Проектная работа на экологическую тему "Миләш тәлгәшләре", в которой изучается ценность рябины в наших крях.
Вложение | Размер |
---|---|
milsh_turynda.docx | 23.61 КБ |
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кәкре-Елга авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Эзләнү -тикшеренү эше
Миләш тәлгәшләре
Автор: 2 нче класс укучысы
Габдрахманов Зәбир
Җитәкче: башлангыч класслар укытучысы
Мөхәмәтҗанова Татьяна Анатольевна
2018 ел.
Кәкре-Елга
Эзләнү-тикшеренү эшенең эчтәлеге:
I. Кереш . “Ай – яй матур агач соң.
Кызыл төймәләр таккан.” - 3 бит
II. Төп өлеш. -Нинди агач соң ул миләш?”. - 4 бит
- “Ул кайларда үсә?” -
-“Аның нинди файдалы яклары бар?”
-“Күп кенә хайваннар өчен туклыклы ризык булып тора. ”
III. Йомгаклау. - 5 бит
“Миләш- бик матур һәм файдалы агач”
IV. Кулланылган материал. - 5 бит
V. Кушымта. – 6-8 бит
Эзләнү-тикшеренү эшенең темасы : Миләш тәлгәшләре
Эзләнү-тикшеренү эшенең актуальлеге: Ни өчен без бу теманы сайладык
соң? Безнең туган ягыбызда миләш агачы бик күп. Нинди агач соң ул миләш? Ул кайларда үсә? Аның нинди файдалы яклары бар? Минем бу агач турында күбрәк беләсем килде.
Эзләнү-тикшеренү эшенең максаты: Миләш турында информация туплау, аның, файдалы якларын өйрәнү, аларга сакчыл караш булдыру ,агач утырту.
Эзләнү-тикшеренү эшенең бурычлары:
1. Миләш турында материаллар табарга,
аларның ни өчен шулай аталуын ачыкларга .
2. Миләшнең кайларда һәм ничек үсүен күзәтергә , бу агач турында өлкән кешеләрдән сораштырырга.
3. Миләшне төрле ел фасылында фотосүрәткә төшерергә.
4. Миләшнең файдасы турында презентация ясарга.
Эзләнү-тикшеренү эшенең гипотезасы: Миләш- бик матур һәм кирәкле, кеше сәламәтлеге өчен файдалы агач.
Эзләнү-тикшеренү эшенең алымнары:
1.Күзәтү.
2.Сүзлек белән эш.
3. Сораштыру.
4. Интернет-ресурслар куллану.
Мин Кәкре Елга мәктәбенең 2 нче класс укучысы Габдрахманов Зәбир булам. Без әдәби уку дәресендә бер шигырь укыдык:
Ай – яй матур агач соң ,
Кызыл төймәләр таккан.
Төймәләре ачы соң
Өзеп, авызга капсаң.
Бу нинди агач? Әйе, бу миләш агачы. Нинди агач соң ул миләш? Ул кайларда үсә? Аның нинди файдалы яклары бар? Минем бу агач турында күбрәк беләсем килде. Шушы соруларга җавап бирү өчен дусларым белән эзләнү -тикшеренү эшләре башладык. Бу эштә безгә укытучылар, әти-әниләр ярдәм итте. Төрле китаплардан, журналлардан, интернеттан материал җыйдык.
Дусларым белән “Кемнең бакчасында миләш агачы үсә?” дигән сорауга җавап эзләдек. Без сораган 30 кешенең 21ендә кызыл миләш ,ә 9 да кара миләш агачы үсә икән. Димәк, миләш Азнакай районы җирлегендә үсә торган агач. Ул урманда, өй янында, паркларда, елга буенда үсә.
“Миләш” сүзенең мәгънэсен белдек. Моның өчен без “Татар теленең аңлатмалы сүзлеген” укыдык. Миләш- ул җимеше саргылт кызыл булган агач яки биек булып үсә торган куак, ул “ачы” дигәнне дә аңлата .
Миләш бик матур сүз. Шуңа күрә балалар бакчаларына “Миләш”, “Миләшкәй”, “Рябинушка” дигән исемнәр бирәләр.
Миләшнен 100 ләп төре билгеле,Ә Россиядә 30 лап төре билгеле. Шулар арасында кызыл һәм кара миләш иң нык таралганнары булып санала. Аның биеклеге 12 метрга кадәр җитә ала. Кәүсәсе шома, соры төстә.Яфраклары парлы-парлы, кырые тешле. Миләш май аенда ак чәчәк ата. Аның чәчәкләреннән бал кортлары бал җыя.Чәчәкләрен койгач вак яшел җимешләр барлыкка килә. Башта алар ачы булса, суыклардан соң алар тәмлеләнә, баллана, ачылыгы бетә. Җимешләре кыш көне дә ботагында кала. Димәк, миләш һәр ел фасылында үзенчә матур.
Миләш җимешен урман җәнлекләре, бигрәк тә тиеннәр, куяннар, төлкеләр, хәттә пошилар, бүреләр һәм аюлар да яратып ашый икән. Аюлар иң баллыларын гына сайлыйлар. Ә кошлардан миләш чыпчыгы , песнәк, кызылтүш, урман тавыгының яраткан ризыгы булып тора. Кыш көне барлык ризык кар астында калгач, кошлар һәм җәнлекләр миләш белән туенып исән калалар. Без шундый нәтиҗә ясадык, бик күп хайваннар өчен туклыклы ризык булып тора.
Минем әнием Габдрахманова Илсөяр сөйләвенчә,миләшкә халык гомер буе хөрмәт белән караган. Аны кисмәгәннәр дә, сындырмаганнар да. Миләш агачын рәнҗеткән кеше сәламәтлеккә туймый һәм хәерче була, дип ышандырганнар. Күз тиюдән саклый торган агач та әле ул. Ис тигән очракта да иң элек миләш ашатканнар. Димәк, аны элек-электән яратканнар һәм үстергәннәр. Миләшне кисәргә һәм сындырырга ярамый.
Миләш турында язучылар шигырьләр, хикәяләр язалар, җырчылар җыр-лар башкаралар. Ә рәссамнар миләш турында картиналар ясыйлар. Без дә миләш рәсемнәре ясадык. Миләш- бик матур агач. Шуңа күрә аны өй янына, паркларга утырталар. Миләшнең файдалы якларын белгәч без аны быел яз көне мәктәп бакчасына күбрәк утыртырга кирәк дип уйладык. Шуңа күрә мәктәп директоры Илнур Эдуардович белән агач утырту планы төзедек. Ул шатланып риза булды.
Миләш турында күбрәк белергә теләп без мәктәпнең биология укытучысы Алсу Ләбиповна янына кердек. Ул безгә тәҗртбәләр ясап кәрсәтте: бер савытка миләш салдык һә аны издек, җимешнең согы чыкты. Шул сокка индикатор кәгазе куеп караган идек, ул кызыл төскә керде. Алсу апа әйтүенчә, бу җимештә кислота бар дигәнне аңлата. Миләштә кеше өчен кирәк булган С, Д, А витаминнары бар . Миләштән варенье кайнаталар, как ясыйлар. Аны кышка катырып һәм киптереп куялар.
Бу агачның җимешләре чиянеке кебек үк тәмле түгел, әмма бик файдалы. Аңарда витаминнар лимондагыга караганда күбрәк, тормыш өчен кирәкле башка матдәләр дә бар. Шуның өстенә, алар коелмый, кипми һәм череми. Хәтта кышкы суыклар да аның өчен куркыныч түгел. Киресенчә, суыкта торганнан соң җимешләре тәмлерәк кенә була. Дәвалану чарасы буларак, миләшнең каерысы да, яфрагы да файдалы.
Безнең эзләнүләрдән шуны белдек: миләш файдалы, матур, кирәкле агач. Ул кеше сәламәтлеген ныгыту өчен кулланыла. Мин үземнең чыгышымны Гөл-шат Зәйнашеваның шигыре белән тәмамлыйм:
Исем китми читтә үскән
Әфлисунга, бананга.
Ачы булса да, гашыйк мин
Миләш белән баланга.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Файдаланылган әдәбият
1. Безнең илдәге иң шәп һәм файдалы җиде продукт.”Мәйдан”журналы, №3, 2018.
2. «Кечкенә миләш» хикәясе , Гыйльмия Таһирова. Казан, РИЦ нәшрияты,
2011ел.
3. Мөҗәһит Әхмәтҗанов “Табышмаклар” җыентыгы. Миләш.
4. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Казан: ТӘһСИ, 2015.
5.”Табигать бизәкләре”,Ф.Җ.Ибраһимова, “Мәгариф” нәшрияты.2002 ел.
6. “Растительный и животный мир Татарстана», И.И.Ибрагимов, К.К.Ибраһимова, “Мәгариф” нәшрияты.2006 ел.
Миләш өлгереп килә
Миләш җиләкләре бик ачы булса да, аның составында бик күп файдалы матдәләр бар. Миләш каротиннарга һәм антициан кушылмаларга, А һәм С витаминнарына, пектинга бай. Миләш җиләгендәге витаминнар, органик кислоталар, микроэлементларның гомуми күләме дистә ярымнан да артып китә. Миләшне кан системасы бозылганда ( мәсәлән, туры эчәк веналары киңәйгәндә), сидек юллары ялкынсынганда, ташлар булганда, ашкайнату әгъзалары озак вакыт көйсезләнгәндә ( ашказаны катары, уникеилле эчэк язвасы, энтерит, эч китү) файдаланалар. Бу бигрәктә олы яшьтәгеләргә һәм балаларга файдалы.
Миләш суы. Стакан ярым суга бер кашык изелгән миләшне салып пешерегә. Көнгә 2–3 мәртәбә яртышар стакан эчәргә. Миләш согы. 2кг миләшне юып, 2 литр суга салырга һәм йомшаганчы пешерергә. Иләк аша уып сыгарга һәм пыяла банкаларга салып, 15 минут пастеризацияләргә.
“Алтын көз” эчемлеге. Гөлҗимешне ваклап, миләш белән катнаштырырга, өстенә кайнаган су коярга ( кипкән миләш 2 аш кашыгы, кипкән гөлҗимеш 2 аш кашыгы, су 1 литр, шикәр 50грамм), 10 минут кайнатырга, 4–5 сәгать төнәтергә һәм, кирәк булса шикәр өстәп, сөзеп эчәргә.
“Кама” миләш согы. 2 стакан миләш согы, 4 аш кашыгы бал, 4 аш кашыгы мүк җиләге согы. Сөт өсте белән ашарга.
Шикәрле миләш согы. Миләш согына шикәр ширбәте өстәргә (миләш согы 550 грамм, ширбәт 450 грамм), кайнау хәленә җиткереп, банкаларга тутырып куярга. ...
Загадочная система из шести экзопланет
Астрономический календарь. Март, 2019
Рисуем тыкву
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Рождественские подарки от Метелицы