Презентация ученика: "История деревни, семьи в истории страны"
Вложение | Размер |
---|---|
История семьи ученика | 1.64 МБ |
Слайд 1
Илебез елъязмасында авылым, гаиләм тарихы 9 нчы ли цейны ң 11 нчы Б сыйныфы укучысы Мусин Радик Җитәкче: Габидуллина Д.Г.Слайд 2
Эшемнең максаты: Туган ягымның фаҗигале елларында (20 нче еллар) халык язмышын, авылымның тарихын өйрәнү(тарихи документлар белән танышу); Татарстанның күрше Республикасы-Чувашстанда яшәүче әбиемнең, бабамның ачы, фаҗигале язмышын өйрәнү; күрше Республикада яшәүче татарларның язмышы белән танышу; хәзерге һәм үткән елны (чылбырны) чагыштыру.
Слайд 3
Әниемнең авылы Чувашстан Республикасы Козловка районы Кармыш авылы ( русчасы Янгильдино ) Татарстан Республикасы белән чиктәш, кайчандыр Казан губерниясенә кергән. Бер үк тарихи юл үтүче, кулга кул тотышып яшәүче ике республика алар.
Слайд 4
Күн з аводның хуҗасы минем ерак “бабам” – Хәкимҗан Шакиров
Слайд 5
Заводның бинасы ике катлы, таш корылмадан торган, аның машинасы һәм башка механик җиһазлары да булган
Слайд 6
Бабамның тарихи документлары 1924нче ел
Слайд 7
1929нчы ел
Слайд 8
Сугыш, ачлык еллары артта калгач, наданлыкка каршы көрәш башлыйлар, Кармышта “Нардом” (халыкны агарту йорты) төзелә.
Слайд 9
1920нче еллар азагыннан алып 30нчы еллар уртасына кадәр, Кармыш авылы кешеләренә карата кузгатылган җинаять эшләре Чабаксар шәһәрендә саклана, диләр
Слайд 10
Кулакка чыгарылганнарның күбесе төрмәгә ябыла, гаиләре белән авылдан сөрелә. Эзәрлекләүләрдән куркып, күп кеше авылдан китә. Алар Урта Азиягә, Астрахань, Ташкентларга юл тоталар. Качаклар арасында минем ерак “бабай” Хәкимҗан Шакиров була.
Слайд 11
Хәзерге вакытта бабайның оныгы, Илдус абый, Татарстан Республикасының Васил ь ево бистәсенә кайтты
Слайд 12
Әйе, бүгенге көндә авылыма узган гасырның кешеләренең оныклары кайтуы авыл халкын сөендерде. Бу узган һәм хәзерге чорның яңа күпере. Бөтен БДБ илләренә таралып яшәгән авылдашларның оныклары җыелып, ата-бабаларының туган җирен, авылның нәсел-нисбәтен барлау, минемчә, бу авылымның горурлыгы. Икенчедән, авылга яңадан сәүдәгәрлек һөнәре әйләнеп кайтты. Төрләмә (Мәскәү) юлында шәл сатучылар авылымның бер үзәнчелеге. Машина белән Кармышка кайтканда, бу Кармышка кайтып җитү дигән сүз Өченчедән, авылда шәхес кибетләр эшли, күп кешеләр яңа суйган ит белән Казан, Яшел Үзән, Волжск, Козловка шәһәрләрендә сату итә. Күпләп мал тиресе җыеп сатучылар да шактый. Авылда үз йөк машиналары һәм тракторлары булган хуҗалар да аз түгел. Авылым яңадан элеккеге кебек атаклы авылга әйләнеп бара, әйтерсең ХХ гасыр башы бары дәвам итә кебек кенә, ләкин зур үзгәрешләр белән.
Слайд 13
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!!!
Яблоко
Ёжикина Радость
Прекрасная арфа
Сказка на ночь про Снеговика
Рисуем подснежники гуашью