Работа посвящена исследованию деревни Мензелябаш Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Характеристика включает пять направлений: Современное село, Отзвуки прошлого, Архитектурные памятники, Известные личности, Микротопонимы. Дается использованная литература и приложения
Вложение | Размер |
---|---|
Исследовательская работа о деревне Старый Мензелябаш Сармановского района РТ | 423.61 КБ |
Тезисы работы "Туган авылым Минзәләбаш" | 24.64 КБ |
Республикакүләм "Шушы яктан, шушы туфрактан без"
фәнни-гамәли конференциясенең
" Тарихи төбәкне өйрәнү" юнәлешенә
Тема : Туган авылым Минзәләбаш
Эшне башкарды: Кызрачева Алия Радик кызы, 7-б сыйныф укучысы. Фәнни җитәкчеләре: Кызрачева Айгөл Расиал кызы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Кәлимуллина Рәйхан Зиннур кызы, МБГББУ «Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең география укытучысы
Җәлил бистәсе, 2019 нчы ел
Эчтәлек
I. Кереш өлеш.................................................................................................................................2
II. Төп өлеш
1. Авылыбызның бүгенге хәле....................................................................................................3
2. Үткәннәр кайтавазы ..................................................................................................................4
3. Архитектура һәйкәлләре..........................................................................................................7
4. Танылган шәхесләр...................................................................................................................8
5. Күңелемә иң якын урын.........................................................................................................10
III. Йомгаклау...............................................................................................................................12
V. Кулланылган әдәбият исемлеге.............................................................................................12
VI. Кушымта……………………………………………………….............................................13
I. Кереш өлеш
Туган ил кеше өчен ата - анасы кебек кадерле. Шуңа күрә без аны Ватан - ана дип атыйбыз. Ә Ватанга мәхәббәт кайчан башлана соң? Ул син дөньяга килгәч тә, син туган шәһәр яки авылның бер йортыннан башлана. Син шул йортта беренче сулышыңны аласың, шунда ук аваз саласың, сөйләшергә өйрәнәсең. Бу йортта ата - бабаңның көче түгелгән, шуның өчен дә бу йорт гомере буена сине үзенә тартып тора.
Фәнни-эзләнү эшебезнең тикшеренү объекты булып Сарман муниципаль районының Минзәләбаш авылы тора.
Фәнни эшнең тикшерү предметы итеп авыл тарихы алынды.
Эшемнең максаты: тирәмдә туып үскән авылның тарихын өйрәнүгә ихтыяҗ булдыру.
Фәнни эшемдә түбәндәге бурычларны үтәргә уйладым:
1. Авылым тарихы аша яхшы итеп татарча сөйләшергә өйрәнү;
2. Иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;
3. Җәмгыятьнең тиз үзгәрүчән шартларында тормышка әзер булу;
4. Эзләнүләрем аша халыкка якынаю;
5. Туган авылыма карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре булдыру.
Эш барышында мин түбәндәге эзләнү-тикшеренү алымнарын кулландым:
1) Авыл аксакаллары истәлекләре, авылдашыбыз Борһанов Нәкыйп абый тарафыннан эшләнгән Минзәләбаш авылының тарихы белән танышу;
2) Якташлар язмаларын, әдипләр китапларын уку;
3) «Сарман» район газетасы материалларын өйрәнү.
Эшебезнең фәнни-методологик нигезен Минзәләбаш авылы тарихын өйрәнүгә багышланган китаплар тәшкил итте. Безнең фәнни - эзләнү эшебезнең яңалыгы – Октябрь революциясенә кадәрге чорны җентекләп өйрәнү.
Чынбарлыкны танып белүдә туган якны өйрәнүнең әһәмияте бик зур,чөнки тарих авылдан башлана. Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.
Фәнни эшебез эчтәлек, кереш, бүлек һәм бүлекчәләрдән, йомгак, чыганаклар һәм кушымтадан тора.
Бүген мин Сезне Сарман районы Минзәләбаш авылы буенча сәяхәткә чакырам. Әйдәгез, Минзәләбаш авылы буйлап сәяхәтебезне башлыйбыз.
II. Төп өлеш
Беренче тукталыш: «Авылыбызның бүгенге хәле»
Иске Минзәләбаш авылы Татарстан Республикасы Сарман районындагы иң зур авылларның берсе. Ул районның иң көньягында, район үзәге булган Сарман авылыннан 25 чакрым ераклыкта урнашкан. Аның басулары Азнакай, Әлмәт районнары җирләре белән чикләнә. Иске Минзәләбаш шәһәргә якын, иң төзек, яшәү өчен кулай булган авыллар рәтенә керә.
2019 елнын 1 январенә авылда: 336 хуҗалык, шуларда 718 кеше яши. Шәхси хуҗалыклар арасында да күпләп мал асраучы 8 гаилә, аларда 4 алып 8 башка кадәр савым сыер. Күпләп умарта асраучы 5 хужалык. Нәтиҗәдә: шәхси хуҗалыкларда 318 мөгезле эре терлек, 94 сыер, 460 кәҗә-сарык, 4 ат, 268 умарта асрыйлар.
Хуҗалыкларда 187 җинел машина, 25 трактор, 18 йөк машинасы, 30 мотоблок бар.
Җирлектә 6 төрле милләт халкы бар. Милли бүленеш ягыннан күпчелекне татарлар тәшкил итә, шулай ук рус, мари, әрмән, башкорт милләте вәкилләре дә яши.
«Дөнья – йозак, ә аның ачкычы белем»- диләр. Ә аңа юл мәктәп бусагасыннан башлана. Җирлектә 1 төп гомуми белем бирү мәктәбе эшләп килә. Мәктәптә бай тэҗрибәле, үз эшләрен яраткан укытучылар эшли. Бүгенге көндэ мәктәптә 39 бала белем ала. Мәктәптә укучылар 100% кайнар аш белән тәмин ителгэн. Мәктәпнең материаль- техник базасы да яхшы . Укучылар уку белән беррәттән физик хезмәттә дә актив катнаша. Хуҗалык территориясендә, мәктәп яны тәҗрибә участогында күп эшләр башкаралар.
Балалар безнең киләчәгебез. «Голчэчэк» балалар бакчасында төрле яшьтәге балаларны берләштергән бер катнаш төркем эшли. Бүгенге көндә 20 сабый тәрбияләнә, аларга 4 хезмәткәр тәрбия күрсәтә.
Ел дәвамында барлык бәйрәмнәр дә халык күңеленә кереп калырдай булып тиешле дәрәҗәдә уздырыла. Мәдәни чараларны уздыруда, район күләмендә уздырылган ярминкәләрдә, авыл җирлегендә башкарыла торган сайлау, референдум үткәрү, өмәләр оештырулар һәм башка бик куп эшләр дә мәдәният, китапханә, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. Иске Минзәләбаш мәдәният йортында 4 нче ел «“Сөембикә» кул эшләре түгәрәге эшләп килә. Авылыбыз өлкәннәре бу түгәрәк эшчәнлегенә бик теләп катнашалар.
Халыкка, түбәндәге оешмалар хезмәт күрсәтә:
· Авыл җирлеге башкарма комитеты;
· Иске Минзәләбаш урта мәктәбе;
· Иске Минзәләбаш балалар бакчасы;
· Иске Минзәләбаш мәдәният йорты;
· Иске Минзәләбаш фельдшер-акушерлык пункты;
· Иске Минзәләбаш китапханәсе;
· Саклык банкының Иске Минзәләбаш бүлекчәсе;
· Иске Минзәләбаш почта бүлекчәсе;
· «Дуслык» сәүдә йорты;
· «Рада» кибете;
· «Автозапчасти», «Хәзинә» кибетләре;
· Сарман кулланучылар союзы кибете.
Авыл җирлеге территориясендә,шулай ук, җаваплылыгы чикләнгән «Җәлил» агрофирмасы, агрофирманың «Корыч-Кул» бүлекчәсе урнашкан.
Икенче тукталыш: «Үткәннәр кайтавазы »
Минзәләбашның нигезләнгән еллары шактый борынгы булырга тиеш.
Авыл аксакаллары, хәзерге Иске Минзәләбаш авылына Кукмара авылыннан күчеп килгән Бикбулат бабай һәм Мәмәшир (хәзерге Кукмара районына керә) авылының бер чирмеш карты нигез салган, дип сөйлиләр. Кайбер кулъязма тарихларда бу вакыйга1354 елда булган дип күрсәтелсә дә, моны расларлык дәлилләр юк. Аерым чыганакларда очрый торган 1610-1620 еллар датасы дөреслеккә якынрак булырга тиеш, ләкин ул да өстәмә тикшеренүләрне таләп итә.
Авыл (Иске Минзәләбаш авылы гражданы, элекеге тарих укытучысы Гыйльфанов Риф Миннәхмәт улы аңлатмасы буенча) моннан 350-400 еллар элек, 1610-1620 еллар тирәсендә оеша башлаган. Авылның хәзерге урынына рус властьларының көчләп чукындыру сәясәтеннән качкан ике татар гаиләсе килеп урнашу белән бәйләргә мөмкин. Аларга бер удмурт (чирмеш) гаиләсе дә ияреп килгән булган. Беренче күчеп килүче гаиләләрнең өлкәне Бикбулат исемле булганлыктан, авыл да шул исем белән атала башланган.
Иске Минзәләбаш авылында туып үскән һәм шушы төбәктә озак еллар җаваплы эшләрдә эшләгән Тимергалин Мөхәммәткамил Нуриәхмәт улының язмаларына караганда, Бикбулат бабай йорт нигезләү өчен хәзерге Тау ягы дип аталган урында Каран елгасы буендагы матур бер аланны сайлый. Беренче елны әле агач йорт салырга көчләреннән килми, җир өй казып, аны кыек тезмә белән каплап, түбәсен чирәм белән ябалар. Икенче-өченче елларда Бикбулат һәм «чирмеш бабайлар»ның башка чыккан уллары һәм кияүләре дә шушында күчеп киләләр, һәм бу авыл «Бикбулат карьясе» дип атала башлый. 1891 елга кадәр Минзәләбаш авылының исеме «Бикбулат карьясе» дип тә йөртелә әле.
Минзәләбаш (Иске Минзәләбаш) авылы тарихи-статистик, тарихи-географик хезмәтләрдә искә алына. 1864 елда авылдагы 155 хуҗалыкта 499 ир-ат һәм 491 хатын-кыз яшәгән, бер мәчет булган. Бу чыганакта авылның исеме Бикбулат дип күрсәтелә.
Минзәләбаш атамасы 1878 елның 19 ноябрь датасы белән тарихи документка теркәлеп калган. Авылларда янгын каланчасы төзү белән бәйләнешле чаралар үткәргәндә, «Халыкны чукындыру өчен исемлек төзиләр, чиркәү салмакчылар икән» дип шикләнгән халык акча җыю исемлеге төзергә рөхсәт бирми. Бу чуалышларда катнашкан Минзәләбаш кешеләре Шәрәфетдин Исмәгыйлов һәм Шаһиәхмәт Бикмөхәммәтов исемнәре тарихка кереп калган.
Иске Минзәләбаш авылында туып үскән язучы Адлер Тимергалинның дәфтәрләрендә «Минзәлә» сүзенең этимологиясенә карата түбәндәге фикерләр тупланган: «Минзәлә – Ык елгасының сул кушылдыгы. «Минзәлә» сүзен гарәпчә «мәнзил» сүзеннән алынган дигән фикер яши. Мәнзил – туктап китә торган урын, станция. Көнбатыш Себер татарлары Төмән тирәсендәге Ембай юрталарын Малчын (Малцын) дип атыйлар, һәм бу атама да таҗиклар һәм үзбәкләр аша килеп кергән «мәнзил» сүзенә барып тоташа икән. Әгәр әлеге фикер дөрес булып чыкса, Болгар һәм Казан ханлыгы чорында Урта Азия белән кәрван юлы хәзерге Минзәлә тирәсеннән үткән һәм сәүдәгәрләр анда туктап ял иткәннәр дип уйлау табигый. Ләкин җирле халык «Минзәлә» сүзен «Миндәлә» рәвешендә әйтә һәм фонетик яктан ул «Мәнзил» сүзеннән тагы да ерагая төшә. «Минзәлә» сүзен татар һәм башкорт халыкларын формалаштыруда катнашкан «мең» кабиләсе исеме белән бәйләргә дә мөмкин шикелле. Рус телендә «Мензеля» язылышы кабул ителгән, 30 нчы еллардагы татарча рәсми совет документларында «Мензелә» рәвешендә язу да очрый, ихтимал, русча язылышка иярү генәдер.
Минзәлә суы Сарман авылы (хәзер район үзәге) аркылы да үтә. Шунысы кызык: татар халык җырлары «Минзәлә» һәм «Сарман» формаль яктан бер-берсенә аваздаш (Сарман көе бераз сузынкы, салмак һәм, ихтимал, шуның аркасында моңлырак кына), ә «Сарман буйларында тирәктә» дип җырлаганда, чынлыкта Минзәлә буйлары күздә тотыла, чөнки анда җырга керерлек бүтән елга юк. Минзәләбаш авылының әүвәле Бикбулат карьясе дип аталганлыгын искә алсак, электә Минзәлә елгасының, һич югында югары агымы Сарман суы дип аталган булу ихтималын танырга туры килә. Бикбулатлылар, димәк, электә Минзәлә суын башка исем белән атап йөрткәннәр, ә бәлки инеш дип кенә атаганнар булыр».
Минзәләбаш – Сарман районының иң зур авылларыннан берсе булып , ул иске административ бүленеш буенча Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Александровка- Карамалы волосте составына кергән.
1917елгы Октябрь революциясенә кадәр административ бүленеш Минзәләбаш авылы чикләрендә түбәндәгечә була: Дүсем, Ләшәү-Тамак һәм Түбән Ләшәү авылы советлары Иске Кәшер волостена керәләр. Шарлама, Урсалбаш авыллары Мәсәгүт волостена Илбәк, Тархан авыллары да шул волостька карап Бөгелмә өязе, Самара губернасы составында булалар. Волостьлар эреләндереп өязләр урынына контоннар төзелгәннән соң Кәшер волостена караган күршеләр Карамалы волостена Ләшәү баш (Иске Михайловка, Шарлама, Яңа Михайловка) кереп 1930 елга кадәр тора. 1930 елда районнар төзелеп волость һәм контон дигән бүленешләр бетерелә.
Авыл урнашкан урын табигатьнең иң матур урыннарының берсе булып тора. Күлләрендә элек күп сандагы су һәм сазлык кошлары оя ясап бала чыгарганнар. Минзәлә елгасының һәр ике ягы шомырт, юкә, тал, кура җиләге белән капланган булган. Бу агачлар һәм куаклар кыргый бал кортлары өчен бал җыю чыганагы булып торган. Эчә торган саф сулы чишмәләре, тигез иген кырлары булдыру мөмкинлекләре барысы да бу урында авыл төзелүгә зур йогынты ясаганнар.
Бу урынга күчеп килүчеләр өчен күп кенә мәшәкатьләр кичерергә дә туры килгән. Кычытканлы, сазлыклы урманнар белән капланган урыннарны үтеп йөрү гаять уңайсыз булган. Аларның иң зуры - урманнарны төпләп аларны иген басуларына әйләндерү булган. Бу эш акрынлык белән барган, чөнки эшче куллар аз булган, аерым участокларны яндырырга туры килгән. Җәй айларында Минзәлә һәм Каран елгасы буе сазлыклары черки оялары булган, алардан кешеләр дә терлекләр дә нык җәфаланганнар.
Авылда елдан ел халык саны арта барган, ләкин авыл билгеле бер зурлык нигезендә үсмәгән. Яңа башка чыгучы хуҗалыклар Минзәлә елгасының сул ягын үзләштерә барганнар һәм авыл чикләре түбәндәге урыннар белән чикләнеп калган. Бүре елгасы үзәне буенча хәзерге Карамалы межасына, аннан көнчыгышка таба Буралы урманына терәлгән, шул ук урман чиге буенча көньякка таба Урсалыбаш урманы почмагына барып чыккан. Бу урыннан чик көнбатышка таба китеп Сугалан урманы кырыннан Куҗак межасына килгән һәм Бура елгасы тамагына әйләнеп кайкан.
Урманнар һаман чигенә барганнар. Аларны кисү һәм төпләү 1905 елга кадәр дәвам иткән.
Авыл хуҗалыгы өч басулы игенчелек системасы нигезендә алып барыла. Җан башына өч басуга 4 га җир бирелә. Кырчылык бер генә яклы – бөртекле ашлык җитештерү юнәлешендә алып барыла. Техник культуралар, яшелчә – бакча культуралары бик аз җитештерелә. Барлык җирләрнең 80% ка якыны сәүдәгәрләр, алпавытлар кулында була. Авылда җир сатып бирү эшләре белән Нәбиулла писер җитәкчелек иткән.
1878 еллар тирәсендә җирләрне кисеп алу сәясәте булып уза. Карамалы ягы җирләре Мәскәү табибы Сумовка бирелә (күләме 700 десятина). Буралы ягы басу җирләре 440 десятина күләмендә Әстерхан табибына бирелгән, ә ул табиб аны Акташ авылы тегермән хуҗасы Михаил Михайловичка сата. Ул 1910 елларга кадәр җирләрне десятинасын 8 сумнан Минзәләбаш һәм башка авыл кешеләренә арендага биреп торган. Буралы ягы җиренең көньяк өлешен Мусин Мортаза 450 десятина, Мусин Нәбиулла 300 десятинасын биләп торган. «Сугалан»нан 310 десятина җирне Астахиев ат, сыер, сарык көтүләре йөртер өчен тартып алган.
1917 елга кадәр Минзәләбаш авылы халкы карамагында 1-басу булып Куҗак ягы, 2-басу булып Шарлама ягы, 3-басу булып хәзерге Яңа Минзәләбаш утырган урта ялан ягы файдаланылган.
1910 елларда Столыпин реформалары буенча Карамалы һәм Буралы ягы басулары отрублар итеп Минзәләбаш авылы кешеләренә бирелгән.
1917 елгы Октябрь революциясеннән соң Мусиннар биләгән җирләр һәм отрубщиклар биләгән җирләр тулысы белән авыл общинасына кайтарыла.
Гражданнар сугышы тәмамлангач, авыллар күзгә күренеп җанлана башлый. Фронтлардан, Кызыл Армия сафларыннан ир-егетләр кайта башлыйлар. Атсыз, сыерсыз калган хуҗалыклар терлекләр тергезә башлыйлар. Җиргә мохтаҗлык һич тә сизелми, таза тормышлырак хуҗалыклар үзенә тигән җирдән тыш атсызларның җирләрен уртакка чәчеп хуҗалыгын күтәрә.
1922елда «Кызыл бакча» исемендә күмәк хуҗалык оешып 10-15 хуҗалык күчеп утыра, болар җирне күмәк эшләп 1929 елларга җиткәндә барысы да таза тормышка ирешәләр. Бу хәзерге колхозларның беренче яралгысы була.
1924 елда 80ләп хуҗалык авылның ерактагы басуы «Урта ялан»га күчеп , Яңа Минзәләбаш авылын төзегәннәр һәм хәзерге «Олы саз» өлешендә 30-40га җирнең урманын кисеп яңа җир ясаганнар.
Иске Минзәләбашта калган хуҗалыклар басу җирләрен якынайту теләге белән үзләре дә 2гә бүленәләр. 1926-1927 елларга килгәндә авылның тормышы шактый күтәрелә, ләкин 1 бөтендөнья сугышы һәм гражданнар сугышы, ачлык нәтиҗәсендә ташландыкка әйләнгән җирләр бары тик күмәк хуҗалык (колхоз) барлыкка килгәч кенә бетерелә.
1929-30 елларда тоташ күмәкләштерү нәтиҗәсендә «Корыч кул» күмәк хуҗалыгы төзелә. Беренче рәисе булып Вәҗетдинов Галәветдин Вәҗи улы сайлана.
Колхоз тарихы Борһанов Нәкыйп абыйның «Үткәннәр кайтавазы» китабында тулысынча яктыртылган.
Өченче тукталыш: «Архитектура һәйкәлләре»
Авылда борынгылыкка нисбәтле матди әйберләр сакланмаган диярлек, һәм моның иң беренче сәбәбе – авылда еш кына янгыннар чыгуда. 1911 елның июнь аенда, арыш урагы өстендә, гаять зур янгын чыгып, авылның «Урта җыен» дип аталган өлешендә 150 гә якын таза хәлле хуҗалыклар зыян күрә. Бу вакытта янган мәчетнең түбә калае 10 чакрымнар ераклыктагы Сарайлы авылына барып төшкән, дип сөйләгәннәр. 1914 елның көзендә чыккан зур янгын вакытында Олы урам һәм Югары очлар яна.1952 елның 15 маенда көчле янгында авылның үзәк өлеше һәм тау ягы зур зыян күрә,1932 елда рәсми проект буенча төзелгән матур мәктәп бинасы һәм соңрак салынган барлык бина-каралтылары да янып бетә.
Авылның бер зур зираты бар. Ул ерак-ераклардан тоташ бер урман кебек күренеп тора. Соңгы елларда аны көнбатышка таба берничә тапкыр киңәйтергә туры килгән. Зират тәртиптә тотылса да, иске кабер ташларының язулары югалып бара. 1970 елда Әшрәфуллин Илдар (ул вакытта әле Казан авыл хуҗалыгы студенты) фотога алган һәм кайберләрен кәгазьгә күчергән язуларга караганда, XIX гасырдан да иртәрәк куелган ташларны инде укып булмый. Ташлар күбесенчә йомшак токымнан, ә буяулары шактый чыдамсыз булган. Ишетүебезчә, хәзер мәктәп балалары да гарәпчә язу танырга өйрәнәләр. Бәлки зираттагы борынгы каберташлар белән кызыксынучылар да табылыр.
1917 елга кадәр Минзәләбаш авылында 300 ләп йорт һәм 2000 җан исәпләнеп, авыл өч мәхәлләдән торган һәм өч мәчет эшләгән. Һәр мәхәлләдә икешәр мулла һәм берәр мөәзин булган (авыл турындагы язмаларда Әхмәди, Габдулла, Сабир, Хәлим, Сәгъди, Камил, Минһаҗ, Салах, Гаптерәхим, Хафиз исемле муллалар теркәлеп калган).
Революциядән соң Минһаҗетдин атлы берәү Сарман ягы Иске Минзәләбаш мәчетенең имән сайгакларын сүтеп, үзенә ташый. Хатыны керәшен нәселеннән булса да, иренә әйтә: «Кагылма мәчеткә», – ди. Ләкин ул тыңламый, сайгакларны ташып бетерә. Икенче көнне Минһаҗетдинны паралич суга, авызы, күзе чалшаеп, интегеп үлә.
Шулай да авылыбызда XIX гасырның беренче яртысыннан XX гасыр ахырына кадәр төрле максатларда төзелгән таш биналар бар. Халык төрле корылмаларны төзү өчен җирле материалларны киң файдаланган. Тау битләрендә, җир өстендә дип әйтерлек известь ташы ятмалары булган. Аларны кыш көне зур кантарлар формасында елга буена тәгәрәтеп төшергәннәр. Аннан аларны ваткалап амбарлар һәм коймалар төзегәннәр. Авылыбызда җирле әһәмияткә ия булган һәйкәлләр алар. Җирле һәйкәлләргә исәбенә мин элеккеге һәм хәзерге мәчет бинасын, Әүлия чишмәсе буйларын кертәм. «Гасырлар авазы» журналының 1 нче санында (1995) «Мөселманнарның «изге урыннары» исемлеге» башы астында Татарстан районнарындагы изге җирләр һәм изгеләштерелгән объектлар (барысы 30) исемлеге китерелгән. Шул исемлектә безнең Әүлия ташы, Әүлия чишмәсе дә бар. (А. Тимергалин. Сайланма әсәрләр - Казан-Татарстан китап нәшрияты-2014; 496 нчы бит)
Минзәлә елгасының уң як яры шактый текә булып ул һәр ел саен яз көннәрендә су эшчәнлеге белән җимерелә торган. Шәрәләнгән урыннарда зур-зур ком-таш кантарлары өскә килеп чыкканнар. Вакытлар узу белән аларның кайберләре текә ярдан түбәнгә тәгәрәп төшкәннәр. Шундый кантарларның берсе чишмә янына төшкән. Аны «Әүлия ташы» дип атаганнар. Чөнки дингә нык ышанган мөселманнар уенча андый зур ташларны изге әүлияләр генә күчерә ала дип белгәннәр. Дини бәйрәмнәрдә аның ярыкларына акчалар сала, ә аңа каршы ярдагы саф сулы чишмәдән су алып эчә, юына торган булганнар.
Бүгенге көндә дә бу һәйкәлләрнең яшәве - авылыбызның борынгы сала икәнен тагын бер кат раслап тора. Хәзерге мәктәп, клуб һәм идарә биналары егерменче гасырның икенче яртысында төзелгән.
Авылда беренче клуб 1922 елда булдырыла. Ул бина Мусин хуторының конторасы булган һәм аны сүтеп, авылга кайтарганнар. Анда шул ук 1922 елдан башлап спектакльләр куела башлый.
1928 елда авылдагы Хафаз мулла мәчетен, кайбер каршылыклар булуга да карамастан, авыл халкы клуб итеп үзгәртергә карар чыгара. Авыл халкының җыелыш карарын Татарстан Үзәк Башкарма комитеты раслый һәм ул ачылган дип санала. Шул ук бина «Уку йорты» исемен дә йортә. Хуҗалыкларда газета-журналлар, китаплар бик аз булганлыктан, халыкны эстетик яктан тәрбияләүдә «Уку йорты» гаять зур роль уйный. Билгеләп куелган уку йорты мөдирен халык «избач» дип йорткән. Беренче «избач» лар булып авылда Хәйруллин Хәмит, Шәрипов Мирза, Сафин Нәгыймнәр эшләгән. Авылда мәдәният, китапханә эше Бөек Ватан сугышы елларында да туктамаган.
Бүгенге көндә зур мәдәни чаралар авыл җирлеге, клуб, китапханә, мәктәп, балалар бакчасы белән берлектә оештырыла. Китапханәгә ел саен 200-300 китап кайтарыла, 25-30 төрдән артык матбугат яздырыла.Ул үз фондында 14 меңнән артык китап туплаган, 600 дән артык китап укучысы бар.
Авылда традицион бәйрәмнәрдән Нәүрүз, Сабантуй бәйрәмнәре зур оешканлык белән үтә. Урам бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. «Каз өмәсе» бәйрәмнәре традицион йолалар белән беррәттән заманча сәнгати бизәкләр дә кушылып, бик матур үткәрелә.
Дүртенче тукталыш «Танылган шәхесләр»
Авыл үзендә туып үскән күренекле шәхесләре белән дә танылган. Татарстанның беренче фантаст-язучысы, галим Адлер Тимергалин (тулы мәглүмат кушымтада бирелде), Лилия Имаева - Казандагы В.И. Ленин музей-йорты директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булган Г. Камал театры артисты, телевидение алып баручысы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев - әнә шундыйлардан. Без алар белән һәрвакыт горурланабыз.
Адлер Камил улы Тимергалин — татар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1975 елдан). Ул 1931 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. 1948 елда урта мәктәпне тәмамлый, аннары ике елга якын В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында астрономия бүлегендә белем ала.
1952 елда ул Ташкентка китеп, андагы Укытучылар институтына укырга керә. Институтның физика-математика бүлеген тәмамлаганнан соң, 1955 елның кышына кадәр туган авылындагы җидееллык мәктәптә физика һәм математика фәннәре укыта. 1956 елда Казанга килә һәм, Пионерлар йортында фәнни-техник түгәрәк җитәкчесе булып бераз эшләгәннән соң, 1969 елларда Татарстан китап, нәшриятында фән-техника әдәбияты редакторы хезмәтен башкара. 1970—1978 елларда ул — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә, ә 1979 елның январеннан яңадан Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор булып эшли. Адлер Тимергалин — татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган һәм хәзергәчә бу жанрда нәтиҗәле эшләп килгән «саф фантаст» язучы. Аның «Роберт, уян, сөеклем!» исемле тәүге фантастик хикәясе 1959 елда «Идел» альманахында, ә өч хикәясе тупланган беренче китабы («Пәһлеван кабере») Татарстан китап нәшриятында 1960 елда басылып чыга. Шуннан соң үткән ике дистә ел эчендә авторның тагы сигез китабы дөнья күрә («Ике хикәя, бер хыял», «Ерак планетада», «Мәңгелек хатирәләр», «Кохау ронго-ронго», «Космостан кунаклар», «Адашкан йолдыз», «Таш алиһә» һәм сайланма хикәяләр, повестьлар җыентыгы — «Кайтыр юллар»). Язучының иң яхшы әсәрләре, мавыктыргыч маҗаралы-фантастик сюжетлы булулары өстенә, кешелек дөньясын борчыган күптөрле фәлсәфи, әхлакый һәм иҗтимагый-coциаль проблемаларны күтәрүе һәм аларны фәннең алдагы үсеш перспективасы яктылыгында югары гуманистик караш ноктасыннан сәнгатьчә хәл итәргә омтылуы белән кызыклы. Адлер Тимергалин кечкенә юмористик хикәяләр, фельетоннар, төрле фәнни башваткычлар, логик мәсьәләләр һәм тел белеменә караган җитди хезмәтләр авторы буларак та билгеле. Аның образлы, җор тел белән язылган юмористик хикәяләре һәм парчалары «Чаян», «Ялкын» журналларында, «Яшь ленинчы» газетасында басыла килә. Тимергалин «Русча-татарча техника терминнары» (1963), «Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары» (1971), «Русча-татарча астрономия терминнары» (1974), «Русча-татарча физика терминнары» (1981) кебек сүзлекләр төзү Һәм бастырып чыгаруда якыннан катнаша. Ул шулай ук төзелештә, агач, тимер эшләренә караган халык сүзләрен-атамаларын җыйнау һәм халыктагы канатлы гыйбарәләрне туплау юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып бара. Адлер Тимергалин И. Ефремовның «Сердце Змеи» («Елан йөрәге») исемле повестен һәм башка рус фантаст-язучыларының аерым хикәяләрен («Тау күленең серләре» җыентыгы, 1969) һәм А. П. Романовның «Конструктор космических кораблей» («Космик корабльләр конструкторы», 1983) дигән документаль әсәрен татар теленә тәрҗемә итте. Ул шулай ук озак еллардан бирле мәктәпләр өчен физика дәреслекләре тәрҗемә итеп килә. Язучы 1976—1982 елларда Татарстан Язучылар союзы каршыңдагы балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе булып эшләде. Журналистика, әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1981 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. 2013 елның 16 гыйнварында Адлер Тимергалинның йөрәге тибүдән туктады.( http://telemez.tatar/adler-timergalin/)
Лилия Сөләйман кызы Имаева 1949 елның 7 ноябрендә ТАССР Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. Иске Минзәләбаш урта мәктәбен (1966, алтын медальгә), Казан дәүләт педагогия институтын (1970, кызыл дипломга) тәмамлаган. 1970-1973 елларда Җәлил бистәсендә һәм Казанның 101нче мәктәбендә математика укыта. 1973-1979 елларад Казан курчак театрында педагогика бүлеге мөдире. 1979-1988 еллардаКПССның Вахитов район комитетында инструктор. 1988-1997 елларда Казандагы В.И. Ульянов-Ленинның мемориаль музей-йорты директоры. 1997 елдан ТР мәдәният министры урынбасары. (Чыганак: Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы: «Идел-йорт», 2000.)
Мөхәммәтгалиев Илтөзәр Әзһәр улы. Татарстанның атказанган артисты (2012). 1966 елның 16 апрелендә Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында туа. 1989 елда Казан химия-технология институтын, 1995 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый, Татар академия театрына кабул ителә. Шулай ук, институтта актерлык осталыгы буенча ассистент-педагог булып эшли. Пьесалар тәрҗемә итә. Хатыны, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова белән ике кыз үстерә. «Төп эшем – театр, ә телевидение – татар теле алдындагы бурычым иде. Юбилей ул гомерем бушка узмыймы дип артка әйләнеп карау», - ди 2016 елда 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Татарстанның атказанган артисты. (https://tatar-inform.tatar/news/2016/11/14/129652/)
Бишенче тукталыш «Күңелемә иң якын урын»
Боларга минем яраткан болыннарым-җиләклекләрем, басуларым, урманнар һәм аланнар керә. Алар уртасына басып уйланырга яратам мин. Төбәктәге атамалар кайчан һәм ничек барлыкка килгән? Ул исем атамаларны кем кушкан? Алар ни турында сөйли? Эшемдә элеге һәм башка бик күп сорауларга җавап бирергә тырыштым.
Әлеге мәсьәләләрне хәл итүдә топонимика зур роль уйный.
Топонимика – табигый рәвештә яки кемнең дә булса тарафыннан яисә аның ярдәме белән барлыкка килгән (эшләнгән, ясалган, казылган) барлык төр географик объектлар атамаларын, аларның барлыкка килү закончалыкларын, үсеш һәм яшәү рәвешләрен өйрәнә торган тармагы.
Алар әллә ни күзгә бәрелми, кычкырып тормыйлар. Әмма аларда тарих "язылган". Зур географик объектларга караганда, микротопонимнарда чынлык, табигыйлык күбрәк. Аларда һәр язмыш , һәр вакыйга, һәр эш, яшәү рәвеше, һәр урын үз исеме, үз төсе, үз исе белән атала. Һәр атама үз тарихы белән бергә ил, тел тарихын сөйли.
Җирле географик атамалар – микротопонимнар регионның тарихи, мәдәни истәлекләре булып торалар һәм үзләренә сакчыл караш таләп итәләр. Аларда халыкның килеп урнашу этаплары, табигый байлыкларның үзләштерелүе, мәдәни үсеше, тарихи, истәлекле вакыйгалары, әлеге регионда яшәгән халыкның исемнәре чагылыш таба.
Иске Минзәләбаш авылының табигате матур, ямьле, анда тау-ташлар да, елга- инешләр, чишмәләр, урман -болыннар да җитәрлек. Авылның төньягындагы таулар, төрле геологик катламнарын ачып, каршыда кызарып торалар. Уң якта Дәрә (Зәрә) тавы, кояш шуның артыннан чыга. Ләкин аның исеме русча «заря» сүзе белән түгел, бәлки язларын бәйрәм ителә торган йола уеннары белән бәйле.
Иң биек җир – Каравыл тавы, әлеге каршы тауларның түбәсе шул инде. Авыл урнашкан урыннарны колонияләштерү системасы дәвам иткән. Крестьяннарга җир өчен авыр ясаклар түләп торырга туры килгән. Аерым крестьяннар ясак җыючылардан «Бүре елгасы», «Кычыткан чокыры» кебек урыннарда качып та торганнар. Ә алар килүен хәбәр итәр өчен авыл балаларын тау башына сакка куя торган булганнар. Соңга таба бу тау үзе дә «Каравыл тавы» исемен алган. Бу тау башында илнең топографик сызымын алган вакытлардан калган кечерәк каланча (маяк) әле 40—50 нче елларда да булган. Хәзер ул ауган һәм юкка чыккан инде. Түбән җирләрдә урнашкан каланчалар исә биек итеп эшләнгән булган. Буралы урманы ягындагы басуда урнашкан геодезик каланча 50 нче елларның урталарында авып төшкән.
Халыкның бай фантазиясе авыл тирәсе җирләрен чынбарлыкны чагылдыручы исемнәрнең бирелүенә китергән. Авылның төньяк- көнбатышында су өстенә ыргылырга әзер кебек биек борынга «Арыслан тавы» исеме бирелгән. Аннан төньяктарак кыргый чия белән капланган тау битенә «Чия тавы» исеме тагылган.
Крестьян хуҗалыкларына тирә - як урманнары хуҗалык өчен чимал булган. Юкә агачы кабыгын салдырып чабата үргәннәр, «Мунчала тугае»нда мунчала хәзерләгәннәр, «Дегет базы»да каен тузыннан дегет кайнатканнар.
Еллар узу авыл халкының революциягә кадәр чорда сыйнфый структурасының катлаулана баруы белән характерлана. Рухани муллалар катлавы, таза хәлле крестьяннар, байлар арта барган, алар барысыда күпчелек ярлы крестьяннар бөлүе исәбенә баеганнар. Шуңа күрә авыл тирәсендә югары катлау байлар биләгән җирләрне яңа җир хуҗалары исемнәре бирелә башлаган. Шундый урын исемнәренә «Әхмәди мулла коесы», «Конай умарталыгы», «Мортаза куагы» һ.б. керәләр. Авыл тирәсендә булган кайбер исемнәр фаҗигале вакыйгаларга, дини йола корбаннарына багышлап бирелгәннәр. Мәсәлән: «Батырша үзәне», «Җәләй җире» шундыйларга керә.
Авылның аксакалы Тимергалин Мөхәммәткамил дәфтәрләрендә Минзәләбаш авылы тирәсендәге микротопонимнарның исемлеге бирелгән.
Куҗак авылы ягы: Кычытканлы чирәме, Шомырт куак, Озын рәт, Аргыш капка төбе, Кызлар уйный торган җир (мондый исемдәге урын татар яши торган җирдә еш очрый; мәсәлән, борынгы Болгар шәһәре янында да шундый урын булган, русча чыганакларда «Бабий бугор» дип атала), Конай умарталыгы, Зариф умарталыгы.
Шарлама авылы ягы: Биш сыер атавы, Тигәнәкле чокыр, Суык алан, Ает каены, Кыяр җир кабыргасы, Коры Минзәлә (язын ташып, җәйгә кибә торган ермак булыр) чирәме, Коры Минзәлә сызасы, Мунчала тугае.
Яңа Минзәләбаш ягы: Олы саз, Әби күпере, Агаык чокыры, Тозлы күл, Камышлы елга, Ташу юлы, Аркан өлеш, Көртлек атавы, Куян атавы, Мортаза куены, Урта ялан, Әлкәй яланы, Нәдри түбәсе, Иске тозлы күл, Сыер асраган җир, Насыйбулла атавы, Шырлык, Әхмәди мулла коесы, Җәләй үлгән җир.
Нәдри түбәсе – Субашка барганда сул яктагы калку түбә. Бу урында Нәдри исемле кеше, сугышка бармыйча, бик озак качып яткан.
III. Йомгаклау
Эзләнү барышында мин шундый нәтиҗәгә килдем: чыннан да, төптән уйлап сайлаганнар Минзәләбаш авылы урынын. Авылны төньяктан Минзәлә елгасының шактый биек яр буе таулары дага кебек чолгап алган. Алар авылны кышкы салкын җилләрдән дә саклыйлар, үзәндә һәм тау итәкләрендә җиләк-җимеш агачлары үстерергә дә мөмкинлек бирәләр. Тау битләрендә чыгып тора торган калын ком-таш катламнарын җирле халык «таш кала» дип атап йөртә һәм төзелеш өчен кирәкле таш, ком запаслары итеп файдалана. Тирә ягын чолгап алган урманнары да, көзге кебек ялтырап ятучы күлләре дә бар Минзәләбашның. Ә кырлары исә – хәзинә.
Йомгаклау: Җир йөзендә бары ике нәрсә үлемсездер: истәлек һәм хәтер, диләр. Истәлекләрне ничек саклавыбыз, үткәннәрне хәтердә ничек тотуыбыз исә бүген безнең нинди кешеләр булуыбыз турында сөйли торгандыр. Һәркайсыбызның үз җиренең патриоты булуы, үз авылының эшчән кыз-уллары белән горурланып, бакыйлыкка күчкәннәрен искә алып торуы, бүгенге тормышыбызны, мөгаен, тагын да матуррак, мәгънәлерәк итәдер. Ватанпәрвәрлек – үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.
V. Кулланылган әдәбият исемлеге
VI. Кушымта
Минзәләбаш.
Киткән юлым синнән берәү генә,
Ничәү микән кайтыр юлларым?
Онытылмас карлы тауларың бар,
Сиңа кайта һаман уйларым.
Күпме гомер эзе бу тауларда,
Еллар салган кыя таш кала,
Ә түбәндә әнә Минзәләбаш
Минзәлә дә шуннан башлана.
Һавалары, урман-болыннары,
Бөтен җире шундый ягымлы.
Каравыл тау саклый микән әллә
Хәтәр җилдән безнең авылны?
Җир астыннан сары алтын алмый,
Кара алтын ала улларың.
Тиңе юктыр минем колхозымның
Чөнки корыч аның куллары.
Янәшәдә үсә Җәлил кала,
Киң иткәннәр икән урамын.
Даны уртак булсын,бергә булсын,
Чүкеч белән синең урагың.
Күргән хәтле күр син, Минзәләбаш,
Тик ачысы инде булмасын.
Җирләреңнән яңа чишмә чыксын,
Гөлләреңә тузан кунмасын.
Киткән юлым синнән берәү генә,
Ничәү микән кайтыр юлларым?
Нигезем синдә минем, туган ягым,
Сиңа кайта һаман уйларым.
1966 нчы ел, Казан, А.Тимергалин.
ЗУР ТАРИХЛЫ БИКБУЛАТ
Минем туган авылымны
Нигезләүче Бикбулат.
Булган, ди, бик тә акыллы,
Бик тә зирәк бер ир-ат.
Ташлап килгән бу гаилә
Кукмара – туган ягын.
Йорт салырга үз иткәннәр
Каран суы – тау ягын.
Аның янына дуслары
Килеп нигез корганнар.
Авыл гөрләп үсә барган,
Дус һәм тату торганнар.
Гасырлар узгач, авылны
Минзәләбаш дигәннәр.
Аны зурлап биек таулар
Җиргә башын игәннәр.
Авылымның елъязмасы
Язылып барган ташка.
Хәзер 400 елдан артык
Безнең Минзәләбашка.
Яшь буынга насыйп бүген
Нигез ташын сакларга.
Шунда туып, шунда үстек,
Кирәк данын акларга.
Туган җирдән аерылмыйк,
Йөрмик әле бик дулап.
Рәнҗеп ятмасын авылны
Нигезләүче Бикбулат! Рәис Кәлимуллин
Авылым Минзәләбаш
Илшат Хәбибуллин көе. Рәис Кәлимуллин сүзләре
Зәрә тавы белән Каравыл тау
Үткәннәрнең хәтерен саклыйдыр.
Бер чишмә дә безнең чишмәләрдәй
Җырлый – җырлый йөгереп акмыйдыр.
Куш. Әй авылым, Минзәләбаш
Тауларга сыенгансың,
Халкыбызның сөюенә,
Гыйшкына коенгансың.
Киек кошлар кайтып оя кора
Язлар саен Чия тавында.
Кая китеп, кайда йөрсәм дә мин
Туган яклар гына уемда
Куш.: шул ук
Әулия таш борын заманнардан
Җиребездә иман саклыйдыр.
Әйләнә дә килә көзләр, язлар
Узган гомер генә кайтмыйдыр.
Куш.: шул ук.
Сугаланы, Бояр бакчалары
Исләремнән китми һич кенә.
Туган җирдә үскән вакытларым
Таң алдыннан күргән төш кенә.
Куш.: шул ук
Авыл Советы председательләре булып эшләүчеләр:
1. Таҗиев Гыйлаҗетдин -1917 елда
2. Җәләев Әгъләметдин -1918-1920 еллар
3. Бакыев Миннехан -1921 ел
4. Ахунов Миннехан -1922-1923 еллар
5. Шарипов Закир -1924-1927 еллар
6. Сафаргалин Шириаздан -1928-1931 еллар
7. Галиев Назаргали -1932 ел
8. Нуретдинов Дәүләт -1933, 1939 еллар
9. Хөснуллин Хәбибулла -1933-1934 еллар
10. Яхин Вәлиулла -1934-1936 еллар
11. Вәлиуллин Госман -1937 ел
12. Камалиев Заһретдин -1937 ел
13. Зиннатуллина Зөһрә -1940-1942 еллар
14. Хәлиуллина Мөсәвәрә -1943-1944 еллар
15. Хәсәнов Әхтәм -1943 ел
16. Имаев Зәйнетдин -1945 ел
17. Валиев Миргаҗәм -1944, 1946-1950 еллар
18.Нигъматуллин Габделхәй -1950-1956 еллар
19.Салимгараев Яхия -1957 ел
20.Тимергалин Камил -1958 ел
21.Газизуллин Изаил -1958-1961 еллар
22.Мирханова Васима -1961-1974 еллар
23.Сафин Ирек -1974-1976 еллар
24.Вафин Әхнәф -1976-1979 еллар
25.Баһманов Илгизәр -1979-1980 еллар
26.Мөхәммәтҗәнов Ленар -1980-1989 еллар
27.Ямалиев Гөлүс -1989 -2000 еллар
28.Салихов Илгиз -2001- 2004 еллар.
29.Фазлыев Гөлүс - 2004-2010 еллар
2010 елның 14 октябрендә авыл җирлеге Советының яңа составы сайланды. Бүгенге көндә авыл җирлеге башлыгы булып Мияссарова Әлфинур Рәфәт кызы эшли.
Исәнмесез, кадерле жюри, конкурсантлар!
Мин Кырачева Алия Радик кызы булам. Сезгә “Туган авылым Минзәләбаш” дип аталган эшемне тәкъдим итәм. Фәнни җитәкчеләре: Кызрачева Айгөл Расиал кызы, тарих һәм җәмгыятьбелеме укытучысы, Кәлимуллина Рәйхан Зиннур кызы, МБГББУ “Икенче санлы Җәлил уртагомуми белем бирү мәктәбе”неңгеография укытучысы
Туган ил кеше өчен ата - анасы кебек кадерле. Шуңа күрә аны Ватан - ана дип атыйбыз. Ә Ватанга мәхәббәт кайчан башлана? Ул син дөньяга килгәч тә, син туган шәһәр яки авылның бер йортыннан башлана. Син шул йортта беренче сулышыңны аласың, шунда ук аваз саласың, сөйләшергә өйрәнәсең.
Фәнни-эзләнү эшебезнең тикшеренү объекты булып Сарман муниципаль районының Минзәләбаш авылы тора.
Фәнни эшнең тикшерү предметы итеп авыл тарихы алынды.
Эшемнең максаты: тирәмдә туып үскән авылның тарихын өйрәнүгә ихтыяҗ булдыру.
Фәнни эшемдә түбәндәге бурычларны үтәргә уйладым:
1.Авылым тарихы аша яхшы итеп татарча сөйләшергә өйрәнү;
2. Иҗади фикерләү, мөстәкыйльлек һәм башлап эш итү сәләтен үстерү;
3. Җәмгыятьнең тиз үзгәрүчән шартларында тормышка әзер булу;
4. Эзләнүләрем аша халыкка якынаю;
5. Туган авылыма карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре булдыру.
Эш барышында мин түбәндәге эзләнү-тикшеренү алымнарын кулландым:
1) Авыл аксакаллары истәлекләре белән танышу;
2) Якташлар язмаларын, әдипләр китапларын уку;
3) "Сарман" район газетасы материалларын өйрәнү.
Эшебезнең фәнни-методологик нигезен Минзәләбаш авылы тарихын өйрәнүгә багышланган китаплар тәшкил итте.Безнең эзләнү эшебезнең яңалыгы – Октябрь революциясенә кадәрге чорны җентекләп өйрәнү.
Чынбарлыкны танып белүдә туган якны өйрәнүнең әһәмияте бик зур , чөнки Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк.
Әйдәгез, Минзәләбаш авылы буйлап сәяхәтебезне башлыйбыз.
Беренче тукталыш« Авылыбызның бүгенге хәле»
Ленин урамы – халыкта «Клуб» урамы дип атала. Бу урамда язучы Адлер Тимергалин яшәгән.
Минем урам- 50 лет октября – ягъни Шарлама урамы – урын юл Әлмәт районы Шарлама авылына илтә.
Киров урамы – халыкта «Комгансызлар» диелә. Гомәр атлы кеше анда комганнар ясаган.
Тифлис урамы – Тбилисидан (Грузия башкаласы) кайткан кеше нигез салган булган.
Тукай урамы - халыкча «Тау ягы» – шуннан тауларга китәбез.
Чапай урамы – Каран башы – Каран елгасы Минзәлә елгасына агып төшә.
Соңгы елларда (20 гасырның ахырында)«Яшьләр» урамы барлыкка килде
2019 елнын башына авылда: 336 хуҗалык, шуларда 718 кеше яши.
Җирлектә 6 төрле милләт халкы бар.Милли бүленеш ягыннан күпчелекне татарлар тәшкил итә, шулай ук рус, мари, әрмән, башкорт милләте вәкилләре дә яши.
Икенче тукталыш«Үткәннәр кайтавазы» дип атала.
Өлкән яшьтәге картларның истәлекләренә караганда, авыл 1610-1620 елларда төзеләбашлаган.Иске Минзәләбаш авылына Кукмара авылыннан чукындырудан качып килгән Бикбулат бабай һәм Мәмәшир (хәзерге Кукмара районына керә) авылының бер чирмеш (удмурт)карты нигез салган. Авылдан 4 чакрым ераклыкта чишмәдән Минзәлә елгасы башланганлыктан, 1890 елларда авыл исемен “Минзәләбаш” дип үзгәртәләр.
Бөек Октябрь революциясенә кадәрге чорда авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе, Чаллы кантоны Александровка - Карамалы волосте составынакергән.
1917 елда, буяклардаберенчеләрдән булып, Минзәләбаштаавыл Советы оештырылаһәм аныңберенчеҗитәкчесеитеп ТаҗыевГыйлаҗетдинсайланыпкуела.Колхоз тарихы Борһанов Нәкыйп абыйның китабында тулысынча яктыртылган.
Алдагы тукталышыбыз« Архитектура һәйкәлләре »дип атала.
АвылыбыздаXIX гасырның беренче яртысыннан XX гасыр ахырына кадәр төрле максатларда төзелгән биналар бар. Авылыбызда җирле әһәмияткә ия булган һәйкәлләр алар:
- Элеккеге һәм хәзерге мәчет бинасы;
- Әүлия чишмәсе буйлары
Бүгенге көндә дә бу һәйкәлләрнең яшәве - авылыбызның борынгы сала икәнен тагын бер кат раслап тора.
Хәзерге мәктәп, клуб һәм идарә биналары егерменче гасырның икенче яртысында төзелгән. Дүртенче тукталыш“Танылган шәхесләр”
Татарстанның беренче фантаст-язучысы, галим Адлер Тимергалин;
“Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булган Г. Камал театры артисты, телевидение алып баручысы Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. Без алар белән һәрвакыт горурланабыз
Бишенче тукталыш“Күңелемә иң якын урыннар” дип атала. Болар минем яраткан болыннарым-җиләклекләрем, басуларым, урманнар һәм аланнар. Алар уртасына басып уйланырга яратам мин. Төбәктәге атамалар кайчан һәм ничек барлыкка килгән? Ул исем атамаларны кем кушкан? Алар ни турында сөйли? Эшемдә элеге һәм башка бик күп сорауларга җавап бирергә тырыштым.
Крестьяннарга җир өчен авыр ясаклар түләп торырга туры килгән. Аерым крестьяннар ясак җыючылардан «Бүре елгасы», «Кычыткан чокыры» кебек урыннарда качып торганнар. Ә алар килүен хәбәр итәр өчен авыл балаларын тау башына сакка куя торган булганнар. Соңга таба бу тау үзе дә «Каравыл тавы» исемен алган.
Авылның төньяк- көнбатышында, су өстенә ыргылырга әзер кебек, биек борынга «Арыслан тавы» исеме бирелгән.
Тирә - як урманнары халык хуҗалыгы өчен чимал булган. Юкә агачы кабыгын салдырып чабата үргәннәр, «Мунчала тугае»нда мунчала хәзерләгәннәр, «Дегет базы»да каен тузыннан дегет кайнатканнар.
Йомгаклау: Җир йөзендә бары ике нәрсә үлемсездер: истәлек һәм хәтер, диләр. Истәлекләрне ничек саклавыбыз, үткәннәрне хәтердә ничек тотуыбыз - бүген безнең нинди кешеләр булуыбыз турында сөйли торгандыр. Һәркайсыбызның үз җиренең патриоты булуы, үз авылының эшчән кыз-уллары белән горурланып, бакыйлыкка күчкәннәрен искә алып торуы, бүгенге тормышыбызны, мөгаен, тагын да матуррак, мәгънәлерәк итәдер.Ватанпәрвәрлек – үз илеңә, туган җиреңә, халкыңа, табигатькә, милли традицияләргә, мәдәнияткә мәхәббәт ул.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
Агния Барто. Сережа учит уроки
Пейзаж
ГЛАВА ТРЕТЬЯ, в которой Пух и Пятачок отправились на охоту и чуть-чуть не поймали Буку
Астрономический календарь. Март, 2019
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна