Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңграу чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_tormyshymda_ukytuchy.docx | 17.61 КБ |
Балачагым дөньясына
Ап –ак пар атлар җигеп
Килеп керче укытучым
Алга юл салыйк диеп
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңграу чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя. Укытучы! Нинди тирән мәгънә ята бу суздә. Үзенең көчен кызганмыйча, үз баласыдай соклап, яклап йөрүче син. Укытучы! Авыр чакларда беренче булып ярдәм итүче дә, каршылыкларны да җиңүче син.
Безнең һәрберебез үзенең беренче укытучысын, үзенең беренче сыйныфка аяк басуын яхшы хәтерли. Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда-ап-ак тасмалар, күңелдә-ап-ак хыяллар... Мин кечкенә чактан ук укытучы булырга хыялланам. “Кем булырга?” дигән темага иншалар, хикәяләр язганда да, “Киләчәктә мин укытучы булам,”- дип язам. Башлангыч сыйныфларда укытучы әйткән укучыларны дәрестән соң алып калып, диктантлар яза һәм математикадан мисал, мәсьәләләр чишә идек. Һәм аларны тикшереп, билгеләр куя идем.
Укытучы! Бу сүз кыска булса да, үз эченә күпме мәгънәне сыйдырганын беркем дә санап бетерә алмас. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый, эшкә дә урнаша алмый. Укытучы- барлык һөнәргә юл салучы. Аның хезмәте авыр, катлаулы, җәмгыятькә күп файда китерә торган. Ул безгә белем бирүче мөгаллим генә түгел, сыйфатлы тәрбия бирүче кеше дә. 21нче гасыр укытучысы нәкъ шушы заман таләпләренә туры килергә тиеш. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми.
Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул безнең күңелдә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.
Укытучым күңелегез
Җылы гына булсын һәрчак
Игътибарга, назлылыкка
Мохтаҗ бит ул балачак.
Пчёлки на разведках
Почта
Привередница
"Разделите так, как делили работу..."
Рисуем акварельное мороженое