Түбән Кама шәһәрендә язучылар, шагыйрьләр күп. Алар турында без нәрсә беләбез? Әгәр аларның иҗатларына күз салмасак, алар белән очрашулар үткәрмәсәк, иҗатларын өйрәнмәсәк, мәктәпләрдә алар турында сөйләмәсәк, безне үз туган ягын яратучылар дип әйтеп булмас.
Вложение | Размер |
---|---|
nauchnaya_rabota_1.doc | 115 КБ |
III республиканская конференция
исследовательских краеведческих работ учащихся
«Жить, помня о корнях своих...»
Секция: земляки
Исследовательская работа
«Шагыйрьләрне саклый алмасак та,
Шигырьләре үксез булмасын…»
(Жизнь и творчество Мизхата Хабибуллина)
Юсупова Алина
10Б класс, школа №33, г.Нижнекамск
Научный руководитель: Ч.М.Заляева
учитель татарского языка и литературы
высшей квалификационной категории
Нижнекамск, 2013
Эчтәлек
1. Кереш. «Шагыйрьләрне саклый алмасак та,
Шигырьләре үксез булмасын…»---------------------------------------------3
2. Мизхәт Хәбибуллинның тормыш юлы-------------------------------------------------5
3. Мизхәт Хәбибуллинның иҗат юлы
3.1. Балалар өчен язылган шигырьләре---------------------------------------------------8
3.2. Зурлар өчен язылган шигырьләре---------------------------------------------------11
3.3. Әти-әнисенә багышлап язылган шигырьләре-------------------------------------14
3.4. Юмор, сатира өлкәсендәге хезмәтләре---------------------------------------------15
4. Йомгаклау. Шагыйрьләр тумыйлар алар, яшиләр күктән иңеп…
Шагыйрьне җиңеп булса да, шигырьне булмый җиңеп…------------------17
«Шагыйрьләрне саклый алмасак та,
Шигырьләре үксез булмасын…»
Түбән Кама шәһәре чишмәләргә бай. Аларның ныклы, куәтле агымына колак салмый мөмкин түгелдер.
Әмма шәһәребез башка чишмәләргә дә бик бай. Алар – күңел чишмәләре. Алар җир өстендә, алар безнең арабызда. Түбән Кама шәһәрендә язучылар, шагыйрьләр күп. Алар турында без нәрсә беләбез? Әгәр аларның иҗатларына күз салмасак, алар белән очрашулар үткәрмәсәк, иҗатларын өйрәнмәсәк, мәктәпләрдә алар турында сөйләмәсәк, безне үз туган ягын яратучылар дип әйтеп булмас.
Бүген сөйлисе килгән сүзебез Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат иткән, «Кама таңнары» әдәби иҗат берләшмәсенең оешу чорыннан алып 1995 нче елга кадәр бик актив иҗат иткән әгъзасы шагыйрь Мизхәт Хәбибуллин турында. Бер шагыйребезнең: «Шагыйрьләрне саклый алмасак та, шигырьләре үксез булмасын», -дигән сүзе колак төбендә. Әйе, кызганычка каршы, тормышта без бер-беребезне яклый да, саклый да алмыйбыз. Ләкин аларның бу фани дөньядагы хезмәтләрен хөрмәтләсәк, аларның якты исемнәре күңелләрдә озаграк сакланыр. Әлеге эшебез дә шушы максаттан чыгып язылды.
Дөньяда азмы-күпме шагыйрь булмаган кеше юктыр. Әгәр дә без дөнья мәшәкатьләрен онытып, моңлы җыр тыңлыйбыз икән, тирән уйларга чумабыз икән, сагынабыз, янабыз, көябез икән, димәк, безнең күңелләребездә дә, күпмедер дәрәҗәдә талант бар. Әйе, кайгыра да, шатлана да белә шагыйрь күңеле. Шулай да ул гади күңел түгелдер. Ул без күрмәгәнне күрә, без искә алмаганны искә ала, күрер күзгә гади генә күренешләрдән илаһи матурлык таба белә. Андый күңел кеше саен бирелмидер, мөгаен.
Талантлы каләм иясе, арабыздан вакытсыз киткән якташыбыз Мизхәт Хәбибуллинга быел 73 яшь булыр иде. Әйе, кызганычка каршы, иде дияргә туры килә. Ни хәл итмәк кирәк? Язмыштан узмыш юктыр, мөгаен. Аның гомере иң дәртләнеп, иң илһамланып, иң матур шигырьләрен язган чорда өзелде. Ул шигърият сөючеләр күңеленә үзенең лирик-фәлсәфи, гүзәллек, мәхәббәт турында язылган искиткеч матур шигырьләре белән мәңгелеккә кереп калды.
Мизхәт Хәбибуллинның тормыш юлы
Сайрый да сайрый тургай. Бер туктамый кырлар өстендә тирбәлә. Канатлары ничек талмый аның, ничек сулышы капмый. Аның кырдагы һәр башакка, һәр камылга аерым җыры бар кебек.
Әдәби берләшмә әгъзасы, шагыйрь Мизхәт Хәбибуллин турында уйласак, нигәдер шул кырлар җырчысы тургай күз алдына килә. Әйе, ниндидер охшашлык күренә монда, ниндидер уртаклык… Мизхәт абый, чыннан да, табигать җырчысы, басу-кырлар, үзән-таулар, урман-күлләр җырчысы… Тик ул аларны җәйге челләдә яисә печән өсләрендә генә җырламый, яңгырлы көзләрдә дә, кар-буранлы кышларда да, гөрләвекле язларда да бердәй ялкын, кайнар хис белән җырлый. Елның һәр фасылына аның үз җыры, үз моңы, үз стихиясе бар.
Һәркем бу җиргә изге олы бер вазифа үтәргә килә, һәм ул аяк баскан Җир Ана да, аны дөньяга китереп бишек җыры җырлаган үз анасы да, һәм аны үстереп Кеше иткән гаилә дә шушы олы бурычны үтәгәндә әйтеп бетергесез мәгънәгә ия.
Ул һәркем өчен дә шулай. Ә менә язучы өчен аеруча. Туган җир, туган авыл. Кендек каны тамган изге җир. Мизхәт Хәбибуллин өчен шушы изге җир- Татарстанның Мөслим районы Бүләк авылы. Мизхәт Гыйндулла улы Гыйндуллин (Хәбибуллин – аның псевдонимы) 1940 нчы елның 11 нче июлендә туа. Аның балачагы шушы авылда үтсә, мәктәп еллары күрше Урәзмәт авылында үтә.
Кечкенә вакыттан ук табигатьнең гүзәл мизгелләре аның күңеленә сеңеп кала. Балачак – балачак инде ул, аның да кечкенә вакытта барысы да баштан үткән: кышын пәлтә итәкләре бозланып катканчы тауда шуулар да, җәйләрен тирән, киң елга булмаганлыктан, болгатып бетергәнче каз-үрдәк белән бергә бер инештә коенулар да, һәм башкалар, һәм башкалар. Туган авылы - Бүләккә багышлап язылган шигырьләре бик күп Мизхәт абыйның. Шулардан берсе-«Авылым – Бүләгем»:
Авылым-Бүләгем Атларның чапканын
Калатау буенда. Уйнатып ялларын.
Кайда да син минем Таңнарның атканын
Иң якты уемда. Иркәләп талларын,
Сагынып йөдәдем Кояштай гел нурлы
Кайтарды йөрәгем. Мәктәбем залларын
Я, саумы-исәнме, Кайда да исемнән
Кадерле төбәгем Чыгара алмадым.
Кечкенәдән үк табигатьнең һәр мизгелен могҗизадай кабул иткәнгәме, тирә-юньгә әкияти дөнья аша гел үзгәчә карагангамы, аның күңелендәге туган якка мәхәббәт хисләре шигъри юллар булып түгеләләр.
Әйтерсең лә сары диңгез
Көнбагыш басулары.
Сары дулкында уйната
Җилләрнең ярсулары.
Монысы инде минем өчен
Иң кадерле хозурлык.
«Авылым» дип авыз ачсам,
Туа эчтә горурлык.
Урта мәктәпне бетергәннән соң, Бөгелмә шәһәрендә бухгалтерлыкка укый. Колхозда хисапчы, комсомол оешмасы секретаре була. 1966 нчы елда Түбән Кама удар төзелешенә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы, шәһәр төзелешендә электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли.
Туган якның саф һавалы яшел тугайларыннан илһам алып, иртәнге чыгы да кибеп бетмәгән хәтфә үләннәренә аяк басып, чишмә суларын, тирән, балыгы да бай инеш суларын чәчрәтеп коенып, туган җирнең барлык матурлыгын, гүзәллеген тоеп, күреп үскәнгәме, Мизхәт Хәбибуллин, гомеренең күп өлешен туган авылыннан читтә - Түбән Кама шәһәрендә үткәрсә дә, авылы - Бүләген исеннән чыгармый:
Ярты гомерем, баксаң, сизелми дә
Читтә үтте, читтә яшәлде.
Бер тын алып борчу-мәшәкатьтән,
Уйландым да күзем яшьләнде.
Ни җитмәгән туган туфрагымда,
Ни аерган туган нигездән?
Әй, күңелне алгысыткан хисләр,
Җавап көтәм бүген мин сездән.
Әллә сез дә акыл утырткансыз:
«Кайт, кайт»-дисез, гүя пышылдап,
Талпына да шулчак, ярасыннан
Йөрәк кенә куя сулкылдап.
Аның шигырьләре, язмалары, очерклары, юморескалары, публицистик мәкаләләре Түбән Камада чыгып килүче «Ленин нурлары», «Туган як», «Хезмәттәш авазы», «Социалистик Татарстан», «Шәһри Казан», «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталары, «Казан утлары», «Азат хатын», «Ялкын», «Идел», «Аргамак» журналларында дөнья күрделәр.
1992 нче елның декабреннән Мизхәт Хәбибуллин - Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
Мизхәт абый-күпкырлы шәхес. Ул бер урында гына, булганына канәгать булып утыра белми, эзләнә, иҗатка тәүге адымнарын ясаучы яшьләргә киңәшләр бирә, шигырь язу осталыгына өйрәтә, бик күп эшли. Моның белән генә чикләнеп калмыйча, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Түбән Кама шәһәре сайлау округы буенча депутат та була. Сайлаучыларының ышанычларын аклау өчен көченнән килгәнен барын да эшли. Үз туган татар теленең киләчәге өчен борчылуы аның сайлау алды программаларында да күренә. Шушы елларда бу темага карата язылган шигырьләре аеруча күп була. «Туган телгә» дигән шигырендә татар теленә мәхәббәте ярылып ята:
Тау актарам, ташлар кисәм, Ил-йортыма кояш белән
Җитә җегәр-көчем. Синең нурың төшсен.
Кара җиргә тамган тирем- Балаларым синдәй горур,
Син яшәсен өчен. Батыр булып үссен.
Шуны беләм: җирдә синең Ашкындырып тор син мәңге
Юк беркемгә үчең. Тынмас дәрья булып.
Ак калалар төзим җирдә, Моңнарыңнан күңелләрем
Син яшәсен өчен. Торсын һәрчак тулып.
И, Туган тел… Серләремнең
Әйтим тагын берсен:
Яшим күк кайчак җирдә мин
Син яшәсен өчен.
Мизхәт Хәбибуллинның иҗаты
Күңеленә кайгы-сагышлары, шатлык-юанычлары мөлдерәмә тулгач, инде аны хыялында гына тотарлык хәле калмагач, кеше кулына каләм ала һәм бөтен уй-тойгыларын, хыял-хисләрен җырга, шигырьгә салмакчы була. Моны эшләү җиңел түгел, монда тырышлык янына тумыштан, табигать-әнкәбездән бирелгән талант дигән нәрсәнең булуы да кирәк. Шуңа күрә дә шигырьләр, җырлар төрле кешедән төрлечә туа, аларны, кем әйтмешли, барын да бер рәткә тезеп булмый.
Мизхәт Хәбибуллинның иҗатын берничә юнәлешкә бүлеп карап китик.
Балалар өчен язылган шигырьләре
Бүгенге көннең иң авырткан җире-киләчәк өчен тәрбияле, мәрхәмәтле балалар үстерү. Мизхәт абыйның үзенең дә өч баласы-ике улы, бер кызы, оныклары бар. Кызы – Чулпан Мизхәт кызы – безнең 33 нче мәктәптә милли эшләр буенча директор урынбасары. Оныклары да безнең мәктәптә белем алалар. Изгелек орлыкларын бала күңеленә кече яшьтән үк чәчү хәерле икәнлеген Мизхәт абый бик яхшы белә. Билгеле инде, тиешле уңыш алу өчен башта нәни кешенең якын дусты, сердәше, уендашы буларак күңелен яулау кирәк. «Юмарт малай» шигыре:
Нил балыклар эләктергән.
Җепкә тезеп киптергән.
Шундый оста киптергән-
Шаккатарлык иттергән.
Алып чыкты урамга да
Берсенең кыйпылчыгын,
«Авыз итеп карагыз»,-дип
Бирде берәр кылчыгын.
Аның балалар өчен язылган шигырьләрен укыганда хыялың белән ялан тәпи йөргән болынга кайтасың, хәтфә үлән арасында тәгәрәп йөргән каз бәбкәләре белән серләшәсең, балачак көймәсенә утырып, хыял диңгезендә йөзәсең. «Елак малай» шигырен укыганда ирексездән елмаясың:
Юк малайлар арасында
Илшаттан да елагы.
Уенчыгын җил очыргач,
Утырды да елады.
«Җил - без түгел,-ди малайлар,
-Елаганың күрмәс бит.
Бар куып тот уенчыгың,
Җил китереп бирмәс бит».
Мизхәт абыйның иҗатында балаларның садә, самими җаныннан үзе дә сизмәстән агып чыккан кызык сүзләр, вакыйгалар, һәр нәрсәне үзеңчә күрү, төп-төгәл исеме белән атау кебек сокландыргыч мизгелләр бик тормышчан, бик гадел җырлап торган шигъри юлларга салынган. Аларны тыңлаганда һәркайсы төсле дә, хәрәкәтле дә картина булып күз алдына килә. «Ни булган» шигыре:
Мәктәптән кайткач, көн дә
Ачуга ук ишекне,
Яңгыратып әйтә Айрат:
-Әни, бүген дә «бишле».
Бөтенесе куаныша
Айратның шул сүзенә.
Шатлык нурлары йөгерә
Әнисенең йөзенә.
Ни булган бүген Айратка,
Яңгырамады сүзе?
Бит очлары уттай яна,
Яшьләнгән ике күзе.
Өч яшьлек энесе килеп
Сорый шунда Айраттан:
-Абый, абый, кире чык та
Кычкырып кер кабаттан.
Ә менә «Өйрәнү» шигыре мәктәп яшендәге балалар өчен язылган. Шигырь аша бик уңышлы итеп татар теле грамматикасын бала белән ата сөйләшүе рәвешендә биргән:
-Боргаланма-сыргаланма.
Әйткәнне тыңлап бетер,-
Диде әтисе Рәшиткә,-
Куя белмисең өтер.
Матур-матур җөмләләрне
Нигә бозып куярга?
Кирәк сине өйрәтергә-
Кайда өтер куярга.
Яр буендагы чишмәдән
Ике чиләк су китер,
өтер,
Әнә теге тиресләрне
Бакчага чәчеп бетер,
өтер,
Себеркене саплап куй да
Ишек алдын ялт иттер,
өтер,
Шул эшләрне эшләп бетер
Бүген мин өйдә юкта, нокта.
Зурлар өчен язылган шигырьләре
Мизхәт абыйның зурлар өчен язган шигырьләрендә әйтәсе фикере кирәк масштабта һәм көчлерәк яңгырый. Халкыбызның үткәне, борынгы тарихыбыз да аның иҗатыннан читтә ятмый. Мәсәлән, «Сөйлә миңа серләреңне, Идел-елга» шигырендә шул турыда уйланып, үзенә генә хас бизәкләр табып, күңел җылысы белән яза, ул шигырьләр күңелдә якты хисләр кузгата:
Сөйлә миңа серләреңне Идел-елга,
Ишеттер син җыр – авазын үткәннәрнең.
Һәм ышанып тапшыр изге әманәтен
Мең ел элек монда гомер иткәннәрнең.
Көйлә моңлы көйләреңне, Идел-елга,
Янсын йөрәк, сызласын җан, күңел тулсын,
Гамьсезләрнең юлы сине урап узсын,
Гүзәл моңнар миңа гомер юлдаш булсын.
Мин җырлармын сөеп синең горур җырны,
Отып калыр миннән аны балаларым.
Һәм буыннан буыннарга күчәр шулай
Бу меңнән бер әманәте бабамнарның.
Мизхәт Хәбибуллин - чәчрәп чыгып, үз фикерен ярып әйтүче шагыйрьләребезнең берсе. Кырылып яткан кырык эшне
Ташлап, көлә-көлә,
Җыр язасы килә кайчак,
Җыр язасы килә.
Дөнья шул ул… Көләм, дисең,
Көлеп кенә булмый…
Яз, ди, гүя җырларыңны,
Яз, ди, елый-елый…
Аның шигырьләре бер укуда ук күңелгә сеңеп кала. Ә ни өчен ул шулай? Укучыга тәэсир итү көченең сәбәбе нидә? Чөнки Мизхәт Хәбибуллинның һәр шигыре тормышка мәхәббәт хисләре белән өретелгән. Аның сере менә кайда, минемчә.
Уянам да тизрәк тышка карыйм.
Тәрәзәмнән күзлим мин аны-
Төн чыкканчы, никтер, юксынырга
Өлгерәм мин якты дөньяны.
Мизхәт абый күп кенә әдипләрдән үзгәрәк. Ул-эшче шагыйрь. Менә дигән шагыйрь булу белән беррәттән, ул бик яхшы эретеп ябыштыручы да була. Белгәнебезчә, эретеп ябыштыручы электр энергиясе белән эшли. Ул энергия гүя Мизхәт абыйның шигырьләренә дә күчкән сыман.
И, җил булсам, җил булсам ла,
Игелекле җил булсам,
Сусаган җир күкрәгенә
Яңгыр болыты кусам.
И, җил булсам, җил булсам ла,
Гөлләргә сердәш булсам,
Кешелекле кешеләрнең
Битеннән сыйпап узсам.
И, җил булсам, җил булсам ла,
Йолдызлар илен гизсәм.
Изге хәбәр сөйли-сөйли,
Туган җир буйлап иссәм…
Аның шигырьләре көчле моң һәм лиризм белән сугарылганнар. Аларда яшьлеккә, туган җиргә, халкыбызның, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә эчкерсез мәхәббәт хисләре.
Син дә мине уйлыйсыңдыр,
Уйламый тормыйсыңдыр.
Су буйларында йөргәндә
Моңаеп җырлыйсыңдыр.
Мин дә бит хыялый егет,
Төшләрдә сине күреп,
Алсу чәчәкләрдән сиңа
Йөрим тәкыя үреп.
Мизхәт абыйның шигырьләреннән күренгәнчә, ул мәхәббәт җырчысы да була. Никадәр берсеннән-берсе матур, изгелеккә өндәүче шигырьләр язган ул мәхәббәт темасына.
Төш түгел, матур өндер,
Сине сагынган көндер.
Кыектан зәңгәр тамчылар
Тамалар зеңгел-зеңгел.
Йолдызлы, айлы төндер,
Моңлы көй чиртә кемдер.
Җырласам-синең көйдер…
Өздерә җанны нидер…
Яшьлек ул бары бердер,
Кабатлый йөрәк: «Белдер».
…Түбәдә пар күгәрченнәр
Гөрләшә гөлдер-гөлдер…
Мизхәт абыйның шигырьләрен укыганда, никтер, язгы табигать күз алдына килә. Бар табигать яшәрә, ямьләнә, гүзәлләнә. Шушы гүзәл мизгелләрне күргән күңел дә урыныннан кузгала, нәрсәдер тапкан, йә югалткан кебек булып җилкенә, тынычлыгын җуя. Шушы чакта йөрәк хисләренең ташуына түзәлмәгән кайберәүләр кулына каләм ала, уйларын, хыялларын кәгазьгә төшерә, шигырь хасил була. Бу берничек тә аңлап та, аңлатып булмый торган бер халәт, минемчә.
Әйе, йөрәк хисләреңне сөйгәнең, дусларың белән уртаклашырга да, эчеңдә генә сакларга да буладыр, югыйсә. Юк шул, күңел аңа гына риза түгел, иң яшерен, иң саф теләкләрен шигырь итеп язасы килә шул аның. Бу, миңа калса, иң хыялый, иң яхшы минутлардыр. Һәр нәрсәдә үзенә ярдәм итеп торучы, кирәк вакытта киңәше белән булышучы тормыш иптәше Әлмира ханыма багышланган шигырьләре дә күңелгә кереп калырлык:
Пырдымсыз аттай, дулаган җанны
Тынычландырды җылы карашың.
Сызлавын басып, назлап-иркәләп,
Бәйләгән кебек итте ярасын.
Каян килгән ул андый көч сиңа?
Гаҗәпләнүдән мин телсез калдым.
Әллә соң шулай килдеме сөю?
Тик син бигрәк яшь… Әйтергә оялдым…
Әти-әнисенә багышлап язылган шигырьләре
Мизхәт Хәбибуллин әти-әнисенә багышлап күп кенә шигырьләр яза. Ата, ана, бала – бербөтен һәм аерылгысыз. Тик нихәл итәсең, дөнья үзенекен итә, беркем дә, бернәрсә дә мәңгелек түгел. Мизхәт абыйның әти-әнисенә багышлап язылган шигырьләре киеренке тойгылар белән, күңелнең иң нечкә кылларын тетрәтерлек наз, хөрмәт, нык ярату, сагыну, юксыну хисләре белән сугарылганнар:
Әнкәемә озын гомер телим. Әнкәемә озын гомер телим.
(Аналардан кемнәр туя соң?) Моңнарымны кабул иткәнгә.
Мәрхәмәтле, җылы карашларын Күңелемне бары яктылыкка,
Гомерем буе килә тоясым. Яхшылыкка таба илткәнгә.
Әнкәемә озын гомер телим. Әнкәемә озын гомер телим.
Ачлыклардан йолып калганга. Кулыма алып хәлсез кулларын
Сабый чактан нечкә күңелемә Әйтә алам, рәхмәт син булганга
Шигъри утлар сала алганга. Туры булды минем юлларым.
Мизхәт Хәбибуллин әтисенә, сугышта югалганнарга багышлап, «Әтиләргә һәйкәл» исемле шигырьләр циклы язып калдырган. Аларның башына ул «Бу шигырьләремне данлы сугышта хәбәрсез югалганнарның онытылмас якты истәлегенә багышлыйм» дип язып куйган. Шушы шигырьләр циклыннан «Янымда кебек һаман» исемле шигыре:
Әти, сине төштә күрдем: Уяндым татлы йокымнан,
Кулыңа алып сөйдең. Җиңеллек тоеп җанда.
Җирдә якты көрәшләргә Капшадым тирә-ягымны,
Әзер бул, улым, дидең. Хис итеп сине анда.
Ил күрсәткән юлдан атла, Нигәдер күздән яшь килде,
Очраса утлар, сулар, Төш кенә икән тагын…
Каушамый кич син аларны, Их, бер генә күрсәң иде
Ир иткән безне шулар. Әтинең исән чагын.
Юмор, сатира өлкәсендә хезмәтләре
Мизхәт Хәбибуллинның иҗаты күпкырлы. Матур-матур шигырьләреннән тыш, ул әле күп кенә юмористик хикәяләр, юмористик шигырьләр авторы да. Аларны укыганда елмаймый калып булмый. Хәзерге заманда булган гаделсезлекләрне юмор каләме белән әйтеп биргән. «Дөньяга бер сүз…» шигыре:
Көткән чакта гадел хөкем
Җибәрәсең күзгә төтен.
Нинди сүзләр сиңа әйтим,
Әй, дөнья, сине нишләтим?
Кемдер түрә, кемдер хәким,
Кемдер мескен, кемдер ятим.
Төрләнәсең кырык төргә,
Хамелеон кебек лә син.
Син кем соң, дип көлмә, дөнья,
Сүзләремне ал син искә.
Гаделсезлек китсә күпкә,
Килмәс микән астың өскә?!.
«Хи-хи-ха-ха» исемле юмористик хикәясенең темасы да шул. Замана авырлыгының юмор, сатира жанрында язылуы бик үтемле һәм күңелгә җиңел кереп кала. Шагыйрьнең иҗаты укучылар күңеленә үзенең ихласлыгы, самимилеге белән якын да.
Шагыйрьләр тумыйлар алар, яшиләр күктән иңеп…
Шагыйрьне җиңеп булса да, шигырьне булмый җиңеп…
Шигырьләреннән күренгәнчә, Мизхәт Хәбибуллинның күңеле сизгер, зәвыгы нечкә, йөрәгендә шигъри моң бар. Җаны һичкайчан тыныч түгел, уйлана, сызлана, камиллеккә омтыла һәм үзенең кичерешләрен шигъри юлларга сала.
Уйларымның очына чыга алмыйм. Ага уйлар, көчле дәрья булып.
Бар микән соң аның очлары? Салмаклана кайчак агышы.
Була микән уйның челләләре? Уйландыра бик еш Җире, Күге,
Була микән уйның кышлары?!. Уйландыра халкың язмышы.
Уйландыра җирдә бик күп нәрсә. Уйландыра сөю, туган телнең
Уйландыра, хәтта чәчкәләр. Киләчәге, килер заманнар…
Уйландыра кайчак су буенда Мин уйларсыз яши алмыйм, дисәм,
Чирәм чемчеп йөргән бәбкәләр. Аның өчен кем соң яманлар?
Эчләремдә уйлар катлам-катлам.
Кайный алар иртә-кичен дә.
Таш түгел мин, уйсыз, моң-канатсыз,
Яши алмыйм,
Яши алмыйм!!!
Күреп киткәнебезчә, Мизхәт Хәбибуллинның иҗаты күпкырлы. Ул шигырьләр дә, юмористик хикәяләр дә иҗат иткән. Ә шигырь, хикәяләрне ул әллә каян түгел, тормыштан ала. Тормышында нинди генә вакыйгалар булмасын, алар аның иҗатында чагылыш таба. «Язучының тормышын беләсегез килсә, аның иҗатына күз салыгыз» дигән мәгълүм бер гыйбарә бар. Бу гыйбарә Мизхәт Хәбибуллинга да туры килә. Аның шигырьләре гомер турында уйланулардан тора. Иҗатында якты, шул ук вакытта бераз моңсурак та хисләр белән сугарылган шигъри юлларны күп очраттык. Барлык хисләр, тойгылар бергә үрелә. Кайвакыт бу шигырь хәсрәтле шигырь икән дип укый башлыйсың, әмма укуыңны дәвам иткән саен, аның күзгә бәрелеп тормый торган икенче мәгънәсен аңлыйсың. Хәзерге көндә Мизхәт абыйның бик күп шигырьләре, хикәяләре бар. «Туган йорт» һәм «Куян карый Кыямга» исемле ике шигырьләр җыентыгы басылып чыккан. Өченче китабы Татарстан китап нәшриятында басылырга тора. «Туганнар» исемле шигыренә композитор Рөстәм Сәрвәров көй язган. Бу җыр радио-телевидениедә еш яңгырый.
Тормышта һәрбер вакыйга, зурмы ул, кечкенәме, иң беренче нәүбәттә, шагыйрь йөрәге аша үтә. Бу исә аны олы борчуга, газаплы уйларга сала. Моның шулай икәнлеген без шагыйрьнең түбәндәге юлларында бөтен тулылыгы белән тоябыз:
Кат-кат укыйм язган шигыремне,
Сораган күк, син, дип, кирәкме,
Кузгатмасаң әгәр күңелләрне,
Җылытмасаң салкын йөрәкне?
Бу сүзләрне укыганда, үзенең инде исән түгеллеген белсәк тә, аңа: «Салкын йөрәкләрне дә җылытырлык эчкерсез һәм ихлас шигырьләр калдырып киткәнсез сез, Мизхәт абый»,-дип дәшәсе килә. Шигырьләрен дә шундый ук матур язмыш көткәнлеген алдан ук тойган кебек, каләмдәше Мөхәммәт Шәйхи шагыйрь дустына багышлап мондый юллар яза:
Шагыйрьләр тумыйлар алар,
Яшиләр күктән иңеп…
Шагыйрьне җиңеп булса да,
Шигырьне булмый җиңеп…
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары Мизхәт абыйны әле дә сагынып искә алалар. Һәр елны туган көне җитсә, аны газета битләрендә искә алалар. «Ә безнең, «Кама таңнары» әгъзалары өчен, ул, Такташ кебек шашкын хисле мәхәббәт җырчысы буларак, хәтеребездә сакланыр. Һәм мәңге шулай булып калыр да». Каләмдәше Никифор Тукмачев язмаларыннан: «Мизхәт кебек халыкны, аның телен, дөньяны, тормышны сөйгән кешегә яшәргә дә, яшәргә, иҗат итәргә, укучыларын сөендерергә иде дә бит…Аның теләсә кайсы шигырен дикъкать белән укысаң, бөтен уй-кичерешләрен, бөтен дөньясын аңлап була. Никадәр дәрт, дөньяны аз гына булса да изгелеккә, гаделлеккә тартучы никадәр көч бар иде Мизхәтнең күңелендә. Мизхәт дус, без сине сагынабыз, юксынабыз. Без исәндә син һәрчак хәтердә. Кулларыбызда китапларың. Анда синең уйларың, кичерешләрең, теләкләрең. Безнең өчен син исән».
…Килә, килә. Тагын язлар килә,
Чәчәкләрен тиздән җиргә сибәр.
Яңартып бер яшьлек хәтирәсен,
Әйдә, күңел, әйдә, җырлап җибәр.
Шигырьдә әйткән ихлас сүзләренә тугры кала Мизхәт абый: ахыргы сулышына кадәр җырлап, җиргә чәчәкләрен сибәчәк язларга гашыйк булып яши ул. Әгәр шулай булмаса, бу кадәр зур шигъри байлык бүләк итеп калдырырга өлгерер идемени шагыйрь?!.
Файдаланылган әдәбият
1. М. Хәбибуллин «Туган йорт», Тат. кит. нәшр., 1987
2. М.Хәбибуллин «Куян карый Кыямга», Тат. кит. нәшр., 1992
3. «Идел», №7,8, 1992
4. «Ялкын», №7, 1981, №11, 1983
5. «Аргамак», №6, 1994
6. «Туган як» №34, 65, 23, 1996, №43, 39, 56, 1998, №53, 12, 32, 1990
7. «Хезмәттәш авазы», №46, 1990, №23, 1991
8. «Ленин нурлары», №18, 1988
9. «Идел» альманахы, 1987
Сказка об одной Тайне
Философские стихи Кристины Россетти
Сторож
Басня "Две подруги"
Гораздо больше риска в приобретении знаний, чем в покупке съестного