Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль. Күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган.
Әйе, Абдулла Алиш, чыннан да – безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.
Вложение | Размер |
---|---|
abdulla_alish_kiyatlrenen_hmiyate.docx | 29.12 КБ |
МБОУ «Тавельская средняя общеобразовательная школа»
VII всероссийская научно-исследовательская конференция
«Алиш эзләреннән» (“По следам Алиша»)
Секция: «Из сказок во взрослую жизнь»
Абдулла Алиш әкиятләренең әһәмияте
Автор :
Камалова Ландыш
ученица 5 класса.
МБОУ “Тавельская средняя общеобразовательная школа”
Мамадышского МР РТ
Руководитель:
Шакирова Дильбар Сагитовна,
учитель татарского языка и литературы.
МБОУ “Тавельская средняя общеобразовательная школа”
Мамадышского МР РТ
Эчтәлек
1.Кереш.......................................................................................................................3
2. Төп өлеш
-Абдулла Алишның тормыш юлы..........................................................................4 -Абдулла Алишның әкият жанрын үстерүдәге роле.............................................5-6
-Язучы әкиятләренең әһәмияте...............................................................................7
3.Йомгаклау................................................................................................................8
4.Кулланылган әдәбият исемлеге.............................................................................9
Кереш
“Абдулла Алиш әкиятләренең әһәмияте” дип исемләнгән фәнни-эзләнү эшенең чыганагы язучының әкият жанрын үстерүгә керткән өлешенең күпкырлылыгын күрсәтүдә.
Эшнең максаты:
1.Абдулла Алишның иҗатын, батырлыгына илткән тормыш юлын өйрәнү; татар балалар әдәбиятын,әкият жанрын үстерүгә керткән өлешенең күпкырлылыгын ачыклау.
Бурычлары:
1. Абдулла Алишның тормыш юлына кыскача күзәтү ясау.
2.Язучының балалар әдәбиятында тоткан урынын, әкият жанрын үстерүдәге ролен ачыклау.
Әкият – ул бөек могҗиза. Ул – халыкның рухи хәзинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге чагылышы, иң асыл сыйфатлары тупланмасы. Балаларның, гомумән, кешеләрнең рухи тормышында әкиятләр үзенчәлекле урын алып тора. Бу әсәрләр белән һәркем сабый чактан ук таныша. Аларны балаларга теле ачылгач та сөйли башлыйлар. Бүгенге катлаулы заманда әкиятләрдә булган табигыйлек, сафлык бала күңеле өчен бигрәк тә мөһим. Әкиятләрдә тормыш тәҗрибәсе, халык акылы, зирәклеге чагыла. Милли телләрне камилләштерүдә, балаларның рухын баетуда, кешеләрне танып-белүдә әкиятләрнең роле гаять зур. Әкият уйландыра, гыйбрәтләндерә, миһербанлылыкка, батырлыкка чакыра.
Абдулла Алиш әкиятләре һәркемне сокландыра, укучыларны үз дөньясына тарта, мавыктыра, балаларда тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларны тәрбияли. Шуңа күрә дә әлеге иҗатны, әлеге әкиятләрне тирәнтен өйрәнү таләп ителә.
Абдулла Алишның татар әдәбиятында, беренче чиратта, балалар әдәбиятында тоткан үз урыны бар. Ул балалар күңеленә үтеп кергән, аларның телен аңлаучы, балаларга тәрбия бирүче язучылардан санала. Аның әкиятләрен бүгенге көндә дә бик яратып укыйбыз.
Төп өлеш
Абдулла Алишның тормыш юлы
Абдулла Алиш (Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Спас өязенең (хәзер Татарстанның Куйбышев районы) Көек авылында зыялы нәсел-күп буыннардан килгән дин әһелләре, руханилар нәселендә көтеп алынган малай булып дөньяга килә. Бабасы Нурулла Бохарада укып кайткач, Көеккә килеп төпләнә һәм, шул авылның мулласы була. Әтисе Габделбари абзый исә нигездә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә - иген игә, умарта тота. Замнасы өчен укымышлы һәм алдынгы карашлы бу гаиләнең балаларны белемле, тәрбияле итеп үстерү максатыннан төрле газета-журналлар алдыра, балаларын кече яшьтән хезмәткә өйрәтә, русча укытуга да каршы килми. Солдат хезмәтендә йөреп кайткангамы, рус телен дә ярыйсы гына белә. Әнисе Газизә дә укымышлы, нечкә һәм шигъри күңелле ханым булып әдәбият тарихына кереп калган. Аның шигърият белән кызыксынуы , шигырьләр һәм бәетләр язуы да мәгьлүм.
Башлангыч белемне Абдулла Алиш 6-7 яшендә әтисеннән ала-укырга һәм язарга өйрәнә. Көектәге башлангыч мәктәпне тәмамлагач, 1917-1919 еллар аралыгында күрше Ямбакты авылы мәдрәсәсендә укый.1919-21 елларда Бураково авылы мәктәбен, аннан соң, 1927 елга кадәр Спас педагогия техникумы каршысындагы 7 еллык рус мәктәбен тәмамлый. Уку елларында төрле кичә һәм бәйрәмнәрдә актив катнаша, стена газетасы һәм кулъязма журналлар чыгаруда башлап йөри, иҗат белән шөгыльләнә, күп китаплар укый, халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя, өйрәнә.
Җиденче сыйныфта укыган Абдулла Алиш Спас педагогия техникумы тыңлаучысы да булып тора. 1927 елда Алиш Казанга килә, Казан җир төзү техникумына урнаша. Биредә белем алу чорында (1927-30 еллар) әдәбият белән кызыксынуы тагын да арта.
Абдулла Алиш 1933-34 елларда Казандагы үзәк пионерлар клубында, соңрак «Пионер каләме», «Ялкын» журналы редакциясе каршысында оештырылган әдәби түгәрәк җитәкчесе, “Техника” журналының җаваплы сәркәтибе,1937 елдан “Пионер каләме” журналы һәм Татарстан радиокомитеты хезмәткәре булып тора. Шушы ук елдан ул Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлеге студенты да.
Бу еллар язучының иң актив иҗат чоры. 1931 нче елда “Отряд” исемле беренче китабы, аннан соң бер-бер артлы ”Дулкыннар”(1933),”Ант”(1935), “Кечкенә тоткын” пьесалары һәм әлбәттә, күп сандагы әкиятләре дөнья күрә.
1941 елның июль аенда, Ватан сугышы башлангач, язучы фронтка китә. 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистларга әсир төшә. Ул Муса Җәлил һәм көрәштәшләре белән очраша, алар белән берлектә фашистларга каршы яшерен оешма эшендә катнаша. А.Алишның татар әдәбиятында һәм гомумән татар дөньясында мактаулы, үзенчәлекле урыны бар.
Абдулла Алишның әкият жанрын үстерүдәге роле
Абдулла Алишның чын таланты әкиятләр жанрында ачыла. Әдип әкиятләрнең балаларга тәэсирен, бу нигездә тәрбияләүнең халык педагогикасында иң отышлы алымнарның берсе булуын аңлаган.
Аның әкиятләре балаларның яшь үзенчәлекләрен, психологиясенең бөтен нечкәлекләрен белеп язылган, сурәт һәм образларга бай, уку өчен җиңел әсәрләр.
Абдулла Алиш әкиятләрен схематик характерда төрләргә бүлеп карарга мөмкин: баланы тирә-юнь, бигрәк тә табигать белән таныштыру, ягьни танып-белү: тәрбияви һәм матурлыкны аңлау-эстетик максатларны күздә тотып язылган әсәрләр.
“Нечкәбил” әкиятенә тукталыйк. Биредә автор бал кортларның төрле төстәге өйләрен, “зәп-зәңгәр офык читеннән көлә-көлә алтын кояш” күтәрелүен сөйләгәннән соң, Нечкәбилнең бакча, урман һәм болыннар аша очуын тасвирлый. Табигать матурлыгын сурәтләү –эстетик тәрбия белән бергә, биредә танып-белү, таныштыру максаты да куела.
Абдулла Алиш әкиятләренең күпчелеге күләменең кечкенә, җыйнак, уку өчен кызыклы булуы белән аерылып тора. Бу-аңлашыла да. Чөнки максат-күләмне билгели.Әкиятләрендә сюжет ачык, төгәл, ясалмалылык юк,үзәккә бары бер –төп сюжет сызыгы гына куелган. Әмма гади генә вакыйга һәм детальләрнең һәрберсенә автор зур мәгьнә сала. Нәниләр психологиясенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, аларның зәвык-теләкләрен аңлап, балалар яратып укырлык гүзәл әсәрләр яза язучы-әкиятче Абдулла Алиш. Композиция ягыннан да аның әкиятләре төрле, үзенчәлекле. Мисалга, «Сертотмас үрдәк»тә төп геройларның төрле җәнлекләр, кош-кортлар белән очрашуы очраклы түгел, ә композицион яктан дәвамлылык. Бу вакыйгаларда төп фикерләр яшерелә, ә нәтиҗәдә, бу укучыларга психологик яктан тәэсир итә, мавыктыра. Тормышның чынбарлыгы әкияти шартлылык белән үрелеп китүе, рифма, ритм, шигъри тел авторның осталыгын билгели.
Абдулла Алиш әкиятләренең күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган. Авторның бу материалны сурәтләү объекты итеп алуы юкка түгел.Чөнки табигать-балаларга иң якын булган тормыш, үзләштерү, хәтердә калдыру өчен дә җиңел.Бу төр әкиятләрдә аеруча күзгә ташланган нәрсә ул-язучының табигатькә булган мәхәббәте, аны яхшы белүе, матурлыкны башкаларга да җиткерү омтылышы һәм, әлбәттә, гадилек.Әдип табигатьне, хайван һәм кош-корт тормышын кайсы яктан гына алып яктыртмасын, гади һәм аңлаешлы, җиңел формада сурәтләп бирә,вакыйгаларны катлауландырмый.Шуның белән бергә әкиятләр фикер һәм фантазиягә, хискә бай, алар әлеге гадилек белән сюжет барышында тыгыз үрелә.Бу юнәлештән бәяләгәндә, Абдулла Алиш әкиятләре беркадәр дидактик әсәрләргә якын. Ләкин аларда коры үгет-нәсихәт кенә түгел, фикер әдәби чаралар, сурәт,образ,пейзаж ярдәмендә җиткерелә һәм әкиятләрнең уңышын билгели. Биредә игътибарны җәлеп иткән тагын бер як-төп геройлар-укучы бала кебек үк тәҗрибәсез кош-корт яки хайван балалары.Аерым төр әкиятләрдә нәни геройлар бер-берсенә каршы куелалар яки әсәр дәвамында аларның нинди дә булса хәл-вакыйгага яки бер-берсенә мөнәсәбәте ачыла.Мисалга, “Куян кызы”,”Каз белән аккош”,”Бик яхшы сабак алды ябалак”,”Песиләр һәм күселәр” һ.б. әкиятләрдә үзәккә гади генә вакыйгалар куелган. Әти-әниләренең сүзен тыңламаган балалар-куян кызы һәм шаян ябалак малае кыен хәлдә калганнар.
Абдулла Алиш еш кына әкият исемнәрен халыкның мәкаль-әйтемнәренә нигезләнеп куя, нәтиҗәдә, контрастлык, парлы төшенчәләрне бу иҗатта еш күрергә була. Мәсәлән, «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык», “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Бикбатыр белән Биккуркак” һ.б. Бу рәвешле геройларны чагыштырма планда бирү әйтергә теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп укучыга җиткерергә ярдәм итә. Шул рәвешле, кешеләргә хас сыйфатларны Абдулла Алиш төрле җәнлек, кош-кортларга күчерә, ләкин шул ук вакытта аларның төп үзенчәлекләрен дә саклый. Шулай итеп, оста рәссам буларак, автор кош-корт, җәнлекләрнең хәтердә калырдай образын тудыра. Шуңа күрә баланың геройлар белән бергә шатлануы яисә бәхәскә керүе, сөйләшүе гаҗәп түгел.
Абдулла Алиш әкиятләрендә традиицонлык көчле.Ул традицион халык әкиятләрен үзенә өлге итеп алган әдип. Мисалга, аерым әкиятләрдә традицион башлам һәм бетү, явызлык һәм яхшылыкның капма-каршы куелуы, аларда халык акылы һәм тапкырлыгының чыгылуы. Абдулла Алиш әкиятләренең халыкның тормыш-көнкүреш һәм хайваннар турындагы әкиятләренә якын булуы һәм ниһаять,вакыйгаларның халыкның җанлы, образлы теле белән тасвирлануы әдип әсәрләрен халык иҗатына якын итә.
Язучы әкиятләренең әһәмияте
Абдулла Алишның әсәрләре, бигрәк тә әкиятләре бүгенге җәмгыятьтә бик актуаль булып кала. Аларны укып, һәркем я гыйбрәт ала, я чын күңеленнән соклана. Язучы-әкиятчебезнең күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган. Шул ук вакытта аларда ниндидер серлелек тә бар. Ә серлелек балаларны һәрвакыт үзенә тарта, мавыктыра, балаларда халкыбызның борынгыдан килгән асыл сыйфатларын – тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларын тәрбияли. Әкиятләре аша Абдулла Алиш балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, кечкенәдән үк бала характерында уңай сыйфатлар формалаштыру бурычын куеп, аларны төрле матур гадәтләргә, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатларны булдырырга тырыша.
Балалар өчен табигатьтәге һәр күренеш – серле һәм кызыклы, һәрнәрсә - яңалык. Алиш әкиятләренең төп геройлары да – бөҗәкләр, кош-кортлар, җәнлекләр... Аның иҗатындагы табигатькә соклану, аңа мәхәббәт уяту табигатьне, мохитне саклау темасы белән бергә үрелеп бара. Ә бу проблема – хәзерге чор проблемаларының көн кадагына суга торганы, иң актуале, иң әһәмиятлесе.
Йомгаклау
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль. Күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган.
Әйе, Абдулла Алиш, чыннан да – безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. А.Алиш «Әкиятләр», Казан, атарстан китап нәшрияты, 1998
2. Татар әдәбияты мәсьәләләре.Казан, КДПУ,2003ел.
3. А.Алиш, Ә.Бикчәнтәева «Тылсымлы хикәяләр» ТаРИХ, 2003
4. “Мәгърифәт” газетасы № 42, 2008 ел
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018
Ручей и камень
Заяц, косач, медведь и весна
Астрономический календарь. Январь, 2019 год
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью