Творческая работа ученицы 8 класса Насибуллиной Азалии для республиканского конкурса "Пою мою Республику"
Вложение | Размер |
---|---|
izhadi_esh_konkurs.docx | 30.61 КБ |
Районный конкурс сочинений “Пою мою республику”, посвященный
Дню Республики и празднованию 100-летия образования Республики Башкортостан
Минем гаиләм- минем терәгем
(Моя семья-моя опора)
(Эссе)
Выполнила:
Насибуллина Азалия Ленаровна,
ученица 9 класса муниципального
общеобразовательного бюджетного
учреждения средняя
общеобразовательная школа
села Мустафино муниципального
района Бакалинский район
Республики Башкортостан
Проверила:
Зиннатуллина Флера Авхадиевна,
учитель татарского языка
и литературы муниципального
общеобразовательного бюджетного
учреждения средняя
общеобразовательная школа
с.Мустафино муниципального
района Бакалинский район РБ
Мустафино, 2018
***
Дөньяларда яшәү рәхәт,
Туганнар бергә булса:
Гаилә учагы һәрвакыт
Безне җылытып торса .
Тормыш җиңел бергәләшеп,
Тату торганда
Янәшәдә әти белән
Әни булганда! (А.Макарова)
Белүебезчә, узып баручы 2018 ел - Гаилә елы буларак билгеле. Күңелемнән авылда, мәктәптә Гаилә елына багышланган чараларны, бәйрәмнәрне, класс сәгатьләрен барладым. Шулай ук матбугат басмаларында да гаиләләр турында язмалар белән кызыксынып барам, аларны җентекләп укыйм. Районыбызда, авылыбызда тату, үрнәкле гаиләләрнең күп булуы зур куаныч, әлбәттә. Ә бит безнең үзебезнең гаиләбез дә бик тату, күркәм, тормыштан ямь табып, тырыш хезмәт белән яшәүче гаиләләрнең берсе.
Без - Нарат - Елга авылыннан. Бер төркем иптәшләрем белән укырга мәктәп автобусы белән йөрибез. Юл бик ерак булмаса да, шактый гына барасы. Уйланырга мөмкинлек бар.
Менә дәресләр тәмам. Автобуска утырдым. Уйларым еракларга алып китте...
Мин язмышыма мең-мең рәхмәтлемен: чөнки яраткан гаиләм бар.Гаиләбездә җылылык, тынычлык хөкем сөрә, шуңа да без бик бәхетле. Анда минем хөрмәт иткән әтием, яраткан әнием, апайларым. Алардан башка яшәвемне күз алдына китерүе дә авыр. Алар минем янәшәмдә булсалар-өебез нур чәчә. Моның өчен язмышыма мин һәрвакыт рәхмәтле.
Без гаиләбездә биш кеше. Ул тынгы белмәс, җиң сызганып эшләүче әтием - Ленар. Безне тәмле ризыклары белән сыйлаучы, безгә һәрвакыт ярдәм кулы сузучы әнием - Ләйсән. Берсеннән - берсе шук, шаян энеләрем - Илназ белән Нияз һәм мин - сигезенче класс укучысы Азалия.
Гаилә - ул сине яратучы, сине көтеп торучы, бернигә карамый һәрвакыт кичерүче кешеләрең, туганнарың булган йорт - нигезең.
Һәрбер кошның оясы булган кебек, бөтен кешенең дә үз нигезе, үз оясы булырга тиеш.
Бәхетле, ныклы гаиләнең төп билгеләренең берсе ул - сабырлык, бер-береңне гафу итә белү, бер - береңнең бары тик яхшы сыйфатларын гына күрү, кайгы, шатлыкны да бергә күтәрү. Гаилә учагын сүндермәүче тагын бер әһәмиятле сыйфатларның берсе ул бер - береңә ышану.
Әти белән әни безгә - өч баласына зур терәк. Алар безне яңгыр һәм кардан, җил-давылдан саклыйлар. Моның өчен без аларга бик рәхмәтле һәм без аларның ышанычларын һәрвакыт акларга, укуда да , эштә дә сынатмаска тырышабыз. Апаем Илназ 4 нче класста белем ала. Ул әти - әниемнәрне тырышып укуы, кечкенә уңышлары белән сөендерә.“4” һәм “5” билгеләренә генә өлгәшә. Миңа география укытучысы Гузәлия Ракиповна белән Мәскәү шәһәренә “Яшь эзләнүчеләр” конкурсына барырга насыйп булды . Мин
“ Мостафа тауларының шуышу процессы» буенча эзләнү эше алып бардым. Конкурста шушы эшемне якладым. Тырышлык бушка китмәде: без зур җиңүләр белән туган якларга әйләнеп кайттык. Бу уңышларыбызда укытучыларның, әти һәм әнинең зур өлеше бар. Алар минем иганәчеләрем һәм ярдәмчеләрем дә булдылар. Болар өчен мин барсына да зур рәхмәтлемен. Хезмәтем миңа алга таба да шундый чараларда, конкурсларда һәрдаим көчемне сынар өчен зур этәргеч булыр.
Гаиләбездә татулык , тынычлык хөкем сөргәнгә күрә, без аягыбызда нык басып торабыз һәм иртәгәге көнебезгә дә ышанычыбыз зур. Шуның өчен якыннарымны яратырга , хөрмәт итәргә, алар йөзенә кызыллык китермәскә тырышам.
Гаиләм, ул минем һәрвакыт түземсезлек белән ашкынып кайта торган йортым булыр. Киләчәктә дә якыннарым да мине һәрвакыт яратып көтеп торырлар.
Менә автобус авылыбызга килеп җитте. Без шофер абый һәм озата баручы апа белән хушлашып автобустан төштек. Көзнең чуак бер көне. Сөйләшә - сөйләшә туган йортларыбызга юнәлдек.
Туган йортым - туган нигезем... Уйларым тагын якын кешеләремә барып тоташты. Ул да булмады, ихатада кош-корт тирәсендә йөргән әнием күренде, ачык тәрәзәдән тәмле ис борынны кытыклады. Әниемне кочып алдым. Ул да минем башымнан сыйпады. Йортка уздык. Өстәлдә тәмле пироглар: баланнан, кәбестәдән, төрле җиләк- җимештән...Алар барысы да бакчабызда үскән: җәй буе энеләрем белән бергәләп тәрбияләдек.
Ул арада энеләрем өстәл тирәли утырыштылар, әнием тәмле итеп чәй эзерләде, мин дә булыштым.
Әле һаман да уйларымнан ерак китә алмыйча, әниемнән сорап куйдым:
-Әни, шундый тәмле камырлар пешерергә сиңа кем өйрәтте?
Әни миңа карап елмайды да:
-Әбиең , кызым,- диде. Ул да безне шулай тәмле сыйлар белән
көтеп тора торган иде.
Әнием тагы да уйчанланып әйтеп куйды:
-Ул таңнан торып фермага эшкә китә иде, әтием дә малчылыкта эшли .Ә без укудан кайтуга өстәл тулы тәмле ризык иде, бар да әле генә мичтән чыкканнар. Без бик тәмләп чәй эчә торган идек. Шунысы бар : элек бар әйберне мичтә пешерәләр иде. Магазиннан сатып алу - бик сирәк күренеш. Хәзер генә уйлап куям: кайчан җитешкәннәрдер.Әбиемне сагынып искә алам. Ул да безне тәрбияләргә булыша иде,- диде әнием.
Аннан соң әтием - әнием эштән кайтуга ризыкны әбием белән бергәләп пешерә идек. Менә шулай эшкә дә өйрәнәсең. Әбием еш кына: “Эшләвең минем өчен булса, өйрәнүең үзең өчен “,- дия торган иде. Бу сүзләрнең асылын яши - яши ныграк аңлыйсың.
Мин шунда дәрестә өйрәнгән шигырь юлларын искә төшердем.
“ Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул.” Габдулла Тукайның бу шигырь юллары белән укытучы апам таныштырган иде.Әнием мине дә һәр эшкә өйрәтә. Аның кулыннан килмәгән бер эш тә юк. Ул арада энеләрем ихатага чыктылар. Әни кушкан эшләрне башкардылар.
Без әнием белән түр якка уздык. Шунда минем игътибарымны әниемнең кул эшләре җәлеп итте.
Ул минем карашымны тоеп :
-Боларын да әбием, әнием белән бергәләп кышкы озын кичләрдә
кич утырып бәйләп өйрәндем,- диде.
Моңа кадәр минем дә кул эшләре белән булышканым булса да, асылына төшенеп җиткәнем юк иде әле.
И, илаһым, әниемнән гаилә учагының җылысы бөркелгәндәй булып китте.Мин аңа тагы да сыеныбрак куйдым.
Ул арада ишектән әтием кайтып керде. Әтиемнең тырыш кеше булуын әйткән идем инде.
-Әти, сез гаиләдә өч малай үскәнсез. Бу кадәр тырыш булуын белән кемгә рәхмәтлесең?- дип сорадым.
Әтием җитди генә:
-Әти - әнием бик тырыш, үз эшләрен җаваплы башкаручы кешеләр иде. Гаиләдә өч егет бар эшне бергәләп, тату итеп эшли торган идек. Яшенә карап һәркемнең үз эше була торган иде.Шушы сыйфатлар тормышта бик кирәк булды менә,- диде ул елмаеп.
Әйе, әтием кул кушырып утыра торганнардан түгел: үзенең шәхси хуҗалыгы бар. Әти - әнием ел әйләнәсенә тәгәрмәчтәге тиен кебек әйләнәләр: авыл хуҗалыгы эшләре белән мәшгуль алар. Безнең зур гына теплицабыз бар: анда кыяр һәм помидор үстерәбез. Басуларда бәрәңге һәм кәбестә җитешә. Апайларым белән мин дә укудан буш вакытларыбызда әти-әниебезгә ярдәм итәбез. Аларга бу авыр эшләрендә сабырлык, көч - дәрт, сәламәтлек телибез. Чөнки безнең киәчәгебезне уйлап яшиләр.
Әтием тырыш һәм акыллы, уңган һәм тәвәккәл булуы белән генә түгел, ярдәмчел булуы белән дә билгеле.Ул районыбызда, авылыбызда узган күп кенә чараларның иганәчесе дә. Авыл биләмәсендә килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә дә зур активлык күрсәтә. Мәктәптә үткән чараларга, бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре өчен үз өлешен кертә, иганәчелек ярдәме күрсәтә. Киң күңелле әтиемә мәктәп админстрациясе һәм коллективы,шулай ук әти- әниләр бик рәхмәтле. ”Әтием кебек кешеләр күбрәк булса иде “,-дип уйлап куям мин күп вакытта.Авылыбыз бик зур түгел. Әтием берничә гаиләне эш белән дә тәэмин итүен дә әйтеп үтәсем килә. Бүгенге көндә бу да бик мөһим бит.Әнием әтиемнең ярдәмчесе. Шулай бер - берсенә кирәк тә , терәк тә булып яши белүләре күпләрне сокландыра.
Әйткәнемчә, гаиләбезнең өлкән буын вәкилләренә дә мин бик рәхмәтлемен. Уңганлык, тырышлык, хәстәрлекле булу, эшчәнлек сыйфатлары буыннан - буынга күчеп килгән бит. Менә нинди нык булган минем гаиләмнең тамыры.Тамыры нык агач та тирә - якка күркәмлек өсти бит. Шулай ук минем гаиләм дә иң күркәм гаиләләрнең берсе булуына тагы да ныграк инандым. Гаилә ул башлангычларның башлангычы. Минем гаиләм - минем зур терәгем, ышынычлы киләчәгем!
Исән булсын , тату булсын,
Әтиләр һәм әниләр,
Бабайлар һәм әбиләр,
Абыйлар һәм апалар.
Бәхетле булып үссеннәр
Бөтен җирдә балалар.
Тату гаилә илебезнең-
Таянычы, терәге.
Тик горурлык белән типсен
Һәр баланың йөрәге!(А.Макарова)
Золотой циркуль
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Привередница
Любимое яичко
Знакомые следы