Илебездәге ришвәтчелеккә каршы язылган сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
сочинение | 18.3 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение – Саушская основная общеобразовательная школа
Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе –
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы
Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбе
Тема: Покупающие власть за деньги привыкают извлекать из нее прибыль (Аристотель)
Тема: Дәрәҗәне сатып алган кеше аннан табыш алуны гадәткә кертә (Аристотель)
Эшләде: Мәхмүтов Алмаз Марселевич
VIII сыйныф укучысы
Ученик VIII класса
Махмутов Алмаз Марселевич
Укытучы: Рахматуллина Наилә Васил кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Учитель татарского языка и литературы
Рахматуллина Наиля Василовна
2018 год
Борынгы грек фәлсәфәчесе Аристотель моннан ике мең еллар элек “Дәрәҗәне сатып алган кеше аннан табыш алуны да гадәткә кертә” дип әйткән. Без инде хәзер XXI гасырда яшибез, ә аның әйткән сүзләре бүген дә дөреслеккә туры килә.
Нәрсә соң ул коррупция? Аның нәрсә икәнен Зур энциклопедия “Сатып алу” дигән латин сүзеннән алынган куркыныч социаль күренеш дип аңлата: “Хезмәт вазифасыннан шәхси баю максатында куллану”.
Җәй айларында Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романын укыган идем. Анда Исәнтәй Банхуа үз максатына ирешү өчен кыйммәтле бүләкләр биреп эш итә. Шуңа күрә дә ул, ягъни мәкерле, икейөзле Исәнтәй, ялагайланып, тарханның беренче ярдәмчесе, уң кулы булуга ирешә ала да инде.
Коррупция, минем аңлавымча, ришвәт алу яки бирү юлы белән теләгеңә ирешү. Дәүләтләр бу чир белән күп гасырлар буе көрәшкән, ләкин нәтиҗәсе генә бик күренми. Радио һәм телевидениедән дә ришвәт алып тотылган, ришвәтчелектә гаепләнгән кешеләр(түрәләр) турында гел сөйләп һәм күрсәтеп торалар. Бу эшне кәсепкә алган кеше ансыз яши алмый, чөнки аның ришвәттән күзе-башы тонган, аңы томаланган. Ул һаман шул юл белән бара. Андый кешеләр акча, байлык колына әвереләләр, чирканмыйча кесә калынайталар. Халыкта да: "Акчаңа карап каршы алалар һәм дә акчаңа карап озаталар шул", дигән сүзләр бик дөрес. Акчага кечкенәдән табынып яшәгән кеше рухи байлыкның ни икәнен анламый, шуңа мал артынннан гомер буе чаба, соңгы сулышында да акчасын саный. Ләкин акчасыз да яшәп булмый бит. Кесәдәге акча тырышлык, намуслы хезмәт белән, тир түгеп табылырга тиеш.
Ришвәтчелекнең бигрәк тә хастаханәләрдә, табиблар арасында көчәюе аяныч. Ришвәт алучы табиб үзенең авыруын яхшырак карый, яхшырак дәвалый, ә башка авыруларына ул тиешле дәрәҗәдә игътибар итми, үз вазифасына салкын карый. Табиб, ришвәт алып, үз мәнфәгатьләрен кайгырта, ә ришвәт бирүче авыру үзенең теләгенә ирешә, савыга. Шушы хәлләрне күреп торучы моңа каршы көрәшми, ә үзе дә ришвәт бирә. “Төртерлек” булмаганнарның күпчелек булуы – фаҗиганы тирәнәйтә генә.
Элегрәк мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган егетләр һәм кызлар югары уку йорларына үз көчләре белән кергәннәр, уңышлы гына укып чыгып, теләгән белгечлеген алып, кешеләргә, илгә намуслы хезмәт иткәннәр. Хәзер исә бай кешеләрнең балалары, әти-әнисе ришвәт биреп, дипломлы булалар. Киләчәктә андый белгечләрдән кешегә нинди файда?! Ришвәт бирү юлы белән “укып чыккан” табиб, укытучы, юрист кебек имгәкләр кешеләргә нинди ярдәм күрсәтә алсын? Шуңа күрәдер бәлки, соңгы вакытта табиблар гаебе белән үлүчеләр күбәеп китте; төзелгән йортлар, күперләр җимерелә; бер нинди файдасы булмаган реформалар үткәрелә.
Кайсы өлкәдәге белгеч булса да, әгәр ул ришвәт биреп укып чыккан икән, аннан нәтиҗәле эш көтеп булмый дип уйлыйм. Коррупция юлы белән кулга төшерелгән диплом ияләренең намуслы хезмәт итүләренә дә ышанасы килми. Югарыгарак үрләр өчен, җайлырак, “җылырак” урын биләр өчен акча төртмәсләр, ришвәт бирмәсләр дип кем әйтә ала! Ә бирүче булганда алучы һәрвакыт табыла.
Чиновникларның керемнәрен арттыру юлы белән генә уңышка ирешү мөмкин түгел, чөнки, аларның нәфсесе артканнан арта бара. Җыйган акчаларын ул ничек файдаланырга белми, ләкин барыбер җыя.
Димәк, алучылар белән генә түгел, бирүчеләр белән дә көрәшергә кирәк. Законнар әйләнеп үтешле булмаса, җәза каты булса, бәлки нәрсәгә дә булса ирешә алырбыз, ләкин кеше факторы барыбер алгы планда кала. Үзебездән тора күп нәрсә. Балаларны намус белән яшәргә өйрәтү һәр ата-ананың бурычы булырга тиеш. Коррупциягә каршы көрәшне һәркем үзеннән башласа гына уңышка ирешү мөмкин булачак.
Мин коррупциягә каршы, мондый күңелсез күренешләрнең илебездә булуын һич теләмим!
Как я избавился от обидчивости
Разноцветное дерево
Лиса Лариска и белка Ленка
Просто так
Акварель + трафарет = ?