Мин ел саен “Тукай моңнары” шигырь конкурсында катнашам. Быелгы уку елында да укытучыбыз Люзия Нәзир кызы белән видеоязманы конкурс оештыручыларына җибәрдек.
Вложение | Размер |
---|---|
mkal.docx | 113.31 КБ |
«Тукай моңнары” бәйгесе.
Мин ел саен “Тукай моңнары” шигырь конкурсында катнашам. Быелгы уку елында да укытучыбыз Люзия Нәзир кызы белән видеоязманы конкурс оештыручыларына җибәрдек. Һәм менә зур шатлык!Мин республика этабына үттем, Уфа «Нур» татар дәүләт театрында “Тукай моңнары” 7нче Республика конкурс-фестиваленең йомгаклау тантанасына чакыру алдым.
Бу көнне мин бик дулкынланып көттем. Тантана булачак көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле ачылды. Бу бәйрәм бик күңелле булды. Һәйкәл ачылгач, конкурста катнашучы балалар “Нур” татар театры бинасы эченә үтте. Мин театрда беренче тапкыр булганга, мондагы матурлыкка исем китеп торды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында бик күп шагыйрьләр, язучылар, “Нур” театры артистлары, БДПУның татар филологиясе укытучылары катнашты.Укучы балалар татар, урыс, инглиз, чуваш, гарәп, албан, француз телләрендә Тукайның шигырьләрен сөйләде, әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерде.
Ярыш бик мавыктыргыч, кызыклы булды. Мин беренче тапкыр шундый зур, мәртәбәле сәхнәдә чыгыш ясавыма бик шатландым,дулкынландым.
Конкурсның “Гамьле дөнья” номинациясендә якташыбыз Зәйфә апа Сәлихова язган “Ак калфаклы татар кызы” шигырен яттан укыдым. Конкурста катнашкан балаларның сәхнә осталыгына, артистлык сәләтенә сокланып утырдым. Ярышта мин өченче урын дипломы белән бүләкләндем. Уңышларым өчен мин укытучым Люзия Нәзир кызына рәхмәтемне белдерәм.
Габдрахманова Эльза
8 класс укучысы
Осенняя паутина
Ночная стрельба
Мост из бумаги для Киры и Вики
Пятёрки
Рисуем пшеничное поле гуашью