Эзләнү эшенең авторы - 9 класс укучысы Ибраһимова Регина Ильфак кызы. Бүгенге көндә бик актуаль проблемага игътибар итеп, укучы узган гасыр азагында Актаныш районының су басу зонасына керү сәбәпле күчерелгән авыллары турында күп кенә материал туплаган.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 23.26 КБ |
Авылларның аянычлы язмышы
Фәйрушина Г.Г.
ТР Актаныш районы Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Ниләр генә күрмәгән дә, нинди генә хәсрәт-борчулар кичермәгән минем газиз халкым... Шул хакта уйлана башласаң, беренче булып сугышлар күз алдына килә, әлбәттә. Ләкин, тыныч вакытта да, дөньяның иминлегенә, аяз күк йөзебезгә сөенеп кенә яшисе урынга, кара кайгы кичергән авыллар да булган шул минем туган төбәгемдә. Аларны югалган, юкка чыккан авыллар дип тә, күчерелгән авыллар дип тә йөртәләр.
Авыл бетсә – ил бетә, ди татар халык мәкале. Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты мөдире, сәясәт фәннәре докторы Рафаэль Хәкимов үзенең бер интервьюсында: “Россиядә соңгы 20 ел эчендә 20 мең авыл юкка чыккан. Уртача алганда, көн саен 3 салага ясин чыгылган дигән сүз бу. БМО фаразларына карасаң, 2020 елга әле яшәгән авылларның өчтән ике өлеше дә юкка чыгарга мөмкин”, - дигән иде. Әйе, бу теманың бүгенге көндә ни дәрәҗәдә актуаль булуы һәркемгә мәгълүм.
Соңгы вакытта югалган авыллар, аларның тарихы белән кызыксыну көчәя бара. Кызыксынучылар арасында яшьләрнең күп булуы куанычлы. Димәк, тарихыбызга, милләтебез язмышына игътибар арта. Интернет челтәрендә бу теманы яктыртучы сайтлар, төркемнәр дә барлыкка килде. Мәсәлән, безнең Актаныш районында "Татарстан Республикасының югалган авыллары" проекты (“Исчезнувшие села и деревни Республики Татарстан”) үз эшен башлады. Проект җитәкчесе – Илназ Шарипов. Проектның үз сайты (http://avyllarrt.tatar) һәм “В контакте” социаль челтәрендә үз төркеме бар.
Дөньяда төрле афәтләр, табигый бәла-казалар аркасында юкка чыккан авыллар, шәһәрләр аз түгел. Төрле давыллар, көчле яңгырлар аркасында килеп чыккан су басулар, янгыннар һәм башка шундый сәбәпләрне атарга була. Ләкин безнең төбәктәге авылларның юкка чыгуына табигатьнең бер гаебе дә юк. 1965 нче елда Камада гидроэлекторстанция белән бергә Түбән Кама плотинасы да төзелә башлый. Шул сәбәпле Актаныш районының зур-зур авылларын су басу куркынычы туа. СССР хөкүмәте карары нигезендә су басу зонасына кергән 22 авыл күчерелә. Безнең тирәдәге Татар Ямалы, Татар Суыксуы авыларына да бик күп гаиләләр күченгән.
Камада гидроэлектростанция белән бергә Түбән Кама плотинасы төзеләчәге турында җирлегебез кешеләре беренче тапкыр 1965 елның язында “Социалистик Татарстан” газетасыннан укып беләләр. Бу турыда радио да сөйли башлый. Электр станциясе бик күп энергия бирәчәк диләр.
Алтмыш алты, алтмыш җиденче елларда инде яңа ГЭСның гаять зур сусаклагычы Камадагы Воткин ГЭСына һәм Бирск шәһәренә кадәр һәм Агыйделгә таба әллә кайларга барып җитәчәк, кеше кулы белән эшләнгән диңгез меңләгән гектар сөрү җирләрен, Кама һәм Агыйдел буендагы атаклы болыннарны басачак дигән хәбәрләр килә. Актаныш районындагы зур-зур авыллар: Өшәр, Чиялек, Урыс һәм Татар Әҗбие, Агыйдел белән Кама кушылган урындагы үзенең егәрлекле затоны һәм зур бистәсе булган Дербешка пристане һәм тарихи Көләгеш ярындагы кечкенә Урдалы авылы да күчәргә тиеш була. Бу авыллар кешеләренә бәхетсезлек күктән төшкән кебек була. Әйтерсең лә бер зур самолет-бомбардировщик алар өстенә үлем чәчеп китте. Ә эш болай була: Чаллыда КамАЗның беренче чиратын файдалануга тапшыргач һәм Яңа шәһәрнең байтак өлешен төзегәч, СССР хөкүмәте Түбән Кама ГЭСы төзелешен тизләтергә карар бирә. Әзерлек эшләре өчен, шул исәптән су астында калачак авылларны күчерү өчен дә бик күп акча җибәрелә. Колхозчыларның “бәлки су басмас әле, шушы изге җиребездә яши бирербез”дигән хыяллары минуты белән юкка чыга. Шулай башланып китә дистәләрчә язмышларның чит җирләргә сибелүе...
Күз алдына китерүе дә авыр: ничәмә ничә гаилә бергә-бергә матур итеп яшәү өмете белән җан җылыларын кушып төзегән йортларын, каралты-кураларын үз куллары белән сүтеп – җимереп, туган нигезләреннән мәңгелеккә аерылып китәргә мәҗбүр булалар. Бу карарны чыгарган чиновникларга, җитәкчеләргә аларның нәфрәте шулкадәр тирән була, аларның күбесе хәтта Татарстан территориясендә калырга да каршы була. Күпчелек гаиләләр күрше Удмуртия республикасының Сарапул шәһәренә күченә. Шушы язмышка дучар булган авылларның берсе – Өшәр авылы. Җиде утрауга урнашканлыктан аны Семиостров дип йөрткәннәр. Өшәр авылы турында беренче истәлекләр 17 гасырдан ук килә. Ләкин заманында 4 зур урамы булган, балык заводы, кирпеч, май заводлары белән дан тоткан Өшәр авылыннан ташландык урыннар гына торып калган.
Әйе, Өшәр авылы юк инде. Анда бүгенге көнгә кадәр бер генә йорт сакланып калган. Ул Габдулла абый йорты. Күченү өчен хөкүмәт тарафыннан бирелгән акчалардан баш тартып, ул үз нигезендә яшәп калган. Бу турыда Ягъсүф абый Шәфиковның “Хуш, Агыйдел!” китабында тетрәндергеч юллар бар: “Юк! Акчаны барысы да алмаганнар икән. Акча алудан бердәнбер йорт хуҗасы - кырык яшьләрендәге Габдулла Гыйбадулла улы Хәйбуллин баш тарткан икән. Ул авылдашларына да, район чиновникларына да кистереп әйткән: ”Үз Ватаным белән сату итмим. Бернинди акча алмаячакмын. Соңгы көнгә кадәр әти йортында калам. Пусть су бастырсыннар. Үземнең өй белән су астына китәм. ” Күршеләре, туганнары ничек кенә үгетләп карамасыннар, ул үз сүзендә торды – акча алмады. Туганнары үгетләгән саен ул усаллана гына төште, кулларын күтәреп акырды: “Сатлык җаннар. Илегезне саттыгыз...”
Ярар, йортларын да сүтеп төйиләр, малларын да алып китәләр, ә ата-бабалары, туганнары, авылдашлары күмелгән зиратны су астында калдырыргамы? Авыл халкы аптырашта калса да, югарыдагылар бу турда да алдан ук кайгыртып куйган була. Бу турда Ягъсүф абый болай яза: “Өч көннән соң экскаватор Өшәргә әйләнеп кайтты һәм зират кырыенда туктады. Авыл халкы җир казучы техникага эшләргә ирек бирмәде. Күбесе якыннарының каберләрен көрәкләр белән казырга керештеләр. Бик газаплы эш иде бу. Күптән түгел күмелгәннәрне елый-елый кабердән чыгаралар да тактадан махсус әзерләнгән әрҗәләргә, тартмаларга салалар. Унбиш-егерме ел элек җирләнгәннәрне, дөресрәге, аларның сөякләрен капчыкларга тутыралар. Зиратта берничә көн дәвамында ыңгырашкан-елашкан тавышлар гына ишетелеп торды. Туганнарның мәетләрен яңа урынга илтеп, яңа кабергә күмделәр. Гыйбадәт кылдырыр өчен үзлегеннән өйрәнгән муллага чират тордылар.
Зират бушап калды. Анда күңелне борчый торган тынлык урнашты. Зур бу мәйдан әле яңа гына сугыш үткәнне хәтерләтә иде: андагы күренеш нәкъ бомба төшеп шартлаганнан соң хасил булган чокырлар, окоплар кебек иде.”
Күчерелгән авылларның зиратлары Татар Ямалы, Татар Суыксуы, Бүләк авыллары зиратларына күчереп күмелгән.
Әйе, бу тетрәндергеч хәлләр турында якташларым бик сөйләргә яратмый... Сораштыра башласаң, алар күзендәге сагыш, сагыну чаткыларын күреп, ник сораганыңа үкенәсең...
Эзләнү эшләре алып барганда мин шуны ачыкладым: күченгән авылларның кешеләре үзләрен кимсетелгән, ниндидер иң кирәкле, иң кадерле хисләрдән мәхрүм ителгән итеп тоялар. Ул кадерле хис – туган авыл, туган нигезне сакларга, аны һәрчак матурларга омтылу хисе. Һәрбер кеше үзенең туган ягы, туган авылы белән горурлану хисләре кичереп яши. Кем генә булмасын, кая гына китсә дә, туган авылын, туган өен, яланаяк чабып йөргән яшел чирәмле урамнарын, саф сулы чишмәләрен сагынып кайта. Өстәвенә аны көтеп, каршылап торучылар да бар бит әле! Сагынып кына да түгел, ашкынып кайта ул. Нәкъ менә шул сагыну-ашкынулы хисләрдән мәхрүм дә инде алар. Әйе, алар да ашкыналар, сагыналар, ләкин йөрәк әрнүләре, күз яшьләре аша гына шул. Иң үзәкне өзгәне менә нәрсә: аларны биредә беркем дә көтеп тормый. Фаҗига түгелмени? Өшәрдәге бердәнбер йортның хуҗасы Габдулла абыйның язмышы әллә бәхетле узганмы? Өшәрлеләрнең “В контакте” социаль челтәрендә үз төркемнәре бар. Аларның бер-берсе белән ничек аралашуларын, туган якларын сагынып язган шигырь юлларын, элекке фотографияләрен куеп бер-берсен эзләүләрен дулкынланмый гына уку мөмкин түгел. Узган җәйдә аларның авыл урынында очрашулары булды. Очрашуга төрле районнардан, хәтта чит төбәкләрдән дә кайтканнар иде. Мәйданда Өшәр авылына багышлап иҗат ителгән “Җиде утрау” дигән җыр яңгырап торды. Тик әйтүе кыен: кунакларның күңелендә очрашу шатлыгы идеме, әллә ачы сагышмы? Очрашу турында видеоматериалны Өшәр-Семиостров төркеме битеннән карарга була. (http://vk.com/avyllarrt)
Шулай итеп, безнең тирәдәге күп кенә гүзәл авыллар юкка чыгарыла. 70нче еллар ахырында урманнар киметелә, зиратлар күчерелә. Якташларымның (22 авыл!) бик аянычлы язмышка дучар булулары мине тетрәндерде. Әлеге эзләнү эше барышында мин шундый нәтиҗәгә килдем: бу эшне башкаручыларны кешеләр язмышы бер дә борчымаган. Югыйсә, бу зур эшләрне башкарганда башкачарак юллар, халык өчен куркынычсызрак, хәвефсезрәк вариантлар тапкан булырлар иде.
Алга таба мин шушы авыллардан чыккан күренекле кешеләр белән аралашырга, эзләнүләремне дәвам итәргә уйлыйм.
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Как нарисовать лимон акварелью
Проказы старухи-зимы
Твёрдое - мягкое
Четыре художника. Осень