Ф.Садриев әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре (Ф.Садриевның “Таң җиле” романында рус теленнән һәм аның аша Европа телләреннән кергән сүзләр һәм аларга функциональ-стилистик характеристика бирү)
Вложение | Размер |
---|---|
foat_sadriev_fenni_esh.docx | 29.08 КБ |
Актаныш районы “Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет мәктәп-интернаты ” дәүләт бюджет гомумбелем бирү учреждениесе
II Россиякүләм “Фоат Садриев укулары – 2015”
ЮНӘЛЕШ:
“Фоат Садриев иҗаты: заман һәм шәхес”
Фәнни эшнең темасы:
“Ф.Садриев әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре (Ф.Садриевның “Таң җиле” романында рус теленнән һәм аның аша Европа телләреннән кергән сүзләр һәм аларга функциональ-стилистик характеристика бирү)”
Башкарды: 9нче сыйныф укучысы
Хәлиуллин Марат Рөстәм улы
Җитәкчесе: Әхмәтова Әлфия Тәкый кызы.
ЭЧТӘЛЕК
Кереш...................................................................................................................... 4
I бүлек. Татар телендә алынма сүзләр һәм аларның кулланылуы................... 5
1.1 Татар телендә алынма сүзләр..................................................... 5
1.2 Татар телендә рус алынмалары................................................... 6
1.3. Татар теленә кергән европа сүзләре. Интернациональ сүзләр.. 6
II бүлек. Ф.Садриев әсәрләренең тел һәм стиль үзенчәлекләре ................ 8
2.1 Ф.Садриевның “Таң җиле”романында рус теленнән һәм аның
аша Европа телләреннән кергән сүзләр һәм аларга функциональ-
стилистик характеристика............................................................................. 8
Йомгаклау............................................................................................12
Әдәбият................................................................................................12
Кереш.
Теманың актуальлеге.
Лингвистика фәненең бер генә тармагы да лексикология кебек җәмгыять тәэсиренә тиз бирешеп, үзгәрешкә дучар ителми. Сүзнең фонетик тышчасы, төзелеше үзгәрү гасырлар дәвамында бара торган гамәлләрдән санала, ә сүзлек составы исә унбиш-егерме ел эчендә шактый үзгәрергә мөмкин. Бу, беренче чиратта, телгә җәмгыять, иҗтимагый-сәяси, мәдәни тормыш тәэсире белән аңлатыла. Халык яшәешендә булган һәрбер яңалык, иң беренчеләрдән булып, сүзлек составында чагылыш таба, аның алга таба үсеш юнәлешләрен билгели.
Теге яки бу телнең лексикасы берьюлы гына, кинәт кенә барлыкка килмәгән кебек, татар теленең дә сүзлек составы берьюлы һәм кинәт кенә барлыкка килмәгән. Ул — күп гасырлар буена халыкның иҗтимагый тормышы, хезмәте һәм дөньяга карашы, хуҗалык һәм көнкүреше белән бәйләнеп үстерелгән тел иҗаты нәтиҗәсе.Төрле халыклар, дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә татар теленә теге яки бу телдән алынмалар килеп кергән.
Фәнни хезмәтебез татар әдәбиятында лаеклы урын алган, үзенчәлекле әсәрләр авторы ,язучы Фоат Садриевның “Таң җиле”романындагы рус алынмаларын туплауга багышлана. Безнеңчә,бу- кирәкле эш,чөнки вакытлы матбугат битләрендә аның иҗаты турында мәкалә-чыгышлар азмы-күпме күренгәләсә дә, телен, әсәрләренең сүзлек составын анализларга алынганнар юк дәрәҗәсендә.
Фәнни-тикшеренү эшенең максаты һәм бурычлары.
Максатыбыз: халык рухының матур образлары, тормыш, яшәү төшенчәләренең тулы чагылышы гәүдәләнгән “Таң җиле”романында рус алынмаларын табу,системага салу, рус теленнән һәм аның аша Европа телләреннән кергән сүзләргә функциональ-стилистик характеристика бирү.
Бу максатка ярашлы мин үз алдыма түбәндәге бурычларны алдым:
-Татар теленә рус теленнән һәм аның аша Европа телләреннән кергән сүзләргә караган фәнни әдәбият белән танышу;
-Ф.Садриевның “Таң җиле”романындагы рус теленнән һәм аның аша Европа телләреннән кергән сүзләргә функциональ-стилистик характеристика бирү.
Максатыбыз Фоат Садриевның “Таң җиле”романындагы рус теленнән һәм аның аша Европа телләреннән кергән сүзләргә функциональ-стилистик характеристика бирү булганлыктан, әсәрне бик җентекләп, һәр сүзенә игътибар итеп укып чыгарга кирәк булды.
Фәнни эшнең тикшерү объекты һәм предметы.
Тикшерү объекты – Фоат Садриевның “Таң җиле”романы , ә тикшерү предметы – шул әсәрдә урын алган рус алынмалары.
Фәнни эшне башкарганда кулланылган методлар:эзләнү, анализ, тасвирлама.
Фәнни эш структур яктан кереш өлештән, төп ике бүлектән, йомгак бүлекләреннән тора.
1.1 Татар телендә алынма сүзләр
Алынма сүз - халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси, мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүз.
Һәрбер тел, беренче чиратта үз лексик байлыгы нигезендә яши, үсә. Ләкин һичбер телнең сүзлек составы тик үз сүзләреннән генә тормый. Үз сүзләре белән чикләнгән, башка телләрдән сүзләр алмаган бер генә тел дә юк.
XIX йөз ахыры – ХХ йөз башы матур әдәбият әсәрләрендә алынма сүзләрнең кулланылу сферасы үзгәрә, чөнки әдәби тел искергән, халыкка аңлашылмаган сүзләрдән арына башлый, сәяси һәм фәнни-техник төшенчәләрне белдергән яңа сүзләр керә. Шул рәвешчә, заман, тормыш чынбарлыгының таләбенә нигезләнгән юнәлешнең өстенлек алуы нәтиҗәсендә, яңа сыйфатларга ия булган милли әдәби тел барлыкка килә.
Һәр язучы, үз әсәренең идея эчтәлеге таләп иткәнчә, теге яки бу күләмдә алынмалы сүзләрдән дә файдалана. Аларның билгеле бер өлеше туган телгә кереп үзләшкән лексик катлам буларак хезмәт итсә, икенче бер өлеше стилистик максатлар өчен кулланыла.
Мәгълүм булганча, татар теленең сүзлек составында гарәп-фарсы алынмалары һәм рус теленнән, аның аша башка чит телләрдән кергән сүзләр зур урын алып торалар.
1.2. Татар телендә рус алынмалары.
Төрки татар халкының борынгы бабалары славяннар белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Рус язма ядкаре булган “Игорь полкы турында җыр”да ук инде шактый төрки сүзләрне күрергә мөмкин. Үз чиратында төрки халыклар славяннардан да күп сүзләр алганнар.
Арыш, сука, мүк, буразна, уҗым, эскерт, әвен, мич, сохари кебек сүзләр шактый күптәнге саналалар.Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, рус сүзләренең татар теленә үтеп керүе бик нык активлаша. Бу процесс Октябрь революциясеннән соң тагын да көчәя. Хәзерге вакытта рус ( аның аша Европа, дөнья телләреннән) алынмалары кулланмаган бер генә өлкә яки тармакны да күрсәтү кыен. Сөйләм һәм тел культурасының соңгы 20 – 30 ел эчендә рус алынмалары исәбенә бозылуы татар теленең яшәеше мәсьәләсен дә көн тәртибенә китереп куйды.
Нәтиҗәдә рус теленнән сүзләр кергән, керә һәм керәчәк дип әйтеп була. Татарстан Республикасында татар теле дә, рус теле дә дәүләт телләре дип игълан ителгәч, бу хәл бик тиз үсеш алды. Һәм сүзләр рус телендәгечә ничек әйтелсә, татар телендә дә хәзер шулай әйтелә.
1.3. Татар теленә кергән европа сүзләре. Интернациональ сүзләр.
Татар теленә шактый күп сүзләр рус теле аша башка телләрдән кергән. Алар арасында немец, француз, инглиз, итальян, испан һәм башка телләрдән кергән сүзләрне күрергә мөмкин. Иң беренче чиратта татар телендә борынгы грек һәм латин тамырларына барып тоташа торган сүзләр кулланылышта йөри.
1. Латин чыгышлы сүзләр тормышның төрле өлкәләренә карыйлар:
а) Промышленность һәм техникага бәйле сүзләр: агрегат, аппарат;
б) административ – дәүләт эшләрен, иҗтимагый – сәяси төшенчәләрне белдерәләр: республика, демократия;.
в) фәнни төшенчәләрне белдерә торган сүзләр: академия, объект;
2. Грек теленнән дә рус теле аша күп сүзләр алынган. Алар түбәндәге өлкәләргә карыйлар:
а) фән атамаларын белдерә торган сүзләр: астрономия, ботаника;
б) фәнни–техник төшенчәләрне белдерүче сүзләр: атмосфера, барометр;
3. Чыгышы белән француз теленә карый торган сүзләр дә татар телендә шактый. Алар да рус теле аша килеп кергәннәр:
а) иҗтимагый–политик тормышка, идеологиягә караган сүзләр: авангард.декрет.;
б) әдәбият-сәнгатькә караган сүзләр: антракт, ансамбль, грим һ.б.;
в) сугыш һәм хәрби эшләргә караган сүзләр: атака, батальон;
4. Рус теле аша немец теленнән хәрби өлкәгә, һөнәргә караган сүзләр күбрәк кергән: абзац, банкрот, вексель, шлагбаум, турнир, шпион һ.б.
5. Рус теле аша инглиз теленнән кергән сүзләр спорт, диңгез эшләре, сәүдә, иҗтимагый–сәяси төшенчәләрне белдерәләр: футбол, баскетбол;
6. Рус теле аша итальян теленнән кергән сүзләр сәнгать, музыкага, кулинариягә бәйле: ария, барокко, кантата, карикатура һ.б.
7. Голланд теле сүзләре дә рус теле аша кереп урнашканнар һәм күбрәк диңгездә йөзүгә карыйлар:боцман, верфь, вымпел, гавань, катер, каюта һ.б.
8. Испан сүзләре дә рус теле аша кергән, әмма алар күп түгел: армада, какао, кокос, серенада, томат, коррида, тореадор, матадор һ.б.
Саналып кителгән бу сүзләрнең шактый күбесе дөньяның бик күп халыкларында кулланылалар. Шуңа күрә дә аларны халыкара яки интернациональ сүзләр дип йөртәләр. Гомумән, нинди генә өлкәне алып карасаң да, башка телләрдән кергән сүзләр бик күп,чөнки терминология өчен сүзләр җитми яки аларны берничә телдә куллану кыенлыкларга китерергә мөмкин. Татар телендә интернациональ сүзләр шактый һәм алар әле еллар үтү белән тагын да күбәячәк.
2.1. Ф.Садриевның “Таң җиле”романында рус теленнән һәм аның аша Европа телләреннән кергән сүзләр һәм аларга функциональ-стилистик характеристика
XVIII–XIX гасырларда һәм XX гасыр башында татар әдәбият телендә Көнбатыш Европа телләреннән һәм рус теленнән кергән сүзләр киң кулланылышка керә. Аларның шактый өлеше нормалашып та китә.
Октябрь революциясе татар халкының бөтен язмышын, иң беренче чиратта, рус халкының яшәеше белән бәйләп куйды. Хәзерге вакытта рус алынмалары (интернациональ сүзләр белән бергә) кулланылмаган бер генә өлкә яки тармакны да күрсәтү кыен. Хәтта рус алынмаларының кирәгеннән артык кулланылуын да тоя башладык.
Табигый ки, бу төр алынма сүзләр хәзерге чорда иҗат ителгән матур әдәбият әсәрләрендә дә чагылыш таба.
Һичшиксез, Ф.Садриев әсәрләрендә дә андый сүзләрне еш очратырга мөмкин.Нинди сүзләр соң алар? Бер өлешен санап кына чыгабыз: поезд, билет, шахта, шахтер, завод, диван, стакан, троллейбус, пуля, камфорка, фабрика, марля, джинсы, шестерня, автомеханик һ.б.ш. Күргәнебезчә, бу сүзләрнең берсенең дә татарча адекватлары юк. Шуңа күрә язучының ни өчен рус алынмаларына мөрәҗәгать итүе үзеннән-үзе аңлашыла. Шул ук вакытта язучының рус сүзләренә еш мөрәҗәгать итүе – татар халкы белән рус халкы арасындагы көннән-көн көчәя барган үзара материаль һәм рухи бәйләнешнең, аралашуның тел өлкәсендәге җанлы чагылышы да. Бу сүзләр барысы да хәзерге тел байлыгыбызның актив запасында йөриләр.
Язучы бу сүзләрнең барысын да оригиналь телдәгечә ала, бернинди ясалма тәрҗемә итү, татарчалаштыру омтылышы күрсәтми. Революциядән соң, бигрәк тә 20 нче елларда, рус телендә кыскартылган кушма сүзләр ясау һәм куллану активлашып китә. Үз чиратында, мондый сүзләр дә татар теленә үтеп керәләр. Каралган әсәрдә дә кайбер мисалларны очратырга була. Мәсәлән, колхоз, райком, партком, автомеханик, лейкопластырь һ.б.ш. Ф.Садриевның “Таң җиле”романында кулланылган Көнбатыш-Европа телләреннән һәм рус теленнән кергән алынма лексиканың семантик төркемнәренә тукталып китик:
1. Тормыш-көнкүреш өлкәсенә караган сүзләр. Бу төркем үзе берничә бүленештән тора:
– кием-салым исемнәре. Бу сүзләрнең турыдан-туры сөйләмдә кулланылышын күрсәткән мисаллар: Ул кыска җиңле ак күлмәктән,кара галстуктан,җитәкчеләр кия торган киндер кепкадан иде(10б.); Теге карт, җәһәт кенә Рәмзинең носкиларын салдырып алганнан соң,чалбар сәдәфләрен ычкындыра башлады(26 б.); Кискән өлешен ул күтәрә барды:күлмәккә дә,костюмга да калак сөягенә кадәр кан җәелгән иде (25б.) һ.б.ш..
– ашау-эчү, савыт-саба әйберләре һәм шуңа бәйләнешле сүзләр. Мәсәлән, Әмма Мизхәт гөбәдиягә үрелеп тә карамады,колбасага күчте,аннары сыр кисәргә тотынды.(104 б.); ... аңа да, иптәш малайларына да җиләк кагы,вафли,конфет бирде(20 б.); Фәрит белән Нәсимә аларга ике әфлисун,конфет-печенье суздылар(126 б.) һ.б.ш.;
– йорт һәм җиһазлар белән бәйләнешле сүзләр: Хәлимә шифоньерны ачып ниндидер чүпрәк-чапраклар йолкып алды(14 б.); Хәдичә карашын клеенкадан аңа күчерде(44 б.); Нуриасма аны диванга алып килеп утыртты(85 бит); ...зур гына квартирада ул берүзе булып чыкты(101 б).
– көндәлек аралашуда кулланыла торган тормыш-көнкүреш сүзләре: -Молодец!-диде Рәмзи(6 б.); Заказыңны гына бир..(8 б.); Мәдинә иренең уйнаклаган мускулларына сокланып та, горурланып та карап тора иде (7 б.).
– үлчәү, вакыт берәмлекләрен, ай исемнәрен белдергән сүзләр: Мизхәткә матай белән биш минутлык юл югыйсә( 8 б.); Шулчак аның центнерлы гәүдәсе мәтәлчек ата-ата тәгәрәп китмәсенме(78 б.)..
2.Иҗтимагый-сәяси төшенчәләрне белдерә торган сүзләр: Тагын райком,тагын бюро(52 б.);...партиядән чыгарабыз,җавапка тартабыз дип котын алганнар мескеннең (52 б.); Мин аны порукага алу турында эш йөртәм (41 б); Арендага алмадыгызмени?(229 б.) һ.б.ш.
3. Профессия һәм хезмәт урыны белән бәйләнешле сүзләр: ...янында төзү бригадасы бригадиры Салахов утыра иде(10 б.); Мин бит Хөснуллинга әйттем,икенче шофёр алыйк дидем(22 б.); Колхозның акчасын капчыгы-капчыгы белән кара йөз шабашникларга биреп җибәргән чаклар әле кайчан гына бит(46 б.);Мизхәт чыгып киткәч, ике мәртәбә автомеханик керде(83 бит); Миңа спекулянт дигән мөһерне дә иң башлап ул такты(64 б.).
4. Дәүләт, җәмәгать учрежденияләре һәм төрле корылыш белән бәйләнешле сүзләр: Мөхәммәтҗан абыйның оныгы Наил бүген больницага барган булган (13 б.); Мизхәт армиядән авылга кайтып тормый икән(94 б.).
5. Сәнгать, культура, әдәбият белән бәйләнешле алынмалар: Кибеткә керсәң-әйләнеп чыккысыз,җаның теләсә кино кара,җаның теләсә танцыга бар,театрга,циркка бар(73 б.).
6.Канцелярия, банк, финанс, почта эшләре белән бәйләнешле сүзләр: – Ул, почтага барып, Шәрифҗаннарга, Илсөярләргә телеграмма бирде(195 б.); Телефон аша Фәриттән барысын да ишеткән (223 б.); Өстәвенә ничәмә-ничә төрле налогы, заемы(49 б.).
7. Мәгариф, уку-укыту өлкәсенә караган сүзләр: Нуриасма пионерлар, комсомоллар белән очрашуларга йөрде(51 б.); Әнисе идарәгә ,авыл советына барып, елап, ялварып, Шәрифҗан абыйсын хәрби училищега озаткан(65 б.); Мизхәт көн саен кич аның янына пионер лагерена бара башлады(106 б.); Мәгъфурә Зарипованы күрде(230 б.); Күңелеңә авыр алма, кодагый, педагогиканы белмисең син(273 б.).
8. Хәрби эшкә бәйләнешле сүзләр: Кыскасы-егетләр обоймасындагы иң көчле пуля-Мәгъсүм иде(77 б.); -Солдатның ни булсын инде аның,Нуриасма апа(97 б.); ...чалбар үзе солдат гимнастеркасыннан алып тагылган йолдызлы ике сәдәфтә тора(131 б.);...автоматчылар ротасында сугышуын язган(291 б.)һ.б.
9. Транспорт һәм аның белән бәйләнешле сүзләр: троллейбуста унбиш-егерме минут бардылармы-юкмы, килеп тә җиттеләр(280 б.); Нуриасма, поезд кузгалгач,җиңел сулап куйды(284 б.); Кинәт машина кычкырткан тавышка барысы да сискәнеп киттеләр: кабинада машина руле боргалап утырган маратның “мине күрмисезмени”диюе иде бу(6 б.).
10.Медицина өлкәсенә караган сүзләр: Диагноз куеп, рецепт та язасы, әллә нинди чыгымнар да тотасы юк(248 б.); Илсөяр әнисенең пульсын тикшерде, ниндидер дару бирде(205 б.); Врачлар салкын тигән диделәр, стафилококк диделәр, балага туктаусыз укол кададылар(112 б.).
11.Төрле өлкәгә караган башка сүзләр: Төнге сменада булса кайтып керер иде(107 б.); Ишегалдына озын-озын баганалар утыртылды, такталар кадаклап брезент корылды(285 б.); Бернинди документсыз авылдан чыгып качты мескен бала(220 б.); Болай да монахка әйләндереп бетердең(118 б.); Яңа машинаны сиңа бирергә мораль хакым юк минем(82 б.); Мизхәт ручканы кулына алмыйча утырды(40 б.); Экспертиза Идрисовның айнык булуын раслаган бит(40 б.); Әллә правоңнан колак кагасың киләме, егет?(10 б.); Штраф салыгыз, теләсә нәрсә эшләтегез!(10 б.); Айнык баштан да әллә нинди авариялар килеп чыга(19 б.); Жалоба язарга мөмкиннәр(37 б.).
Нигездә, Ф.Садриевның “Таң җиле”романында кулланылган рус алынмалары хәзерге татар теленең актив запасына кергән сүзләрдән торалар.
Йомгак.
Шулай итеп, әдәби телләрнең лексикасы кинәт кенә барлыкка килмәгән. Аның формалашу процессы бик озын hәм катлаулы юл үткән. Һәрбер телнең сүзлек байлыгын өйрәнү бик әһәмиятле, чөнки һәр сүз – халык тормышының шаһите, ядкәре, дәлиле.
Берсе икенчесен тулылындырып, сүзләр бергәләп халыкның төшенчәләр системасын барлыкка китерәләр. Телнең сүзләр жыелмасы киңрәк hәм төрлерәк булган саен, алар халык тормышын тулырак чагылдыралар.
Фәнни эшебезнең кереш өлешендә без үз алдыбызга максат һәм аңа ирешү юлында бурычлар куйган идек. Хезмәтне тәмамлаганнан соң, бурычлар үтәлде, максатка ирешелде дигән нәтиҗәгә киләбез. Татар телендә рус һәм рус теле аша кергән сүзләр бик күп һәм еллар узу белән алар да татар теленең закончалыкларына буйсынып, үз сүзләре кебек йөри башлыйлар. Ф.Садриев “Таң җиле”романында рус теленнән һәм аның аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләргә бик еш мөрәҗәгать итте һәм нигездә алар хәзерге татар теленең актив запасына кергән сүзләрдән торалар.
Әдәбият:
1. Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке. - Казан, 1968;
2.Ганиев Ф.А. Русско-татарский словарь / Ф.А. Ганиев, Ф.Ф. Гаффарова. - Казан: Татар.кит.нәш., 1996.-212с.
3. Мехиярова Р.Х. XX гасырныц 80-90 нчы елларында татар әдәби теле лексикасы. — Яр Чаллы, 2000.
4. Садриев Ф.Таң җиле.-Казан: 2011;
5.Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. –Казан: Хәтер. 1999.
Никто меня не любит
Как напиться обезьяне?
У меня в портфеле
Как выглядело бы наше небо, если вместо Луны были планеты Солнечной Системы?
Акварельные гвоздики