Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы
Вложение | Размер |
---|---|
tukay_ukulary.doc | 34 КБ |
Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы
Мин Теләче районы Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хөсәенова Гөлназ Илшат кызы булам. Фәнни-тикшеренү эшемне “Габдулла Тукай иҗатында тәрбия темасы” дип атадым.
Һәр бала кечкенәдән Тукайның шигырь һәм әкиятләрен тыңлап үсә. Димәк, ул шул әсәрләр белән тәрбияләнә. Кайсы ата-ана үз баласының тәрбияле, инсафлы булып үсүен теләми? Әлбәттә, барысы да тели. Тәрбия темасы бүгенге көндә дә иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.
Фәнни-тикшеренү эшемнең максаты итеп, мин бөек шагыйребез шигырьләренең тәрбияви асылын ачыклауны куйдым.
Бурычлар итеп түбәндәгеләрне билгеләдем:
Безнең фикеребезчә, Тукай милли җирлектә туган балалар әдәбиятын тематик һәм эстетик яктан яңа баскычка күтәрә, аны чын сәнгать әсәрләре белән баета, чөнки ул балалар әдәбиятының яшь буынны тәрбияләүдәге ролен тирәнтен аңлый. Шәфкатьлелек, хезмәтне ярату, белемгә омтылу, табигатьне ярату – яшь кешедәге иң гүзәл сыйфатлар дип раслый Тукай үзенең әсәрләрендә.
“Кечкенәдән гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф булып, анчак гүзәл вә мөкаддәс нәрсәләрне генә сөючән буладыр.
Моның киресенчә: кечкенәдән тупас вә ямьсез нәрсәләр күреп үскән балаларның язгы ачык күк кеби саф күңелләре томаланып, рухлары яхшыны вә начарны аермый, һәр нәрсәгә бертигез карарга буладыр”,- дип яза Тукай үзенең мәктәп-мәдрәсәләр өчен төзелгән дәреслек-хрестоматиясендә.
Без шагыйрьнең күп кенә әсәрләренә күзәтү ясадык һәм шундый нәтиҗәгә килдек: ул үзенең шигырь һәм әкиятләре белән укучыда туган телгә, туган ягына, туган авылына мәхәббәт, белем алуга омтылыш, табигатьнең төрле җан ияләре образлары аша укучыда кешелеклелек, йомшак күңеллелек, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияли.
Габдулла Тукай сабыйларга үзе иҗат иткән җәүһәр-якуттай әсәрләрен өләшеп, аларны шатландырырга, тормышларын бизәргә һәм ямьләндерергә омтыла. Ул гына да түгел, Тукай яшь буынны тормыштагы киләчәк авырлыкларны җиңәргә, нык ихтыярлы булып үсәргә, бирешмәскә өнди, чынбарлыкны бизәп, матурлап тормыйча, ничек бар шулай гәүдәләндерә.
Шагыйрь үзе үлсә дә, еллар узса да, Тукай иҗаты һич тә искермәде, һич тә үзгәрмәде, ул һаман да безнең белән, хәтта бездән, заманнан алдарак та әле. Ни өчен? Чөнки Тукайның кодрәтле таланты кешенең табигате, инсанның рухы һәм психологиясе өчен хас булган уй-кичерешләрне, типологик сыйфатларны үзенчә, оригиналь ысул-чаралар һәм стиль ярдәмендә гәүдәләндереп калдырды. Шагыйрьнең көчле эчке энергиягә ия булган ялкынлы, күп сыйдырышлы шигырьләре һәр чор, һәр буын укучыларын әңгәмәгә тартып тора, кешеләрнең күңел дөньясын кузгата: уйландыра, көлдерә һәм елата, иң мөһиме – битарафлык йокысыннан уята.
Сүзне йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: Тукайның шигырьләрен кечкенәдән тыңлап үскән бала, һичшиксез, тәртипле, эш сөючән, гаиләсен, туган телен, туган илен, табигатьне яратучы, гыйлемгә омтылучы, кешелекле, мәрхәмәтле, авыр хәлләрдә югалып калмаучы булып үсәр дип уйлыйм.
Отчего синичка развеселилась
Юрий Визбор. Милая моя
Ёжикина Радость
Воздух - музыкант
Сказка "Узнай-зеркала"