Научно - исследовательская работа по теме минеральные ресурсы родного края на татарстком языке
Вложение | Размер |
---|---|
nvernen_proekt_eshe.docx | 667.79 КБ |
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы МБГББУ
«К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе”
С.Сүнчәләй исемендәге регионара фәнни- гамәли конференция
География, биология, экология һәм Җир проблемалары секциясе
“Туган төбәгемнең файдалы казылмаларын ачык ысул белән
табуның табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы”
Эшләде: 6а сыйныфы укучысы
Абдуллин Әнвәр
Җитәкчесе: география укытучысы
Галимуллина Л.Г.
Апрель- 2019
Кереш өлеш
Минем эзләнү эшемнең темасы : “Туган төбәгемнең файдалы казылмаларын ачык ысул белән табуның табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә йогынтысы” .
Максаты: туган төбәгем Чишмәбаштагы карьерда нинди файдалы казылмалар чыгарылуын, аларның нинди максатларда кулланылуын һәм ачык ысул белән файдалы казылмалар табуның табигатькә һәм кеше сәламәтлегенә нинди йогынты ясавын өйрәнү.
Бурычлар:
Актуальлеге:
кеше табигатьтән башка яши алмый, без табигатьнең аерылгысыз өлеше
Төп өлеш
Файдалы казылмаларны ни өчен табалар соң?
Кешеләр өйне, фабриканы һәм заводларны кирпечсез, бетонсыз сала аламы?!
Юк, билгеле. Әмма , кирпеч һәм бетон ясау өчен , кешеләргә табигатьтән ком, балчык ,известьташ табарга туры килә.Икътисад кумерсез, табигый газсыз, бензинсыз эш итә аламы? Эш итә алмый, чөнки болар-ягулык төрләре. Күмер һәм газны табигатьтә табалар.Ә бензинны шулай ук табигать биргән нефтьтән ясыйлар. Файдалы казылмалар –Җирнең гаять зур, бәя биреп бетергесез байлыгы.
Бакыр рудасы
Чишмәбаш авылы тирәсендәге төп тау токымнары пермь системасына карыйлар. XVIII гасырда ук бу тау токымнарында бакыр ятмалары булуы билгеле була.
XIX гасырның 20 елларында Чишмәбаш авылының төньяк- көнбатышында зур күләмдә бакыр рудасы чыгарыла башлый. Руда чыгарган шахталарның озынлыгы 500 м га җитә. Бу турыда безнен авыл тирәсендәге бакыр рудаларын өйрәнгән галим Е.И. Тихвинская үзенең фәнни хезмәтендә болай дип яза : “ Обширные разработки медной руды производились в 20-х годах прошлого столетия на левом берегу р. Сардыка, против верхнего конца дер. Кулларовой. По преданию, штольня разработок, оставившая после себя громадные отвалы на 0,5 километра вглубь угора” ( Тихвинская Е. И. “Геологические условия нахождения медных руд в окрестностях в дер. Кулларовой Арского кантона ТР,1928год,стр15) Шахталарның берничәсенең ХХ гасыр башында да урыннары билгеле булла,аларның эченә дә керергә мөмкин булган.
1922елда шушы авыл крестьяннары абыйлы-энеле Динмөхәмитов Бикмөхәммәт һәм Нуриәхметләр Татарстан Совет Халык Хуҗалыгына Чишмәбаш авылы янында үзләре чыгарган бакыр рудасын эретеп,бакыр коелмасы җибәрәләр һәм бу районга геологик разведка үткәрүне сорыйлар.
1922 елның кышында Казан университеты укытучысы Е.Е.Попов һәм тау инженеры Аносов бу районны өйрәнергә киләләр.Ләкин ел вакытының дөрес сайланмавы аларга бу районны ныклап тикшерергә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә 1927 елда кабат икенче группа җибәрелә.Бу эшне тикшереп өйрәнеп бетергәч районның топографик картасын эшлиләр.Лабаратор анализ мәгълүматларына караганда бакырның микъдары 13-20%ка җитүен,ә уртача алганда 2-6% тирәсендә тирбәлүен күрсәтә.Шушы тырышлыкны исәпкә алып 1958 елда авыл халкы Е.И.Тихвинскаяны Татарстан Югары Советына кандидат итеп күрсәтә һәм ул безнең районның депутаты булып сайлана.
Известьташ
Известьташ — гадәттә (күбесенчә), кальциттан яки организмнарның кальцитлы скелет калдыкларыннан, сирәгрәк, арагониттан торучы утырма тау токымы. Кайбер очракларда доломит минералы, балчык кисәкчекләре белән катышкан була. Метаморфизм нәтиҗәсендә мәрмәргә әйләнә. ... Известьташның исемнәре составындагы компонентлар яки төзелеше структурасы буенча аталып йөртелә: оолитлы известьташ,төерле известьташ.
Известьташ Кукмара районында шактый күп очрый, кайбер җирләрдә
10 метрга җитә. Ул ком һәм балчык белән аралашып ята. Безгә иң якын
урнашкан зур карьер минем туган авылым- Чишмәбашта. Шулай ук известьне безнең территориядә юллар салу һәм төзелештә куллану өчен таш чыгарылар.
Ком,торф.
Районда ком чыгарыла һәм төзелеш өчен кулланыла. Районда шулай ук торф ятмалары да бар. Ләкин алар 1 метр тирәсе генә. Аны Оштырма, Бурец, Нурминкә елгалары буендагы иңкүлекләрдә очратырга була. Торф туфракны баету, ашлау өчен тотыла, кулланыла.
Янучан файдалы казылма, сазлык шартларында җыелып тулысынча таркалып бетмәгән үсемлек калдыкларыннан барлыкка килә. Төсе сары-көрәннән кара-сорыга кадәр. Структурасы җепселсыман яки аморф халәтендә. Дымлылыгы 75–95 %. Күзәнәклелеге 70–80 % ка кадәр җитә.
Кешеләрнең хуҗалык эшчәнлеге файдалы казылмалардан башка мөмкин түгел.Аларның кайберләре төзелештә кулланыла, икенчеләре ягулык итеп файдаланыла,әгәр кешеләр файдалы казылмаларны саксыз куллансалар, бу файдалы казылмалар бетәргә дә мөмкин.
Билгеле булганча, файдалы казылмалар терек булмаган табигатькә керә.
Ләкин аларныӊ күбесе тере организмнарныӊ калдыкларыннан барлыкка килә
икән бит. Бу бик гаҗәп! Димәк, ерак заманда,әле кешеләрдә булмаган чорларда яшәгән үсемлекләр һәм хайваннар эзсез югалмаганнар, аларныӊ калдыклары миллион еллар эчендә известьташка, күмер,нефть һәм табигый газга әверелгән. Бу файдалы казылмалар белән без хәзер файдаланабыз , терек һэм терек булмаган табигать арасында, табигать һәм кеше арасында менә нинди тыгыз , нык бәйләнеш бар икән
Кешелəргə бик күп файдалы казылмалар кирəк. Лəкин җир астында аларның запасы чиклəнгəн, ə файдаланылган чыганакларны яңадан торгызу мөмкин түгел. Шуңа күрə барлык җир асты байлыкларын сакчыл кулланырга кирəк.
Безнең авыл янындагы карьерда ( тирәнлеге 10 м) нинди файдалы казылмалар чыгуын өйрәнгәннән соң, мин карьерның табигатькә йогынтысы турында белемнәремне тирәнәйттем. Биредә елына 50 мең тонна файдалы казылма чыгарыла. Известьковая мука 30 мең тонна, ә вак таш( щебень) 20 мең тонна. Файдалы казылмаларны ачык ысул белән чыгаруның уңай һәм тискәре якларын эзләдем. Уңай яклары: ябык ысул белән чыгаруга караганда ачык ысул куллану күпкә очсызрак чыга һәм күләм ягынна да отышлырак икән. Ачык ысулны сайлаганда оештыру эшләре артык авырлык таләп итми. Бу турыда мин карьер җитәкчесе Гараев Рифнур абый белән сөйләшкәч, аңладым. Ә тискәре яклары бихисап:
Карьерның кешеләр сәламәтлегенә йогынтысы турында мин авыл фельдшеры Лилия апа белән сөйләштем. Ул соңгы 7 ел эчендә сулыш, тын юлы авыруларының күбәюен һәм кешеләрнең еш кына баш авыртуларына зарлануларын әйтте ( диаграмма).
Мин сыйныфташларым арасында сораштыру да уздырдым.
1сорау. Безнең төбәктә нинди файдалы казылмалар чыга? дигән сорауга күпчелек изветьташ һәм торф дип җавап бирде.
2 сорау. Кешеләргә файдалы казлмалар кирәкме? дигән сорауга күпчелек кирәк дип җавап бирде. Шулай ук бу минем өчен мөһим түгел һәм уйлаганым юк дип әйтте.
3сорау. Ачык ысул белән карьерда файдалы казлмалар табуның кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында уйланганың бармы? дигән сорауга күпчелекнең бу турында уйланмавы ачыкланды.
Нәтиҗә
Димәк, безнең сәламәтлегебез үз кулыбызда. Ә сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнү, көндәлек режимны үтәү генә җитми, ә яшәү тирәлеге- табигатьнең чиста булуы да мөһим. Табигать- тиңсез хәзинә .Саклыйк без аны! Мин ачык ысул белән файдалы казылмалар чыгаруның күләмен киметергә кирәк дип саныйм.
Саклагыз җир тереклеген,
Табигатен саклагыз.
Җирдә яшисегез килсә,
Кануннарын ятлагыз!
Саклагыз Җирне, саклагыз,
Сугыш уты якмагыз,
Тереклекне бетермәгез,
Утлы корал атмагыз.
Кушымта
Карьерның кеше сәламәтлегенә йогынтысы
Сораштыру. 1 нче сорау.
Безнең төбәктә нинди файдалы казылмалар чыга?
2 нче сорау. Кешеләргә файдалы казылмалар кирәкме?
3 нче сорау. Ачык ысул белән файдалы казылмалар чыгаруның сәламәтлеккә йогынтысы турында уйлаганыгыз бармы?
Прекрасная арфа
Весенняя гроза
Фильм "Золушка"
Как Снегурочке раскатать тесто?
Весенняя сказка