история возникновения деревни Тимершик
Вложение | Размер |
---|---|
история села Тимершик | 1.52 МБ |
Слайд 1
Тимершык авылыСлайд 2
Эчтәлек 1) Туган авылым - Тимершык. 2)Тимершык авылы куренешләре. 3)Тимершык турында мәг ъ лумат.
Слайд 3
Авылым – Тимершык. Минем туып үскән авылым – Тимершык. Ул үзенә карата бик зур авыл. Авылым турында эшләр эшли башласаң, бик күп мәгълумат язып була. Мин үзем шушы авылда туганыма бер дә үкенмим, нәкъ менә монда мин үземнең иң матур балачыгымны үткәрдем, беренче адымымны, сүземне әйттем.Тимершык бик үзенчәлекле авыл. Аның тарихы үзенә карата бик кызыклы.
Слайд 4
Авылның Зәрә тавыннан күренеше Изгеләр чишмәсе Әкәй чишмәсе Шәхмәлек болынында Сабантуйлары уза Калатау Мәче т
Слайд 5
Тимершык турында
Слайд 6
Тимершык- районыбызда иң борыңгы авыллардан санала. Бу җирләр Идел Буе татарларының Чулман, Нократ буйларына таралып урнаша башлау чорларында ук үзләштерелгән булырга тиеш.Буыннан – буынга күчкән истәлекләр буенча авылга 1440 нчы елларда нигез салынган дип карала. Авыл тирәсе куе урман белән капланган була. Бу җиргә татарлар Мамадыш ягыннан су буйлап килгән булырга тиешләр. Иң беренче булып Тимербашмак атлы кеше үзенең 3 улы белән килә.Аның Тимершәех, Кадыйр ата, Хәсәншәех исемле уллары була. Татарлар килеп урнашканчы, бу тирәдә чирмеш халкы яши, аларны әкәйләр дип йөртәләр.Бу урыннар өчен сугыш башланган, чирмешләрне бу җирдән куа башлыйлар.Бу сугышта Тимербашмак һәлак була.
Слайд 7
Татарларның башлыгы булып Тимершәех кала. Ул үзенең көчле, зирәк, акыллы булуы белән башкалардан аерылып тора. Чирмешләр җиңеләләр, алар урынына яңадан күпләп татарлар килеп урнаша. Тимершәех картайгач, бер ук ата. “Бу ук кайда төшсә, мине шунда күмәрсез2 – ди. Ук тау читенә төшә, ук кадалган җирдә чишмә бәреп чыга. Хәзер бу урын Тимершык белән Миңгәр арасында, Мишә елгасы янында, тау читендә Тимершәехны шунда күмәләр. Авыл Тимершәех исеменнән Тимершык булып кала.
Слайд 8
Авылда дин ягы бик көчле була. Егерменче йөз башында Тимершыкта өч мәхәллә булып, барысы 340 хуҗалык яши 1918 нче елда хуҗалыклар саны 383 кә җитә. 1931-32 нче еллардан башлап Тимершык районының үз зонасы өчен үзенә күрә мәг ъриф әт үзәге булып торган. 1938 нче елда инде авылда җидееллык мәктәп ачыла. Гомуми белән бирү киң колач ала. 1941-1945 нче елларда Ватан сугышы Тимершык кешеләренә дә олы кайгы-хәсрәт булып килә.Авылдан 200 ләп кеше фронтка алына, шуларның 136сы яу кырында батырларча һәлак була. Авыл буша
Слайд 9
Авылның тарихы, халыкның эше- шөгыле,Ю яшәү рәвеше турында мәктәбебездә урнашкан музей аша да белергә була.Анда борынгы хезмәт кораллары, тегү-бәйләү әйберләре белән кызыксынырга, шулай ук авылның район, республика күләмендә билгеле кешеләрнең фоторәсемнәре белән эшләнеп куелган стенд һәм башка күргәзмәләр белән дә танышырга мөмкин. 2014 нче елның 10 гыйнварында яңа мәктәп ачылды. Мәктәп белән бергә медпункт, ясле бакчасы бар . Хәзерге вакытта Тимершык авылында 825 кеше яши.
Слайд 10
Мишә елгасы өстенә урнашкан Асыл басма
Слайд 11
Нәтиҗә: Шушы фәнни эшем белән мин үземә бик күп мәгълумат таптым. Минем уйлавымча, бу эш миңа гына түгел, бөтен кешегә дә файдалы булган .
Слайд 12
Иг ъ тибарыгыз өчен рәхмәт!!!
Какая бывает зима
Сказка "Узнай-зеркала"
Как нарисовать черёмуху
Ручей и камень
Заколдованная буква