Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган.
Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул.
Вложение | Размер |
---|---|
xxi_gasyr_ukytuchysy.doc | 54 КБ |
XXI гасыр укытучысы.
Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган.
Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул.
Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң, күпме балаларга һәм кешелеккә булган мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл вә зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.
Һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.
Укытучы - универсаль кеше дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Чыннан да, Укытучы шул ук вакытта безгә, аның яшенә карамыйча, Әни дә була белергә тиеш, психологик яктан да ярдәм күрсәтә белүе зарур, шул ук вакытта баланың дусты, иң якын сердәшчесенә әверелергә тиештер ул. Баланың мәктәпкә барасы килүе, сыйныфтагы мөхит, аның белемгә омтылуы, югары үрләр яуларга әзер булуы – болар барысы да, иң беренче чиратта, укытучыдан тора. Укытучы кеше укучылар белән үз мөнәсәбәтен ничек итеп төзи, аңа дөньяны кайсы ягы белән, бигрәк тә нинди төсләр белән ачып күрсәтә, шул килеш безне олы тормышка яраклашырга һәм үз урыныбызны табарга ярдәм итә. Әлбәттә, күп очракта, безне әти-әниләребез тәрбияли. Ләкин без күп вакытны мәктәп диварларында үткәрәбез һәм ата-аналар ышанып, безне укытучыга тапшыра. Ә Укытучы, үз чиратында, әлеге ышанычларны кара таплар төшермичә бары тик акларга тиеш.
Укытучы төшенчәсенә аңлатма бирүне бурыч итеп куймыйбыз. Ә менә без укытучыларыбызны зурларга-олыларга тиеш булуыбызга гаять күп мисаллар китереп булыр иде. Бөек педагог Ян Амос Коменский: “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”, – дигән. Мондый мисалларны тагын да күпләп китерергә булыр иде, әмма андый ихтыяҗ юктыр. Чөнки барысы да көн кебек ачык: кеше эштә, тормышта ирешкән уңышлары өчен мөгаллимнәргә бурычлы. К. Д. Ушинскийның: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән сүзләре бүген дә бик мөһим. Чөнки дөнья, аның таләпләре туктаусыз үзгәреп тора, тормыштан артта калмас өчен, педагог үзлегеннән даими, армый-талмый эшләргә, укырга тиеш.
Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда. Укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: әгәр дә укытучы дәресне укучы кызыксынырлык итеп оештырса, ул, һичшиксез,эшендә уңышка ирешәчәк. Укытучы – баланың остазы да, киңәш бирүчесе дә, өлкән дусты да... Тормыштагы авыр вакыйгалардан яклаучысы да, җил – яңгырдан саклаучысы да.
Укытучы... Ул укытып кына калмый, фикерләргә дә өйрәтә, уйларга юнәлеш тә бирә... Үрнәк алырлык һәм гыйбрәт булырлык хәлләр турында сөйли. Минемчә, бу вазыйфаларны балаларны яраткан һәрбер укытучы башкара.
Кешелекнең киләчәге - укытучылар кулында. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең дә җимешләре шундый булачак. Укытучы үзенең Укытучы булуыннан оялмасын, ә горурлансын, чөнки ул җәмгыятьнең иң хөрмәтле һөнәр иясе. Мин үз мәктәбемнең укытучыларына бик зур рәхмәтле. Аларга эшләрендә зур уңышлар телим.
Иванов Артур
Кукмара районы П.Е.Воробьев исемендәге
Түбән Үрәс урта гомуми белем бирү
мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы
ХХI гасыр укытучысы
Эссе
Дөньяда һөнәрләр бик күп-
Аграном, табиб, сатучы.
Ә шуларның иң яхшысы-
Әлбәттә – Укытучы!
Мәктәп…Кечкенәдән үк мине үзенә тартып торучы бер кыйбла ул. Бәләкәй чакта мәктәпкә кызыксыну хисе тартса, үсә төшкәч, белем алу мөмкинлегенең зур бәхет икәнлеген аңлау шунда өндәде.
Мәктәпне тәмамлагач, төрле якка алып баручы юллар чатында калдым: журналист булыргамы, табибә һөнәрен үзләштерергәме, әллә тәрбияче булып китәргәме? Бу һөнәрләрнең һәрберсе мине кызыксындыра иде. Сүзгә дә осталыгым бар, балаларны да яратам. Кем булырга?..
Укытучы булып, мәктәпкә кайтып эшли башлагач, таң калдым: бу һөнәр - минем өчен зур табыш. Мине кызыксындырган һөнәрләрнең барын да үзендә туплаган икән ул – укытучы һөнәре!
Мин – укытучы! Һәр яңа дәресем балалар өчен яңа ачыш алып килергә, белем алуга теләк уятырга, аларны иҗатка этәрергә, эзләндерергә тиеш. Мәктәп – иҗат остаханәсе бит ул.
Заман үзгәрү белән укыту системасында да үзгәрешләр туа тора. Заман яңа таләпләр куя, яңа технологияләр килә. Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Атаклы педагог К.Д. Ушинский да:
“Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”-дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый.
Укытуның яңа технологияләрен кулланып эшләү – минем өчен зур табыш булды. Яңа технологияләр, дигәч, аны күпләр интерактив такта, компьютер кулланып эшләү дип кенә карый. Дәресләрен гел шулар ярдәмендә генә коручылар да бар. Мин яңа технологияне бүтәнчәрәк күз алдына китерәм. Әйе, биредә компьютер да, интерактив такта да, интернет та бар. Тик алар, күбрәк, куллану җиһазына карыйдыр кебек. Мин аларны, мөмкинлек булганда, рәхәтләнеп файдаланам. Бу – табыш кына түгел, ә заман таләбе. Алардан тыш, укытучы һәм укучы арасында булган яңача мөнәсәбәтләр дә, укучыга укытучы тарафыннан булган яңача караш та, укыту эшчәнлеген яңача, башкача оештыру да яңа технологиягә керә. Мәсәлән, мин укучыга белемне әзер килеш җиткермим. Ул аны үзе табарга һәм үзләштерергә өйрәнергә тиеш. Моның өчен дәресләрдә тема проблема буларак куела, ягъни мәсьәлә чишү рәвешендә бирелә. Укучы уйлана, фикерли, анализлый, логик бәйләнеш нигезендә теманы ача, кагыйдәсен дә чыгарырга мөмкин.
Укучыны эзләнергә, теге яки бу чыганаклардан белем үзләштерергә өйрәтү методы да – зур табыш Заман укучысы хәзер бүтән. Белем бирү процессында ул да катнашырга тиеш, ягъни белем бирү, белем алу белән алмашынырга тиеш. Шунлыктан мин укучыларны үзлектән эзләнергә, табарга, исбат итәргә өйрәтәм. Белем алу процессында үзенең роле зур булуын сизгән бала өчен бу - кызыклы. Мәсәлән, язучының тормыш юлын өйрәнгәндә, ул, материал табып, өйрәнеп кенә килми, ә презентация ясарга, язучы турында яңа мәгълүмат табарга мөмкин.
Зур табышым – фәнни-тикшеренү методы. Алда сөйләнгәннәр дә шуңа карый, әлбәттә. Әмма тирәнтен тикшеренү эшен һәр укучы да булдыра алмый. Сәләтле балалар белән эшләү өчен әлеге метод кулай. Теге яки бу тема буенча мәгълүматлар аз булганда, яки конкрет бер темага фәнни эш язарга кирәк вакытта, укучыга фәнни-тикшеренү эше йөкләнә, төрле чыганакларга мөрәҗәгать итү юллары өйрәтелә. Укучы эзләнә, таба, системага сала, үз фикерен булдыра һәм үзлектән фәнни эш башкара. Укытучы бары тик процесс белән идарә генә итә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеге бала күңелендә иҗади бурычларны хәл итәрдәй көч барлыгын тою мөмкинлеген бирә. Ел саен төрле конкурсларда, конференцияләрдә, фән олимпиадасында да катнашып киләбез. Уңышларыбыз да бар. Бу – укучының үзе өчен зур эш, минем өчен шатлык, эшемнең нәтиҗәсен күрү шатлыгы.
Эшләү методларымның тагын берсе – кроссвордлар. Кроссворд чишү -җиңел эш. Ә аны төзү – авыр, катлаулы; укучыдан тырышлык һәм эзләнү сорый. Сүз төркемнәрен, кош-корт, җәнлек, агач исемнәрен өйрәнгәндә укучылар кроссвордларны бик рәхәтләнеп төзиләр. Аларны төзегәндә табышмаклар куллану тел дәресләрен әдәбият дәресләре белән бәйли. Әлеге кроссвордларны халык авыз иҗаты әсәрләрен үткәндә куллану яхшы нәтиҗә бирә.
Конкурс-дәресләр – зур методик табышым. Мондый дәресләрне рус төркемнәрендә үткәрәм. Сыйныф укучылары командаларга бүленә (командалар һәрвакыт төрлечә), диалоглар төзегәндә, сорауларга җавап биргәндә һәр команданың эшенә бәя бирелә, бер укучы да читтә калмый, һәрберсе эш белән мәшгуль. Төркемләп эш методы да шушы. Табышмаклар темасын конкурс-дәрес формасында үткәрү укучыларның зирәклеген һәм тапкырлыгын арттыра, аларның сүзлек запасын баета һәм ныгыта. Укучылар үзләре дә табышмаклар төзергә өйрәнәләр.
Яратып куллана торган эш алымнарының тагын берсе – перфокарталар. Алар инде яңалык түгел, ләкин минем өчен, укучыларның белемен тикшерүдә, ныгытуда уңайлы, укучылар өчен – кызыклы алым. Перфограммалар гади ( “әйе,юк” җаваплары белән) һәм катлаулы булырга мөмкин (сыйфат дәрәҗәләре, фигыль төркемчәләрен, җөмлә төрләрен һ.б. өйрәнгәндә бик уңай).
Һәр яңалык – онытылган искелек, диләр бит. Нинди генә яңа технологияләр кулланырга өйрәнмик, бер нәрсә үзгәрешсез кала бирә. Ул – укытучы сүзе. Дирижёр таягыдай, нәкъ менә укытучы белем алу процессы белән идарә итә. Укытучы сүзе генә баланы уйланырга, ачыш ясарга, сокланырга, нәфрәт хисләре кичерергә мәҗбүр итә. Укытучы сүзе генә баланың җанына үтеп керергә, дөньяга үзенчәлекле караш формалаштырырга мөмкин. Укытучы сүзе – көчле корал. Бу – минем янә бер ачышым.
Укытучы эше – үтә җаваплы эш. Укучы ачыш ясарга, фәнни тикшеренергә, эзләнергә һәм белемне үзлектән табарга өйрәнә икән, ул бүгенге тормышка, бүгенге заман таләпләренә әзер дигән сүз. Димәк, мин, аның укытучысы, заман таләбен үтим...
Мәктәп... Мин мәктәпсез бер көн дә тора алмамдыр төсле. Шимбә җитсә, атна башын көтә башлыйм. Нинди яңа ачышлар, уңышлар китерер яңа көннәр?!
Очар кошлар күккә омтылгандай
Көн дә мәктәбемә юл алам,
Сабый күңеленә ачкыч табып,
Белем орлыклары мин салам.
Туган телем- татар теле аша
Тормыш серләренә өйрәтәм,
Авыр булуына карамастан,
Хезмәтемнән табам бары тәм.
Һәрбер укучымның уңышына
Сабыйларча ихлас сөенәм.
Биек-биек белем тауларына,
Алар түгел, гүя мин менәм.
Каюмова Ләлә Гайсә кызы
Кукмара районы П.Е.Воробьев исемендәге
Түбән Үрәс урта гомуми белем бирү
мәктәбенең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Ворона
Карты планет и спутников Солнечной системы
Как напиться обезьяне?
Денис-изобретатель (отрывок)