фәнни эш
Вложение | Размер |
---|---|
krim_tinchurinnyn_amerikan_komediyasend_satira_alymnary.doc | 462.5 КБ |
«Исторические и культурно-нравственные ценности народов РТ» им. Хади Атласи
Секция: «Проблемы татарской филологии»
Исследовательская работа
Кәрим Тинчуринның “Американ” комедиясендә сатира алымнары.
Шарафутдинов Ислам Ильгамович
МАОУ «Гимназия № 139», Приволжский район, г. Казань
6 класс
Научный руководитель:
Шарафутдинова Л.М.
учитель татарского языка и литературы
МАОУ «Гимназия №139» Приволжского района г. Казани
Казань
Эчтәлек.
I. Кереш.
II. Төп өлеш. Кәрим Тинчуринның “Американ” комедиясендә сатира алымнары.
III. Йомгак.
IV.Кулланылган әдәбият исемлеге.
Кереш.
Танылган драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчурин – татар театры һәм драматургиясе тарихында тирән эз калдырган. Сәнгать белгече: “Язучы буларак, Кәрим Тинчурин тирән эчтәлекле һәм оста каләм белән язылган дистәләрчә пьесалар иҗат итеп, татар театрының үсешенә зур уңай йогынты ясады. Драматургның әсәрләре сәхнәдән төшмичә хәзер дә уйналалар, тамашачылар яратып карыйлар, “- дип язды тәнкыйтьче Бәян ага Гыйззәт.
Бу фикерләр әйтелгәнгә бик күп еллар узган, ләкин без моның бүгенге көндә дә шулай икәнлегенә ышанабыз, чөнки драматург әсәрләре татар, башкорт сәхнәләрендә әледән әле уйналып килә, тамашачыны уйлата, елата, көлдерә... Кәрим Тинчуринның мондый уңышы һәм популярлыгы, әлбәттә аның үлемсез әсәрләрендә. Пьесаларында геройларның эчке психологизмын заманының актуаль проблемаларын оста итеп, нәкъ чын тормыштагыча тасвирлый алган. Ул 20 нче елларда Бөек Октябрь социалистик революциясенең дәүләткә, шул исәптән татар милләтенә дә якты тормыш китерүенә ышанып, үз каләмен “татар сәхнәсе хөрмәтенә театрның изге һәм нурлы байрагын “ күтәрүгә юнәлтеп, киң колач белән сәхнә әсәрләре язуга гомерен багышлаган. Үлемсез музыкаль драмалар, юмористик, сатирик комедияләр иҗат иткән.
Кәрим Тинчурин — XX гасыр башындагы текә тарихи үрләрне халык белән бергә кичергән әдип. Ул — татар һәм башкорт әдәбиятләренең гражданлык идеалын югары күтәреп килгән рәссамнарының күренеклесе. Бу гражданлыкның төп пафосы халыкчанлык һәм тормышчанлыктан гыйбарәт. Кәрим Тинчурин үз кыйбласын халыкка ышанып, тарихка карап билгеләргә омтылды. Аның иҗаты бүгенге көн күзлегеннән чыгып өйрәнеленмәгән һәм шул сәбәпле өйрәнелүгә мохтаҗ.
Хезмәтнең төп максаты булып Кәрим Тинчуринның “Американ” комедияседә кулланган сатира алымнарын анализлау тора.
Бу хезмәт керештән, төп өлештән, йомгаклаудан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Йомгаклау өлеше исә төп өлешнең нәтиҗәләрен туплаган.
Төп өлеш.
Әлеге эштә Кәрим ага Тинчуринның әдәби мирасына анализ ясауны күздә тотмыйча, турыдан-туры аның 4 пәрдәлек “Американ” комедиясендәге сатира алымына һәм бу алымның драматург тарафыннан нинди чара буларак кулланылганлыгына тукталып, үз күзлегебез аша бәя бирергә тырышабыз. Теге яки бу әсәрдә комик, сатирик алымнар кулланылган икән; автор кеше , җәмгыять тормышындагы күңелсез күренешләргә тәнкыйть белән карап, аларны бетерергә тырышкан, дип әйтәсе килә.
“Американ”дагы бу алым да шаулы революциядән соң татар тормышындагы аерым күренешләрне, образларны ачуда шактый гына роль башкара.
Драматургның тормыш юлын өйрәнгәндә, аның да яшьлек еллары бик күп татар язучыларыныкы кебек, читкә китү “ бәхет эзләү”дән башлануын күрдек. 1917 елгы революция хезмәт ияләренә күп кенә хокуклар бирде, шул исәптән белемгә дә хокук биргән. “Американ” комедиясендә шул хокукларга ия булган татар студентлары тырышып белем алалар. Без моны беренче пәрдә дә үк күрәбез...
Без коллык, наданлык дошманы,
Без хөр студентлар ордасы
Без яңа ил нигезен корабыз,
Без совет өчен тайярларбыз!
Без бар, без яшь, яна бездә көч,
Билгебез китап, урак һәм чүкеч.
Шулай дәртләнеп, җырлап яшиләр безнең студетлар...
Студент Касыйм авызыннан: “Иртә җыр, кич җыр... Ирек бирсәң, җырлап кына торырлар иде. Нәрсәгә дәртләнә торганнардыр?!”- дигән сүзләрне ишетәбез. Кәрим Тинчурин шул вакыт та ук җырлап кына ятып, зур эшләр майтарып булмас, дип яшьләрне искәртергә теләгән, күрәсең үз вакытында сиздермичә генә моны искәртергә дә тырышкан, ахры дигән уйлар күңелгә килә.
Әсәр белән алга таба танышу барышында безнең студентлар тик җырлап кына ятмыйча, үзләренчә борчылып-янып та яшиләр, лабаса. Тарих түгәрәгенә йөрүче егет-кызларыбыз (Апуш, Искәндәр, Самат, Зәйнәп, Нурия) тарихи кулъязмалар табу турында хыялланып һәм борчылып яшиләр. Бу материалларның барлыгын Зәйнәп һәм Нурия әйтәләр.
беләсезме? Менә шул Габдуллаҗан байда Идел һәм Кама буенда яшәгән халыкларның тарихларына бәйләнгән бик кыйммәтле материаллар саклана, ди.
Студентларның хыялларын тормышка ашыру өчен, драматург оста комик ситуацияләр уйлап таба. Бу яктан караганда “Американ” беркадәр рус драматургы Н.В.Гогольнең “Ревизор”ын хәтерләтә. Бу нигездә әсәрнең комедия эчтәлеген бирү уртаклыгында чагыла. Гоголь сюҗет сызыгын ялгап, ревизор маҗараларын корса, Кәрим Тинчурин аны ялгап, Америка профессоры – тюркологы маҗараларына кора. Әлбәттә, комедиядә боларның барысы да тапкыр, акыллы совет студентлары уйлап чыгарган итеп күрсәтә; янәсе, тарихи материалларны кулга төшерү өчен студент Искәндәр Америкадан килгән татар профессоры дигән исем белән элекке “җәмәгать хадиме” булган иң беренче Муса өенә китә. Искәндәр аның өенә килгәнче, автор безне Муса белән һәм аның уй-өметләре белән безне таныштыра: “Анасы, анасы пәрәмәчне карап пешерегез. Кунак ни җитте кеше түгел, Америка профессоры. Үзе татар булгач, татар кызына, ягъни, милли туташка өйләнүне тиеш тапкандыр, күрәсең, туп-туры миңа килүе мәсьәләне тагын да мөһимләштерә. Шулай ук минем шөһрәтем Америкага кадәр барып җиткәнме икән ни?”
Шул рәвешле, Гогольнең комедиясендәгедәй көтмәстән килеп чыккан аңлашылмаучанлык сайлап алынган юл булып тора. Кәрим Тинчурин шушы аңлашылмаучанлык аша оста эшләнгән юмористик һәм сатирик күренешләрне укучыга җиткерергә тырышкан.
Муса милләт өчен әллә ничаклы эшләр эшләдем, ләкин кадеремне большевиклар гына белмәделәр, ә Америкадан торып белгәнәр һәм кызын профессорга биреп, үзе дә шунда китәргә җыена.
Милләт, милләт дип, шапырынып йөреп кенә милләтне алга җибәрү мөмкин түгеллегенә автор 20нче еллар башында ук ышанган һәм андый кешеләрне үз каләме беләнтәнкыйтьләргә тырышкан. Әгәр комедиягә бүгенге тормыш ягыннан бәя бирсәк, кызганычка каршы андыйлар бүгенге яңарыш көнендә дә очрый. Муса кебек милләтне үстерү, балаларын милли рухта тәрбиялибез дип, чынлыкта үз туган телләрен дә, чит телләрне дә юньләп белмәүче милләттәшләребезне Кәрим Тинчурин сатира угы белән дәваларга азапланган шикелле тоела: “Яхшы милли тәрбия байлыктан артык бит, профессор хәзрәтләре,”- дип мактана. Карасаң кызы, Дилбәрне французча да, русча да укыткан, өендә пионинасы да бар, ләкин кызының үз-үзен тотышында милли хисләр чагылмый. Без моны студент-профессор Искәндәргә үз һөнәрләрен күрсәткәндә ап-ачык күрәбез. Киресенчә, европача тавышлар чыгарып җырлый, “В саду ли” рәвешенчә “Әпипә”не бии. Бу эпизодта алдагы фикерләрне тагын бер кат раслап, милләтчә тормыш корып яшибез дип,... авыз тутырып кычкырып йөргән, ләкин такы-токы французча сөйләшеп, кунак алдында реверанслар ясаудан ерак китмәгән милләт кызларыннан һәм аларның ата-аналарыннан ачы көлә.
Алдагы күренешләрдә без Искәндәрнең гаҗәеп кызык, күңелле хәлләр белән очрашканын күрәбез. Бу “галимнәр, укымышлылар” шундый вакчыл, юк-бар өчен дә ызгышып-талашып яшиләр һәм ят кешеләр арасында да үзләрен тиешенчә тота алмыйлар. Боларның эчке дөньялары, чын йөзләре Искәндәргә дә, шулай ук укучыга да аерым ачык күренә. Икенче пәрдәдә факультет ярым бетергән кешенең “большевиклар булмаса, әллә кайчан профессор булган булыр идем... Минем гыйльми әсәрләрем дә бар” дип, мактанганын күрәбез, ә Муса аның ул хезмәтләренә кибетләрдә тоз тутырып саталар һәм аны ахмак дип мыскыл итә. Шәехмирза, шул ук элекке адвокат ахмак кешенең пеләше булмый дип, үзенең наданлыгын башының пеләш булуы белән акларга чамалый. Билгеле, безнең студент аларны күккә чөеп “мактарга әзер”: “Әгәр Америкада булсагыз, шөбһәсез бөтен дөньяга мәшһүр милли адвокатлар булыр идегез.”
Мусаның да ачлык елларда Америка пае ашап баеганлыгы раслана. Драматург боларның милли пәрәмәчтән әллә ни ерак китмәгәнлеген ачык әйтеп бирә, Габдуллаҗан авызыннан аның “заман кешесе милләтче татар улы” дигәнен ишетәбез. Ул да үзенең бедәнбер кызын мөселман профессорына бирергә һәм Америка иленнән вагонлап мал алу турында өметләнә, саранлыгы көчле булса да, өендә мәҗлес, аныңча әйтсәк, банкет оештыра һәм Америка кунагы алданда кемгә беренче сүз бирелү турында ызгыш-талаш чыгаралар, К.Тинчурин зур укымышлылар дип санаган һәм буржуаз Көнбатыш алдында баш иючеләрне фаш итә.
Дүртенче пәрдә башында Мәйсәрә белән Дилбәр диалогыннан Габдуллаҗан кызының, ягъни Мәйсәрәнең байлыкка омтылуын гына ачы тәнкытьләп калмый, шуның өстенә аның шыр наданлыгын да дәлилли:
Шуның өстенә байлык булгач, укуның кирәге юк, дип беләсезме, үз яшәешләренең төп максаты – чит илдә баеп яшәүдән артык бернәрсә белмәгән кызларыбыздан ачы көлә, мещанлыкны үз каләме белән тәнкыйтьли.
Йомгаклау.
Кәрим Тинчуринның уңышы һәм популярлыгы, әлбәттә, аның үлемсез әсәрләрендә. Пьесаларында геройларның эчке психологизмын заманының актуаль проблемаларын оста итеп, нәкъ чын тормыштагыча тасвирлый алган. Ул 20 нче елларда Бөек Октябрь социалистик революциясенең дәүләткә, шул исәптән татар милләтенә дә якты тормыш китерүенә ышанып, үз каләмен “татар сәхнәсе хөрмәтенә театрның изге һәм нурлы байрагын “ күтәрүгә юнәлтеп, киң колач белән сәхнә әсәрләре язуга гомерен багышлаган. Үлемсез музыкаль драмалар, юмористик, сатирик комедияләр иҗат иткән.
Димәк, үзенең күп кенә пьесаларына хас булганча, сатира алымын “Американ” комедиясендә иң беренче чиратта бер тиенлек эш кылмаган “милләтче дип” авыз тутырып сөйләүчеләрнең чын тормышын күрсәтү, аны халыкка җиткерәдә иң үтемле алым буларак кулланган, дип әйтәсе килә. Бу кешеләр үзләрен галим, адвокат, тарихчы дип йөртеп, төрлечә алдап, үзләренә байлык җыйганнар. Кызларын “американ”га бирү өчен барган талаш вакытында алар тәмам көлкегә калалар...
Икенчедән, татар халкының патша хәзрәтләрендә кучер, ат караучы булып эшләгәнгә, шатланган татарларны һәм үзләрен культуралы итеп туган телләрендә укытуны хупламыйча, аңа каршы чыгучыларны мыскыллап көлә.
Өченчедән, сатира һәм юмор табигый төстә үзара үрелеп, чиратлашып киләләр, комедиягә бер ямь, үзенчәлекле яңарыш бирәләр һәм сыйнфый җәмгыятьне фаш итүгә юнәләләр.
Драматург иске җәмгыятьтә рухлары гарипләнгән, аннан-моннан укып, тәрбияләнгән кешеләрдән көлә.
Кулланылган әдәбият:
Владимир Высоцкий. "Песня о друге" из кинофильма "Вертикаль"
Лавовая лампа
«Течет река Волга»
Пустой колос голову кверху носит
Дымковский петушок