Җирдәге бөтен тереклекнең чишмә башы, чыганагы бар. Ə кеше өчен чишмә башы-аның ата-бабасы нигезе, гаиләсе, гаиләсеннән калган гореф-гадәтләредер, минемчә. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буын арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак, гаиләләрнең “кендек җепләре” өзелмәячәк. Мин дә, шушы зур миссияне үз өстемә алып, күңел түрендǝге хислǝрен шигырь юлларына салган, миндә дә шигърияткǝ мәхәббәт уяткан әбием Нѳзелǝ Хǝбибуллина турындагы язмамны сезгә җиткерергә булдым.
Вложение | Размер |
---|---|
dlya_pechati_proekt_na_temu_mir_detstva_glazami_detey_sagitov_bilal.doc | 55.5 КБ |
«Буыннар чылбыры» проекты
Проект авторы: Сәгыйтов Билал Расих улы, Алабуга муниципаль районы
1нче гимназиясе, 3Б сыйныфы укучысы
Җитәкчесе: Зиннәтуллина И. Ф.,югары категорияле башлангыч сыйныф
укытучысы
Тема: Буыннар чылбыры
Проблема:
Әбием Нөзелә Хәбибуллинаның иҗатында балалар шигырьләренең актуальлеге.
Проектның максаты: Әбием Нөзелә Хәбибуллина иҗатында балалар өчен язылган шигырьләренә күзәтү ясау.
Бурычлар:
-ǝби-бабаларыбыз мирасы турында күзаллау булдыру;
-өстәмә әдәбият, газета-журнал материаллары белән эшли белергә өйрәнү,
-өлкәннәр белән аралашу культурасы булдыру.
Проектның төзү сәбәпләре: Әбием Нөзелә Хәбибуллина иҗатын якыннан өйрәнү теләге.
Өйрәнү предметы: Нөзелә Хәбибуллинаның балалар өчен язган шигырьләренең актуальлеге.
Өйрәнү объекты: Әбием Нөзелә Хәбибуллина иҗаты.
Өйрәнү өчен материал: әбиемнең истәлекләре, гаиләсеннән, туганнарыннан сораштыру, гаилә альбомы, әбиемнең шигырь җыентыклары.
I Проектны өйрәнүгә әзерлек
II Проектны өйрәнү өчен материал туплау
III Проектның актуальлеге
Җирдәге бөтен тереклекнең чишмә башы, чыганагы бар. Ə кеше өчен чишмә башы-аның ата-бабасы нигезе, гаиләсе, гаиләсеннән калган гореф-гадәтләредер, минемчә. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буын арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак, гаиләләрнең “кендек җепләре” өзелмәячәк. Мин дә, шушы зур миссияне үз өстемә алып, күңел түрендǝге хислǝрен шигырь юлларына салган, миндә дә шигърияткǝ мәхәббәт уяткан әбием Нѳзелǝ Хǝбибуллина турындагы язмамны сезгә җиткерергә булдым.
Максатым: ǝбием иҗатын җентекләп өйрәнү, әби-бабаларыбыздан калган мирасны киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерү, гаиләбезгә булган ихтирамымны белдерү.
IV Проектның төп өлеше
1. Нөзелә Хәбибуллинаның тормыш юлы
Йомшак куллы, ап-ак чәчле,
Ул кеше иң сөйкемле!
Башка юктыр бу дөньяда
Минем әби шикелле...
Минем әбием Нөзелә Әбүзәр кызы Хәбибуллина Зәй районы Кәрәкәс авылында туып үскән. Бигеш урта мәктәбендә белем алган. Хәзергесе көндә әбием бабам белән Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр.Əбием бик күп еллар Камаз заводында эшлǝп, хǝзергесе кѳндǝ лаеклы ялда. Бабам Рǝис белǝн алар ѳч кыз үстергǝннǝр. Зур кызлары Чулпан-минем яраткан ǝнием.
2. Нѳзелǝ Хǝбибуллинаның беренче шигырь җыентыгы.
Вакыты булганда әбием уй-хисләрен, кичерешләрен шигырь юлларына салырга ярата. Аның инде берничә шигырь җыентыгы дөнья күрде.
2002 елда басылган “Ачып куям күңел тәрәзәмне...” шигырьләр җыентыгына күз салам:
“Тик беразга күтәрелеп җирдән,
Күңел күзем аша шигырь язам...”,-дип яза әбием “Тәмнәр табам матур шигырьдән” әсәрендә. Әбиемнең бу җыентыгында белем алган мәктәбенә, туган авылына, туган ягының матур табигатенә багышланган шигырьләрен табарга була. Ә мин исә аның балалар өчен язган иҗатын яратып укыйм. Аның “Биеп үсә татар малае”, “Сабан туе”, “Түбǝтǝй-затлы бүлǝк” шигырьләре мине үзебезнең Кәрәкәскә алып кайта. Ә менә “Керпе” шигыре безнең бакчага көн дә кереп йөрүче Керпе дустым турында ич ул:
“Керпе, керпе-урман күрке
Бакчамда йөри, күрче!
Энәләреңне коймасаң,
Әйдә, өемә керче.”
3. “Кǝрǝкǝсем тѳсле муенса” китабы.
“Без-авыл балалары. Гомеребез буе да, туган җирдән тамырыбыз өзелмәде, авылда туып-үсеп, шǝhǝрдǝ яшǝсǝк тǝ, безнен тормыш белǝн авыл идарǝ итте”,-дип яза ǝбием үзенең “Кǝрǝкǝсем тѳсле муенса” китабында.
Үзенең бу җыентыгында ул Кǝрǝкǝс авылы халкы ѳчен гади авыл теле белǝн, бала күзеннǝн күреп язылган үзенчǝлекле жанрлы, хǝтерне уятучы поэмасын hǝм уй-хислǝре, күңел җимешлǝре булган шигырьлǝрен тǝкъдим итǝ.
“Туган авылым, туган җирем!
Бала чагым бишеге син,
Зур тормышның ишеге син,
Яшьлегемнең тугае син!- ди ул “Тормыш мизгеллǝре” поэмасында туган ягы турында. Əбиемнең бу җыентыгында мин кунакка кайтып йѳргǝн Кǝрǝкǝс авылы, аның матур табигате, авылдашлар турында шигырьлǝре шактый.
4. Буыннар чылбыры.
Кечкенǝдǝн ǝбием шигырьлǝрен тыңлап үскǝнгǝме, мин үзем дǝ кǝефем булганда шигырьлǝр язгалыйм. Шигырьлǝремне беренче тыңлаучы, беренче бǝялǝүче дǝ, яшермим, азрак кына тѳзǝтүлǝр кертүче дǝ ул, ǝлбǝттǝ, минем ǝбием. Туган якның матурлыгын ǝлегǝ ǝбием кебек оста тасвирлый алмасам да, беренче шигырьлǝрем табигатькǝ багышлана.
Җәй-җәннәт.
Җәй чәчәкле, ямьле була,
Җәй җиләкле, тәмле була.
Җәйнең җиле назлы була,
Су буйлары гөрләп тора.
Яңгырлары җылы була,
Аҗаганнар уйнап тора,
Ашлыклары күкрәп уңа.
Җәннәт кебек җәй айлары
Искән җилдәй бик тиз уза.
Яраткан ǝниемǝ багышланган шигырьлǝрем дǝ бар.
Өй яме ǝни.
Мин мǝктǝптǝн кайтканда
Караңгы тѳшкǝн була.
Сǝгать теле тѳгǝл бишне
Тѳртеп күрсǝтеп тора.
Əнисез ѳй күңелсез,
Чǝй дǝ эчǝсем килми.
Аквариумда балыклар
Куышып- уйнашып йѳрми.
Тѳгǝл сǝгать алтыда
Əнием эштǝн кайта.
Ул ишектǝн керүгǝ,
Əйтерсең лǝ таң ата.
Əниемнең кѳлǝч йѳзе
Өйгǝ шатлык тарата.
Минем сикерǝсем килǝ!
Минем кѳлǝсем килǝ!
Бер туктамый ǝнигǝ
Нидер сѳйлисем килǝ.
Җылы, йомшак кулларыннан
Сѳеп сѳелǝсем килǝ.
Күптǝн түгел фантастик ǝсǝрлǝрне яратып укый башладым. Үземнең шигырьлǝремдǝ дǝ бераз хыялланып алырга да яратам. Əлеге шигырем дǝ нǝкъ шулай хыялланып алганда туды да.
Булат-дустым, туганым.
Минем бар бер туганым,
Ул түгел гел бертуган,
Туганнан туган туган.
Ике яшькә зур миннән,
Иң яраткан туганым,
Исеме аның Булат.
Шаян, тапкыр, сөйкемле,
Көчле, батыр, сипкелле.
Булат белән һәрвакыт
Була безгә күңелле.
Әллә ниләр уйныйбыз,
Уйнап һич тә туймыйбыз.
Шаярабыз, көләбез,
Эчләр ката, белсәгез!
НЛОлар күрәбез,
Элемтәгә керәбез!
Вакыт корабында без
Кайназой эрасына
Меловойга күчәбез.
Үлән белән сыйлагач
Триназавр баласын,
Киләчәккә китәбез.
Киләчәктә-шаккаткыч!
Шулкадәр анда тыныч!
Машиналар шауламый,
Чүп-чар җирдә аунамый.
Саф сулы елгалары,
Бик матур яр буйлары.
Хәтфә үлән, тал чыбык,
Үсә суда төнбоек,
Балыклар сикерешә,
Аккошлар парлап йөзә.
Көләч йөзле кешеләр
Яшел төймәгә басып,
Очып кына йөриләр.
Сыер, сарык, мал-туар
Зоопаркта торалар.
Киләчәктә кешеләр
Итне гел ашамыйлар.
Илләрнең юк чикләре,
Сугышлар башламыйлар,
Бер-берсен алдамыйлар.
Кая гына барсалар да,
Бер җирдә адашмыйлар.
Киләчәктә бу җирдә
Әйтерсең, җәннәт менә!
Менә шулай уйныйбыз
Булат туганым белән.
Вакыт булгач, мин сезгә
Тагын әле сөйләрмен.
Әнием дәшә чәйгә,
Сау булыгыз хәзергә!
Үземнең шигырьлǝремне яшьтǝшлǝрем белǝн дǝ уртаклашам. Соңгы иҗат җимешлǝрем “Көмеш кыңгырау”, “Алабуга нуры” газеталарында, “Сабантуй” журналында басылып чыкты. Бу миңа киләчәктә яңа шигырьләр иҗат итәргә көч, дәрт бирде.
V Йомгаклау
Язмамны тереклекнең чишмǝ башы турында сѳйлǝшүдǝн башлаган идем. Минем чишмǝ башым, минемчǝ, ул минем яраткан ǝбием. Аның иҗаты миңа илһам бирǝ, гаилǝм ѳчен горурлык хислǝре уята. Шушы эшем белǝн минем, ǝбием иҗатын ѳйрǝнеп, гаилǝм тарихына кечкенǝ генǝ ѳлеш кертǝсем килде. Гаилǝбезнең буыннар чылбыры ѳзелмǝсен, әби-бабаларыбыздан калган мирас киләчәк буыннарга түкми-чәчми җиткерелсен иде.
VI. Кулланылган материал
Рукавичка
Пчёлки на разведках
Выбери путь
Ночная стрельба
Снегири и коты