“Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштерү
Вложение | Размер |
---|---|
“Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштерү | 18.58 КБ |
“Чукмар белән Тукмар” әкиятен сәхнәләштерү
БИЮ 1
Автор.Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бертигез ярата икән. Әтәчләр генә бер берсе белән дус булмаганнар,күп вакытларын сугышып уткәрәләр икән.Ак әтәчне әби Чукмар дип , карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик оста тукый икән.
Әби Чеп чеп чеп әтәчкәйләрем,килегез сыйланыгыз! Сезгә тәмле җим әзерләдем,чеп чеп чеп!
БИЮ 2 Әтәчләр биюе
ЧУКМАР- Ник минем өлешемә кердең? Кит моннан!
ТУКМАР- Үзең кит! Әби миңа җимне миңа әзрәк биргән! Хәзер әбигә әйтәм!
ЧУКМАР -Әби мине ныграк ярата....
ТУКМАР -юкны сөйләмә, әби мине күбрәк ярата...
ӘБИ Туктагыз, нишлисез сез?! Икегезгә дә җитәрлек бит!
ЧУКМАР Әби әби кара әле. Тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде,
ТУКМАР Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый башымны канатып бетерде
ӘБИ һай, рәхмәт төшкерләре, бу сугышуларыгыздан тәмам туйдым. Нишләтергә инде сезне?! Әйдәле!(әби тукмарны алып китә)
ЧУКМАР (бии)Кикрикүк! Нинди рәхәт! Барысы да үземә генә! Кикрикүүүүүк!(чыгып китә
БИЮ 3
Автор. әби Тукмарны күршеләргә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган. Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган.
Музыка көчәя. Елап Чукмар керә. Сәхнәдә йөри, җимне ашап карый, ашыйсы килми, этеп куя.
Әби Чеп чеп чеп чеп! Чукмарым кил, сыйлан инде. Чеп чеп чеп чеп..
ЧУКМАР(бик күнелсез) Минем ашыйсым килми. Мина бик күнелсеееез.(елый)
Әби. Икегез булганда гел сугыша идегез. Иркенләп йөр инде!.
ЧУКМАР Әбекәем , Син Тукмарны кая куйдың соң? Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идееееек(елый), гел дуслар булыр идек.
Әби Ярый, алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итэм. Моннан ары гел дус яшәгез!
(әби Тукмарны алып керә. Тукмар бн Чукмар кочаклашып күрешәләр.)
ЧУКМАР Мин сине шууууундый сагындым Тукмар
ТУКМАР Мин дә сине бииииик сагындым Чукмар
ЧУКМАР Әйдә , Тукмар, моннан ары гел дуслар булыйк!
ТУКМАР Мин риза!
БИЮ 4
Әби Менә шулай, әтәчкәйләрем! Дус булуга ни җитә!
ҖЫР 5
ЧЫН ДУСТЫМ
Кыен чакларымда хэбэр итмэсэм дэ,
Узе белеп килэ чын дустым,
Ихластан соенэ хэллэрем яхшыга,
Уз итэ мине ул чын дустым.
Кинэше акыллы ин якын дустымнын,
Рэхмэт сина, рэхмэт, чын дустым.
Яхшыны-яманны, барын да анлыйсын,
Ярый эле бар син чын дустым.
Жинеп кайгыларны бергэлэшеп кенэ,
Аралашып яшик хаман да.
Тарсынмыйм доньяны нилэр кичерсэм дэ,
Якын дустым янда булганда.
Кинэше акыллы ин якын дустымнын,
Рэхмэт сина, рэхмэт, чын дустым.
Яхшыны-яманны, барын да анлыйсын,
Ярый эле бар син чын дустым.
Мин бэхетсез димим, бу доньянын
Эле гузэллеген курэ алганда,
Мин ялгыз да димим, гел шатланып яшим,
Ышанычлы дуслар янында.
Кинэше акыллы ин якын дустымнын,
Рэхмэт сина, рэхмэт, чын дустым.
Яхшыны-яманны, барын да анлыйсын,
Ярый эле бар син чын дустым.
Цветущая сакура
Зимний лес в вашем доме
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)