Кара урман эчендә коточкыч ямьсез бер Шүрәле бар икән. Ул кешеләрдән ничек үч алырга дип уйлый икән. Чөнки моннан бик күп еллар Былтыр атлы бер кеше аның бармагын кыстырган, ди.
Вложение | Размер |
---|---|
kiyat_izhadi_esh.docx | 12.55 КБ |
Әкият. Шүрәле белән Рәмис.
Кара урман эчендә коточкыч ямьсез бер Шүрәле бар икән. Ул кешеләрдән ничек үч алырга дип уйлый икән. Чөнки моннан бик күп еллар Былтыр атлы бер кеше аның бармагын кыстырган, ди.
Шулай бервакыт Алсу белән Рәмис шул урманга барганнар, алар бит Шүрәленең барлыгын белмәгәннәр. Бу урманны Кара урман дисәләр дә, монда җиләк, гөмбә бик күп икән.
Алсу җиләк җыйганда Рәмис юкка чыккан, Алсу күпме генә эзләсә дә тапмаган, ди,абыйсын. Рәмисне Шүрәле алып киткән икән .Әй шатланган инде Шүрәле! Шатлыгыннан хәтта бер ара кытыклавын да онытып торган. Ләкин тиз генә үзенең озын бармакларына сокланып караган да, малайны кытыклый башлаган. Рәмис көлгән, көлгән һәм аның хәле беткән. Шүрәле аңа качмасын дип тагын да өстәп хәл бетерә торган су биргән. Алсу, Рәмиснең көлгәнен ишеткән дә, Шүрәле өеннән чыгып киткәч, Рәмис янына килгән. Чүлмәкләрне алыштырган. Ул аңа өч чынаякка хәл өсти торган су салып биргән дә, үзе дә эчкән.
Шүрәле кайткач күрә: чүлмәкләр үз урыннарында түгел.
- Әһә, бу Рәмис дигән малайга хәл керә башлаган, чүлмәкләрне алыштырган ул. Юк, мине алдый алмассыз! –дип уйлаган Шүрәле.
Шуннан соң Шүрәле Рәмиснең качканын күргән. Һәм көч бетерә торган суны эчеп аларның артыннан куа башлаган. Ләкин ярты юлда ук егылып калган.
Алсу белән Рәмис исән-имин өйләренә кайтып җиткәннәр.
Бүгенге көндә дә алар шушы Кара урманга барып җиләк, гөмбә җыеп, рәхәтләнеп көн итәләр ди.
Весенние чудеса
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Разноцветное дерево
Лиса-охотница
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка