Тимирова Эльмира үзенең эшен татар халкының талантлы шагыйре Әнгам Атнабаевның иҗатына багышлый. Аның шигырьләрен укып, аларда бирелгән төсләр буенча ул тикшерү эшен үткәрә.
Вложение | Размер |
---|---|
tnabay_izhatynda_toslr_bireleshe.docx | 29.37 КБ |
Кереш өлеше.
“Һәр халык, гадәттә, табигать биргән үзенчәлекле һәм бай талантлы илә теге яки бу өлкәдә иң югары биеклекләргә күтәрелгән, соклангыч нәтиҗәләргә ирешкән олуг улларын һәм кызларын бер генә сүз белән атап йөртә. Кабатланмас мәшһүр хезмәт күрсәткән, бөтен булмышы белән кешеләр күңелендә күк балкышыдай гаҗәеп күренеш булып мәңгелеккә урын алган андый шәхесләр күп түгел. Алар адәм балаларының рухын баетып, якты дөньяда яшәүнең асылын, мәгънәсен аңларга ярдәм итәләр, буыннардан буыннарга күчеп максатлы тормыш көтәргә чакыралар”, - дип яза Мәҗит Мөдәрисов “Атнабай” китабында.
Башкортстан җиренең Тәтешле ягында, табигатьнең гүзәл бер урынында җәелеп яткан Иске Күрдем авылында Касыйм һәм Мәрзия исемле кешеләр гаиләсендә аларга бала шатлыгы китереп, 1928 нче елның 23 нче февралендә, егерменче гасырның гайрәтле бунтаре, даһи каләм остасы дөньяга килгәнен белдереп тәү тапкыр тавыш биргән Әнгам ага Атнабаев.
Урта мәктәптән соң Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм туган районы мәктәпләрендә берничә ел ана теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
1951 нче елда ул Уфагакүчеп килә һәм республиканың «Кызыл таң» газетасы редакциясендә башта — әдәби бүлек хезмәткәре, соңрак әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Артабан хаклы ялга киткәнче республиканың «Һәнәк» сатирик журналында хезмәт итә, шул исәптән баш мөхәррир урынбасары булып эшли.
Әнгам Атнабаев әдәбиятка XX быуатның илленче елдарында килә. Аның «Йөрәк белән сөйләшү» исемле беренче шигырь җыентыгы 1958 нче елда дөнья күрә. Артабангы дүрт дистә ел иҗади нәтиҗәсендә егермедән артык китап нәшер итә. 1972 нче елда «Йөрәгем юллары» дигән поэтик җыентыгы өчен Башкортстан комсомолының Галимов Сәлам исемендәге премиясебирелә.
Алтмышынчы еллардан ул драматургия өлкәсендә дә танылу ала, «Ул кайтты» (1959), «Җәйнең соңгы көне» (1961), «Ана хөкеме» (1963) «Законлы никах белән!» (1965), «Шоңкар» (1967), «Мәхәббәт турында Җыр» (1968), «Балакайларым» (1969), «Игезәкләр» (1971), «Ут» (1975), «Каз канаты» (1978), «Авыр бәхет» (1980) тигән драматургик әсәрләрен иҗат итә. Театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен ул 1977 елда «БАССР-ның атказанган сәнгать эшмәкәре» дигән исемгә лаек була.
1997 нчеелда Әнгам Атнабаевның күп еллык һәм төрле жанрлардагы җимешле иҗаты тиешле һәм югары бәясен ала: аңа «Башкортстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.
Төп өлеш.
Бирелгән фәнни – гамәли конференциянең темасы итеп мин Әнгам Атнабаевның иҗатына мөрәҗәгать иттем. “Атнабай” дигәнкитапны кулыма алдым һәм шигырьләрендәгетөсләр төренә тукталдым. Алдагы әйтелгәннәргә нигезләнеп, чыгышымның темасын “Әнгам Атнабаев иҗатында төсләр бирелеше”, – дип атадым.
Тикшерү эшемннең максаты: шагыйрьнең шигъри шәлкеменнән төсләрне табу һәм аларның кулланышын билгеләү.
Әлеге максатка ирешү өчен, түбәндәге бурыч куелды:
а) төсләрнең бирелеше һәм лирик геройның хис-тойгыларын ачудагы роле.
Алар бик күп, төрле, үзенчәлекле. Шагыйрь төсләр ярдәмендә табигать күренешләрен, лирик геройның эчке хис-тойгыларын, күңел түрен бай итеп күрсәтә, шигырьләренең телен камилләштерә, стиль үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә. Авторның шигырьләр җыентыгында 13 төрле төс барлыгын ачыкладым һәм аларны язып алдым. Төсләрнең күбесе туры мәгънәдә кулланылган, шул ук вакытта күчерелмә мәгънәдә: эпитет, метафора, чагыштыру, сынландыру, синекдоха ролендә кулланыла. Мәсәлән, кара төс:
30 шигырендә бирелә. Туры мәгънәдә килгәннәренә берничә мисал:
1.Әнкәй миңа кара икмәк чәйнәп,
Имезлеккә салып биргән дә,
Үзе киткән урак урырга.
Елаганмын, ләкин чыдаганмын –
Икмәк белән була торырга.
2.Кара төндә килеп тәрәз каккан
Юлчы кебек керә төшләргә
Тормыш ваклыкларын оныттырып,
Канат куя күңел төшкәндә.
3.Кар ятса да егетеңнең
Кап-кара чәчләренә, син һаман да унсигездә
Син һаман чәчкә генә.
Кара төсенең күчерелмә мәгънәдә бирелеше:
1.Карап тордым: куырылып яндың,
Кара күмер булды төсләрең;
“Янсын әйдә, онытылсын!”- дидем,
Хатларыңны илтеп өстәдем.
2.Дошман дигәннәрем дус булдылар-
Керфекләре яшькә чыланды.
Газеталар кара кайгы белән
Сурәтемне басып чыгарды.
3.Мин әйләнәм кайнар мәхәббәткә,
Мин әйләнәм кара нәфрәткә.
Мин әйләнәм яңа кабер кебек
Күперелеп торган хәсрәткә.
Ак төс 18 шигырендә кулланыла:
1.Муелларның чәчкә аткан чагы,
Таңнар атып килгән чак иде.
Һавалар саф, ә болытлар ап-ак,
Күңелләр дә шулай пакъ иде.
2.Берсе бигрәк тә бәйләнчек,
“Яратам ” дигән була,
Ак күлмәген кигән булып,
Кичләрен килгән була.
3.Тальяныңны тартып кая киттең?
Соң бит инде –
Адәм заты юк бит урамда.
Җансызлар да, җанлылар да йоклый –
Төренгәннәр ап-ак юрганга
Күчерелмә мәгънә:
1.Теләкләрнең изгеләрен телә;
Бала чакта мин дә теләдем,
Ак мамыктай хыялларга чумып,
Үткәне бар озын төннәрнең.
2.Ялгыз гына китеп бара
Гомере кичләренә.
Ап-ак карлар яткан инде
Кап-кара чәчләренә.
Зәңгәр төс – 17
Сары төс, алтын – 10
Алсу, ал төс – 5
Ахак -1
Кызыл – 3
Яшел – 4
Көмеш -2
Көрән -1
Күк -1
Кайбер шигырьләрендә берничә төс бергә бирелә
Салават күпере җиде төс:
Зәңгәре – балачак хыялым,
Канатлы кош кебек талпынып,
Чыбыкны ат итеп уйнавым.
Салават күпере җиде төс:
Яшеле – яшьлектә яшьнәвем,
Ап-аяз күкләрне күкрәтеп,
Таңнарда тай булып кешңәвем.
Салават күпере җиде төс:
Алсуы – беренче мәхәббәт,
Иң татлы беренче газабым,-
Шул газап өчен дә мең рәхмәт!
Салават күпере җиде төс:
Сарысы – гомерлек сагышым,
Бер тапкач югалтып, табалмый,
Сагынып гел эзләп барышым.
Салават күпере җиде төс:
Кызылы – минем бар тормышым.
Җан кыеп, кан коеп, дан җыеп,
Тормышны үзгәртеп кормышым.
Салават күпере җиде төс:
Тагы бар кара, күк, көрәне,
Алары хәтердә калмаган –
Гомернең мәгънәсез көннәре.
Шул ук вакытта мин рус әдәбиятының күренекле шагыйре Сергей Есенинның да иҗатына игътибар иттем, чөнки аның шигырьләрендә дә төсләргә бик зур урын бирелгән. Мәсәлән:
Не жалею, не зову, не плачу.. .
Все пройдет как с белых яблонь дым,
Увяданья золото охваченный я не буду больше молодым..
Я смотрел из окошка на синий платок,
Кудри черные змейно трепал ветерок.
Черёмуха душистая
С весною расцвела
И ветки золотистые,
Что кудри, завила.
И кисточки атласные
Под жемчугом росы
Горят, как серьги ясные
У девицы-красы.
А рядом, у проталинки,
В траве между камней,
Бежит, струится маленький
Серебряный ручей.
Вот оно, глупое счастье,
С белыми окнами в сад!
По пруду лебедем красным
Плавает тихо закат.
Ты поила коня из горстей в поводу,
Отражаясь, березы ломались в пруду.
Несказанное, синее, нежное.. .
Тих мой край после бурь, после гроз,
И душа моя — поле безбрежное —
Дышит запахом меда и роз...
Сергей Есенинның һәм Әнгам Атнабаевның шигъри иҗатытында табигать яши, ямьләнә. Ул туктаусыз хәрәкәттә. Әйтерсең, кеше – туа, үсә, яши һәм үлә, эндәшә һәм җырлый, кайгыра, хәсрәтләнә һәм шатлана. Шагыйрьләр сынландыруны күбрәк куллана. Черемуха «спит в белой накидке», вербы плачут, тополи шепчут, «туча кружево в роще связала», «пригорюнились девушки-ели», «улыбнулась солнцу сонная земля», ә Әнгам Атнабаев шигырьләрендә: “ул елларның кара кайгысы да зәңгәр буяу белән буялган”, “Газеталар кара кайгы белән Сурәтемне басып чыгарды”, “Ап-ак карлар яткан инде Кап-кара чәчләренә”.
Әнгам Атнабаев иҗатында кулланылган төсләр нинди мәгънәгә ия? Нинди көч тәэсире аларда бирелә соң?
Ак – сафлык, матурлык, чисталык; кара – кара төс, кайгы, хәсрәт; зәңгәр – күк йөзе, чисталык; кызыл – мәхәббәт, яну. Кайбер төсләр берничәне бергә дә кушып күрсәтелә: сары hәм алтын, алсу hәм ал, ак hәм көмеш.
Бирелгән төсләр ярдәмендә лирик геройның уй-кичерешләре, хис-тойгылары ачыла, табигать күренешләре матурлана, җанлана. Димәк, төсләрне куллану бик зур рольгә ия.
Йомгаклау.
Шигъри әсәргә анализ ясау укучыдан бик зур көч сорый. Шигърият тормыш-чынбарлыкны, кешеләргә очрый торган вакыйга – каршылыкны, кешенең психологиясен һәм төрле шартларда үз-үзен тотышын күрсәтә, лирик геройларның күңел матурлыгы турында сөйләп, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең үз җаннарында ничек итеп матурлык һәм яхшылык йөртүен аңлата. Әдәбият аша без, укучылар, башкаларга игътибарлы булырга, кеше күңелен яраламаска, җәмгыятьтә үз урыныбызны табарга өйрәнәбез. Шигъри әсәр кешедә ләззәтләнү, соклану уята, аны матурлыкка якынайта, аның рухи халәтен матурлыкны аңлау дәрәҗәсенә күтәрә. Әдәбият дәресләрендә гүзәллекне һәм ямьсезлекне, югары һәм түбән хисләрне, камиллекне һәм җитешсезлекне аера һәм аларга карата үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтү сәнгать әсәренең асылына үтеп керергә ярдәм итә, югары әдәби зәвык тәрбияли.
Кулланылган әдәбият:
1. Атнабай. Башкортостан республикасы “Рухият” фонды. Уфа 2000.
2. Башкортостанның мәдәни дөньясы. Шәхесләр. Әнгам Атнабаев.
3.Есенин С. Собрание сочинений в трёх томах. - Москва: Правда, 1977.
4.Заһидуллина Д. Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау. Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
Груз обид
Этот древний-древний-древний мир!
О путнике
Твёрдое - мягкое
Фокус-покус! Раз, два,три!