Укучы бабасының һөнәре белән таныштыра. Бу һөнәр иясенең булганлыгы, осталыгы белән горурлана. Ул бабасын үзенә өлге итеп куя.
Вложение | Размер |
---|---|
dusym_mktbe_ukuchy_izhaty_word_5.docx | 16.06 КБ |
Минем Минзыя бабаем .
Һәркем иртән каядыр ашыга: кечкенә балалар бакчага, зурраклары мәк-тәпкә, ә инде апалар-абыйлар эшкә. Эшсез бу дөньяда яшәп булмый. Һәр кеше үзенә яраклы күңеленә хуш килгән эштә эшләргә тиеш.
Мин сезгә бер кеше турында сөйләргә телим. Ул-эшчән, сабыр һәм яр-
дәмчел кеше. Кечкенәдән үк ул бик күп эшләгән һәм бик тырыш булган. Аның төп эше - төзү. Ул елларда төзү белән бик аз кеше шөгыльләнгән. Бу вакытта ул Җигелде авылында яшәгән. Үзе яшәгән йортны да, шулай ук авылдашларының йортларын да ул салган. Үз эшенең остасы булганга аңа колхозның атказанган хезмәткәре исемен биргәннәр. Яшь вакытта ул Мәскәүгә кадәр барган.
Ул кеше - минем Минзыя бабаем . 1942 нче елның 1 апрелендә гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Аның әтисе тагын бер улы туганын бел-мичә дә сугышта үлеп калган, шуңа күрә аңа әнисенә булышыр өчен кеч-кенәдән эшләргә туры килгән. 16яшьтән ул колхозда балта остасы булып эшли башлый. Тора –бара ул шулкадәр остара, хәтта аның белән киңәшләш-мичә бер эш тә башламыйлар. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле. Бабамның : “Кирәк булса агачтан костюм да эшләп бирә алам”, - дигәнен хәтерлим. Ул лаеклы ялга чыккач та эшен ташламады. Мин шундый бабаем булуы белән горурланам. Аңа озын гомер, нык сәламәтлек телим.
Дусым мәктәбе 2 сыйныф укучысы
Мухаметшин Зөлфәт
Философские стихи Кристины Россетти
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Свадьба в Малиновке
Твёрдое - мягкое
Большое - маленькое