Р. Миңнуллин шигырьләренең сөйләм формасы,характеры, ритм- рифмасы, шаянлыгы, авазлар уены, балаларча образлы бирелеше, аһәңлелеге укучыларның сөйләм телен баета, балаларны тәрбияли һәм татар теленә мәхәббәт уята. Аның шигырьләре күңелдә кызыклы образлар, тылсымлы картиналар тудыра.
Вложение | Размер |
---|---|
tezis_nizamov_.docx | 15.6 КБ |
“Роберт Миңнуллин - аһәңле шигырьләр язучы остаз ул”
Казан шәһәре Совет районы175 нче гомуми белем бирү мәктәбенең
8 нче сыйныф укучысы Низамов Инсаф Рөстәм улы
Фәнни җитәкчесе: Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы
Р. Миңнуллин шигырьләренең сөйләм формасы,характеры, ритм- рифмасы, шаянлыгы, авазлар уены, балаларча образлы бирелеше, аһәңлелеге укучыларның сөйләм телен баета, балаларны тәрбияли һәм татар теленә мәхәббәт уята. Аның шигырьләре күңелдә кызыклы образлар, тылсымлы картиналар тудыра.
Бу хезмәтемдә Роберт Миңнуллинның тормышы, иҗаты белән танышу, балалар һәм олылыр өчен язылган шигырьләрен уку, ирекле тәрҗемәләрне уку, аһәңле яңгырашны тоемлап, төп темаларны, проблемаларны билгеләп авторның әйтәсе килгән фикерләрен ачыклауны максат итеп куйдым.
Эзләнү объекты: интернет ресурслары, “Балалар әдәбияты хрестоматиясе”, Роберт Миңнуллинның “Сайланма әсәрләр” җыентыгы,”Балачак әдипләр китабы, ”Татар балалар әдәбияты” китаплары;
Минем бурычларым: автор турында мәгълүмат туплау, шигырьләрен укып, күтәрелгәнгән тема- проблемаларны анализлау.
Хезмәтемнең актуальлеге: Роберт Миңнуллин шәхесенең кайсы гына эшчәнлегенә тукталмыйк, аның иҗаттыннан туган якка, туган җиргә, табигатькә, әниләргә, туган халкына, теленә хөрмәте аерым ачык күренеп тора, бездә соклану тудыра.
Эзләнү эшенең темасын сайлауга әдипнең биографиясе, иҗаты, эшчәнлеге, шигырьләрендәге проблемалар, авторның әйтәсе килгән фикере миндә зур кызыксыну уятты.
Роберт Миңнуллин телебез, милләтебезне яклау максатыннан да җан атып йөрүче шагыйрь. Аның шигырләрендә без Г.Тукай, Дәрдемәнд, Акмулладан килгән традиция буенча, туры бәреп әйтүне күрәбез.
Роберт аганың ирекле тәрҗемәләренә дә игътибар итмәү мөмкин түгел. Русчадан, төрекмәнчәдән, латышчадан, молдованчадан,чувашчадан, грузинчадан, әрмәнчәдән, литвачадан, удмурдчадан, казахчадан һәм башка телләрдәге танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен үз телебезгә яңгырашлы, тел сурәтләү чараларын кулланып шигырь эчтәлеген яктырткан шигырьләр язган.
Шигырьләрендәге көчле рухлылык, аһәңле яңгыраш олылар һәм балалар поэзиясен югары биеклеккә күтәрүче дулкын бүгенге көндә дә, киләчәк буыннарга барып ирешәчәгенә мин ышанам. Аның шигырьләре, җырлары безгә тәрбия дәресләре дә, горурлану хисе дә, киңәшләр дә, таяныч та, ярдәм дә, күңелсез вакытта елмаю чаткылары да бүләк тә.
Роберт ага Миңнуллин кебек милләтебез өчен җан атып йөрүче олы шәхесләр булганда, телебез дә, милләтебез дә, мәдәниятебез дә киләчәк буыннарга барып ирешүенә ышанам.
Золотой циркуль
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Круговорот воды в пакете
Воздух - музыкант