Бу мәкаләмдә татар халкының бөек язучысы А.Алишның язучы да, батыр да булуын ачып бирдем. Туган илебезне саклап калган батырларыбызны онытмасак иде!
Вложение | Размер |
---|---|
a._alish_-_yazuchy_da_batyr_da.doc | 27.5 КБ |
А. Алиш – язучы да, батыр да!
Туган ил, Ватан һәркем өчен кадерле. Без бүгенге көндә бик рәхәт яшибез. Туган ягыбыздагы челтерәп аккан чишмәләренең тәмле суын эчкәндә, яшел болыннарында ял иткәндә, сихри урманнарыбызның матурлыгына сокланганда, без уйланырга тиешбез. Безгә бу тыныч тормышны кем биргән? Без моның өчен кемнәргә бурычлы? Шушы имин тормышны тудыру өчен , кемнәргәдәр үлем белән очрашырга да, яу кырында ятып калырга да, гомерен кызганмыйча көрәшергә дә туры килгән. Шундыйларның берсе - каһарман язучы Абдулла Алиш.
Эзләнү эшемнең темасы “Абдулла Алиш – язучы да, батыр да!” дип атала. Бу тема хәзерге көндә актуаль. Беренчедән, без А.Алишның тормыш юлы, иҗаты турында мәктәптә бик аз өйрәнәбез. Икенчедән, концлагерьда Мусаның “ уң кулы булган”, үзенең тормышы белән дә, иҗаты белән дә Ватанга тугрылыгын исбатлаган язучы Абдулла Алиш турында аз сөйләнелә.
Минем максатым – Абдулла Алишның язучы да, батыр да булуын раслау.Куйган максатыма ирешер өчен, мин А.Алишның тормыш һәм иҗат юлын, балалар әдәбиятындагы эшчәнлеген өйрәндем; язучының әсәрләрен укып анализладым, аның турында истәлекләрне өйрәндем, аның чын батыр булуын ачыкладым.Эзләнү эшемдә тикшеренү, эзләнү методларын кулландым. Г.А. Кашшаф, Р.Мостафин, Л.И.Минһаҗева хезмәтләренә таяндым.
Чыннын да, А.Алиш - язучы да, батыр да. Ул татар әдәбиятның һәр өлкәсендә зур эшчәнлек алып барган. А. Алишның һәр әкияте балаларны тәрбияләргә, аларда намуслык, уңганлык, фидакарьлек, бердәмлек, тапкырлык, дуслык кебек сыйфатлар булдыруга, туган җиргә мәхәббәт тәбияләүгә корылган. .Алишның тоткынлыкта язган һәм безгә инде билгеле булган шигырьләре туган илгә, туган халкына тугрылык, мәхәббәт хисләре белән сугарылган, аларны үзләренең идея-эчтәлекләре белән Муса Җәлилнең мәшһүр «Моабит дәфтәрләре»ндәге шигырьләр белән аваздаш. Абдулла Алишның әсирлектә фашизмга каршы шәхси көрәше батырлык, фидакарьлек үрнәге буларак халкыбыз күңелендә яши бирә, әдәби мирасы татар балалар әдәбиятының җуелмас рухи хәзинәсен тәшкил итә. Аның һәр хикәясе, һәр әкияте яки шигыре яшь буынны тәрбияләү максаты белән язылган. А.Алишның иҗаты тулысы белән туган илгә мәхәббәт, Ватанга,анага ихтирам хисләре белән сугарылган. Безнең әдәбиятыбызда да Алиш үз урынын алырга хаклы!
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Вода может клеить?
Весёлые польки для детей
Нечаянная победа. Айзек Азимов
Мастер-класс "Корзиночка"