"Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк"!, ди татар халкы. Һәркем, беренче чиратта, үзенең чыгышын, нәсел шәҗәрәсен белергә тиеш.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 34.12 КБ |
Актаныш муниципаль районы
МББУ “Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе”
““Нәселемдә –бөек шәхес” номинациясе
Тема : Ак күңелле әдибә
Хәбибуллина Адилә Айдар кызы,
7 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Хәбибуллина Сөмбел Габдулла кызы
ЭЧТӘЛЕК
Кереш _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ 2
Төп өлеш.
§1. Минем нәсел шәҗәрәм_ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _3
§ 2. Ак күңелле әдибә _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ 4
Йомгаклау _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ 7
Кулланылган чыганаклар һәм әдәбият _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ _ 7
Кушымта
КЕРЕШ
Тикшеренү эшенең актуальлеге
Халкыбызда элек-электән якыннарга, кардәш-ыруга хөрмәт, кайгыртучан мөнәсәбәт, туган илгә мәхәббәт яшәгән. Бу сыйфатлар борынгылар тарафыннан югары бәяләнгән:
Илен белмәгән – игелексез,
Халкын белмәгән – холыксыз,
Ә нәселен белмәгән- нәселсез,- дигән тәкъбир безне әхлаклы булырга өнди.
Шулай ук “Җиде буыныңны бел!”дигән гади, ләкин искиткеч нәсыйхәткә халкыбызның тирән тарихы сыйган. Юкка гына балалар шагыйре Ш.Галиев:
“Исәннәрнең кадерен бел, үткәннәрнең каберен бел,”- дип язмаган. Үз нәселе белән кызыксынмаган кешене киләчәктә ни көтә, буыннар бәйләнешен, туганлыкны өзгән кешедән ни көтәргә? Гаилә тарихын өйрәнүне һәм белүне мин бик мөһим дип саныйм.
Һәр нәселнең үз горурлыгы булган шәхесләре була. Ә безнең горурлыгыбыз ул – әниемнең апасы – Айгөл Әхмәтгалиева (тикшеренү эшенең объекты). Мин бу хезмәтемдә апамның эшчәнлеге белән таныштырырмын. Тикшеренү эшенең предметы – Айгөл Әхмәтгалиеваның тормыш юлы һәм эшчәнлеге.
Бурычлар:
§1. Минем нәсел шәҗәрәм
Мин – Хәбибуллина Адилә Айдар кызы, 7 нче сыйныфта белем алам. Әтием Айдар, әнием Сөмбел – икесе дә укытучылар. Гаиләбездә яхшы күңеллелек, өлкәннәргә хөрмәт, үткәннәр белән кызыксыну кебек сыйфатлар беренче урында тора. Шуңа күрә без әтием ягыннан да, әниемнең дә нәсел агачын үзебездә саклыйбыз, аны өйрәнәбез, эзләнү эшләре алып барабыз (мәсәлән, якын бабамның әтисе сугышның беренче көннәрендә үк хәбәрсез югалган). Һәр ике яктан да туганнарыбыз якты эз калдырган. Бу эшемдә мин әнием ягыннан нәсел агачына мөрәҗәгать итәм.
Әниемнең кыз фамилиясе – Әхмәтгалиева, гаиләдә өч бертуган кыз – Айгөл, Сөмбел, Айсылу – бергә үскәннәр. Бу гаиләне мин укытучылар династиясеннән дияр идем: әбием, бабам, өч кыз – барысы да укытучы һөнәрен сайлаганнар. Әбием Гөлзәлифәгә бирелгән “Казанның 1000 еллыгы”, “ТР төзелүгә 90 ел” медальләре, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе; бабам Габдулланың “Белем” җәмгыятенең Мактау грамотасы, һәр икесендә булган Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы – үз вакытында куелган хезмәт өчен зур бәя. Аларны үрнәк, өлге итеп алган әтием - ТР Яшьләр һәм спорт министлыгының Мактау грамотасы, Актаныш районы Башлыгы гранты иясе. Әнием “Безнең иң яхшы укытучы”, “Укытучы –остаз” грантларына, Актаныш районы мәгариф бүлегенең, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булды.
Әниемнең апасы Айгөл дә хезмәт юлын мөгаллимлек эшеннән башлый. Ләкин иҗатка тартылу көчлерәк була, күрәсең. Бүген без генә түгел, Татарстанда, Россиядә, хәтта чит төбәкләрдә дә аны талантлы язучы дип беләләр.
§ 2. Ак күңелле әдибә
Әниемнең апасы – Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева кечкенәдән укытучы булырга хыялланган. Бабам Габдулла бер дәфтәр бирде. “Менә, Айгөл апагызның 11нче сыйныфта укыганда, Казанда – укытучыларның профсоюз җыелышында ясаган чыгышы. Сез шулай фикер йөртәсезме?” – диде.
Мин дәфтәр эченә “чумдым”.
Соңгы юлларны сүзгә-сүз языйм әле. “Киләчәк мәктәбен нинди итеп күзалдына китерәсең, дисәләр: укучылар сөенеп мәктәпкә баралар, укытучылар белән уртак тел табып эшлиләр, үзләренең нинди юл сайлаячакларын тәгаен беләләр, фәннәрне тирәнтен үзләштерәләр, кыскасы, гөрләп яшиләр. Менә мин шундый мәктәптә эшләргә хыялланам!”
Айгөл апа, хыялын тормышка ашыру өчен, КДУның татар һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә һәм кызыл дипломга тәмамлый. Кечкенәдән өйдә стена газетасы чыгарып үскән кыз, чын-чынлап язучы булып китә. Бүген инде үзенең гомумкешелек проблемаларын яктырткан әсәрләре аша балалар күңеленә яктылык тарата. Кайбер хикәяләре мәктәп программасына кертелеп, “Әдәби уку” дәреслегендә урын алган.
Әгәр дә сез бик бәхетле булырга теләсәгез,
Тик бәхетне кай тарафтан эзләргә белмәсәгез...
Сабый бала дөньяга аваз салгач, аңа бәхетле бул дип теләк телиләр. Ләкин ничек бу тормышта бәхеткә ирешергә соң? Бу сорауга җавапны үзем бик яратып укый торган “Бәхетле булыйм дисәң...” шигыреннән эзлим.. һәм табам:
Рәнҗетмәгез әниләрне, әтиләрне какмагыз, кешеләргә нахак бәла, яла-ялган якмагыз.
Шул чагында бәхет үзе килер сезгә йөгереп,чиста җанлы, ак күңелле икәнлегезне белеп.
Әлеге юлларның авторы, бәхетле булуның серләрен безгә җиткерүче – язучы Айгөл Әхмәтгалиева бу шигырен 10 сыйныфта укыган чагында язган. Уйлап куям: тормыш тәҗрибәсе булмаган укучы шулай олыларча фикер йөртеп зур проблеманы күтәрә алган һәм дөрес итеп чишүгә ирешкән! Минем күңелемдә үзеннән-үзе аңа карата соклану туа, һәм әсәрләрен укыган саен, ул хис арта бара. Күренекле шагыйрь, язучы Ркаил Зәйдулла шундый фикер әйткән: “Айгөлнең аерылып тора торган сыйфаты – аның хикәяләрен укыгач, яшисе килә башлый. Якты хикәяләр.” Чынлап та, әдибәнең әсәрләрендә үзенә җәлеп итүче бер тылсым көче бар.
Каләм тибрәтү кайчанрак башланды дигән сорауга язучы үзе болай дип җавап бирә: “Мин Актаныш районы Сәфәр авылында туып, балачагым Качкында үтте. Әти-әнием – укытучылар. Сеңелләрем Сөмбел һәм Айсылу белән балачактан гел китап укып үстек. Өебездә менә дигән китапханә булды. Башлангыч сыйныфта укыганда дәрескә дип язган бер куплетлы шигырьләрне, иншаларны укытучым Әсма апаның район газетасына, “Яшь ленинчы”га җибәрүе чишмә башы булгандыр, мөгаен. Тормыштагы күңелсез хәлләр, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр мине кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итте. Шулай итеп яңа әсәрләр туды.”
Язучының, исемнәре белән үк үзенә тартып торган хикәя-повестьлары туплаган җыентыклары да бик матур яңгырашта: “Болытта җиләк үсә”, “Мин гашыйк булдым”, “Баланнарда бал тәме”, “Синең өчен яшим”. Балалар өчен язылган «Болытта җиләк үсә» китабы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясенә лаек була. «Бәхет агачы» драмасы исә «Яңа татар пьесасы» республика бәйгесенең «Яшьләр һәм җәмгыять» номинациясендә җиңү яулый. 2013 елда республикакүләм уздырылган конкурста «Таллыкүлдә былбыл бар» повесте – икенче, «Зәңгәр күлмәк» дип аталган киносценарие – өченче урынга ия була.
2014 елда Айгөл Әхмәтгалиевага, С.Гыйззәтуллина-Волжская турында роман язу өчен, Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге гранты бирелә. Шушы ук елда Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара хикәяләр бәйгесендә “Капка” хикәясе белән катнашып, Татарстанда беренче, дәүләтара бәйгедә икенче урынны яулый. Автор үзе Чаллы шәһәрендә 2014 елның “Ел язучысы” дигән исемгә лаек була.
Хикәяләренең кайберләре рус теленә тәрҗемә ителгән. «Җиде ят», “Әби, Илнур һәм математика” хикәяләрен исә төрек телендә укырга була. Хикәяләре мәктәп дәреслекләренә, «Яңа базар», «Балачак энциклопедиясе» кебек җыентыкларга да кертелгән. А.Әхмәтгалиева 2007 елдан ТРның журналистлар берлеге, 2009 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Бу уңышларның сере нәрсәдә? Әсәрләр укучы тарафыннан яратып кабул ителсен өчен нинди булырга кирәк микән соң? Айгөл апа белән һәр яңа очрашудан яңа җавап табам кебек.
Иң беренчедән, әсәрләрендә, нәни чык бөртегендә олы кояш чагылган кебек, зур тормыш, бик кадерле рухи кыйммәтләр чагыла. Бүгенге тормыштагы әдәп-әхлак, гаилә, балалар язмышы турында борчыла ул.
Икенчедән, татар теленең бөтен матурлыгын тоеп яза, сөйләшә. Гаиләдә дә шушы тәртип. Шәһәр җирендә күпләр русча укытуны хуп күрсә, язучының улы да, кызы да татар гимназиясендә белем алып, русча да, инглизчә дә иркен сөйләшәләр. Улы Марат 4 ай Америкада яшәп кайтты.
Матди байлыкка караганда, рухи матурлыкны өстен куюы белән дә язучы күпләргә үрнәк дип уйлыйм мин. Баку, Испания, Төркия, Петербург, Екатеринбург, Оренбург... Кая гына бармасын, тарихи урыннарда булып, эчке дөньясын баетырга, үзенә нинди дә булса яңалык табарга тырыша ул.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, фитнес, чаңгы, гөлләр үстерү, тәмле итеп ашарга пешерү – Айгөл апа барысына да җитешә. Һичкайчан бер урында тормый, һәрвакыт алга омтыла. Иҗатта да ул бик өлгер. Шигырьләр иҗат итә – алар җырга әйләнә, драма әсәрләре сәхнәгә менә, киносценарийлар яза, хикәя, повестьлар яңа җыентыкта урын ала. Туганнарына, авылдашларга ярдәмчел булуы белән дә Айгөл апага күпләр рәхмәтле. Ак күңелле Айгөл апада мин үземә генә түгел, бүгенге заман кешеләренә үрнәк итеп куярлык татар шәхесен күрәм һәм аңа киләчәктә дә уңышлар, изге теләкләренең тормышка ашуын телим.
Ак гөлләрдән җан җылысын алып, йөрәкләргә саласы иде.
Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып, саф күңелле каласы иде.
ЙОМГАКЛАУ
Гомер йомгагы сүтелә дә сүтелә. Гасырларны еллар, елларны айлар, айларны атналар, атналарны көннәр, көннәрне сәгатьләр, сәгатьләрне минутлар, секундлар ашыктыра. Гомер йомгагы көннән-көн кыскара. Кеше үз гомерендә нинди дә булса бер файдалы шөгыль, үзе артыннан эз калдырырга тиеш. Кеше гомерен аккан суларга да тиңләп була. Күңелгә шагыйрә, укытучы Саҗидә Сөләйманованың:
"Ни белән үлчәнә үткән гомер,
Калган эзләр белән.
Кеше күңеленә орлык итеп,
Салган сүзләр белән," - дигән шигъри юллары килә. Безнең Айгөл апа да, каләменнән тамган сүзләре белән кешеләр күңеленә матурлык орлыклары сала бит. Ул – безнең өчен горурлык һәм үрнәк.
Эш барышында мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем: җиде буынга кадәр нәселебезне бик яхшы белергә кирәк, чөнки нәселебездә булган тәрбияле, тырыш, белемле, иманлы шәхесләр безгә үрнәк, горурлык булып тора. Ата – бабаларның истәлегенә тап төшермәскә, шул нәселнең лаеклы буыны булырга, аны өзмичә сакларга, дәвам итәргә кирәк. Нәселебез турында үзебез белгәннәрне сакларга, үзебездән соң киләчәк буыннарга тапшырып калдырырга тиешбез.
Кулланылган чыганаклар һәм әдәбият
.
Где спят снеговики?
Три коробки с орехами
Мальчик и колокольчики ландышей
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018
Любимое яичко