз күренекле байлары белән дан тоткан. Шундыйларның берсе – Сафа бай. Казан, Минзәлә, Мәкәрҗә ярминкәләренә олау-олау товар алып барган, зур ярминкәләрдә бәя билгеләү комитеты составында булып, товарларга бәя куючы булган. Россиядән, чит илләрдән Сафа байга купецлар кунакка килгән. Вятка Аланы пристаненда аның үз пароходы һәм матрослары булган. Күрше Яниль авылында Сафа бай мәһабәт мәчет төзеткән.
Бөек Ватан сугышына кадәр авылда 247 хуҗалык 8 урамга урнашкан булса, сугыш алды елларында авыл халкы чит җирләргә тарала һәм бер урам бөтенлй юкка чыга. Бүгенге көндә авылда 104 хуҗалык булып, анда 382 кеше яши һәм “Урал” күмәк хуҗалыгының 3 нче бригадасы булып тора. Авылның гомуми чәчүлек мәйданы 830 гектар тәшкил итә.
Балыклы мәктәбе тарихы
1885-1886 елларда Балтач районы Сәрдегән авылыннан кәгазь каплар, мунчалалар эшләү белән шөгыльләнүче Гайфулла бай авылыбызда мәчет төзеткән. Авылыбызның иң оста балта осталары 6 ай дигәндә ике катлы мәhабәт бинаны төзеп тә бетерәләр.
Балыклы мәктәбе тарихы авылыбыз тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Авылыбызга нигез салучылар чирмешләр, ягъни марилар булган дигән истәлек сакланган. Балыклы авылы ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәнче үк барлыкка килгән дигән фикерләр яши. Бу чор мәҗүсилек чорына туры килә.
Ислам динен кабул иткәч, авыл халкы әкренләп ислам кануннары буенча яши башлаган, татарлашып киткән дигән фикерләр яши. Дин сабагы укыту өчен авылга ишан хәзрәт Зайнил бине Габиди, аның хатыны Хода абыстай килә.
Мәчет төзелешенә агачларны Шәмәрдән өстендәге Ключ дигән авылдан ташыганнар. Бу эштә Гарифулла байга Бөр суындагы тегермән хуҗасы Петрухин фамилияле кеше ярдәм иткән. Беренче иманны бай үзе торган, аннары мөфти итеп урман арты Олыяз авылыннан (Саба районы) Әминкулов фамилияле кешене җибәргән. Авыл халкы аны Әмин мулла дип йөрткән.
1943 елның июлендә мәчетнең манарасын яшен сугып, чәлпәрәмә килә. Селкенеп тору сәбәпле, мәчет манарасының очларын 2,5 м га калдырып кисәләр, аен куеп Шакиров Тимергали ремонт уздыра.
1948 елда мәчетнең бер бүлеме мәктәп, бер бүлеме клуб-библиотека итеп файдаланыла башлый. Ә1950 елдан ике бүлмәсе дә башлангыч мәктәпкә тапшырыла. Гарифулла бай төзеткән мәчет ничә еллар буе балалар өчен мәктәп булып торды. 1986 елда мәчет сүтелә һәм яңа башлангыч мәктәп салына .
1960 нчы ел.Балыклы башлангыч мәктәбе укучылары Гайфулла бай төзеткән мәчет-мәктәп каршында.
Яңа башлангыч мәктәпнең 1986 елда ачылыш тантанасы.
Фәнни-эзләнү эшчәнлегенә йомгак
Барлык туплаган материалларны туплап без кыскача туган як тарихын өйрәнүгә ирештек. Матур һәм эшчән халыклы авылда туганыма горурланырга кирәк. Бүгенге матурлыгын күрә алу – бер бәхет, ә инде аның үткәнен белү – мең бәхет. Киләчәктә дә тарихлар язылу дәвам итсен, авылларның матурлыгы, кешеләрнең уңган булуы башка буыннарга барып җитсен иде. Чөнки үткәнен белмәгәннең, киләчәге дә юк. Киләчәктә бу проект эшен тагын да тулыландыра алырмын дип ышанып калам.
Кулланган материал һәм әдәбият
1.Составитель: С.А.Сафина. “Кукморский край”, Издательский дом “Новости МИРА”, 2008.
2. Интернет-ресурслар.
3. Олыяз музееннан алган мәгълүматлар.
Северное сияние
Вода может клеить?
Сорняки
Бабочка
Ералаш