Клара Булатованың иҗаты. Мәкалә.
Вложение | Размер |
---|---|
galiaskarova_g.v._9_syynyf_ukuchysy.docx | 13.84 КБ |
Клара апаның иҗатына бер караш
Галиаскарова Г.В., Әлмәт шәһәренең 2 нче лицее, XI сыйныф
Җитәкче – Гайсина М.Н.
Без барыбыз да Клара Булатованың шигъриятен бик яратып укыйбыз. Ул безне уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә. Шуның өчен дә күңелебездә рухи төшенкелек вакытында Клара Булатованың шигырьләр җыентыгын кулыбызга алабыз.
Аның шигырьләре хис-кичерешләргә бай, алардан моң агыла. Шуның өчен дә күп кенә шигырьләренә көй язылган, алар матур-матур җырлар булып яңгырыйлар.
Клара апа Булатова нинди генә темага алынса да, аны ныклы өйрәнеп, гади генә хәл-вакыйгаларга олы мәгънә салырга ярата.
Энҗе сипкән, чык төшкән,
Дога иңгән һәр төштән
Чишмә типкән җирем син;
Кер чайкаган инештән
Челтер-челтер көмештәй
Көйләр откан җирем син.
Клара Булатова шигырьләрендә күзгә бәрелеп торган иң беренче матур сыйфат – аларда күңел кичерешләренең табигать мизгелләренә тыгыз бәйләнеп бирелүе. Ул шушы җир кызы, шигырьләренә дә шушы яктан, шушы туфрактан килеп керә. Китап исемнәренә генә күз салыйк “Җәйләр җитсә”, “Язлар алда”, “Гел кояшка карап”, “Печән өсте”. Күргәнебезчә, шагыйрә өчен шушы як кадерле, чөнки “мәтрүшкәләр монда хуш ислерәк, ромашкалар монда эрерәк”.
Шушы яктан, шушы туфрактан без,
Китә калсак үзгә бер якка,
Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,
Өянкеләр елап озата, - кебек юлларында шагыйрә туган якның матурлыгын җырлый, аның белән горурлана. Әйе, чынлап та, Клара Булатова – тормышны чын дәрәҗәсендә аңлап, туган ягына, табигатенә мәхәббәтен эчке кичерешләре, уй-фикерләре аша чагылдыручы лирик шагыйрь.
Клара Булатованың иҗаты тормышчан, халыкчан. Шагыйрәбез иҗатының халыкчан булуына халык авыз иҗатының, бигрәк тә керәшен фольклорының зур йогынтысы бардыр. Бу аның бик күп шигырьләрендә аермачык ярылып ята.
Керәшеннәрнең бик еш уздырыла торган дини-йола бәйрәмнәре К.Булатова иҗатына эш-хезмәткә, табигатькә бәйле якты бер могҗиза булып кереп урнаша.
Ташу җитә, җир-су кибеп бетә,
Җәй башының тулы ямьнәре.
Җәй башлары белән Торыйсын җитә –
Яшеллек һәм яфрак бәйрәме.
Клара апаның безнең белән булуы, яшәве һәм иҗаты өчен рәхмәт әйтәсе килә.
Как нарисовать небо акварелью
Браво, Феликс!
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Три загадки Солнца
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды