Авыл тарихын өйрәнү,андагы чишмәләрнең тарихы,атамаларының килеп чыгышы белән кызыксыну
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_eshe.docx | 22.07 КБ |
Татарстан Республикасы
Апас муниципаль районы
Борнаш урта гомуми белем бирү мәктәбе
ПРОЕКТ ЭШЕ
Тема : Авылым чишмәләре
Эшне башкарды:
3б нче сыйныф укучысы
Атауллина Ә.
Фәнни җитәкче:
башлангыч класс укытучысы
Саматова Мәдинә Әхмәтгали кызы.
2019
Эчтәлек
Авылым чишмәләре..............................................................................................3-4
I.Кереш
Чишмәләр иле син, Туган як!
Еракка китмәгез, су сорап.
Бу җирдә таулардан көй алып,
Чишмәләр яшиләр чылтырап.
Ә.Исхаков.
Безнең проект эшенең темасы «Авылым чишмәләре” дип атала. Ни өчен бу теманы сайладык соң без?Нәрсә соң ул чишмә? Кешеләргә чишмәләр кирәкме? Ни өчен?Болгаер төбәгендә нинди чишмәләр бар ?Аларның аталу тарихы нәрсә турында сөйли? Татар халкында чишмәләргә бәйле нинди гореф-гадәтләр бар? Шушы сорауларга җавап табу максатыннан без әлеге эзләнү эше белән шөгыльләндек. Алдыма түбәндәге бурычны куйдым: үз авылым чишмәләренең тарихын белү, мәгълүмат җыю. Әлеге хезмәтне эшләгәндә миңа Маһирә дәү әнием хәтирәләре,”Искитмәле Олы Болгаер”китабы (автор-төзүче Х.Бәдретдинов) терәк булды.Шулай ук интернет челтәре мәгълүматләре ярдәм итте.
Ә нәрсә соң ул чишмә?
Җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чишмә дип атала . Чишмәләр-кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инеш, диңгез һәм океаннарга тормыш өрүче. Халык әйтсә, чынлап та, хак әйтә. Чишмәләргә карата кулланылган “Башы – тауда, аягы – диңгездә” дигән табышмак аларның җитез, йөгерек, эшчән, халыкка намус белән хезмәт итүчән табигатьләрен бик дөрес сурәтли.
2.Төп өлеш.
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар.Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына гына сөйләнәләр, өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга, ә җырлары, көйләре?
Татарстан җирлегенең һәр авылында диярлек кеше исеме белән аталган чишмәләр очрый.Безнең авылда да Биктимер чмшмәсе бар. Бу чишмәне Биктимер исемле кеше ачканлыктан,ул шулай аталган.Чишмәнең суы тәмле.Ул чыннан да җырдагыча челтерәп ага.
Без өйрәнгән икенче чишмә-“Урам кизләве” дип атала.Бу чишмә суын авыл халкы еш куллана.Беренчедән анын суы йомшак”диләр,икенчедән урнашу урыны да уңайлы.Шәһәрдән кайтучылыр да шушы кизләүдән су ала.
Авылдагы ике чишмә дә каралган,тирә-ягы чистартылган.Моны шул тирәдә яшәүче кешеләр башкара.Ә безгә бары тик чишмә буйларын чүпләмәскә генә кала.
3.Йомгаклау.
Чишмәләргә юл өзелмәсен.
Проект эшен башкарганнан соң мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем:
Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны.Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел.Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы,табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк.Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасын иде. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше - яхшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул!
Проект эшемне шагыйрә Гөлназ Гарипованың “Чишмәләр” шигыреннән алган түбәндәге юллар белән тәмамларга телим:
Җырла,чишмәм,гасырларга җитсен
Челтерәүләреңнең аһәңе.
Яшь буын да белсен тәмен суның,
Һәрбер кеше белсен бәһаңне!
Сакласыннар күз карасы кебек,
Телмәсеннәр җирнең бәгырен.
Саклыйк җирне,саклыйк табигатьне,
Белик ,дуслар, чишмә кадерен!
У меня в портфеле
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Хрюк на ёлке
Мороз Иванович
Лиса Лариска и белка Ленка